(Дәвамы.)
Хəния ахирəтен кочаклап алды.
– Яңа елдан соң сыйныфташым
Алинə белəн клубка чыктык, – дип
башлады Сиринə. – Яшьлəр күп
иде ул көнне, күбесенчə ят кызлар
белəн егетлəр. Татарча бию көе
куйдылар. Əллə нигə биисе килеп
залны əйлəнеп биергə тотындык.
Безгə матур гына ике егет тə ку-
шылды. Бер сəгать биегəнбездер,
валлаһи. Бөтен яшьлəр безне ал-
кышлый-алкышлый күзəтте. Егет-
лəрнең берсе миңа каршы бии,
икенчесе – Алинəгə каршы. Ахыр-
да: “Җитəр, алыштыр музыканы”,
– дип, клуб мөдиренə дəштек тə
Алинə белəн саф һавага чыгып кит-
тек. Теге егетлəр дə безнең арттан
чыкты. Берсе, миңа карап биегəне
– Азат, икенчесе – Самат исемле
булып чыкты. “Əйдəгез, кызлар,
урам əйлəнеп килик”, – диде Азат.
Сөйлəшə-көлешə ярты авылны
урап чыктык. Егетлəр чыннан да бик
итагатьле, аралашучан булып чык-
ты. Бик күңелле булды алар белəн.
Аннары инде Азат – мине, Самат
Алинəне өйлəребезгə кадəр озатып
куярга булдылар. Капка төбендə
бик озак сөйлəштек ул егет белəн.
Аннары мин саубуллашып өйгə ке-
реп киттем, ə Азат (ул дəү əнисенə
кунакка кайткан булып чыкты) үз
урамына таба юнəлде. Мəхəббəт
менə шулай тиз кабына дип укысам
да, алай булмыйдыр дип уйлый
идем. Чыннан да, шулай икəн. Азат-
ка шул ук кичне гашыйк булдым,
Хəниякəем.
Сиринə, дустының күзлəренə
елмаеп бакты да, башын аның
күкрəгенə салып тынып калды.
Хəния дə елмая иде, ул чын-чынлап
ахирəте өчен шат иде бу минутлар-
да. Сиринə җайлап утырды да, та-
гын да сөйлəп китте:
– Кичəге көнгə кадəр Азат белəн
һəркөнне очраштык, бер-беребез
турында бар нəрсəне дə белеп
беттек төсле. Хəния, күрсəң иде
син аны! Мин хыялда йөрткəн чын
ир-ат ул: ышанычлы, уңган, акыл-
лы. Кичə автовокзалда аерылыш-
тык, мин – Уфага, ул Казанга китте.
Аллаһы боерса, ике атнадан Уфага
килəм дип сүз бирде. Синең хакта
да сөйлəдем, менə озакламый та-
нышырсыз да.
– Мин бик тə шатмын сезнең өчен,
Сиринəкəй-Сиринə. Син моңа чын-
нан да лаек, дускаем.
Хəния бу сүзлəрне чын күңе-
леннəн əйтте.
– Рəхмəт, Хəния, белəм синең дə
шатланганыңны, – диде Сиринə.
Кызлар өстəлне җыештырып
йокларга яткач та бик озак
сөйлəште. Икенче көнне уку баш-
ланды. Ахирəтлəр элекке кебек
бар булмышлары белəн укуга
чумды, дəреслəргə, чыгышлар-
га əзерлəнде, кирəкле китаплар-
ны укыды. Ə кичлəрен, йокларга
яткач, сүз кабат Азат тирəсендə
бөтерелде. Шулай ике атна үтеп
киткəне сизелмəде дə.
Азат иртəгə килə дигəн көнне
икəүлəшеп, Хəниягə пальто алырга
дип, кием кибетенə бардылар. Əти-
əнисе каникулга кайткач, сессияне
яхшы тəмамлаган өчен, пальто-
лык акча биреп җибəргəн иделəр.
Кибеттə озак сайланып та тормады-
лар, икесенең дə күңеленə бер күрү
белəн ошаган бик тə матур пальтога
тукталдылар. Сиринə Хəниядəн яңа
пальтосын өстеннəн дə салдырма-
ды, “Шул килеш кайтасың, дуска-
ем”, – дип, аның киеп килгəн курт-
касын сумкага салып, кулына алды.
Ахирəтлəр көлешə-көлешə тулай
торакка кайтып та җитте.
– О, нинди матур кыз!
Кызлар сискəнеп китте. Тулай то-
рак ишегеннəн курсташлары Рим
чыгып килə иде.
– Шəп пальто кигəч, чын шəһəр
кызы булгансың син!
Хəниягə төртелгəн бу сүзлəрдəн
кызларның икесенə дə кыен бу-
лып китте. Рим инде икенче ел
менə шулай төртмə сүзлəр белəн
Хəниянең теңкəсенə тия иде. Əмма,
кыз дəшмəгəч, шул сүзлəрдəн ары
китə алмады ул. Ахирəтлəрнең
икесе дə бу карап торуга чибəр
генə егетне өнəп бетерми иде.
Уфа малае ул Рим, əти-əнисе
алып биргəн машинада җилдерə,
үз фатиры бар – укуы да шул акча
ярдəмендə бара. Ə тулай торакта
нишлəп йөргəнен кызларның бу ми-
нутларда белəселəре дə килмəде.
Алар Римгə усал караш ташла-
ды да, ишектəн эчкə кереп китте.
Бүлмəлəренə менеп җиткəндə Рим
хакында онытканнар иде инде.
Азат икенче көнне иртəнге поезд
белəн Уфага килеп тə җитте. Сəгать
унда кызлар белəн чəй эчеп уты-
ра иде инде. Танышып, сөйлəшеп
киткəч тə, Хəния бу егетнең чыннан
да Сиринə сөйлəгəнчə акыллы, эч-
керсез икəненə төшенде. Ахирəте
өчен бик нык шат иде ул бу минут-
ларда.
Ə инде төшке аштан соң Сиринə
ахирəтенə Азатка Уфаны күрсəтик
дип тəкъдим итте. Əмма Хəния
гашыйкларның үзлəре генə сөй-
лəшер сүзлəре барлыгын белеп тор-
ганга, икесенə генə йөреп кайтырга
кушты. Ахирəте Хəниянең карары-
на башта каршы булса да, соңрак
ризалашты. Хəния аны үзенең яңа
пальтосын кияргə күндерде. Ни
дисəң дə, Сиринəнеке инде шактый
юкарган, ə көн салкын иде.
Гашыйклар киенде дə, көлешə-
көлешə сөйлəшеп чыгып китте.
Ə Хəния иртəгəсе дəреслəргə
əзерлəнергə утырды. Сəгать уклары
кичке алты турысына җиткəч, бор-
чыла башлады. “Сиринəлəр һаман
юк, кинога-фəлəн кергəннəрдер
инде,” – дип фаразлады. Һəм нəкъ
шул минутта алар яшəгəн бүлмəнең
ишеген шакыдылар. Ачса, тулай
торакның икенче катында яшəүче
Газыйм басып тора.
– Хəния, Сиринəлəрне машина
бəргəн, тулай торактан ерак түгел
юл аша чыкканда. “Ашыгыч ярдəм”
машинасы алып китте əле генə.
Хəния эсселе-суыклы булып кит-
те, ни дип əйтергə белмичə катып
калды.
Газыйм, тиз генə су китереп бир-
де, аны утыргычка утыртты.
Чынмы бу хəл дигəндəй, Хəния
аның күзлəренə ялварып карый
иде. Газыйм алдаша алмады:
– Хəния, аларны Рим бəрдергəн.
Үзе ерак та китмичə туктаган. “Хəния
минеке генə, мин аны беркемгə дə
бирмим”, – дип кычкыра иде. Исе-
рек. Милиция алып китте аны.
– Сиринə белəн Азатны кайсы
больницага алып киттелəр икəн,
Газыйм? Хəллəре ничек икəн? – дип
яшь тулы күзлəрен тагын да аңа
төбəде кыз.
– Хəния, əйдə, киен, моннан ерак
түгел, 23нче больницага диделəр.
Хəзер үк барабыз.
Хəния тиз-тиз генə курткасын
элəктерде дə, бүлмəсен дə биклəми
егет артыннан урамга йөгерде...
Алар больницага барып кергəндə
Сиринə дə, Азат та операция бло-
гында иде. Икесенең дə хəле бик
авыр, диде табиблар. Көтүдəн дə
авыры юк. Минутлар – сəгать, ə
сəгатьлəр еллар кебек тоелды
Хəниягə. Ике сəгатьтəн табиблар
алар янына чыкты. “Без кулдан
килгəннең барысын да эшлəдек,
əмма бу очракта медицина көчсез”,
– диделəр. Кыз агарып катты, Газим
аны кушеткага утыртты, шəфкать
туташы тынычландыра торган укол
кадады...
Сиринəне дə, Азатны да авыл-
дагы зиратка янəш каберлəргə
күмделəр. Хəния бу көннəрне ни
үле, ни тере түгел иде. Иң якын
кешесенə əверелгəн Сиринəнең,
аның сөйгəне Азатның үлгəненə
берничек тə ышанасы килмəде.
Бар авыл халкы гашыйкларның
фаҗигале үлемен бик авыр кичер-
де. Хəния янында ярый Газыйм бул-
ды, ул кызның терəгенə əверелде
бу вакыт эчендə.
Уфага килгəч, Хəния Сиринəнең
абыйсы һəм Азатның əтисе белəн
милиция бүлегенə юнəлделəр. Рим-
не җинаять урынында кулга алган-
га күрə, аның гаебендə беркемнең
дə шиге юк иде. Ул үзе дə яшереп
маташмады. Əмма ул: “Сиринəне
түгел, ə Хəнияне таптаттым”, – дип
кабатлый иде. Шуңа күрə дə Римне
Хəния белəн күзгə-күз очрашты-
рырга булдылар. Сорау ала торган
бүлмəгə Хəнияне керткəч, егет ага-
рынып китте. “Син... Син исəнмени?”
Римнең беренче сүзе шушы иде.
“Мин бит син дидем. Алдагы көндə
күргəн пальтоңда идең бит, ят егет
белəн. Син бит миңа булырга тиеш
идең, Хəния!”
Шул вакытта гына Хəния барын
да аңлады. Димəк, Рим Сиринəне
аның белəн бутаган. Каһəр төшкере
пальто! Нигə генə алды ул аны, нигə
генə Сиринəгə көчлəп кидерде?
Шул пальто булмаса, ахирəте дə,
Азат та бүген исəн булыр иде.
Римне унике елга хөкем иттелəр.
Суд залында соңгы сүз əйтергə
мөмкинлек биргəч, Рим, Хəниягə
борылып: “Гафу итəрсеңме?” – дип
сорады. Юк, гафу итə алмый аны
Хəния берничек тə. Үзен дə гаепле
тоя: Рим бит ул дип Сиринəлəр
өстенə менгəн. Их, шул пальто...
Укуын тəмамлагач Хəния Га-
зыймга кияүгə чыгып ул яшəгəн
районга китте. Мəктəптə икесенə
дə эш булды. Бер елдан игезəклəре
Сиринə белəн Азат туды. Күңел
яралары бераз уңалган кебек
Хəниянең, тик менə Римнең судта
“Гафу итəрсеңме?” – дигəн сүзлəре
генə менə бүгенге төсле вакыты-ва-
кыты белəн аны сискəндерə иде.
Тəтешле районы,
Кашкак авылы.
Фото: pixabay.