(Дәвамы.)
Гомер уза торды. Туксанынчы еллар килде. Кай тарафка баксаң да, җитмәүчелек хөкем сөрә иде. Шуңа карамастан, җитештерелгән икмәк, ит-сөтнең кадере булмады. Бартер, вексель, тагын әллә нинди яңа төшенчәләр барлыкка килде. Тәртипсезлек, хуҗасызлык, урлашуга юл ачылды. Техниканы ремонтларга запас частьләр юк, басулар вакытында эшкәртелми, үстерелгәне сыйфатлы килеш җыеп алынмый. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар “кашыклап” бүленә башлады. Колхоз идарәсендә һәр көнне иртәнге киңәшмә проблемаларны тикшерүдән башлана да, күп вакыт әрләшү белән тәмамлана. Чарасызлык миен кимерә Гомәрнең, ләкин берни эшләр хәл юк. Иле белән болганыш бара, аңа кайчан чик куелыр – беркем дә белми. Өстәвенә, югарыдан колхозларны тарату, үзгәртеп кору турында фәрман артыннан фәрман килә. Крестьян-фермер хуҗалыклары төзергә кушалар, ләкин әлегә бер генә кешенең дә Гомәр янына җир сорап кергәне юк. Югыйсә, бер дә каршы түгел ул аерым хуҗалык төзим диючеләргә, пай җире дә бүленгән, техникасы да тәгаенләп куелган. Гасырлар буе күмәк хуҗалык булып, Фаяз Табиев кебек көчле җитәкче кул астында көн итәргә өйрәнгән халыкка ниндидер яңа алымнарга күнегү кыргыйлык белән бер иде. Көчләп тагып буламы соң авыл кешесенә яңалыкны? Югарыдан килгән күрсәтмәләрне дә үтәми мөмкин түгел. Шул рәвешле колхозларны “үзгәртеп кору” башланды – төрлечә исемнәр кушылды. Банкротка чыккан хуҗалыклар читтән килгән байларга сатыла башлады. Мондый хәлне авыл халкы башына сыйдыра алмый иде.
Гомәр хуҗалыкны таркатмаска тырышты, моның төрле юлларын эзләде. Нефть сәнәгате белән бәйле өлкәләрдә җитәкче булып эшләүче абыйлары белән дә киңәште. Алар, әлбәттә, җае килгәндә ярдәмнәреннән ташламады. Әлегә кадәр чәчелмәгән, уңышы җыелмаган җир калмады. Әмма кирәк-ярак өчен дип, малларны сату фермаларның бушавына китерде.
Моңа кадәр керем чыганыгы булган эре дуңгызчылык комплексын да хөкүмәтнеке дип, инвесторларга бирү хакында сүз йөртә башладылар. Чөнки монда да эшләр көрчеккә терәлеп бара, хуҗалык кирәк-ярагына дип, бер ел эчендә генә комплекстан шактый дуңгызны иткә җибәреп өлгерделәр. Өстәвенә, яңа туган дуңгыз балалары туып бер атна тору белән үлә башлады. Мәсьәлә колхоз идарәсе утырышына тикшерүгә куелды.
Көн тәртибенә беренче итеп комплекс начальнигының аңлатмасын тыңлау кертелде. Бу вазыйфага соңгы вакытта моңа кадәр төрле участокларда җитәкче буларак, үзен яхшы оештыручы итеп күрсәткән Мозафар тәгаенләнгән иде.
– Гомәр Фаязович, белеп торасыз, сезнең янга ничә кабат кердем, буаз малларның рационы витаминнарга ярлы булуын искәрттем. Кирәкле препаратлар алу өчен акча бүлүне сорадым, – диде Мозафар чыгышын кыска гына тотып.
– Мине гаеплисеңмени дуңгыз балалары үлеме өчен? – диде Гомәр каш астыннан сөзеп карап. – Ныкышмалырак булырга иде. Шундый зур эш участогы сиңа ни өчен ышанып тапшырылды? Сәбәбен белеп торгач, нигә шулкадәр үлемгә юл куясың?
– Соң минем кулда акча бармыни? Мал сату хокугы да бирелмәгән.
– Хәзер ни тәкъдим итәсең?
– Дуңгыз балаларына туу белән, яки ана дуңгызларга буаз вакытта витаминлы препаратлар кадауны оештырырга кирәк.
Мозафарның хаклы икәнен аңлый иде Гомәр. Ләкин бар нәрсә артыннан да ничек карап өлгерсен соң? Акчасы булса икән, ичмасам! Мозафар да җитәкченең еш кына аек булмаган килеш вәгъдә биреп, икенче көнгә фикерен бөтенләй үзгәртүен әйтеп торуны кирәк тапмады. Әмма шунда Гомәрнең:
– Хуҗалыкка килгән зыянны өлешләтә комплекс җитәкчелегеннән түләтергә. Препаратлар алырга акча булыр, – дигән тәкъдиме аның түземлеген тәмам сындырды. Болай да көне-төне эш дип, өенә юньләп кайтып керми тырышып йөрсә дә, ничә айлар хезмәт хакы күргәне юк. Җитмәсә, булмаган акчадан мал үлеме өчен түләргә диләр. Утырыш төгәлләнү белән эштән бушатуны сорап гариза язды да, Гомәргә кертеп бирде.
– Нәрсә, авырлык куркытамы? – диде моны көтмәгән җитәкче. – Комплексны ревизия белән тапшырып китәрсең.
Эшне озакка сузмадылар, Мозафар эшен тапшыргач, районның баш ветеринария табибы янына юл тотты. Белгечләргә кытлык зур иде, Мозафарны үзе теләгән участокка баш табиб итеп тәгаенләделәр.
4
Гомере буе бөртекләп аякка бастырган хуҗалыкның күз алдында таралып баруын күреп тору Фаяз Мияссәровичка аеруча авыр иде. Ни өчен барсы да көл кебек күккә оча соң әле? Алар якты киләчәккә инанып, ут-ялкыннар, ачлык-югалтулар аша яулап алган тыныч тормышның ни өчен беркемгә дә кадере калмады? Барысы да акча, байлык артыннан куа, бар дөньясы акылдан язган диярсең. Инә – кызны, ата улны белми. Алдый, алдана, юлларга чыгарга куркыныч, үтереш, талаш. Гомергә ишетелгән хәл түгел. Карт җитәкченең бу хәлләрне йөрәге тыныч кына кабул итә алмый иде. Сиксәнен тутырган көнне ул кинәт кенә якты дөнья белән хушлашты, йокларга яткан җиреннән уянмады. Йөрәк өянәге икенчегә тоткан иде.
Фаяз Мияссәровичны соңгы юлга зурлап озаттылар, Саҗидәсе белән янәшә җирләделәр. Мәрхүм белән хушлашырга килгән халык урамга сыярлык түгел иде. Һәркайсы элекке җитәкчегә соңгы кабат ихтирамын күрсәтергә тырышты. Димәк, әтиләренең гомере бушка узмаган. Ә Гомәр дөрес яшиме? Халык күңелендә якты хатирәләр калдыра алырмы ул? Кунакларны озаткач, ялгызы калырга теләп, машинасына утырды да, күл буена төшеп китте. Акрын җилдә тыныч кына дулкынланып яткан су өстенә карап, озак уйланып утырды Гомәр. Шунда бер вакыйга исенә төште.
Гомәр, гадәттәгечә, басулар буйлап йөри иде. Язгы чәчү чоры, вакытның һәр минуты исәптә. Өстәвенә, яз иртә һәм коры килде. Җирдә дым барда тизрәк чәчеп калырга кирәк. Ерак басуларның берсендә йөргәндә күзенә буразна уртасында туктап калган культиватор агрегаты чалынды. Трактор янына барып туктаса, механизатор күләгәдә тәмәке пыскытып утыра. Кылны кырыкка ярырдай вакытта! Ачуыннан шартлардай булды.
– Исламов, нишләп утырасың болай? – диде ул, агрегатның бер алдына, бер артына төшеп.
– Трактор ватылды, – диде тегесе бер дә исе китмәгән кешедәй.
– Соң, ватылгач, төзәт.
– Кемгә кирәк, шул төзәтсен.
– Ничек, сиңа икмәк кирәкмимени?
– Кирәкле частьләр булмагач, нишли алам соң?
– Баш инженер я бригадир күренмәдемени?
– Аларның бушка урап китүеннән ни файда? Сез үзегез балда-майда йөзгәч тә... Әнә минем балаларны ашатырга да акча юк. Ачның хәлен тук беләмени? – дип әйтеп бетерүе булды, Гомәр үзе дә сизмәстән, тракторчыны сукты да очырды.
Башы белән культиватор табанына барып төшкән тракторчының башыннан кан киткәнен шәйләп алгач, айнып киткәндәй булды. Коты очып, тиз генә аның йөрәк тибешен капшап карады – исән. Кабинадан аптечканы алып, тракторчының башын бәйләде дә, машинага салып, хастаханәгә җилдерде. Тегеңәрдән аракы исе аңкый иде. Юлда барганда баш табибка шылтыратып, ярдәм итүен үтенде. Яралыны хирургия бүлегенә урнаштырдылар. Тракторчының эчкән булуыннан файдаланып, гаепне үзенә яптылар, Гомәр судан коры чыкты. Билгеле, механизаторга түләнми җыелган хезмәт хакын тиз арада каплатырга туры килде.
Әлеге вакыйны әтисенә сөйләми булдыра алмады. Шулай икесе ике креслода гәзит укып утырган җирдән Гомәр сорап куйды:
– Әти, эшләгән дәвереңдә үртәлеп, берәрсенә кул күтәргәнең булдымы?
Фаяз улының соравын башта аңламый торды.
– Бәлки яшьрәк чакта булгандыр да. Яу кырында нервылар аз какшаган дисеңме? Нигә әле андый сорау бирәсең, улым?
– Моннан берничә көн элек бер тракторчыны чак сугып үтермәдем. Ярый, исән калды.
Гомәр әтисенә хәлне ничек булган, шулай сөйләп бирде. Фаяз улының сүзләрен тыныч кына тыңлап бетерде дә:
– Улым, эшләгәндә төрле чак булырга мөмкин. Безнең нәсел болай да кызу канлы, чаманы онытырга ярамый. Әйткәндәй, бер кулың белән сугып егасың икән, икенчесе белән тартып та торгыз, ирләрләрчә булыр. Хәзер кешеләр кануннарны яхшы белә, ә канунны бозу – җинаять кылу дигән сүз. Әгәр үзеңне кулда тота алмасаң, җитәкче булып эшләргә ярамый.
– Аңладым, әти.
***
Көтмәгәндә читтән мәхәббәт тапкан иде Гомәр. Район хакимиятендә сыйныфташы Халисә зур гына вазыйфа били, бүлек начальнигы иде. Гомәр хуҗалык җитәкчесе булып сайлангач, еш кына очраша башладылар. Мәктәп елларында ук чибәр егеткә күзе төшеп йөргән Халисә очрашу өчен җай килүенә куанып бетә алмады. Һаман ялгыз яшәгән ханым ирләр мәсьәләсендә шактый шомарып өлгергән иде инде. Җаен китереп, бер тапкыр Гомәрне кабинетына кофе эчәргә чакырды. Тора-бара кофе эчүләр ешаеп, төпсез саз суыргандай, чит хатын кармагына эләккәнен сизми дә калды Гомәр. Хәер, ул үзе дә бу хатынга торган саен ныграк тартыла иде. Кайнар мәхәббәт сүзләре, наз тулы иркәләүләр тансык иде аның өчен. Халисә янында күңелен бушата, эштәге авыр уйлардан арына. Кайвакыт Илһамия янына кайтасы да килми. Бәйрәмнәр җитсә, өйгә дигән бүләкләр беренче булып Халисәгә эләгә. Ләкин хыянәт юлына басу кабат котырып эчүгә китерде. Үзен дөньяның кендеге итеп тоярга өйрәнүе дә шулай башланды.
Аңа кадәр бер вакыйга чак төрмә белән тәмамланмаган иде. Халисәнең фатирында ярты төнгә кадәр кайнар мәхәббәт утында “янганнан” соң, исерек килеш юлга чыкты. Сөяркәсенең җибәрәсе дә килмәгән иде, тик Гомәрме соң башкаларны тыңлый торган кеше. Югары тизлектә барганда, кинәт фара яктысында машина алдында нидер пәйда булды һәм каты итеп бәрелгән тавыш ишетелде. Йокылы-уяулы ир, ни булганын аңламастан, машинасын туктатып, кабинадан чыкты. Авыл урамы караңгы, келт иткән тавыш ишетелми. Шунда фара яктысында юл читендә нидер ятуын шәйләп алды. Караса, кеше гәүдәсе. Куркуыннан нишләргә дә белмәгән ир тирә-якка каранды, бер җан әсәре күренми. Тизрәк качарга кирәк, дигән уй сызылып үтте миеннән.
Кайтып җитү белән машинасын ихатага кертте дә, төн уртасы булуга карамастан, шоферын чакырып китерде. Хуҗасының холкын белеп өлгергәнгә, анысы артык сорау биреп тормады. “Машинаны ышанычлы урынга илтеп куй да, төзәтү хәстәрен күр”, – диде Гомәр аңа, кесәсенә күп кенә акча тыгып. Икенче көнне районда кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт фаҗигасе хакында хәбәр таралды. Әмма гаеплене эзләп килүче булмады.
***
Фаяз Мияссәровичны җирләгәч, гаилә яңа йортка күчте. Иркен дә, уңайлы да иде биредә. Балалар куанып бетә алмады. Илһамия дәртләнеп, бүлмәләрне үзенчә бизәргә тотынды. Инде яңа өйдә бары да уңайга булыр кебек иде. Ләкин күп тә үтми элекке хәлләр кабатлана башлады. Ярый, балалар урта мәктәпне тәмамлап, бер-бер артлы югары уку йортына урнашты. Иренең кабат хәмергә тартылу сәбәбен аңларга теләп, көне-төне уйланды Илһамия. Гомәрнең кайвакыт телефоннан кем беләндер серле итеп сөйләшүе дә шом сала иде аның күңеленә. Хыянәт юлына бастымы? Ә бер тапкыр төн уртасында исереп кайткан ир йоклап яткан Илһамияне уятып, бер сәбәпсезгә тавыш чыгаргач, хатынның азаккы өмете дә сүнде.
– Син – ир хатыны, нигә мине капка төбендә каршыламыйсың? Кая җылы ашың? – дип җикеренде күзләре ямьсез булып акайган ир.
– Сәгатьнең ничә икәнен беләсеңме, Гомәр? – дип, кухняга чыгып, аш җылыта башлагач:
– Миңа калган аш кирәкми, яңасын пешер, – дип холыксызлануын дәвам итте.
– Гомәр, нишләвең бу? Мин дә көн буе эштә булдым бит, арыдым, – дип ризасызлык белдерә башлаган иде, Гомәр аның чәч толымыннан бөтереп алып, идәнгә атып бәрде дә, типкәли башлады. Күңеле булганчы кыйнагач, идәнгә, Илһамия янына утырып, илереп еларга тотынды.
– Син балаларың белән рәхәттә, әзердә яшисең. Белмисең эштә миңа ничек авыр икәнен...
Бераз шыңшып утырганнан соң, идәнгә ятып, йокыга талды. Кыйналган хатын кимсетелгән күңел рәнҗеше белән тәненең ничек сызлавын да сизмәде. Ванна бүлмәсенә көч-хәл белән сөйрәлеп барды, бит-күзен салкын су белән юды. Бите кеше күзенә күренмәслек булып, кан сауган, шешенгән иде. Иртәнгә кадәр күзенә йокы кермәде. Җитте, китәргә, бер минут та тормаска биредә! Шундый уйлар белән юл сумкасына кирәк-яракларын тутыра башлады. Тик төн караңгысында кая барсын соң ? Иртәгә, Гомәр эшкә киткәч, качырга кирәк, дигән фикергә килде ул.
Тәне генә түгел, җаны да түзә алмаслык булып сызланган хатын уйланды да уйланды. Ялгышмы бу, язмышмы? Шулкадәр яратып кияүгә чыккан Гомәре ничек шулай үзгәрде соң? Әллә Илһамияне рәнҗеш тоттымы?
(Ахыры бар.)
Фото: Pixabay.