Урманда булган бу хәл. Бик куе була ул урман. Анда керсәгез, нинди генә чәчәкләр күрмәс идегез: агын да, сарысын да, зәңгәрен дә. Ә андагы җиләк-җимешләр шулхәтлем татлы, шулхәтлем сусыл... Бер капсагыз, беркайчан да тәмен оныта алмаячаксыз. Әгәр урманның эченә үк үтсәгез, киң күлгә барып җитәрсез. Күл тирән, шомлы, әмма шул ук вакытта үзенең матурлыгы белән таң калдыра. Аны биек үсемлекләр, куаклар, агачлар уратып алган.
Аның бөтен матурлыгы төнлә, ай белән йолдызлар чыккач кына ачыла. Ай, урманны күзәткәндәй, биеккә-биеккә күтәрелә. Аннары йолдызлар күренә башлый. Алар күктә шундый итеп сибелгән, әйтерсең лә рәссам буявын түгеп җибәргән дә тамчылары бөтен полотнога таралган. Бу матурлык күлдә чагыла. Һәм ул шундый серле күренә ки, күк күлгә төшкән кебек тоела. Тылсымлы күренеш...
Бу матурлыкны кечкенә ябалак бик ярата. Ул әле күптән түгел генә очарга өйрәнде. Һәм бервакыт, төнлә күл өстеннән очып үтеп, күлдәге йолдызларны күреп калды да бик гаҗәпләнде. Аның бит әти-әнисе, йолдызлар күктә яшиләр, дип сөйли иде.
Йолдызлар ни өчен җирдә? Алар күктә яшәмимени? Егылып төштеләр микәнни, дип уйлап җиргә төште ябалак малае. Аларны куркытмаска тырышып, сакланып кына күл янына килде.
– Әй, йолдызлар, ни булды сезгә? Ни өчен сез монда, ә күктә түгел?
Ләкин йолдызлар дәшмәделәр.
– Бәлки, сез Ай белән ачуланышкансыздыр да, ул сезне күктән куып төшергәндер?
Җавап юк.
– Ник дәшмисез?
Алар, мөгаен, күлгә егылып төшкәннәр! Ә йөзә белмәсәләр, нишләргә? Аларны тизрәк күк йөзенә кайтарырга кирәк! Шулай дип уйлап, ябалак малае суга чумды. Яхшы очса да, аны йөзәргә берәү дә өйрәтмәгән иде шул. Ул бата башлады.
Бәхетенә каршы, күл өстеннән аның әнисе очып бара иде. Ул, улын күреп, тиз генә янына төште дә аны судан тартып чыгарды.
– Син ни уйлап суга сикердең? Син бит йөзә белмисең! – дип ачуланды аны әнкә ябалак.
– Йолдызларны коткарырга!
– Нинди йолдызлар?
– Әнә, күлдә. Күрәсеңме? Алар күктән егылганнар. Мин аларны баталар, дип уйладым.
– Их син! Кара әле күккә!
Ябалак башын күтәрде. Чыннан да, алар күктә җемелди. Ләкин күлдә дә йолдызлар бар бит.
– Күлдә йолдызларның чагылышы гына. Менә, кара. – Әнисе яр читеннән томшыгы белән күлгә таш ыргытты. Су өстендә дулкын барлыкка килде, ә йолдызлар юкка чыкты. Аннары, су тынычлангач, алар яңадан күренә башлады.
Бик гаҗәпләнде кечкенә ябалак. Ышанмыйча, үзе дә ташны суга ташлап карады. Йолдызлар тагы да юкка чыгып, янә барлыкка килделәр.
– Менә, ичмасам! – дип кычкырып җибәрде ул. – Әни, алар тагын күренделәр!
Әнисе, елмаеп, улының башыннан сыйпады.
– Димәк, бу йолдызлар чын түгел?
– Син күлдә күргән йолдызлар чын йолдызларның чагылышы гына, – диде әнисе.
Кечкенә ябалак бер күккә, бер күлгә карап, озак дәшми торды. Аннары:
– Алар барыбер матур: күктәгеләре дә, күлдәгеләре дә!
Шуннан соң ул һәр төнне күлгә очып килә дә иң биек имән ботагына утыра һәм йолдызларны күзәтә.
М. Акмулла исемендәге БДПУ студенты.