Конференциянең соңгы көнендә, план буенча шулай булыпмы, әллә сөйләшер-киңәшләшер сүзләр дә беттеме, делегациягә шәһәрнең кунакчыллыгын күрсәтергә булдылар. Театр-мазарларга артык исе китмәсә дә, музейга кергәч, онытылды Әлфия. Шундый урыннарны ярата ул. Архивларда чокынып, борынгы язмаларны укып, күптән онытылганнарны яңартып утырудан ләззәт таба. Әллә нишләп археолог булмаган, һичьюгы – тарих укытучысы.
Әле дә, бәгъзеләр кебек, картиналар галереясын гына карап чыгу белән чикләнми, борынгы әйберләр сакланган якка үтте. Башта төрле җирләрдә һәм төрле заманнарда табылган тимер-томыр, савыт-сабаны байкады. Аннан музыка кораллары куелган урынга күчте. Кайчандыр ниндидер осталар кулында үз гомерен үткәреп, әле килеп шушы киштәләрдә зарыккан гармун, скрипкалар тезелгән рәтләрне сөзеп үтеп барганда, яхшырак күрергә чекерәеп кысылган күзләре кинәт шар ачылды Әлфиянең. Мандолина! Таныш… «Мөмкин түгел!» Муенын алга сузып текәлде, аннан кире артка күчте – кит инде! Шул бит! Шул! Бу мандолинаны башка белән һич бутамас, меңнәр арасыннан да таныр иде ул. Ике як чигәсенә чөй кыздырып төшергән сурәтләре дә, уң як читтәге «ГӘ» тамгасы да, аннан астарак чәчкә таҗы эчендәге кечкенә “Ә”дә шушы учлары белән йөзәр тапкыр сыйпалган, бармак битләре белән меңәр кабат үтелгән, уйсу-уймак урыннары да – барысы, барысы да таныш. Таныш кынамы, елап җибәрердәй якын, үз...
Әлфия, як-ягына каранып, музей хезмәткәрләрен эзләде:
– Иптәштәр! Карагыз әле, мөмкинме монда берәрсен?
– Әлбәттә, тыңлыйм, – шул арада мөлаем бер кыз тып итеп килеп тә басты.
– Б-бу… мандолина, кайдан?
– Тә-әк, номеры… хәзер, – кыз җитез атлап китеп барды да, Әлфия һушын җыеп өлгергәнче, папка тотып килеп тә җитте. – Тә-әк… Әһә. Әсмабикә Карагулова дигән әби шушы районда яшәгән вакытында кертеп киткән.
– Н-ничәнче елда?
– Әйтә алмыйм. Исеменнән башка мәгълүматлар юк.
Карап торып кына түземлеге җитмәде, рөхсәт сорап, мандолинаны кулларына алды Әлфия. Алды да, ирексездән сыгылып чыгып, чикәләреннән йөгерешкән яшьләрен бармак очлары белән сөртә-сөртә, бала шикелле итеп күкрәгенә кысты. Аннан сыйпап, хәтта борынына якын китереп иснәп торды. Әллә, чынлап, Габит абыйың әче махорка төтене, әллә Әсма апаның исле мае сеңеп калган? Әллә хатирәләр исеме бу?
…Дәшһәтле сугыштан ике ел әүвәлме, әллә өч елмы? Өч тирәседер. Авылларына озын итәге өстеннән кырмыска билен калын каеш белән өзеп буган ап-ак йөзле, кара кашлы укытучы килеп төште. Аннан алда килгән һәм шушында төпләнеп калганнарыннан бөтенләй башка, ят иде ул. Бу – үтә дә зифа буйлы, аккош муенлы, моңсу карашлы. Озын нәзек бармаклары кара каләменнән башканы күтәрә дә алмыйдыр кебек. Чәчен кабартып, җилкә чокырына түгел, түбәсенә өюе дә, күлмәк түгел, блузка-итәкләр киюе һәм озын итәге астыннан үкчәле ботинкасының очлы башы “ялт-йолт” күренеп йөрүе дә үзенә генә хас, мондагылар өчен ят күренеш иде.
Әлфия укытучысына, бер тамаша кылган шикелле булып текәлеп утырып, дәрес үтүен дә сизми кала. Бу апа берәр әкияттән килеп төшкәндер дә, хәзер катырак җил иссә, тәрәзә аша очып чыгар да китәр кебек тоела аңа. Тик апа югалмый, янына якын ук килеп төбәлә. Алдагы партадагылар борылып, авыз ера. Тукта, апа аңа дәшә бит.
– Әлфия, син мине тыңламыйсың бит, Әлфия, – ди икән.
– Ә?
– Өйгә эшне язып алдык, син оеп утырып калдың.
Кызара-бүртенә тактадагын тиз генә күчереп ала да башкалар уңаена китап-дәфтәрләрен сумкасына тутыра һәм кабаттан беләкләрен өсте-өстенә салып, тураеп утыра. Башкалар да шулай иткән, дәресләр тәмамлануга карамастан, берәү дә кайтырга ашыкмый. Күзләрен дүрт итеп, укытучыларыннан тагы да нәрсәдер көтәләр. Менә апалары кызыл тукыма белән капланган өстәле астыннан кечкенә генә түгәрәк корсаклы мандолина китереп чыгара да, илһамлы карашлары белән укучыларын бер иркәләп алгач, алга иелә биреп, тырнак очларына кыстырган каты кимерчәкне кыллар өстендә биетеп алып китә. Нечкә генә гөрелдекле илаһи моң башта бәләкәй кыз һәм малайларның күңелен, аннан, ургылып чыгып, иске мәктәпнең тәбәнәк класс бүлмәсен, анда да сыймый, кайчандыр манаралы мәчет булган мәктәпне тутыра. Әкрен генә бүлмә ишеге ачылып, анда шым гына кереп башка класс балалары, калган укытучылар җыела. Тын да алмый тыңлыйлар. Көй артыннан көй агыла, апаларының моңсу карашы тыңлаучыларга да күчә. Онытылалар…
– Җиткәндер, – уйнаучы туктаган, хәтта китәргә җыенып торып баскан икән. Ә тамашачыларның берсе дә исенә килмәгән. Бу искәртүдән аңнарына килгәннәр, хыялый елмаешып, кузгала башлый. Барысы да ләм-мим, рәхмәт әйткән, тәбрикләгән адәм юк. Чөнки алай гадәт ителмәгән. Урман-таулар төпкелендә яткан бу авылның табигате кебек үк кырысрак, йомыграк халкы осталар, сәләтлеләр турында үзләре булмаганда гына мактап, сокланып сөйли. Алларында барысы сүзсез тыңлап я күзәтеп кенә торалар. Төчеләнү, очындырыр хәбәр әйтү яшенә дә, картына да хас түгел. Читтән килгән укытучылары мондый мөнәсәбәтне, бәлки, кыргыйлык, дип тә уйлыйдыр, әмма уй-хисләрен сиздерми, тәүге көндә үк мандолинасын күреп калган фатир хуҗабикәсенең соравын үтәгән кебек, әле дә көн дә дәресләрдән соң укучыларының теләген канәгатьләндерә. Үзе моң сөйгәч, моңга гашыйкларны да сөя, хөрмәт итә, ахры, ул.
Әсма аның исеме. Үзе кебек нечкә, йомшак, хисле генә исеме дә.
– Әсмагә тиң булырдай егет юк бездә, – дип сөйләнә Әлфиянең әнисе белән апа фатирда торган күрше Мөгълифә әби.
– Теге Хәтирәнең Сәгыйте укымышлы, диләр, кайтып төшмәс микән, – ди нәрсәгәдер өметләнеп әби.
– Кит, алар заты гөрбиян да инде, – дип каршы төшә әнисе. – Бикле өйдә утырып сулар.
– Әйе шул, – дип килешеп, Мөгълифә, уфтанып ук куя. – Китеп барса да, әрәм инде.
Чынлап шулай булдымы, әллә башка сәбәптәнме, Әсма апага егет булмады авылда. Моңача килгән укытучы кызлар Яңа елдан да калмый ияле була торган булса, чибәр мандолиначыны кияүгә чакыручы табылмады. Сәбәбе телдән әйтелмәсә дә, барысына да аңлашыла иде. Әсма апа үзенең очып йөргән кебек кенә сын-фигыле, талгын хәрәкәтләре, биючеләрнеке шикелле сыгылмалы куллары, ап-ак нәфис йөзендәге керфекләре леп-леп килеп торган болан күзләре белән авыл егетләренең иң-иңнәренең дә янына ябышмый. Аны берәү дә сыер савып утырган яки сарык эзләп йөргән итеп күз алдына китерә алмый. Һәм бик эчләре янса да, егетләр дә мондый югары нечкәлеккә үрелә алмый, тәртип саклый иде, бугай.
Яңа ел алдыннан авылга район үзәге яшьләре концерт алып килде. Араларындагы хәрби киемдәге озын буйлы егетне, әлбәттә, күрми калу мөмкин түгел иде. Курайчы икән үзе. Җырчы-биючеләргә курай тартып, сәхнә читендә күренә биреп кенә утырды. Азак, хәрби комиссариат кешесе дип таныштырып, баш идерделәр. Боларның чыгышларыннан соң, күчтәнәчкә авылныкылар да бер-ике номер күрсәтте. Әсма апаның мандолинасын халык кат-кат сорап чыгартты. Уйнады да уйнады ул, нәзек кенә бармаклары ничек түзгәндер. Шунда, сәхнә читендә, итекләре идәнгә кагылган шикелле булып басып торган хәрбинең апаебызга күзен дә алмый каравын күпләр аңлады һәм киләсе ялда бу офицерның атка атланып килеп төшүенә аптырамадылар да, шикелле. Әнисе хәтта: “Нәкәнис”, – дип җибәрде.
Әсма апа белән Габит абый арасында мәхәббәт ялкыны кабынды. Икесенең парлашып авыл урамыннан үткәне сокланып карап калыр тамаша булды. “Таһир белән Зөһрә инде болар”, – дип тел шартлатты хатын-кыз.
Әлфия әнисе кичке савымга киткән кышкы озын кичләрдә еш кына күршеләрендә булды һәм Әсма апасы урынына күп очракта Габит абыйны үзе чыгып каршылады. Аннан әкият батыры шикелле чибәр хәрби белән кара-каршы утырып чәй эчкәч, җитәкләшеп, мәктәпкә баралар, анда Әсма апа зуррак балаларны мандолинада уйнарга өйрәтә. Кайтканда яшьләр, Әлфияне уртага алып җитәкләп, я шудыра, я йөгертә – күңелле була. Туры Әлфияләрнең өенә керәләр, мич ягып җибәрергә кирәк. Тик бу эшне әлегә Әлфия дә, нигәдер Әсма апасы да юньләп башкара белми. Укытучысы утынны кабыза алмый өйне төтәтеп, үзе чәчәп бетә торган булса, Әлфияне әлегә бәләкәй дип, ышанып җитми әнисе. Габит абый бу мәшәкатьне, тәү күргәндә, кызык итеп карап торды да, учак алдына чүгәләп, икесенә дә ут кабызу тәртибен аңлатты. Башта ул сагызлы коры агачлардан пычак белән чыралар сыдырды, аннан аларны чат-чатлап өеп салды һәм, шырпы сызгач, өемнең ике ягына тагы да берничә корыны тезде. Учак гөрелдәп суырып алып киткәч, тагы бераз өстәп, капкачын ябып ук куйды.
– Аңладыгызмы? – дип сорый ул кызларның икесенә дә алмаш-тилмәш карап, күренеп тора: үзенә күңелле.
– Мин болай да беләм, – ди Әлфия исе китми генә. – Ә Әсма апаларның миче булмаган, ул шуңа белми. Ул ишшу сипарат әйләндерә дә белми, сыердан да курка… Ы-ы, – апасының тагы нәрсәләрне белмәвен хәтерли алмый тора. – Йон эрли алмый, орчыгы төшә дә китә. Ярый, икмәк ачытырга өйрәнде инде.
Бу хәбәрдән Әсма апа, елмайса да, чикәләре алсуланып, уңайсызлана. Габит абый көлеп килеп, сөйгәненең биленнән кочаклап ала да маңгаеннан үбеп:
– Икмәк пешерә алгач, булды, ачтан үлмәсбез, – дип, күкрәгенә кыса. Әлфия соңыннан бу хәлне әнисе белән Мөгълифә әбисенә сөйләп кинәндерә. Өлкәннәр көлә-көлә дә, әнисе азактан: “Кит, йөрмә араларында буталып, яраган-ярамаганны күреп”, – дип әрләп тә куя.
Шулай мәхәббәт һәм мандолина моңнарына гына күмелеп кыш чыккач, яз уртасында мандолинасыз торып калдылар. Дөресрәге, Әсма апасын Әлфия мандолинасыннан яздырды. Апасын гына түгел бөтен мәктәпне, авылны яздырды ул моңнан. Ә хәл болай булды.
Әлфияләрнең алты өйдән генә торган кечкенә урамы авыл читендәге елга аръягына утырган. Җәйләрен күпер аша йөрсәләр дә, кышларын, турылап, боз аша юл салалар. Апрель башлары булса да, боз өстендәге сукмак шул килеш әле, бары тик су күтәрелгән тәңгәлләре генә, яп-ялтыр булып, үтә күренеп ята. Әсма апасы белән гәпләшеп кайтып килгән Әлфия, шул ялтыр боздан көндәгечә бер генә шуып үтмәкче булып, йөгереп барып керде дә, кире атлыйм дигәнче, таеп егылды, һәм егылган җире күз ачып йомганчы уелып китте. Кызыкай үзе дә аңлап өлгермәстән, өтеп алган салкын суга чумды һәм кире калкынганда ачы итеп чырылдап җибәрде. Шул вакыт бөтен бу хәлдән каушап калган укытучысы, капыл кузгалып, ярдәмгә ташланды. Тик ул бәкегә якын килә алмый, якынаям дип омтылган җире уела бара. Ахырда, бозга ятып мандолинасын сузды. Бәке читләренә чатырман тотынып торган Әлфия, өшегән бармакларын кинәт ычкындырып, мандолинаның корсаклы башын кочаклады да тубыкларын бәке читенә күтәрде. Чыгарга тырмашкан вакытта ул мандолинаны шундый көч белән тарттымы, аның бер як очы укытучы кулыннан ычкынып китте. Шул секундта ук Әсма буш кулы белән Әлфиянең якасыннан эләктереп өлгерде дә, җилтерәтеп торгызып, өйгә йөгертте. Азак, җылы мич янында киемнәрне алмаштырып җылынгач, курку һәм шатлык тойгылары үткәч, мандолинаны хәтерләделәр. Боз астына кереп киткән мандолинаны…
Шул хәлдән соң моңсыз калдылар. Хәзер дәресләрдән соң дөбер-шатыр килеп шундук кайтырга чыгалар. Мандолина түгәрәге дә эшләми. Бик гаепле сизә үзен Әлфия. Күренеп тора, сер бирмәсә дә, укытучысы да күңелсезләнә. Әнисе: “Көзгә мал суйгач, шәһәрдән берәрсе аша эзләтеп карарбыз”, – дип юаткан була да, аңа кадәр ничек түзәргә? Моңсыз, мандолинасыз ничек яшәргә? Һәм бу бәладән Габит абый коткарды. Мандолина тотып килде дә керде ул бер кич. Әлфия куанычыннан сикереп торды, мандолинаны чупылдатып үпте.
– Ә мине? – дип көлә Габит абый. Бик теләсә дә, абыйны үбәргә оялды кыз.
Әсма апа мандолинаны әйләндереп-әйләндереп сыйпады:
– Кайдан алдың?
– Бер җирдән дә тапмагач, инәлеп-ялварып дигәндәй, бер скрипка остасыннан эшләтеп алдым. Ошыймы?
Әсма апа сөенеп туя алмый. Утырып, кылларын көйли. Әлфия, янда сикергәли торгач, шунда да бер кимчелек таба:
– Бу мандолинаның тегесе сыман бизәкләре юк икән.
Габит абый җилкәсен кашып тора да, “Хәзер”, – дип, эшкә тотына һәм, утта чөй кыздырып, коралның ике чикәсенә бизәкләр төшерә дә серле генә итеп “ГӘ” тамгасын сала. Әсма апа хисләнеп күзәтеп утыра.
– Ә бу нәрсә? – дип ныкыша Әлфия хәрефләргә күрсәтеп.
– Габит абыең һәм Әсма апаң, – ди, сөйгәненә күз кысып офицер.
– Ә мин кайда? – дип бүлдерә боларны кызыкай. – Минем дә хәрефемне яз.
Яшьләр бер-берсенә карап елмаеша да, егет аскарак тагы да бер бәләкәй генә“Ә”-не чыя.
– Ә-ә… минеке бәләкәй генә булды, – Әлфия үпкәләмәкче.
– Хәзер-хәзер… зато синеке матуррак була, – дип, Габит абый хәрефне түгәрәккә ала да тирәләтеп чәчкә таҗлары ача. – Булдымы?
– Булды-ы-ы!
Шуннан алып укытучысына яңадан – моң, ә Әлфиягә тынычлык кайтты.
Көзгә Әсма апа белән Габит абыйның туе булды. Кияүгә чыкса да, укытучылары тагы да бер уку елына авылда калды, аңа аерым йорт бирделәр. Офицер җизнәләре район үзәгенә йөреп эшләде. Укулар тәмамлануга, көтеп кенә торган кебек, Әсма апаның улы туды. Башкалар укытучысыннан тартынса да, күрше яшәп өйрәнеп өлгергән Әлфия бу өйнең еш кунагы булса, бәбәй тугач, зур ярдәмчегә әйләнде. Яшь ананың эше күп, хәзер ул мичкә дә яга, йон да яза, бәйли дә белә. Тик барыбер дә мандолинага вакыт таба, бәбәй дә, Әлфия дә шул моң астында йоклап китә.
Аннан сугыш башланды. Яшь гаилә Габит абыйның туган якларына күчеп китәргә әзерләнә иде. Ир кеше хатынына: “Борчылма, озак бармаячак бу, җәй азагына булса да кайтып җитәрмен, минсез кузгалма”, – ди дә беренче доброволецлар отрядын алып китә. Шул китүдән бер хат, бер хәбәрсез гаип була.
Сугыш тәмамланып, тагы да бер ел үткәч, Әсма апага Сәгыйть абый яучы җибәрә. Мандолинасын чиртеп моңланган укытучыбыз аны кире кага. Сәгыйть абыйның апаебызны яратып йөрүен барысы да белә. Ике елдан, инде тәмам өметләре өзелепме, әллә атасыз үсеп килгән улын уйлапмы, Әсма апа Сәгыйть абыйны йортка кертә, игезәк кызлары туа. Ул вакытта бу хәлгә бик рәнҗесә дә, хәзер үзе Әсма яшен ике яшәгән Әлфия яшь хатынның хәлен аңлый да кебек. Тик… Әгәр дә шул “тик” булмаса…
Тагы да өч елдан Әлфиянең әнисенең йортына кичләтеп кенә Габит абый килеп кергән. Әлфия ул вакытта шәһәрдә укый иде инде. Учак ягып маташкан әнисе, көтелмәгәнлектән каушап, утыра төшкән. Мөгълифә әби белән алар елашкан, кайнашкан, чәй утырткан, әмма Әсма апа хакында әйтергә курыккан. Икенче яктан, беләдер, белмәсә, туры өенә кайтыр иде, дип тә уйлаганнар, әлбәттә. Ахырда, Габит абый үзе сүз башлаган, Әсманы чакырып китерегез, дигән. Күршеләр иргә хәлне аңлатырга, хатынының көтеп-көтеп тә көтек булуын төшендерергә тырышкан. Агай дәшмәгән. Чакырганнар Әсма апаны. Апаебыз кергән дә абыйың кочагына егылган. Калганын әнисе белми, чыгып киткәннәр.
Күпмедер вакыттан килсәләр, Габит абый юк, Әсма апа идән уртасында катып утыра икән. Бите көл кебек, карашлары бушлыкка төбәлеп калган. Әнием аңа ташланган:
– Ни булды, Әсма сылу, тукмадымы әллә?
– Юк, – дигән укытучым, – тукмаса икән…
– Нәрсә диде соң?
– Алып китәргә килгән.
– Ә син?
Апа бераз вакыттан соң гына җавап биргән:
– Андый бәхеткә хокукымны югалттым бит мин, апа… Чак кына сабырлыгым җитмәде… чак кына…
Авылда Габит абыйның сугышның тәүге айларында ук каты контузия белән аңын югалтуы, пленда булуы, штрафбатка эләгүе, сугыштан соң чит тарафларда мәҗбүри эшләрдә йөрүе, аннан җайлап хәтере ачылуы хакындагы тарих телдән-телгә йөртелде. Әсма апа белән булган очрашуы да, әллә әнисеннән, әллә Мөгълифә әби авызыннан чыккан булып, һәртөрле бизәкләр, өстәмәләр кушылып таралды. Аптырадылар, бот чаптылар. Берәүләр Габит абыйны кызганды, икенчеләр – Әсма апаны, Сәгыйть агайны яклаучылар да булды, тик күбрәген сугышны каргадылар. Бу хәлдән соң күп тә тормый, Сәгыйть абый гаиләсен күчереп алып киткән. Китәр алдыннан укытучым мандолинасын әниемә алып килгән һәм:
– Әлфиягә калдырып китим әле, – дигән.
– Китчәле, – дигән әнием, – кызым уйный белми дә инде. Үзеңнең аерылгысыз нәрсәңне.
– Габитнең тере икәнлеген белгәннән соң мин бу кылларга кагыла алмыйм инде, намусым җитми, – дигән шулчак Әсма апам. Әнием мандолинаны алмаган. “Ике күз генәсеннән сагышы түгелеп коелып тора инде”, – дип хәтерләр иде азактан да хушлашулары хакында. Соңыннан апамның язмышы нинди булгандыр да нинди гомер кичергәндер – белмим. Бары ире җитәкче булып, районнан районга күчеп йөргәннәрен генә ишеткән идем. Шул Әсма апаның мандолинасы иде бу. Димәк, ул үзен гафу итә алмаган, калдыра алмаган янында мандолинаны. Нинди аяныч…
Әлфия кулындагын, иркәләп туйгач, кадерләп, кире урынына салды. Салды да пышылдап кына эндәште. Әйтми, эндәшми дә булдыра алмый иде ул. Кемдер аңлатырга тиеш бит аңа – мандолинага:
– Син Әсма апага рәнҗемә, яме?.. Болай ятим калуыңа ул да, Габит абый да гаепле түгел… Рәнҗемә, кичер аларны… Син – сугыш… сугыш корбаны.
Фото: culture.ru