Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 декабрь 2021, 09:46

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (1)

Буш ишек алдын күреп, Гомәрнең кәефе тәмам кырылды. Кош-корт туйдырып йөргән хатыны да йөгереп килеп иңнәренә сарылмады. – Кайда шулай озак йөрдең? Аш суынып бетә бит инде, – диде Илһамия, буш урынга эндәшкән кебек. – Син булса да кешечә юбилей белән котлар идең, ичмасам! – диде Гомәр, аңа йотардай итеп карап. – Ачуымны китереп торма, – дип, хатынын бер якка этеп җибәрде дә ишектән өйгә узды.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (1)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (1)

1

Төн буе кереп йөдәткән ниндидер болганчык төштән йөрәге ярсып, алҗану хисе белән уянып китте Гомәр. Янындагы мендәр буш, өйдә тавыш-тын ишетелми. Тәрәзәдән бүлмәгә төшкән кояш нурларына караганда, көн төшкә авышкан булырга тиеш. Хатыны Илһамия эшкә киткән, күрәсең, уятып тормаган. Кичә күбрәк төшерелгән шул, хәерсез. Күршесе Мөхтәр: “Әйдәле, күрше, умарта балыннан коелган бәлзәмем өлгергән, тәмләп карыйк”, – дип дәшеп алган иде. Бер генә чынаяк эчик дип башлаганнар иде дә, үзенең ничек урынга кереп ятканын да хәтерләми. Илһамия тагын орышкандыр, яшь түккәндер инде. Әй, онытып тора икән лә, аның бит бүген туган көне. Алай гына түгел, юбилее – 50 яше! Ник бер шылтыратучы да юк соң әле? Чәчәк гөлләмәсе тотып котларга килүче дә күренми. Гаҗәп... Килерләр әле, килми калмаслар. Торып юынырга, үзен тәртипкә китерергә кирәк. Нишләп аны котламасыннар ди? Шушы хуҗалыкны күтәрү өчен аз тырыштымы ул? Тукта, тырышуыңны искә төшерүче булыр микән? Ул бит хәтсездән җитәкче дилбегәсен кулыннан ычкындырды. Әллә кулыннан хакимлек киткәч, аны кешегә дә санамыйлармы? Йөз төрле сорау бораулый иде болай да чәнчеп авырткан башын Гомәрнең. Салкын су белән юынып, кофе ясап эчкәч кенә, бераз хәл кергәндәй булды.

Ишегалды да буш иде. Ул кояшта балкып утырган чәчәкләргә күз салып, беренче тапкыр күргәндәй, сокланып куйды. Уңган шул аның Илһамиясе, кадерен генә белеп бетерми хатынының...

“Ярый, Гомәр, нигә җебеп төштең әле?” – дип, капканы ачып, урамга күз ташлады. Урам да буш, ник бер җан иясе күренсен. Ни кылырга белмичә бакчага кереп, алмагач астындагы атынгычка утырды да, әле дә чатнап авырткан башын ике кулы белән кысып, уйга калды. Шунда күзе кайчандыр ит кыздырганнан калган учак урынына төште. Үзен шушы күптән сүнгән көл өеменә охшатып куйды ул. Аның дөрләп, очкыннар чыгарып янган учак кебек кодрәтле чаклары юк идемени? Бар иде, барсы да аның алдында биеп торалар иде. Кулында власть та, байлык та җитәрлек иде. Утын өстәп тормасаң, сүнә шул учак. Гомәр дә үз утын саклый белмәде, күрәсең. Юбилеен болай каршылармын дип башына да китермәгән иде. Берничә көн элек Илһамия күңеле сизгән кебек:

– Туган көнең җитә бит, ничек уздырабыз? – дигәч, бер дә исе китмәгән кешедәй:

– Җитсә тагын, кемгә кирәк соң ул юбилей? – дию белән чикләнгән иде. Илһамия эндәшмәде. Бәлки, Гомәрдән берәр җылы, өметләндергеч җавап ишетәсе килгәндер. Элек аның һәр сүзен закон дип кабул иткән хезмәттәшләре шулай тиз онытырлар дип кем уйлаган?

Һаман бер котлаучы да күренмәгәч, эче поша башлады Гомәрнең. Күршесе дә каядыр югалган, ичмасам, үз эше белән йөридер инде. Бераз уйланып утыргач, ихата уртасында торган чит ил машинасын кабызып, кая барасын да уйламастан, өйрәнелгән басу юллары буйлап китте. Гөрләп иген суктырып йөргән комбайннарны, салам өйгән тракторларны күреп, йөрәге чәнчеп куйды. Яннарына барырга кыюлыгы җитмәде. Барса да, ни әйтсен? Хәл белешсенме? Аның хәл белешүе кемгә кирәк? Хәзер алар белән башка кеше җитәкчелек итә. “Син нишләп йөрисең әле монда? Вакытында кадерен белергә иде”, – дисәләр, гарьлегеңнән керер урын тапмассың.

Их! Эч әрнүенә ничек түзәргә соң? Ничек ярата иде бит ул шушы басуларны! Урак чоры аерым бер ашкынулы хисләр белән тулы була торган иде. Игенче бит ел буе салган авыр хезмәт җимешенә зур өметләр баглый. Уңышы әйбәт булса, сөйләп тә торасы юк, алдагы бер ел исән-имин узачак дигән сүз. Ләкин уңыш язмышы игенче хезмәтеннән генә торса икән! Табигать көйсезлекләре кайбер елларда барлык өмет-хыялларны челпәрәмә китерә – ле корылыклы була, әле ашлыклар өлгереп җитә дигәндә боз сугып китә. Әмма игенче һаман бирешми, көрәшә, тырыша...

Кояшта тирбәлеп утырган тук башакларга сокланып, озак кына карап торды Гомәр. Машинасыннан төшеп, шул иген басуында эреп югаласы килеп, йөрәге сулкылдап куйды. Кинәт кенә кире борылды да, машинасына утырып, авылга карай җилдерде. Юл өстендә очраган кибеттән бер шешә хәмер алып, авыл читендәге күл буена юл тотты. Ярата ул бу күл буен, сердәше кебек күрә. Талгын гына тибрәлеп яткан, көзгедәй тигез су өслеге барлык борчу-хәсрәтләреннән арындыра кебек. Әле дә хәтерендә, Гомәрнең малай чакларында Агыйдел яз көне шулкадәр мул булып ташый да, ярларыннан чыгып, биредәге урман-әрәмәлекләрне су басып китә иде. Әлеге күл дә су астында кала. Ташу кайтып, олы елга ярларына төшкәч, күл суга баеп, тирәнәеп китә. Өстәвенә, Агыйделдән балыклар да кереп кала. Кармак салырга яратучылар ерак барып тормый, күлдән менә дигән эре балыклар каптыра. Соңгы елларда Агыйдел нишләптер ул кадәре ташмый. Шулай да күл корымый, сакланып килә. Берәр җир асты чишмәсе чыгып ятадыр инде.

Биредәге хозурлык, сафлык Гомәрнең күңелен бераз тынычландырган кебек булды. Шешәне ачып, бер рюмка тотып куйгач, уй-хәсрәтләре тарала төште. Хәтеренә тагын туган көне килде. Тукта, нигә берүзе кәеф-сафа корырга җыена соң әле? Эчәсе дә килеп тормый, югыйсә. Кайтырга кирәк, бәлки аны котларга килүчеләр җыелгандыр, Илһамиянең дә табыны әзердер.

Шундый җилкенүле хисләр белән кайтып керүгә, буш ишек алдын күреп, Гомәрнең кәефе тәмам кырылды. Кош-корт туйдырып йөргән хатыны да йөгереп килеп, иңнәренә сарылмады.

– Кайда шулай озак йөрдең? Аш суынып бетә бит инде, – диде Илһамия, буш урынга эндәшкән кебек.

– Син булса да, кешечә юбилей белән котлар идең, ичмасам, – диде Гомәр аңа йотардай итеп карап.

– Юбилееңны үзеңнең уздырасың килмәде ич. Аннары куанырдай ни бар инде?!

– Я, ярар, мин дә кайчандыр гайрәтле, барыгыз өчен дә кирәк һәм кадерле идем!

– Әйе, тез чүктергән чакларың бар иде шул. Бүген аңладыңмы соң үзеңнең кем икәнеңне?

– Җитте дим, син дә ачуымны китереп торма, – дип, хатынын бер якка этеп җибәрде дә, ишектән өйгә узды Гомәр.

Чыннан да бәйрәм табынын әзерләп куйган иде Илһамия, тик кунаклары гына юк. Гомәр өстәл артына кереп утырды да, башлаган шешәсен ачып, рюмкаларга хәмер койды. Бераздан Илһамия дә тавыш-тынсыз гына каршысына килеп утырды.

– Я, әткәсе, синең исәнлеккә. Үткәне үткән инде, алдагысы хәерле булсын. Бәлки, акылыңа килеп китәрсең, – диде, ширбәтле су салынган бокалын ире белән чәкәштереп.

– Ә мине акылсыз дип уйларга ни хакың бар әле? Моңа кадәр түрә хатыны булып, кем балда-майда йөзде? Ә балалар кайда соң? Нигә алар әтиләрен котламый? – диде Гомәр, ачуы чыгып.

– Гөлназ күптән түгел шылтыраткан иде. Алмаздан ни өчендер хәбәр-хәтер юк әле, исән генә йөрсеннәр инде, – диде Илһамия балалары өчен гафу үтенгәндәй. Кызларының ерак районнарның берсендә практика үтүен, улларының диңгез буенда ял итүен белә иде Гомәр. Ләкин кайда гына булсалар да, әтиләренең юбилеен онытырга тиеш түгел иде алар. Әллә аның аркасында җил-яңгыр күрми, рәхәт яшәүнең бәясен бер дә аңламый үскәннәрме? Я, Хода, эш тә эш дип, гаиләсендә ни барын да белми яшәгән икән бит! Хакыйкатьне аңлау өчен юбилей кирәк булган икән! Ярый әле, Илһамия түзеп яши икән аңа. Шул уйларны башыннан үткәреп, ул, беренче күргәндәй, хатынына озак кына карап торды.

– Гафу ит мине, әнкәсе, гафу ит, – диде дә, тышка атлады. Ни уйлаптыр, тиз генә машинасына кереп утырды да, кузгалып та китте. Артыннан йөгереп чыккан Илһамиянең:

– Гомәр, тукта, эчкән килеш кая барасың? – дигән сүзләре һавада эленеп калды.

Чыннан да, төнлә исереп кереп яткан ирен иртән уятып тормады Илһамия. “Озаграк йокласын, айнысын. Белмәссең, ни дисәң дә юбилее ич, котларга килүчеләр булырга мөмкин”, – дип уйлады. Үзе дә бүген эшкә иң матур күлмәген киеп барырга булды. Нигә әле гел генә баш иеп, боегып йөрергә? Бәлки Гомәр дә ингә-юньгә килеп, эшкә урнашып китәр, югары белемле агроном бит ул. Гел генә җитәкче булырга диелмәгән. Әнә авылда хәзер үз-үзләренә төрле шөгыль табып, менә дигән итеп яшиләр. Гомәргә дә акылга утырырга вакыт. Бүген шул хакта әйбәтләп киңәшергә кирәк булыр. Иртән эшкә җыенганда шулай уйланды Илһамия. Ә юбилей табыны хакында инде кичтән үк хәстәрләп куйган иде, ашы кайнаган, салатлары әзерләнгән, кем килсә дә, йөзе кызарырлык түгел. Гаилә тормышында кайвакыт була торган көтелмәгән кунаклар алдында югалып калмаска күнеккән иде инде ул. Тик капкадан бик кәефсезләнеп кайтып кергән ирен күргәч, күңелендәге җылы сүзләре әллә кая булды да куйды.

Узып барышлый алардан ике өй аша гына яшәгән сыйныфташы Мозафарның машинасы янында булашуын күреп, Гомәрнең күңелендәге рәнҗеш, бөтен дөньясына булган ачуы тагын яңарып китте. Ни өчен Мозафарның дөньясы бөтен, кулында эше бар, гаиләсе имин? Гомәрдән аның ни җире артык? Әле кайчан гына ул аның күзенә генә карап тора иде. Хәер, карап тора дию дөрес тә булмас. Гомәр – җитәкче, ә Мозафар аның кул астында эшләүче белгеч иде. Ник күрше була торып, Гомәрне котларга кермәде соң әле ул? Вакытында ул аны икенче районда эшләп йөргән җиреннән чакырып кайтарып, баш белгеч иткән, фатир биргән иде. Изгелекне шулай тиз оныткан кешене ничек аңларга соң?

Дөрес, алар үзара сыешып озак эшли алмадылар. Иң аянычы, Мозафар эштән киткәч, тагын берничә белгеч читкә китү ягын карады. Хәмердән айный алмаган җитәкче белән борчаклары пешмәдеме...

Ачу хисе көчәйгәннән-көчәйде. Тигезле-тигезсез, сикәлтәле юлдан машинасын нинди югары тизлектә куганын үзе дә белештермәде. Борылышны исләми калып, чак юл читенә чыгып очмады. Машинасын туктатып, бераз һушына килә алмый утырды. Исән чакта машинаны кайтарып куярга кирәк, дигән уй кисеп үтте зиһенен.

Авылга таба борылгач, каршыга килүче машинаны күреп, тизлекне киметә төште. Мозафар иде бу. Арбасын таккан, кичкырын кая бара икән? Шул мизгелдә Гомәрнең бүгенге ачу-газаплары өчен Мозафардан үч аласы килеп китте.

Гомәр, тизлекне арттырып, машинасын туп-туры каршыга килүчегә юнәлтте. Шул арада тимергә тимер бәрелгәне, челтерәп пыяла коелганы ишетелде, сул аягын нәрсәдер китереп кысты. Көчле авыртудан аңын югалтты.

Илһамиянең елый-елый нашатыр спирте иснәтүеннән һушына килгәч, бермәл ни булганын аңламый торды. Тирә-якта халык, кычкырыш, елаш... Кемнәрдер аны машинадан тартып алды. Аягының авыртуына түзә алмый, ул кабат җиргә чүкте. Шунда юлдан читкә төшеп тәгәрәгән машинага, аның янына сузып салып, өстенә җәймә ябылган кеше гәүдәсенә капланып елаучы хатынга күреп, дертләп китте. Әмма нинди зур фаҗига кылганын аңларлык хәлдә түгел иде ул, аңы тәмам томаланган иде.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова

1951 елның 24 июлендә Илеш районы Яңа Нәдир авылында туып-үсә. Базытамак урта мәктәбен тәмамлагач, шунда ук – эш башкаручы, аннары укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1975 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1976 елда партия район комитетына инструктор итеп алалар. Ә 1979 елның апреленнән үзенең теләге буенча район “Маяк” гәзитенең партия бүлегенә хәбәрче итеп җибәрәләр. Шул рәвешле ул биредә утыз елдан артык хезмәт сала, хәбәрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңгы унбиш елда мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул – 1985 елдан РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.

2014 елда аның авторлыгында район гәзитенең олы юбилее уңаеннан “Маяк”ка – 80 яшь” дигән китап дөнья күрде, һәм тәҗрибәле журналист гәзит тарихын һәм редакция коллективының хезмәтен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте.

Беренче хикәясе 2015 елда республика “Өмет” гәзитендә дөнья күрә. Язмалары район һәм республика матбугатында даими басылып тора. Хикәяләре “Акчарлак 2018” республика әдәби альманахына кертелде. “Балкыш” әдәби берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр белән берлектә чыгарган китапта да хикәяләре дөнья күрде. 2019 елның мартыннан Илеш районының “Балкыш” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Үзнәшер юлы белән “Таулар белән серләшәм” дигән китабын чыгарды.

2021 елда кулъязмасы Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсендә тикшерелеп, уңай бәяләмә алды.

 

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (1)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: