Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 декабрь 2021, 15:00

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак (3)

– ...Тик син нигә кинәт эштән туктарга булдың әле? – диде Хәеров, Фаязга туп-туры карап. – Хатыным Саҗидә каты чирли. Аннары үземнең дә йөрәк шаяра башлады. Гел эш тә эш дип, кешечә яшәп тә булмады. Авыргач булса да, Саҗидә янында торырга иде...

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак (3)

(Дәвамы.)

– Быелгы елның ничек авыр килүен күреп торасыз, ашлыкны тулысынча җыеп ала алмаганда, чәчүлек орлыксыз да калырга мөмкинбез. Бу-беренче чираттагы бурыч дип исәплим. Ә планны, һичшиксез, һәм иң алдан үтиячәкбез, менә күрерсез, – диде Фаяз ышанычлы тавыш белән.

– Менә акыллы баш табылган... Кичә генә сиңа нинди күрсәтмә бирелде? Чебеш тавыкны өйрәтә башлаганмыни хәзер? Кичекмәстән келәттәге ашлыкларыңны машиналарга төятәсең! – диде райком вәкиле катгый боеру тоны белән. Шулвакыт Фаязның калак сөяге астыннан нидер ачы итеп чәнчеп алды, күкрәген көзән җыергандай итте.

Хастаханәдә генә һушына килде ул, көчле йөрәк өянәге булган иде. “Бер ай урыннан кузгалмый ятарга туры киләчәк”, – диделәр табиблар. Уттай эш өстендә шул гына җитмәгән иде! Янына килеп-китеп йөргән белгечләргә киңәш бирә-бирә тәмамларга туры килде уракны. Ярый әле, сентябрь башыннан көннәр аязга китте. Басуда бер гектар иген дә суктырылмый калмады, салам өю, җир сөрү эшләре җанланып китте. Дәүләткә ашлык тапшыру планын үтәү уңаеннан уздырыла торган уңыш бәйрәмендә Табиев планны күпкә арттырып үтәүчеләр рәтендә басып торды, әмма моның нинди кыйммәткә төшкәнен уйлап, йөрәге һаман кыса иде.

Көзге кыр эшләре тәмамлангач, үзен эштән бушатуны сорап гариза язды да, Хәеров янына китте.

– Үзеңә алмашка кемне әзерләдең? – диде Беренче, мәсьәләне кабыргасы белән куеп.

– Минем һәр белгеч рәис булып эшли алырлык, Мөгаллим Шахович.

– Юк, син алай тиз котылырга уйлама әле. Хуҗалык зур, нигезе ныклы, аны какшатмый дәвам итәрлек кеше кирәк, Фаяз Мияссәрович.

– Әнә минем урынбасар Мәгъсүмов бик кулай кандидатура. Колхозчылар да каршы килмәс.

– Алай... Тик син нигә кинәт эштән туктарга булдың әле? – диде Хәеров, Фаязга туп-туры карап.

– Хатыным Саҗидә каты чирли. Аннары үземнең дә йөрәк шаяра башлады. Гел эш тә эш дип, кешечә яшәп тә булмады. Авыргач булса да, Саҗидә янында торырга иде.

– Әйе, Саҗидәне сакларга кирәк, Фаяз, акыллы булды хатының. Балаларыгыз да йөзегезгә кызыллык китерми шикелле. Әйткәндәй, кече улың авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлаган дигәннәр иде. Кайда йөри әле ул? Ә нигә аның кандидатурасына тукталмаска?

– Малай үземнең янда, агроном булып эшли. Өлгерер, җегәрле күренә болай. Әлегә бераз тәҗрибә тупласын.

– Анысы да дөрес, Фаяз Мияссәрович. Шулай да җитәкчеләр резервына куячакбыз аны. Ярый, сине лаеклы ялга тантаналы итеп озатырбыз, әзерләнә тор.

Фаяз Табиев рәислек йөген урынбасары Мәгъсүмовка тапшырып киткәндә райкомның беренче секретаре Хәеров белән ике арада шундый сөйләшү булган иде. Ләкин Мәгъсүмовка да алтмыш җитеп килә. Моңа кадәр Табиевның киң җилкәсенә ышыкланып эшләп өйрәнгәлектән, җитәкче дилбегәсен тоту җиңелдән түгел иде аңа. Шуңа да акрынлап үз урынына Гомәрне әзерләргә тотынды, аны үзенең урынбасары итеп тәгаенләде дә, бөтен четерекле мәсьәләләрне хәл итүне аңа йөкләде. Ә инде алтмышы тулганның икенче көнендә бөтенләй эшкә чыкмады. Колхозчылар Гомәрне бертавыштан рәис итеп сайлап куйдылар.

 

3

Гомәр Табиев колхоз рәисе булып сайлангач, үз янына яшь, энергияле белгечләрне туплап, хезмәтне оештыруның алдынгы алымнарын кертә башлады. Гомәргә халык ышана иде. Әтисе Фаяз хөрмәтенә идеме, әллә үзенең үткен телле булуымы, аның артыннан утка керергә дә әзерләр иде. Хуҗалыкта эшләр күренеп җанлана төште. Әмма хәлләр гел шулай дәвам итсә икән дә...

70 нче елларда аеруча гөрләп үсеш алган авыл хуҗалыгы сиксәненче еллар ахырына ничектер какшый башлады. Моңа хөкүмәтнең хаклар сәясәтен дөрес алып бармавы, авыл җирендә җитештерелгән продукциянең кадере булмавы, сәнәгать товарларына, киресенчә, бәяләрнең күтәрелгәннән күтәрелүе сәбәп булды. Колхоз – совхозлар бөлгенлеккә төшә башлады, хезмәт хакының түбәнәйде. Халыкта битарафлык чәчәк атты. Ата-анасының чарасызлыгын күреп үскән яшьләр шәһәр ягын каерды. Авылда эшче көче сизелерлек кими башлады. Элекке елларда һәр техника ике сменада эшләтелсә, хәзер ике техникага бер кеше туры килә башлады. Шулай да әтисе җитәкләгән хуҗалыкның нигезе әле ныклы иде, Гомәр бирешмәскә тырышты. Уңышы да үсте, җире дә сөрелми калмады, малы да тук булды. Район җитәкчеләре алдында аның абруе тиз күтәрелде. Өлкәдән килгән вәкилләр хуҗалыкны урап узмый иде. Ә кунакны исә кешечә каршыларга кирәк. Тиз арада әтисе төзетә башлаган кунакханәне эшләтеп бетерү чарасы күрелде. Җәйлек өчен табигать кочагында тагын бер матур йорт калкып чыкты. Гомәр килгән бер кеше белән кунак булуны күз алдына да китерми иде. Кунакны сыйлауны берәр белгеченә тапшыра да, үзе кәеф-сафа корудан читләшү ягын карый. Шулай да дус-иш булдыру өчен бөтенләй рюмка тотмый булмый иде. Акрынлап хәмер эчәргә өйрәнгәнен сизми дә калды ул.

Иренең еш кына төн уртасында исереп кайтуын Илһамия башта түземлек белән үткәреп җибәрә торды, ләкин, табиб кеше буларак, моның нигә илтәсен яхшы күзаллый иде. Беркөнне иртәнге чәй вакытында иренең каршына килеп утырда да:

– Гомәр, син кая тәгәрәгәнеңне аңлыйсыңмы? Болай булса, эшеңнән дә колак кагарсың, – дип сүз башлаган иде, аны Гомәр ярты сүздән бүлде.

– Я, моның белән ни әйтергә телисең? Җитәкче хатыны булгач, түзәсең инде, җаныкаем. Үзем өчен түгел, колхоз өчен тырышам. Кайбер проблемаларны шунсыз хәл итү мөмкин түгел икән шул, – дип, эчеп бетелмәгән чәен өстәлгә куйды да, чыгып китү ягын карады.

Илһамия уйга калды, Табиевлар гаиләсенә килен булып төшкәч, үзен бик бәхетле итеп тойган иде. Ире аның өчен өзелеп тора, биатасы белән бианасы да киленнәрен ярата. Бианасы Саҗидә бигрәк тә янында үз табибы булуга сөенеп бетә алмый. Эш урыны да тиз хәл ителде, үз авылларына участок табибы булып эшли башлады. Медпункт бинасын ремонтлатып, киңәйтеп җибәрделәр, физкабинет бүлмәсен булдырдылар. Илһамия, ире җитәкче эшендә булгач, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышты. Әмма Гомәр баш-аягы белән хуҗалык эшенә чумгач, өйдәге бөтен мәшәкать Илһамия җилкәсенә өелгән иде. Бер-бер артлы кызлары һәм уллары тугач, хәстәрлекләр тагын да артты. Кайвакыт аның үзен карарга көче дә, вакыты да калмый.

– Гомәр өй эшләреннән бөтенләй читләште. Балаларны карашса да, ярдәм булыр иде, – дип, бианасыннан киңәш сорарга теләгән иде, Саҗидә:

– Илһамия кызым, җитәкче хатыны булу – бик зур вазыйфа ул. Иреңнең эше көйле барсын дисәң, син барысына да түзәргә тиеш, – дип кистереп җавап бирде.

Әлбәттә, Гомәрдән хуҗалыкны алып бару өчен күп көч сорала. Әнә, авылларның йөзе торган саен уңай якка үзгәрә. Халык аны ихтирам итә. Ләкин Илһамия хатын-кыз, җаны сөю, наз тели, игътибар сорый. Ә бик еш исереп кайткан ир торган саен тупаслана бара. Илһамиянең күңел әрнешләре тирәнәйгәннән-тирәнәя.

Кайчандыр бер-берсен өзелеп сөйгән ярларның бүген килеп шулай бизешүенә ни сәбәп? Әллә соң эш белән мавыгып, иренә күңел җылысын бирергә кирәген онытып җибәрдеме? Мәхәббәт бар нәрсәдән дә көчле диләр. Аларның мәхәббәте чын булмаганмы әллә? Алай дисәң, Гомәр ничек кенә тупас кыланса да, Илһамиянең күңел түрендә аңа карата ярату хисе һаман яши әле. Мөнәсәбәтләрне кабат ничек җылытып җибәрергә соң?

Ләкин көннәрдән бер көнне, дөресрәге төн уртасында исереп кайтып ауган иренең күлмәк якасында ирен иннеге күргәч, Илһамиянең түземлеге сынды, ике арада җитди сөйләшү булды. Бу күренешне Гомәр берничек тә аңлатырга теләмәде. Киресенчә, аның салкын хатын булуын, Гомәрнең ышанычын акламавын, үзенең назга, җан җылысына мохтаҗ булуын әйтеп: “Риза булмасаң, әнә бара юлың”, – дип ычкындырды. Моны көтмәгән Илһамия, ни ишетәм, дигәндәй катып калды. Бераздан ашыга-ашыга әйберләрен җыя башлады. Китәм дип, ишек тоткасына ябышкач, биатасы Фаяз аркылы төште.

– Сабыр ит, килен. Балаларны ятим үстереп, бәхетле итәрмен дип уйлыйсыңмы? Ир-атның ялгышып алган чагы була ул. Гомәр белән үзем ныклап сөйләшермен, – диде.

– Әти, болай да түзеп яшим. Хыянәт итүен гафу итә алмыйм, – диде Илһамия, яшенә буылып.

Фаяз улы белән кич, эштән кайткач сөйләшергә вәгъдә итсә дә, сөйләшү тиз генә булмады. Гомәр һаман соңлап, күп чакта исереп кайта иде. Фаяз көтте, көтте дә, беркөнне үзе улы янына, идарәгә китте.

– Әти? Нишләп килеп чыгасы иттең бирегә? – дип каршылады аны Гомәр. Фаяз улының әле төш вакыты гына җитеп килүгә карамастан, баш “төзәтеп” алуын чамалады. Йөрәген тыйгысыз ачу катыш әрнү биләп алды. Шулкадәр зур өметләр баглаган баласының ялгыш юлга кереп китүен сизми калуы өчен үзенең дә гаепле булуын тою бу минутларда аңа аеруча авыр иде.

– Улым, мин утыз ел колхоз белән идарә иттем. Ләкин бервакытта да кабинетыма хәмер кулланган килеш аяк басмадым. Кеше күзенә ничек карыйсың соң син? Халык сукыр түгел, озакка түзмәс. Өйдә дә тынычлык китеп бара. Әниеңнең нинди авыр хәлдә икәнен исеңнән чыгарасың, ахры. Балаларыңның да юньләп әти йөзен күргәннәре юк. Ярамый болай, улым, үзеңне кулга алырга кирәк. Әле синең тормыш юлың яңа башланды, ялгышны төзәтергә була, – дип сөйләп китте Фаяз, ачуын тышка чыгармаска тырышып. Гомәрнең иелгән башын күтәреп, әтисенең күзенә карарга көче җитмәде.

– Ник дәшмисең? Син безнең генә таянычыбыз түгел, ничә йөзләгән колхозчың да сиңа карап тора. Кешеләр язмышы синең кулда!

– Аңлыйм, әти, иртәгәдән хәмер белән араны бөтенләйгә өзәм, менә күрерсең.

Ләкин озакка киткән эчүдән алай гына котылып булмый иде шул, берничә көн хастаханәдә ятып чыкмый булмады.

Бу вакыйгадан соң Гомәр яңадан туган кебек булды, никадәр озак кайдадыр адашып йөргәндәй хис итте ул үзен. Юк, башкача кабатламаячак мондый хатаны, ул бит – Табиев, онытырга хакы юк! Эштән соң туры өенә кайта, Илһамиягә булышкандай итә, яисә балалар белән су буена балык тотарга чыгып китә, кайвакыт алар белән бакчада мәш килә. Хуҗалыкта эшнең күп булуын күзәтеп йөри торгач, беркөнне кичке аш вакытында:

– Һич тә булмаса, мал асрауны туктатыйк, Илһамия, сиңа эш азаер, әни дә синең җилкәдә бит, – дигән иде, Илһамия:

– Авылда яшәп, бер сыер да асрамасаң, ни ямь бар. Үзеңнең сөт-катыгыңа җитәме соң? – дип каршы төште. Ире генә акылына килсен, башкасына түзә ул. Инде тормыш кабат җайга салына дигәндә, әниләренең хәле кискен авыраеп китте. Докторлар авыру алдында көчсез иде, Саҗидәне бу юлы коткарып кала алмадылар. Балаларына фатихасын биреп, Фаязының кулында җан бирде ул.

Югалтуны барсы да авыр кичерде. Илһамия бигрәк тә биатасы өчен борчылды, йөрәге болай да әйбәт түгел. Мөмкин кадәр ялгыз калдырмаска тырышты ул аны, дарулары да кул астында булды. Гомәр үзләренә яңа йорт салдыра башлаган иде, әниләре мәрхүм булгач, аны туктатып торды, әтиләрен берүзен калдырып китү мөмкин түгел иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: