Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 декабрь 2021, 17:01

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (2)

...Гомәр бүген менә шулай, үзе дә белешмәстән, Мозафардан үч алды. – Нишләдең син, Гомәр, өч бала ятим калды бит?! – дип такмаклап елаган Илһамиягә берни аңламагандай карап торды ул. Нигә елый ул? Мозафарны үтерергә дигән уй башына да кереп чыкмады лабаса. Ничек булды соң әле бу?

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Гомәр белән Мозафар бер үк мәктәптә укыдылар, бер үк югары уку йортында белем алдылар. Берсе – агроном, икенчесе малчылык белгече булырга әзерләнде. Кыскасы бер-берсен бик яхшы беләләр. Әмма гади колхозчы гаиләсендә туып үскән Мозафар өчен Гомәр буй җитмәслек кеше – колхоз рәисе улы иде. Шуңа да институтта еш очрашып торсалар да, дуслашып китә алмадылар. Озын буйлы, чибәр Гомәр һәрвакытта компанияләрнең үзәгендә була, кызлар аңа үзләре сарыла иде. Мозафар кайвакыт аннан көнләшеп тә куя. Дәрес, ул да төшеп калганнардан түгел, спорт ярышларында алдынгы, имтиханнарын да бер авырлыксыз тапшырып бара. Соңгы курста укыганда өйләнеп, диплом алгач, кәләшенең туган ягына эшкә юлланды. Нигәдер үзенең туган ягына кайтасы килмәде. Зур гына совхозга эшкә урнаштылар. Исеме зур булса да, икътисади яктан хәле бик шәптән түгел иде хуҗалыкның. Шуңадырмы, баштан ук күңеле ятмады бирегә Мозафарның. Аның каравы, яшь гаиләгә шунда ук фатир бирделәр. Хатыны Илүсә исә бик шат иде. Уллары тугач, Мозафарның куңеле бераз утыра төште. Терлекчелектә дә эшләр бераз көйләнә башлады. Шулай да көтмәгәндә аңа Гомәр шылтыраткач, сөенеп куйды. Гомәр үзләренең колхозына рәис итеп сайланган иде. Үзе тирәсенә яшь, энергияле белгечләрне тупларга булган. Мозафарны баш ветеринария табибы булып кайтырга димли, фатир да вәгъдә итә.

– Ярар, уйлашырбыз. Хатын ни әйтер, – диде ул, өзеп кенә җавап бирми.

– Һы, ир башың белән хатының туган җирдә йөрмәссең инде, – диде Гомәр аның мин-минлегенә тияргә тырышып.

Бу сүзләр чыннан да Мозафарның күңел кылларын чиртми калмады. Әтисе көчле булгач, тиз күтәрелгән, дип уйлап куйды ул эчтән генә. Гомәр горур характерлы, мин дә баш ияргә яратмыйм, килешеп эшләп булыр микән? Алай дисәң, әти-әни олыгаеп бара, аларны миннән башка кем карасын. Гомер буе авыр эшкә җигелгән атасының тормыш йөген җиңеләйтергә вакыттыр.

Уйлана торгач, тәвәккәлләргә булды. Хатынына бу хакта сүз каткач, гаиләдә чак кына гауга купмады. Илүсә күчеп китәргә һич тә риза булмады. Улларын балалар бакчасына урнаштырып, эш башлыйм дип торганда гына... Биредә фатирлары менә дигән, җылы суы, газы уңайлы. Юк, Илүсә беркая да китмәячәк... Шулай да Мозафар уеннан чигенмәде, ир – баш, хатын муен дигәндәй, ир кайда, хатын шунда булырга тиеш түгел мени? Киңәшләштеләр дә, Мозафар әлегә үзе генә кайтып, хәл-әхвәл белешеп килергә дип уйлаштылар. Ләкин ул кайткач, кире китмәде, колхозда эш башлады. Әтисе белән әнисе сөенеп бетә алмады. “Киленне алып кайт инде”, – дип ялкытып бетергәч, Гомәр янына вәгъдә ителгән фатирны сорап керде.

– Әлегә әллә нинди яхшы шартлар тудырып булмас. Әнә бер агач өй буш тора, шуңа азрак ремонт үткәрербез дә, яшәп торырсыз. Тора-бара яңа йорт төзеп керерсез, ярдәм итәрбез, – диде җитәкче аңа. Монысына да риза иде Мозафар. Илүсә генә иске йортны охшатып бетермәде. “Үзе чакырып кайтаргач, юньлерәк фатир сорарга иде”, – дип колак итен ашады иренең. Гомумән, чәүчәләк хатын булып чыкты ул. Бер очраганда Гомәрне дә җитәкче дип тормады, әрләп ташлады. Югыйсә, Гомәр үзе дә гаиләсе белән әтиләре янында яши иде.

***

Гомәр бүген менә шулай, үзе дә белешмәстән, Мозафардан үч алды.

– Нишләдең син, Гомәр, өч бала ятим калды бит?! – дип такмаклап елаган Илһамиягә берни аңламагандай карап торды ул. Нигә елый ул? Мозафарны үтерергә дигән уй башына да кереп чыкмады лабаса. Ничек булды соң әле бу?

Шул төнне үк Гомәрнең шәһәрдәге абыйлары кайтып җитте. Җыелышып, Мозафарларга бардылар, Илүсәдән гафу итүен сорадылар, шактый күләмдә акча тәкъдим иттеләр. Кылынган хата алай гына гафу итәрлек тә, акча белән каплатырлык та түгел иде. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылса да, тикшерү артык озакка сузылмады. Гомәрнең зур гына түрә булып эшләүче абыйсы Мансур көчле адвокат тапты һәм хөкем карарын күпкә йомшартуга иреште. Шаһитләрнең булмавы да алар файдасына иде. Гомәргә карата шартлы хөкем карары чыгарылды, матди һәм рухи зыян өчен түләү дә артык зур түгел иде. Хөкем залыннан чыккач, Илүсә Гомәрнең алдына килеп басты да, нәфрәт тулы карашын төбәп:

– Я, җиңдек дип тантана итәсезме? Ашыкмагыз, балалар яше төшми калмас әле, – дип китеп барды.

Билгеле, Гомәргә бу минутларда җиңел түгел иде, вөҗдан газабы кичерә иде ул. Чөнки моңа кадәр дә яшереп калган кырын эшләре шактый булды. Алар ничектер тиз онытылды. Ләкин ятим калган гаилә күршедә генә яши. Алар белән һәрдаим очрашып торырга туры киләчәк. Алга таба нишләргә соң?

Шәһәргә китәр алдыннан Гомәрләр гаиләсендә җитди сөйләшү булды. Аның җитәкчелек дилбегәсен кулыннан ычкындыруына болай да эчләре пошып йөргән абыйларының түземлеге төкәнгән иде.

– Җитте сиңа, энекәш, эчүеңне ташлыйсың. Булдыра алмыйсың икән, иртәгәдән үк үзем хастаханәгә салам. Алдагы отчет-сайлау җыелышында хуҗалыкны кабат үз кулыңа аласың. Табиевлар фамилиясен болай пычратып яшәргә хакың юк синең, – диде Мансур абыйсы катгый итеп.

– Күптән шулай кирәк иде, Мансур абый, мин әйткәнне колагына да элми ич ул, – дип сүзгә кушылды Илһамия. Шулай булды да, Гомәрне шәһәргә дәваларга алып киттеләр.

 

2

Унлаган авылны берләштергән зур хуҗалык Табиевлар исеме белән нык бәйләнгән иде. Бөек Ватан сугышында яраланып кайткан Фаяз Табиев бераз сихәтләнә төшкәч тә, тракторга утырды. Язгы чәчү алдыннан аны бригадир итеп тәгаенләделәр. Ел дигәндә, колхоз рәисе ярдәмчесе, бераздан инде үзен ике авылны берләштергән “Җиңү таңы” дигән кохозга җитәкче итеп сайладылар. Төскә чибәр, мәһабәт төз гәүдәле, үткен карашлы фронтовик егетне халык тиз үк үз итте. Сүзен уйлап сөйли Табиев. Корырак характерлы булса да, бар уе – эштә. Укытучы кыз Саҗидәгә өйләнгәч, дәрәҗәсе тагын да күтәрелеп китте. Җәен-кышын ат арбасына яки чанага баскан килеш кенә чабып йөргән җитәкче булып кереп калды ул кешеләр хәтеренә. Аның колхозчылары тирә-юньдә беренче булып хезмәт көненә иң күп ашлыкны алып, туйганчы икмәк ашауга иреште. Ак оннан пешерелгән икмәк тә беренче булып, “Җиңү таңы” колхозы кешеләре өстәлендә күренә башлады. Табиев үзе дә тынгылык белми, кешеләргә дә тынгылык бирми иде. Эшләтә дә, тыңлата да белә. Район җитәкчелеге алдында абруе тиз күтәрелде аның. Әлеге хуҗалыкка бүтән авылларны да кушып, колхозны эреләтеп җибәрделәр. Алтмышынчы еллар уртасында хуҗалык инде “миллионер колхоз” исемен алуга иреште. Заманына күрә бу – бик тә мәртәбәле вакыйга иде. Әмма Табиев бервакытта да борын чөермәде, шул ук вакытта югарыдагы җитәкчеләргә дә охшап бетмәде. Чөнки, фронтовикларча, туры сүзле, тоткан җиреннән өзәргә яратучы, горур, һәркем алдында баш иеп бармый торган кеше иде. Шуңа да ирешкән уңышлары шактый булса да, аннан күбрәк таләп иттеләр, әмма башкаларга герой исеме бирелгәндә, ул читтә калды.

Гаиләдә дә корырак холыклы иде. Ярый Саҗидәсе буйсынучан, акыллы хатын булды, авызында кара кан булса да, төкерә торганнардан түгел. Фаязның, өч улын кулларыннан тотып эшкә өйрәтергә вакыты юклыкка эче әрнесә дә, җәйләрен аларны еш кына машинасына утыртып, кырга алып чыга иде. Икмәкнең кайда, ничек үскәнен белеп торсыннар. Җир кадерен аңлап үскән бала тәртипсез булмас. Малайлар өлкән сыйныфларга күчкәч, һәркайсын комбайн ярдәмчесе итеп эшкә кушу да, шул күзлектән чыгып башкарыла иде. Балалар әтиләренең абруена тап төшерергә тиеш түгеллекләрен әниләре авызыннан да еш ишетеп үстеләр.

Гаиләдә тәртип каты куелса да, үзләренең җитәкче баласы икәнен яхшы аңлый иде алар. Ни дисәң дә, башкалардан өстенлекле булдылар, бернигә дә мохтаҗлык кичермәделәр. Бер авырлыксыз югары уку йортына барып керделәр. Башкалар гомум торакта ачлы-туклы көн иткәндә, алар өчен Фаяз фатир сатып алды. Үзе югары белем алу бәхетенә ирешә алмаганлыктан, уллары өчен берни дә кызганыч түгел иде. Калага барган саен уку йортына кереп, укытучыларны күреп сөйләшә, улларына әниләре төяп җибәргән күчтәнәчләрне тапшыра. Алар хакында берәр кире фикер генә ишетеп карасын, боларның берсе дә булмаячак. Уллары моны яхшы аңлый иде. Юк, сынатмады балалары, диплом да алдылар, эшле дә булдылар.

Хәзер инде Фаяз да олыгаеп бара, үзенә алмаш әзерләү хакында уйланырга кирәк. Әнә төпчекләре Гомәр агрономлыкка укый, әтисенә охшап, чибәр егет. Озын буйлы, характеры да нәкъ аныкы. Башкаларга сиздермәсә дә, ул аны үзенә алмаш итеп күрәсе килә, җае килгән саен җитәкчелек серләре белән бүлешергә тырыша. Диплом алгач, Гомәрне шунда ук үзләренең колхозына кайтармады әтисе. Күрше районга, таныш рәис кул астына эшкә урнаштырды, янәсе, күрсен, өйрәнсен, чагыштырсын, бераз тәҗрибә тупласын.

Ләкин көтмәгәндә Саҗидә кинәт авырып, хастаханәгә керде, анда яман шеш булуы ачыкланды. Озак кына дәваланганнан соң, өйгә кайтардылар. Ныклап сакланырга, эшләмәскә куштылар. Нефть сәнәгате белән бәйле оешмаларда эшләгән улларына исәп тоту мөмкин түгел. Димәк, Гомәргә кала. Шулай итеп, ел ярымлап эшләгәч, төпчекләре үзләренең хуҗалыгына кайтырга мәҗбүр булды, агроном урыны буш иде.

– Улым, таянычыбыз – син инде, әниеңә ярдәм кирәк. Аңлап торасың, өйләнеп җибәрсәң, бик хуп булыр иде, – диде Фаяз беркөнне аны каршысына утыртып.

– Ярар, әти, аңладым. Әгәр каршы килмәсәгез, минем студент чакта дуслашып йөргән кызым бар, үзебезнең районныкы. Иртәгәдән үк тәкъдим ясыйм. Тик эше генә бераз җайсызрак, булачак табиб ул, – диде Гомәр өйләнү турында сүз чыгуга шатланып.

– Табибә булуы бигрәк әйбәт икән, улым, әниеңне дәвалаучы янында булачак. Эш өчен хәсрәтләнмә, акрынлап җае чыгар.

Гомәр Илһамия белән студентлар кичәсендә танышты. Яшьләр арасында егетләрнең кызлар күбрәк белем ала торган уку йортына кичәләргә йөрү гадәте бар иде. Шулай, Гомәр дә курсташлары белән медицина институтына яңа уку елы башлану уңаеннан уздырыла торган студентларга багышлау кичәсенә барды. Шунда күрде ул кызны, күрде дә, гашыйк та булды. Озын аксыл чәчләрен үреп, артка төйнәп куйган, зифа буйлы, кура җиләгедәй күпереп, тулышып торган иренле сылу күз төшмәслек түгел иде. Кызның диңгездәй төпсез зәңгәр күзләре аеруча сихерләде аны. Үзенең дә күзләре зәңгәр булгангамы, аннан карашын аера алмый, карады да катты. “Егете бардыр инде, ничек тәвәкәлләп якын барырга икән?” – дип баш ватты ул кызны читтән күзәтеп. Бу кичтә сүз катырга кыюлыгы җитмәде. Югыйсә, аны кызлар биюгә алмаш-тилмәш чакырып кына тордылар, әмма Гомәрнең берсендә дә кайгысы юк иде. Әнә, аңа язган кыз, һичшиксез, үзенеке итәчәк ул аны! Башында бары тик шундый уй бөтерелде. Яңадан ул аның үзе белән бер районнан, хәтта күрше диярлек авылдан икәнен белде. Икенче кичәдә инде кыенсынып тормады, баштан ук әлеге кыз янына барып басты һәм музыка яңгырау белән кулыннан тотып, биюгә чакырды, тегесе каршы килмәде. Аннары инде алар аерылмас дуска әйләнде, алай гына түгел, кайнар мәхәббәт утына чумдылар. Кызның исеме Илһамия иде. Ул да бер күрүдән яратты егетне. Хәер, бар вакытын укуга багышлаган кызның моңа кадәрдуслашып йөргән егете булганга, башка кем беләндер дуслашып йөрергә теләге юк иде. Табиб булырга хыяллану ай-һай җиңел бирелми шул, көне-төне нидер ятлаудан баш чыкмый. Өстәвенә, өченче курска күчкәннән бирле әти-әнисенә ярдәм булсын дип, хастаханәгә төнге дежурга йөри, үзенә аз булса да акча эшли. Аның икенче ягы да бар, булачак табибның практикасы ныгый тора. Алай эшләүне институт укытучылары да хуплый.

Гомәр соңгы курста укыганда Илһамиягә тәкъдим ясаган иде, ләкин кыз ризалашмады, интернатураны тәмамлыйсы бар иде. “Ашыгып кияүгә чыгуны әниләр дә хупламас”, – дип уйлады Илһамия. Өстәвенә, гаиләгә авыр кайгы килде, пединститутта укучы сеңлесе каникулга кайтышлый, юлда очраган машинага утырып, авариягә юлыкты. Кыз нык имгәнгән иде, коткарып кала алмадылар. Туй хакында уйларлык мени! Гомәр хәлне аңлады, соңрак өйләнешербез дип, кызның укуы беткәнче көтәргә булдылар. Инде килеп, өйләнешү хакында сүз кузгаткач, Илһамия кире кагырга батырчылык итмәде, әнисе генә: “Ай-һай, балам, андый түрә баласыннан рәхәт күрерсеңмикән”, – дип шөбһәләнеп куйды.

Гомәр белән Илһамия артык зурламый гына туй ясадылар да, әти-әниләре бәлән бергә яши башладылар. Фаяз белән Саҗидәгә киленнәре бик охшый иде, авылда үскән кыз, эш рәтен белә, кечелекле, илтифатлы, өлкәннәргә башта ук “әти-әни” дип дәште. Табиевларга Ходай кыз бала бирмәде, ә исә Илһамия килен булып төшкәннән бирле дөньялары нурланып китте. Саҗидәнең авыру булуы гына хәсрәтләндерә. Гомер буе эш тә, эш дип, хатынына тиешле игътибарны бүлә алмавына эче пошкан Фаязның башына кайвакыт: “Әллә эштән туктаргамы?” – дигән уй да килә. Болай да пенсиядәге килеш эшләп йөри. Өстәвенә, быел җәй артык яңгырлы килде, урак җитте, явым-төшемнең һаман туктарга исәбе юк. Урак алдыннан идарә әгъзалары белән җыелып киңәшләшкәч, суктырылган ашлыкны башта киптереп, киләсе ел өчен чәчү орлыгына салырга дигән карарга килгәннәр иде. Ләкин кайчан җир кешесенең үзе тир түгеп үстергән уңышка хуҗа булганы бар? Ни генә булмасын, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.

Уйлый торгач, Фаяз Мияссәрович урындагы радиоузел аша чыгыш ясарга, көндәлек эш барышын халыкка җиткереп торырга дигән фикергә килде. Кешеләр иртәнге көтүне куу белән, колхоз авылларында Табиевның көр тавышы яңгырый башлады. Басуда кемнең ничек эшләвен, күпме мәйданда уңыш җыйналуын, кемнәрнең эшкә салкын каравын җентекләп яра да сала инде. Макталучыларның гаиләләре ул көнне өйләреннән аеруча горурлык белән чыкса, тәнкыйть утына тотылучылар кая керергә тишек тапмый. Авыл халкына җитәкченең чыгышлары шулкадәр охшап китте, кешеләр көтү куган җирләреннән тизрәк өйләренә кайту ягын карый башлады.

Басудан кайткан юеш ашлыкны хуҗалыктагы бер генә киптергеч белән эшкәртеп өлгертү мөмкин түгел иде. Табиев мөрәҗәгать иткәч, кулына көрәк тота алган һәркем ындыр табагына эшкә чыкты, дымлы ашлыкны бер урыннан икенче җиргә авыштырып, җилләтеп торгач, бозылып, әрәм-шәрәм булудан саклап калдылар. Чәчү орлыгына дигәне шактый күләмдә тупланды. Шулай беркөнне радио аша чыгыш ясап, кабинетын ачып кергәндә ярылырдай булып шылтыраган телефон трубкасын чак алып өлгерде.

– Кайда югалып йөрисең, Табиев, телефонны тыңламыйча? – диде исәнләшеп тә тормыйча шылтыратучы. Бу – райкомның беренче секретаре Хәеров иде.

– Басудан ураган идем, Мөгаллим Шахович, – диде Фаяз Мияссәрович, ни дияргә белми.

– Нишләп сез һаман дәүләткә ашлык тапшыруны сузасыз?

– Ел яңгырлы булгач, башта чәчү орлыгы туплап куярга уйлаган идек, дөнья хәлен белеп булмый бит, Мөгаллим Шахович.

– Нәрсә, үзеңне генә акыллы башка исәплисеңме? Хәзер үк райком бюросына килеп җит, аңлатырбыз ничек эшләргә.

Ул район үзәгенә килеп җиткәндә, беренченең кабинетына бюро әгъзалары җыелып өлгергән иде инде. Сөйләшү катгый булды: бүгеннән барлык суктырып алган ашлыкны план үтәү исәбенә тапшырырга. Үз фикерен аңлатырга тырышып карауның файдасы юк иде, беренченең авызына карап торырга өйрәнгән бюро әгъзаларының берсе дә аны хуплап сүз әйтә алмады. Кабинеттан ярсып чыккан Фаяз урынбасары Мәгъсүмовка шылтыратып, үзе кайтуга идарә әгъзаларын җыярга кушты.

“Киптерелгән ашлыкны саклап калырга, басудан кайтканын җилгәреп, тулысынчы элеваторга җибәреп торырга”, – диештеләр идарә әгъзалары бертавыштан. Һәр басуга, һәр ындыр табагына җаваплы кешеләр тәгаенләнде. Куанычка каршы, яңгыр туктап, кояш чыкты. Барсы да эшкә кушылды. Иртән, яктыра башлагач кына кайтты өенә Табиев. Кыл кыймылдатырлык хәле калмаган, аның каравы, элеватор белән ике арада машиналар иртәнгә кадәр йөреп кенә торды. “Инде ашлык тапшырмыйсың”, – дип гаеп тагучы булмас. Саҗидәгә ике сәгатьтән уятырга кушты да, тизрәк урынга кереп ауды. Ләкин иртәрәк тынычланган иде рәис. Иртән идарәгә килеп керүгә, аның артыннан райкомның оештыру бүлеге мөдире Иван Федорович та килеп җитте. Хәл-әхвәл белешкәч, озакка сузмый:

– Я, Фаяз Мияссәрович, ындыр табакларын карап чыгыйк әле, – диде вәкил. Фаязның йөрәге “жу “итеп китте, юньлегә килмәгән бу.

– Әйдәгез соң, Иван Федорович, – диде ул тыныч булырга тырышып. Складларга киптереп салып куелган орлыкларны күргәч, вәкил сызгырып ук җибәрде.

– Менә ничек райкомны, алай гына түгел, хөкүмәтне алдау белән шөгыльләнәсең икән, иптәш Табиев! Монысы инде коммунистларча түгел! – диде Иван Федорович, ялганыңны тоттыммы дигәндәй, тантана итеп.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: