“Тук, тук-тук, тук” – кинəт ишек-
не шулай итеп шакулары Гадилəне
тетрəндерде. Ул “тук-тук”ларны мор-
зе əлифбасына күчерсəң, нокта, сы-
зык, нокта, ягъни “р” хəрефе килеп
чыга. Рүзəл ишекне гел шулай шакый
торган иде бит. Соңгы тапкыр ул…
унҗиде ел элек шакыган иде!..
Гадилə ишекне киереп ачып
җибəрде.
– Синме бу? – хатынның аяк бу-
ыннары йомшарды, күз аллары
караңгыланды. Тирəн упкынга егыл-
дым дигəндə генə хəрби киемдəге
ир аны кулларыннан тотып калды.
Салкын һава Гадилəнең йөзенə ки-
леп бəрелде һəм ул күзлəрен ачты.
Кипкəн иреннəрен чак кыймылдатып:
– Рүзəл! Син! Син! – дип кабатла-
ды.
Күзен йомса, аны кабат югалтудан
куркып, ирнең шинеленə чат ябышты.
Өзелеп сагынды бит ул аны! Күңелен
өткəн бу сагыш, моң, мəхəббəте
шулкадəр зур иде, хəтта кояшны
каплады, көне белəн төне тоташ-
ты. Унҗиде ел ул канаты каерылган
аккоштай тормыш күлендə ялгызы
гына йөзде. Күзлəрендəге яшьлəрен
балаларыннан яшереп, алар йокы-
га талганда гына мендəренə койды.
Яңгыр тамчыларына кушылып, “тып-
тып” елады. “Юк, бу төш, куркыныч
төш. Уянырга кирəк!” – дип, ничə тап-
кырлар үз-үзенə кабатлады ул. Бу
караңгылык күпме дəвам итəр иде,
əгəр бүгенге көне булмаса? Ниһаять,
ул уянды. Куркыныч төшкə əйлəнгəн
өне артта калды. Рүзəле кайткан бит!
Яшь тулы мөлдерəмə карашларын
сөекле кешесенең йөзеннəн ала ал-
мады:
– Унҗиде ел унҗиде көн түгел
бит! Сагындык, шулкадəр сагындык!
Ничек йөреп кайттың? Эшлəрегез
уңдымы? Нишлəп без бусагада то-
рабыз əле? Үт, кадерлем, – дип,
ирнең кулыннан җитəклəп алды. –
Өшегəнсең, кулларың шундый сал-
кын. Хəзер чəемне яңартам. Ашым
пешкəн. Балалар килергə тиеш. Их,
сине күреп, шулкадəр сөенерлəр!
Алар сине бер генə мизгелгə дə
онытмады. Лəкин син танырсыңмы
үзлəрен? Улыбыз – синең яшьлегең,
кызларыбыз – минем яшьлек. Та-
нырсың! Тик син генə бер дə үзгəр-
мəгəнсең... Чəчлəреңə дə чал кун-
маган, йөзеңдə дə яшьлек нуры
сүнмəгəн. Карашларың гына салкын.
Ə мин элекке Гадилəң түгел инде, –
дип, хатын тиз генə ишек янындагы
көзгегə күз салды. – Ак күлмəк кисəм
дə, кара шəл булып иңнəремə кайгы
пəрдəсе ятты. Ə менə, син кайткач,
кара күлмəгемдə дə бəхет таплары
пəйда булды.
Көзге каршында бөтерелгəн хаты-
нын күзəтергə ярата иде Рүзəл. Бу
юлы да онытылып китеп, Гадилəсенə
карап торды да, ниһаять, кыяр-кый-
мас кына бусагадан атлап үтте.
Ашыкмый гына тирə-юньне күзеннəн
кичерде.
Иренең уйларын укыгандай, хатын
дəвам итте:
– Синең эшеңнəн безгə тиешле
өч бүлмəле фатир турында онытты-
лар. Унҗиде ел эчендə хəлебезне
белешкəн кеше дə булмады. Үзем
дə эзлəп йөрмəдем. Синең нурыңны
саклаган йортыбыздан китəсем кил-
мəде, кайтырыңны күңелем белəн
тойдым. Ишектəге йозакларны да бик
озак алыштырмадык. Илгизəребез,
армиядəн кайткач, ремонт ясады.
Аңа кадəр бар да син эшлəгəнчə
торды. Бер əйберне дə урыныннан
күчермəдек... Синсез күңеллəрне
генə түгел, йортыбызны да сагыш
басты. Балалар: “Өйгə якты төслəр
кертик”, – дигəч, ризалаштым.
Ирнең карашы стенадагы кар-
тинада тукталды. Авыл табигате.
Рүзəлнең туган авылы. Таныды ул
өзелеп яраткан су буйларын. Əнə,
инеш басмасында ул утыра түгелме?
– Улыбыз – синең кебек, рəссам.
Бик матур төшерə. Армиядə дə
сурəт төшерү, бизəлеш эшлəрен
аңа йөклəгəннəр. Холкы да тач син
инде. Берчак, иртəнге сəгать алты-
лар тирəсе иде. Илгизəр мине уят-
ты. “Əни, əйдə, икəүлəп чəй эчəбез”,
– ди. Сəгатькə күз салдым: “Иртəрəк
торгансың, балам”, – дим. “Əни, ми-
нем хəрби хезмəткə алыныр ва-
кытым җитə”, – ди ул. “Əйе, белəм,
улым”. – “Миңа чакыру кəгазе кил-
де”. Бу сүзлəрне ишеткəч, йөрəгем
“жу” итте. “Кайчанга?” – “Бүген, хəзер
кузгалам”... – “Ничек? Нигə алда-
рак əйтмəдең? Юлыңа да берни
əзерлəмəдек бит”. – “Əни, мин ба-
рысын да əзерлəдем, син борчылма
гына”...
Барысын да алдан уйлап
эшлəгəн, авылга кайтып, туганнар
белəн саубуллашып чыккан, синең
киемнəреңне алып килгəн. Костюм
һəм чалбарыңны кигəч, каршым-
да син басып торгандай булды.
Нəкъ синең кебек тыныч кына юлга
җыенган. Военкоматка кадəр дə оза-
тып куярга рөхсəт итмəде.
Балалар шулкадəр ипле, үзаллы
булып үстелəр. Сəлəтлелəр, кыз-
лар икесе дə музыка мəктəбендə
укыды. Өчесе дə югары уку йортын
тəмамлады. Илгизəребез өйлəнде.
Оныгыбыз бар. Кызлар да буй җитте.
Алтын балыгыбыз да кияүгə бирер-
лек булды.
Хəтерлисеңме, Аденда яшəгəндə
без пляжга йөрдек. Андагы хатын-
кызлар диңгездə су коенмый иде.
Ə су шулкадəр чиста, балык бик
күп, басып торганда, аягыңа килеп
бəрелəлəр. Шулай гадəттəгечə су
коенып кайткач, чəй эчəргə утырдык.
Сиңа чəй ясап, чынаягыңны алдыңа
куйыйм дисəм, эчемдə нидер селкенə
башлады, əйтерсең, балык йөзə.
Котым очты. “Рүзəл, минем эчемə
балык кергəн, ахрысы”, – дидем,
диңгез буендагы исəпсез балыклар-
ны күз алдыма китереп. Син, минем
сүзлəремне чынга алмый: “Алтын ба-
лык түгелме?” – дип шаярттың. Икен-
че көнне терапевтка килдем, ə ул
мине хатын-кыз табибына җибəрде.
Шулай итеп, 1984нче елны алтын ба-
лыгыбыз – кызыбыз Ильвина дөньяга
килде. Сабыебыз үз илебездə тусын
дип, Йəмəннəн Уфага кайттык. Икен-
че кызыбыз Гөлнара якты дөньяларга
ашыкты, əле дə шундый, үзе җитез,
үзе һəрвакыт каядыр ашыга, ə апа-
сы Ильвина, киресенчə, сабыр, йом-
шак холыклы. – Гадилə сөйлəде
дə сөйлəде. Унҗиде ел күңеленə
җыелган сүзлəрен əйтеп өлгерергə
ашыкты.
– Хəзер син яраткан бəлешне
пешерергə куярмын. Йəмəн ха-
тын-кызлары өйрəткəнен. Эштəн
кайтуыңа əзерли идем. Европада
өйрəнгəн цеппелиннар, диджкуку-
лиайларым да уңа. Балалар яра-
тып ашый, – Гадилə иренең алдына
киселгəн токмачлы ашын утыртты да
үзе бəлешкə камырын куеп җибəрде.
– Яшьлегебезнең гүзəл мизгеллəре
чит иллəрдə үтте. Болгария, Вен-
грия, Согуд Гарəбстаны, Һиндстанда
яшəдек. Язмыш җиле җылы якларга
озатып торды, ə без кошлар сыман
туган якларга омтылдык. Син генə
бу юлы бик озаклап кайттың, – дип,
Гадилə сөю тулы шелтəле карашын
янə иренə юнəлтте.
– Юлда йөрү минем язмышымдыр
инде. Сигезенче сыйныфка кадəр
үзебезнең авылдан 25 чакрым ера-
клыктагы Арслан авылында укыдым.
Əни Арсланныкы иде, картəнилəрдə
яшəдем. Тугызынчы сыйныфка җиде
чакрым ераклыктагы күрше авыл
мəктəбенə укырга бардым. Бу ара-
ны җəяү йөрмəсен дип, əтием миңа
“Иж-Планета” мотоциклын бирде.
Ул мотоциклның тарихы кызык. Əти
биш лотерея билеты алган булган,
һəрберсенə безнең исемнəрне язган.
Миңа – мотоцикл, сеңелемə “Чайка”
сəгате чыкты. Бик сөендем, иң өлкəне
булгач, ешрак əти янында бөтерелə,
техника белəн кызыксына идем бит..
Маңгаема язылганны күңелем
белəн тойганмындыр. Балачактан
үземне чит ил кешелəре белəн ара-
лашам, дип күз алдына китерə идем.
Тауда берүзем чаңгы шуып йөрим,
үзалдыма сөйлəнəм, имеш, гарəпчə
сөйлəшəм, картəнидəн ишеткəн до-
галардагы сүзлəрне кабатлыйм.
Төрле авазлардан яңа сүзлəр уйлап
чыгарам.
Бүгенге көнне үзем дə, балалары-
быз да əллə ничə телдə аралаша
ала: немецча, мадьярча, гарəпчə,
инглизчə... Кайда яшəсəк тə, шул ил
халкының телен өйрəнергə тырыш-
тык бит. Телгə мəхəббəт, əвəслек
нəселдəн бирелгəндер. Əни баш-
лангыч сыйныф укытучысы иде,
əти – Бөек Ватан сугышы ветераны,
Германиягə кадəр барып җиткəн,
сугыш тəмамлангач та анда өч ел
хезмəт иткəн. Немец телен яхшы
белə иде. Безгə дə немец телен
өйрəтергə тырышты.
Гадилə бəлешенə эчлеген дə
өлгертеп, иренə мəтрүшкəле чəй
ясап бирде. Шунда гына Рүзəлнең
өстəл янына шинелен дə салмый ки-
леп утыруына игътибар итте.
– Күлмəклəреңне, чалбарларыңны
шул килеш сакладым. Балалар
кайтканчы, өс киемнəреңне алыш-
тырып, ятып торырсың. Ə калган
əйберлəреңне авылга кайтардым.
Юкса, кызларны шифоньердан чыга-
рып булмый иде. “Монда əтинең исе
килə”, – дип, шкаф эченə керəлəр дə
утыралар.
Сине соңгы командировкаңа озат-
канда, балалар мəктəп укучылары
гына иде бит. Синсез аларны аякка
бастыру җиңелдəн булмады, юга-
лып, сыгылып калмавыма Аллаһыга
рəхмəтлемен. Эшкə урнаштым. Җəй
көне Ильвина белəн Илгизəр Татар-
станда энекəшлəрдə кунакта иде,
Гөлнараны үзем белəн алып, йөк ма-
шинасында Сочи шəһəреннəн ком-
пьютерлар ташыдым. Бəлəкəйдəн
мотоцикл, машина йөртə белүем
ярдəмгə килде. Аннан балалар поли-
клиникасына эшкə урнаштым, инде
хаклы ялга чыктым.
Рүзəл аш бүлмəсеннəн залда-
гы диванга чыгып утырды, əмма өс
киемнəрен салмады. Аннан янəшəдə
торган пианиноның капкачын ачып,
бер-ике теленə басып алды.
– Аны иң авыр вакытларда са-
тарга да уйлаган идем, əмма күңел
түрендəге моң-зарымны тыңлаган,
миңа кушылып моңланган юату-
чым белəн аерылыша алмадым.
Сəнгать юлын сайламасам, бəлки,
синең белəн дə очрашмас идек,
Рүзəл. Стəрлетамак мəдəният-
агарту училищесын тəмамлагач,
Федоровка районына диплом як-
ларга җибəрделəр. Колхозчылар
бе лəн Таҗи Гыйззəтнең əсəрен
сəхнəлəштердек. Хəтереңдəме, ки-
тап ханəдə Мəвə исемле апа эшли
иде. Ул бертуганының туен ашка
алды. Мине баянда уйнарга ча-
кырды. Арада кунак булып килгəн
бер яшь пар бар иде. Хатыны, якын
күреп: “Минем ике энекəшем бар.
Берсе – офицер, Фрунзе шəһəрендə
хезмəт итə, икенчесе – архитек-
тор, Мəскəүдə. Офицер энем Рүзəл
белəн килешер идегез”, – диде. Мин:
“Офицерларның кызлары күп була”, –
дидем дə бу сөйлəшү турында оныт-
тым.
Күпмедер вакыт үткəч, фотосурəт
белəн хат килеп төште. Солдат хаты.
Синең апаңа адресымны Мəвə апа
биргəн булган. Хат язаргамы, юкмы,
дип икелəндем. Җəмилə əбидə фа-
тирда яши идем. Ул сезнең гаилəне
яхшы белгəн икəн. Булачак каенана
һəм каенатам укытучылар иде бит,
аларны да юллама белəн бу авылга
җибəргəннəр. Алар шулай ук Җəмилə
əбидə фатирда торган. “Бик ипле
кешелəр. Җавап яз”, – дип киңəш
итте ул миңа. Шулай итеп, синең
белəн хат алыша башладык. Теле-
фоннан бер тапкыр сөйлəштек, ан-
нан сиңа ял биргəч, очраштык. Син
миңа өйлəнешергə тəкъдим ясадың.
Төскə чибəр, уртача буйлы, ипле
холыклы егет идең, бер күрүдə үз
итсəм дə: “Читкə китəргə җыенмыйм.
Өйлəнəсең килсə, кайтырсың”, – дип
җавап бирдем. Һəм син кайттың.
УМПОның хəрби двигательлəр цехы-
на инженер булып эшкə урнаштың.
Уфаның Дим районыннан фатир
бирделəр. Өйлəнештек. Туйдан соң
өч көн үтүгə, Венгриягə команди-
ровкага җибəрделəр. Шулай баш-
ланды безнең гаилə тормышыбыз.
Мин Дим районындагы “Беренче
май” клубына эшкə кердем. Бию кол-
лективын җитəклəдем. Күп тə үтми
сине Болгариягə җибəрделəр. Бер
ел бу илдə яшəдек. Аннан кайткач,
филармониядə эшли башладым. Бер
кичне, концерттан кайтып килгəндə,
мин утырган трамвай кинəт туктады,
янымда торган пассажирлар өстемə
ауды. Йөрəк астымда яралган бе-
ренче нарасыем өчен бу тукталыш
үлемечле булды. Көтеп алган бала-
бызны югалттык. Шул елны əти дə
үлеп китте. Йөрəк, дип дəвалаганнар,
чир бавырында булган. Ун көн
дигəндə, күз алдыбызда сулды,
шиңде. Бу югалтулардан соң мин
сəхнə эшеннəн читлəштем. “Союз-
нефтеавтоматика” предприятиесенə
эшкə күчтем. Улыбыз Илгизəр туды.
Синең эшең чит җирлəргə коман-
дировкалар белəн бəйле иде. Якын
арада булса, без синең яныңа кунак-
ка бара идек. Шулай Союз иллəрен,
шəһəрлəрен йөреп чыктык. 1980нче
елда сине Согуд Гарəбстанына
җибəрделəр. Еракка, озакка булгач,
гаилəбез белəн бардык.
Йəмəндə мин кабат сəхнəгə
күтəрелə алдым. Хəтерлисеңме,
берчак илчелеккə чакырттылар. “Ни
булды икəн?” дип котыбыз очкан
иде. Илчелекнең беренче киңəшчесе
белəн очрашу булды. Ул миңа дəүлəт
театры коллективы əзерлəгəн кон-
цертта катнашырга тəкъдим итте.
Шəхси эшемне тикшергəндə во-
кал белемемə игътибар иткəннəр.
Гарəплəр татар җырларын бик яра-
тып кабул итте. Сəхнəгə озын җиңле
күлмəклəр киеп, яулык бөркəнеп
чыга идек. Аннан балалар бакча-
сына музыка укытучысы итеп ча-
кырдылар, шатланып риза булдым.
Гарəп телен өйрəндем. Безнең илдəн
килгəн танышларым арасында телне
белмəгəн хатын-кызлар белəн еш
кына кибетлəргə йөрергə туры килде.
Мөслимə булгач, мине бик җылы кар-
шы алалар иде.
Согуд Гарəпстаныннан кайткач,
ике кызыбыз туды. Сине һаман
да чит якларга командировкага
җибəрделəр, еш кына өч бала белəн
берүземə калырга туры килде. Авыр-
рак та булгандыр. Шөкер, улыбыз
Илгизəр кечкенəдəн миңа терəк бу-
лып үсте. Иртəн мəктəпкə киткəнче,
сеңелкəшлəренə бидон белəн сөт
алып кайта иде. Туганнары өчен
һəрвакыт җан атып тора ул.
Исеңдəме, балалар бераз үскəч,
гаилəбез белəн Венгриягə чыктык.
Балалар телне тиз өйрəнде, мадьяр
телендəге җырларны отып алды.
Бу илдə дə өч еллап яшəдек. Сине
эшеңдə үз иттелəр, анда калырга
үгетлəделəр. Күңел туган якка тарт-
ты. Чираттагы командировкаң Укра-
инага булды.
Ə бит ата-ана йортыннан зур тор-
мыш юлына канат какканда, сагыш-
моңның ни икəнен белмəдем, юга-
рыга, еракларга омтылдым. Синең
белəн дөнья гиздем. Мəхəббəт
илендə юлларыбызны бəхет йолды-
зы яктыртты. Тик ник сүнде соң ул
безнең йолдыз? Салкын җиллəрне,
кар-бураннарны бергə җиңə идек...
Парлы идек...
“Тагын өч-дүрт ел Кытайда
эшлəрбез дə аннан командировка-
ларны туктатырбыз”, – дидең, юлга
чыкканда. Бик гадел, кешелекле,
дөреслеккə баручы, ихлас кеше
идең син. Яраттың, ярата белдең.
Əмма фаҗига көтелмəгəндə килде.
Күз алдында соңгы карашың, соңгы
сүзлəрең мəңгегə уелды...
1995нче елның 10нчы июнь көне.
Украинадан цинк табут кайтар-
дылар. Үлемеңнең сəбəбен безгə
əйтмəделəр. Цинк табутны да ачтыр-
мадылар.
Югарыда парлап очкан аккошлар
идек, беребезне атып төшерделəр.
Язмышның бу сынавы йөрəклəрне
телгəлəде. Тормышның мəгънəсе
югалган авыр чакта балалар көч
бирде, алар өчен типте йөрəгем...
Яшəргə, яшəргə, тормыш мəгънəсен
югалтырга хакым булмады. Балала-
рыбыз өчен. Ялгызлык ачысын алар
тоярга тиеш түгел иде.
Əмма ышанмадым, Рүзəл, ышан-
мадым үлемеңə! Зиратыңа да
йөрмəдем. Менə шулай бер кайтып
керүеңə ышандым һəм ялгышмадым,
– дип, Гадилə иренең янына утырды
да, аны кысып-кысып кочаклап, сул-
кылдап елап җибəрде. – Сине нинди-
дер серле эшкə җибəргəннəрдер дип
ышандырдым үземне. Безне тəмуг
утында яндыруыңның сəбəбе хəрби
антыңа тугры калуың икəнен яхшы
белдем. Əмма озак кайтмавың өчен
ачуландым, язмышыма да үпкəлəгəн
чакларым булгандыр. Синсез ника-
дəр авыр булуын сүзлəр белəн
аңлата алмыйм. Яшереп кенə түккəн
яшьлəремне үлчəсəң, Аден диңгезе
хасил булыр иде...
Ир хатынына яшьлектəге кебек
яратып, сокланып карады. Бу караш
Гадилəгə яхшы таныш иде.
– Балаларыбыз да синең кебек
менə шулай бер карашлары,
бер сүзлəре белəн миңа күпме
көч бирəлəр. Шундый бəхетле
мизгелебездə елап утырырга хакым
бармы минем?
“Əни, син безнең өчен күп ты-
рыштың. Хəзер үзең өчен яшəргə
кирəк”, – ди алар. Ə мин сине көттем.
Унҗиде ел унҗиде ай түгел! Барыбер
көттем, хəтта эзлəдем сине. Быел
балалар мине Делига ахирəтемə
кунакка җибəрделəр. Аның белəн
син Делида эшлəгəндə танышкан
идек. Гоада булдым. Бəлки, сине
Украинадан кабат Һиндстанга эшкə
җибəрмəделəрме икəн, дигəн уй-
лар да туды. Делидан Гоага само-
лет белəн очсак, Гоадан Делига по-
езд белəн кайттым. Илне эченнəн
күрəсем килде. Һиндстанда өч ай
булдым. Синең белəн йөргəн юл-
лардан да йөрдем. Əмма эзлəреңне
таба алмадым. Кая булдың син, ка-
дерлем? Унҗиде ел, унҗиде кыш һəм
яз, унҗиде җəй һəм көз кайда булдың
син?!
Рүзəл нидер əйтергə телəде. Əмма
сүзлəре сүзгə бəйлəнмəде. Шулвакыт
Гадилə аның тавышын ишетмəвен
аңлады. Иренең йөзендəге һəр
җыерчыкны хəтерлəде, əмма тавы-
шын оныткан бит!
Шулвакыт ишек шакыдылар.
– Балалар килде! – дип, үз уйлары
эчендə оеп утырган хатын урынын-
нан сикереп торды.
– Тук, тук-тук, тук – нокта, сызык,
нокта. Нəкъ Рүзəл кебек шакыйлар.
Гадилə йөгереп барып, ишекне
ачып җибəрде. Бусагада əти-əнилəре
белəн оныгы басып тора иде. Улы
Илгизəр:
– Əни! Куркыттың бит! Ишек
кыңгыравына басабыз, җавап юк.
Бала, түземсезлəнеп, ишеккə шакый
башлады инде! Ни булды?
Гадилə:
– Əтиегез кайтты! – дип əйтергə
иде, туктап калды.
* * *
...Тагын унҗиде ел вакыт үтəр. Яз-
мыш дигəн тирəн күлдə канаты кае-
рылган горур аккош һаман да ялгыз
йөзəр. Күккə багар, ак болытлар ара-
сыннан Аны эзлəр... Назлы җиллəр-
дə – Аның җылысы, кояш нурларында
– Аның карашы, яшьле болытларда –
ялгыз аккошның сагыну-сагышы...
"Тулпар", 2018, № 2.
***
Автор үзе хакында
Быел журналистика дөньясына аяк басуыма егерме ел була икəн.
1998нче елны Бишбүлəк районының Усак-Кичү урта мəктəбен уңышлы
гына тəмамлап, Башкорт дəүлəт университетының журналистика
бүлегенə укырга кердем. Нəкъ шушы юлны сайлавым якыннарымны гына
түгел, үземне дə гаҗəпкə калдыргандыр. Ə бит балачактан əти-əнием
кебек укытучы, яисə табиб булырга хыялландым. Математика фəнен
су кебек эчə идем. Мəсьəлəлəр чишү белəн беррəттəн, əдəби əсəрлəр
укырга яраттым. Китап язу нияте дə Гаяз Исхакый, Ногман Мусин, Һəдия
Дəүлəтшина əсəрлəре тəэсирендə тугандыр. Əдəби китаплар əти-
əниемнең алгебра, геометрия, физика, астрономия китаплары һəм бихи-
сап журналларыннан өстəрəк киштəдə урнашкан иде. Шуңа күрə аларны
уку бəхете дə 5-6нчы сыйныфлар тирəсендə генə татыгандыр. Аңа кадəр
туганым белəн əнə шул мəктəп китапларыннан юллар, йортлар төзеп
уйный идек. Беренче иҗат җимешем – “Рабыня Изаура” киносын карап,
кызны кол итеп тоткан хуҗасына язылган тəнкыйть хатым – 1988нче
елда, əнə шул китапларның берсенең тышлыгына язылган. Əмма үземне
иҗат дөньясы белəн бəйлəячəгемне мəктəпне тəмамлаганчы белмəдем
мин. Очраклы рəвештə генə татар теленнəн республика олимпиадасында
катнашуым язмышымны хəл итте.