“Гафу итəрсеңме?” Хəния дертлəп
китте. Кинəт кенə яңгыраган таныш
тавыш аны сискəндереп җибəрде.
Хатын, утыргычыннан сикереп то-
рып, артына борылганын сизми дə
калды. Тик бүлмəдə аңардан башка
беркем дə юк иде.
Шулчакны гына ул үзенең йо-
кымсырап киткəнен, ə инде бу
тавышның менə шул уяулы-йокылы
чагында бары тик уйларында гына
ишетелгəнен аңлады. Кабат урыны-
на утыргач та, озак кына бүлмəсен
күзлəде Хəния. “Гафу итəрсеңме?”
Инде менə төшлəренə керə бу
сүзлəр. Ə бит Римнең ул сүзлəрне
əйткəненə инде ун елдан артык.
Хəния акрын гына күзлəрен йомды
да моннан дистə елдан артык элек
булган вакыйгаларны хəтерли баш-
лады...
11нче сыйныфны бетерүгə
Хəниянең бар телəк-омтылышы та-
рих факультетына укырга керү иде.
Чыгарылыш имтиханнарын бары
тик “бишле” билгелəренə генə тап-
шырган кыз инде менə дүртенче ел
бу хыял белəн яши иде. Шуңа да
аттестатны кулына алгач та əнисе
белəн Уфа шəһəренə юл тотты-
лар. Уфада əнисенең туган тиешле
Зəйнəп апаларына барып керделəр.
Чəй эчеп, бераз авыл хəллəрен
сөйлəшеп алгач, əнисе кызны уни-
верситет бинасына алып килде.
Алар җəяү генə бардылар, чөнки
Зəйнəп апалары университетка
якын гына яши булып чыкты. Доку-
ментларны тапшырып, əнисе белəн
кабат Зəйнəп апаларына кайтып
киттелəр. Зəйнəп апасы Хəниягə
имтиханнар нəтиҗəсен белгəнче
үзлəрендə калырга тəкъдим итте.
Хəния моңа бик тə шатланып риза
булды, ə əнисе кичке автобус белəн
авылларына кайтып китте.
Хəния үзе кебек егерме дүрт кыз
һəм егет белəн бергə студент булып
китте. Имтихан тапшырып йөргəн
вакытта ул бу егет-кызларның
күбесе белəн аралашып, дуслашып
ук бетте. Арада Сиринə дигəн кыз
белəн аеруча тиз дуслашты Хəния.
Үзе кебек гади, тəрбияле һəм ты-
ныч иде Сиринə, шуңадырмы
имтиханнарның соңгыларына да
бергəлəп əзерлəнделəр, ə инде
икесе дə конкурстан үткəч, тулай то-
ракта бер бүлмəгə урнашу өчен га-
риза язып комендантка керттелəр.
“Бирəм дигəн колына, чыгарып куяр
юлына”, дигəндəй, кызларның бу
телəклəре дə тормышка ашты. Ике
кешелек бүлмəлəр күп булмаса да,
Сиринə белəн Хəниягə өченче кат-
тан зур булмаган, əмма бик якты
ике кешелек бүлмə бирелде. Уку
башланырга ике көн кала Хəния
дə, Сиринə дə тулай торакка килеп
бүлмəне рəткə китерделəр, бераз
ремонт эшлəделəр. Уку елы баш-
лануга кул-аяклары белəн укуга
чумдылар. Ике ахирəт тə яхшы укы-
ды, һəрвакыт имтихан-зачетларны
беренчелəрдəн булып, бары тик
яхшы билгелəргə генə тапшырып
бишенче курска да җитте. Узган
дүрт ел эчендə Хəния белəн Сиринə
бертуганнардан да болайрак якын
кешелəргə əйлəнделəр. Уку елы
башланып бер ай гына үткəн иде
əле, аяз көнне яшен суккандай, кур-
кыныч хəбəр алды Сиринə: күрше
районнан кунактан кайтканда аның
əтисе белəн əнисе утырган маши-
наны йөк машинасы бəрдергəн.
Əтисе – шундук, ə əнисе “Ашыгыч
ярдəм” машинасында җан биргəн.
Ə йөк машинасы шоферы, егерме
ике яшьлек кенə егет, исерек килеш
руль артына утырган, бара торгач,
йоклап китеп, каршы як полосага
килеп кереп җиңел машинаны тап-
таткан. Сиринəгə бу хакта икетуган
абыйсы телефоннан хəбəр иткəн.
Коридордагы телефон яныннан
бүлмəсенə кадəр ничек килгəнен
хəтерлəми Сиринə. Бүлмə ишеген
ачу белəн бөгелеп төште. Дəфтəргə
өй эшлəрен теркəп утырган Хəния
шундук сикереп торып дустын ба-
рып кочаклап алды, җайлап кына ди-
ванга китереп утыртты. Сиринəнең
йөзе ап-ак иде. Ахирəтенə кайгылы
хəбəр җиткергəннəре хакында шун-
дук төшенде Хəния. Тиз генə ста-
кандагы суга тынычландыра торган
дару тамчылары салып Сиринəгə
эчерде. Бахыркай бер ноктага карап
өнсез килеш утыруын дəвам итте.
Менə ул əкрен генə Хəниягə таба
йөзен борды да: “Алар үлгəн, əти дə,
əни дə. Нигə, Хəния?” – дип пышыл-
дады. Аннары ахирəтенең кочагы-
на капланып үксеп елап җибəрде.
Хəниянең дə күзлəре тулы əче
яшьлəр иде бу вакытта. Сиринəне
кочаклап, ул да күз яшьлəренə ирек
куйды. “Ничек? Нигə?” Кызларның
икесенең дə күңелендə бары тик
шушы ике сорау иде бу минутлар-
да. “Сиринəкəем, бераз тынычлан,
безгə хəзер cезгə кайтырга кирəк”, –
диде дə Хəния, үзлəренең старос-
таларына шылтыратты.
Берничə сəгатьтəн алар авто-
буста Сиринəнең авылына якын-
лашып килə иде. Юл буе Сиринə
елый-елый, əти-əнисе белəн
гөрлəшеп бəрəңге утаганнарын,
җилəккə, гөмбəгə йөргəннəрен,
печəн əзерлəгəннəрен сөйлəп кайт-
ты. Һəм ике сүзнең берсендə ди-
ярлек Хəниягə яшь тулы күзлəре
белəн тутырып карап: “Хəния, ни
өчен?” дип сорый. Хəниянең йөрəге
Сиринə шулай дигəн саен телем-те-
лем кисəклəргə бүлгəлəнеп, тамак
төбенə төер утыра, чигəлəре буй-
лап күз яшьлəре тəгəрəп төшə иде.
Менə Сиринəнең авылына кайтып
җиттелəр. Автобус кибет янында-
гы тукталышта кызларны төшереп
калдырды да юлын дəвам итте.
Кибеттəн уң яктагы тыкрык башын-
да яшелгə буялган йортка якынлаш-
канда Сиринə инде туктый алмый-
ча елый иде. Хəния тешен кысып
булса да түзəргə тырышты. Капка
төбендə күрше-күлəн абый-апалар,
кызларны күрү белəн, Сиринəне
дə, Хəнияне дə кочакларына алып,
“Балакаем, сабыр булырга тырыш,
ни кыласың инде, язмышлары
шушыдыр”, – диеште. Үзлəре дə
Сиринəнең елавына кушылып кулъ-
яулык белəн күз яшьлəрен сөртте.
Кызлар өйгə керде. Өй уртасын-
да өслəренə ак җəймəлəр ябылган
ике карават тора иде. Самат абый-
сы Сиринəне керү белəн кочаклап
алып, “Апаем, сабыр ит, түз, түз”, –
дип, чəчлəреннəн сыйпады. Сиринə,
күз яшьлəренə төелеп, башта
əнисенең йөзен ачты. “Əнием!”
Үзəк өзгеч бу тавыш өйдə булган
тынлыкны ярып, өйдəгелəрнең
йөрəген телгəлəп үтте. Сиринə кул-
лары белəн əнисенең йөзен, куе
кара чəчлəрен сыйпады. Үлмəгəн
бит аның əнисе, йоклый гына. “Тор,
əнием, тор, кызың, Сиринəң кайтты
бит!” – дип, эченнəн генə кабатлады
кыз. Һəм Хəниягə борылып карады.
Күзлəрендə шулкадəр ачы сагыш
иде аның. Иплəп кенə җəймəне ка-
баттан каплап, əтисе яткан кара-
ватка борылды. Берара ак җəймəгə
тавыш-тынсыз гына карап торды.
Хəния, əкрен генə Сиринə янына
килеп басты. Ахирəтенең янында
булуы көч бирдеме – Сиринə ике
куллап җəймəне ачты һəм əтисенең
йөзенə бакты. Əтисе дə əнисе ке-
бек үк йоклап яткан гына кебек
иде. Сиринə кулы белəн əтисенең
йөзеннəн, чəчлəреннəн сыйпады, ə
күзлəреннəн аккан яшьлəр туктарга
уйламады да. Шушы мизгел эчендə
ул əле ике атна элек кенə булган ва-
кыйгаларны күз алдыннан үткəрде.
Бəхетле иде алар ул вакытта. Əти-
əнисе исəн иде. Исəн иде! Сиринə
кинəт аңын җуеп ава башлады,
ярый əле абыйсы белəн Хəния
янында иде, алар кызны култыклап
икенче бүлмəгə кертеп салды...
Икенче көнне əти-əнисен җир-
лəгəнне, зираттан кайткач аларның
өчен, җидесен уздыруны Сиринə
начар төш сыман гына хəтерли. Ə
инде тагын да бер көннəн кызлар
Уфага юлланды.
Яңа елга кадəр дəреслəрдə дə,
дəреслəрдəн соң да Хəния ыша-
нычлы терəк булды. Элек елма-
еп кына торучы дусты хəзер инде
бик аз сөйлəшə. Хəния барын да
аңлый, шуңа да Сиринəнең ярасын
яңартмаска тырыша, бары тик дус-
тына үзенең һəрчак шулай аның
янында булачагын бар булмышы
белəн белгертə иде. Белмиме соң
Сиринə моны? Аңлый һəм Хəниягə
бик тə рəхмəтле иде ул. Яңа елга
өч көн калды дигəндə, Сиринə
ахирəтенең янына утырды да,
нык итеп кочаклап алды. Аннары:
“Хəния, олы рəхмəт сиңа, дуска-
ем. Син булмасаң, мин əти белəн
əнинең фаҗигале үлемен күтəрə
алыр идемме? Юктыр. Синең яным-
да булуың, сиңа таяна алуым миңа
яшəргə көч бирде. Бүген төнлə əти
белəн əнине төштə күрдем. Икесе
дə яшьлəр, матурлар. Миңа таба
елмаеп килделəр дə, икесе ике як-
тан кулымнан тотып, исəн чакла-
рындагы кебек күзлəремə тутырып
карап тордылар. Белсəң иде син,
ничек мин шул күзлəрне, шул ка-
рашларны сагынганны! “Сиринə,
балакаебыз, зинһар өчен безнең
өчен кайгырма. Безгə монда əйбəт,
без бары тик синең өчен генə бор-
чылабыз. Син – безнең дəвам,
шуңа да без өлгерə алмаганны син
өлгерергə тиеш, безнең өчебез
өчен дə яшə, Сиринə”, – диделəр.
Һəм, ышанасыңмы, елмаеп уя-
нып киттем. Əйе, əйе, Хəния, алар
оҗмахта, аларга анда əйбəт. Ə мин,
чыннан да, үзем өчен генə түгел, ə
алар өчен дə яшəргə тиеш!”
Хəния ахирəтенең күзлəренə бак-
ты, ə алар бик тə тыныч иде. Кыз ду-
стын кочаклап алды. “Əйе, Сиринə,
яшик без, матур итеп, бəхетле бу-
лып яшик!” – диде Хəния дə.
Их, бары да без телəгəнчə генə
барса икəн! Юк шул. Кышкы кани-
кулда авылда, əти-əнисе янын-
да ял итте Хəния. Уфага килүен
аны дусты Сиринə көтеп тора иде.
Сиринə кичтəн килеп бүлмəне юып
чыгарган, ə иртəн, Хəния килүгə
дип, аның яраткан тортын пешергəн
иде. Чəй янында сөйлəшеп сүзлəре
бетмəде ахирəтлəрнең. Каникуллар
тиз үткəненə икəүлəп уфтансалар
да, бер-берсен бик сагынганга күрə
кабат уку башланганына сөенеп
тə куйдылар. Сиринə, чəй эчеп
бетергəч Хəнияне белəгеннəн то-
тып янына утыртты да:
– Хəниякəем, мин гашыйк булдым
бит! Сиңа сөйлəмичə җаным тыныч-
лана алмый”, – диде.
(Дәвамы бар.)
***
Автор хакында
Юныс Әгъләм улы Миңнемөхәммәтов 1977нче елның 26нчы декабрендә Тәтешле районының Кашкак авылында дөньяга килә. Туган авылында мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Екатеринбург шәһәрендәге Урал дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Егерме елга якын балаларга рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта, югары категорияле укытучы.
Юныс Миңнемөхәммәтов сүзләренә язылган җырлар Башкортстан һәм Татарстанның билгеле җырчылары башкаруында “Татар җыры”, “Татар моңы” (Казан), “Эмпорио Мьюзик фест» (Мәскәү), “Башкорт йыры”, “Юлдаш йыры”, “Тургай”, Сәләт”, “Юлдаш йыры” (Уфа) фестиваль һәм конкурслары лауреаты булды. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган әдәби бәйгедә (Казан, 2010) – 2нче дәрәҗә диплом, “Интеркаләм” әдәби бәйгесендә (Казан, 2012) –1нче дәрәҗә диплом, “Йылмайлик” иҗат бәйгесендә (Уфа) 2нче дәрәҗә диплом, “Күрдем чишмәләре – 2015” шигърият фестиваленең (Тәтешле районы) Гран-при иясе. 2016нчы елда “Өмет” гәзите булдырган Нәзирә Бәширова исемендәге премиянең лауреаты булды.
Юныс Әгъләм улы хикәяләр дә яза. Аларда кешелеклелек, миһербанлык, сөю, хыянәт, әдәп-әхлак темалары өстенлек ала.