Авылдан алты-җиде чакрым ераклыктагы диләнкегә кура җиләге җыярга киткән оныгым кичкә табан чиләген тутырып кайтып керде. Минем бисмилла әйтеп, учыма җиләкләр алып авыз итүемне сабыр гына көтеп торды да:
– Кура җиләк быел бигрәкләр күп, нәнәй, тик рәхәтләнеп иркенләп җыя гына алмадык. Малайлар белән Кургы чокырын менеп килә идек, диләнкедән өч баласын ияртеп ике бүре чыгып килүен күрдек. Күрдек тә, әйтерсең менә юлга аякларыбызны кадаклап та куйдылар. Ни кузгалып кире йөгереп булмый, ни разбуй салып кычкырып булмый. Бишебез дә каттык та калдык. Бүреләр безне күрделәр, 2-3 тапкыр туктап карап тордылар. Җитмәсә, балалары безгә таба йөгереп килеп, уйнарга итә башладылар. Башта куркуыбыздан үлә яздык, нәнәй. Аннары тынычландык. Бер дә менә ырлый-ырлый өскә дә килмәделәр, безне ашарга аларның уйларында да юк иде бугай. И-и, курыктык. Минем бит әле бер дә бүреләр күргәнем юк иде. Бүре каршыңа килеп тә чыга, тешләрен ыржайтып сине ашарга дип өстеңә дә сикерә дип уйлый идем. Бер дә алай булмады. Ну курку хисе көне буе эзәрлекләде. Йә куралыктан каршыга килеп чыгарлар, йә юлдан кайтканда арттан килеп эләктерерләр кебек булды. Бүреләр кеше ашый дигән булалар тагын...
– И улыкаем, җәй көне бүреләр тук булалар ул. Тук булгач, кешегә дә тиеп бармыйлар. Ярый әле балаларына кулыгыз белән кагылмагансыз, менә шунысын яратмыйлар, ди, бит алар. Хәзер безнең якларда бүреләр калмагандыр да инде. Ә менә безнең яшьлектә, авылларга килеп, абзар башыннан төшеп, сарыкларны буып, күтәреп алып китәләр иде. Мин дә очрадым яшь чакта бер өер бүрегә.
...Сугыш беткән еллар иде. Авылларда башлангыч мәктәпләр генә, җиде-унъеллык мәктәпләр районга ике-өч кенә. Укытучылар да җитешми. Җиде сыйныфны бетергәннәр укытучы булып эшләп йөри. Мин Уфада педучилище тәмамлап кайткан укытучы буларак, бездән биш чакрым ераклыктагы авылда 5-7нче сыйныфларда урыс теле укытып йөрим. Дүшәмбе көн иртәнге алтыда чыгып китәм, шимбә кичен генә кайтам авылга. Яз көннәрендә бер дә куркынычы юк: иртә яктыра, соң гына караңгы төшә. Ә менә көз, кыш айларында ачы бәла инде. Күзгә төртсәң берни күренми, юллар юк. Тездән ләм ера-ера дөм караңгыда секунд саен алдыңа-артыңа әйләнә-әйләнә муеннар тала. Ул заманда бүреләр үрчеде, таң туган саен бер афәтле хәбәр ишетелеп кенә тора.
Шулай кышның язга авышкан бер кичендә туган авылыма кайтырга чыктым. Аякта төпле пима, атлавы авыр. Ай яктысы яп-якты. Басу юлыннан атлыйм. Юлдан бераз читтәрәк салам эскертләре тезелгән. Ниһаять, авыл да күренә башлады. Салам эскерте тирәсендә бер көтү этләр йөри. Язга табан этләр шулай өерләре белән туй ясыйлар. Анысын гына беләбез инде. Юлдан атлый-атлый якынлаштым бит тегеләргә. Барысы да бертөрлеләр. Сагая төштем. Салам эскерте тирәли нидер эзләгән кебек йөриләр, шунда йоклаган булдылар микән. Бермәлне бөтенесе диярлек бердәй булып күккә карап улап җибәрделәр. Башыма күсәк белән китереп суктылармыни! «Бүреләр!.. Бетте башкаем», – дип уйладым. Тизрәк торып йөгердем. Андый чакта йөгереп тә булмый бит әле ул. Басу капкасына ук килеп җиттем. Борылып артыма карасам, берничә бүре икегә бүленеп юлның ике ягыннан, берничәсе – арттан, өчесе, юлымны кисеп, алга чыкты. Тукталдым. Ни эшләргә дә белмим. Шунда келт итеп букчамдагы икмәк исемә төште. Тиз генә алдым да, вак кисәкләргә бүлеп, башта бер якка, аннан икенче якка ыргыттым. Алдагы бүреләр юл читендәге икмәк кисәкләренә ташланды. Ипекәйне сындыра торам, бүреләргә ыргыта торам. Үзем йөгерәм. Авыл башындагы өйнең капка төбенә килеп җиткәндә икмәгем бетте, шунда этләр дәррәү өрә башлады. Капканы тиз генә ачып, ихатага кердем. Кердем дә, хәлсезләнеп, капканың бу ягына сөялдем. Икмәк тәмен тоеп алган бүреләр дә шак итеп җил капкага килеп бәрелделәр...
Көчкә кайтып егылдым өйгә. Әниемә бер өер бүреләр куып артымнан килүе турында сөйләгән идем, ни еларга белми, ни шатланырга белми һушын җуеп торды. Аннары бар белгән догаларын укый-укый Ходай Тәгаләгә рәхмәтләрен укыды. «Бүреләр, балам, синең икмәгеңә алданып куа килгәннәр ул. Адәм баласын ашарга ниятләре булса, алар күккә карап улыйлар, ди, Алладан ул кешенең нинди икәнлеген сорыйлар – изгеме ул, изге түгелме. Изге кешегә тимиләр икән, – дип, тагын әллә нинди кызык хәлләр турында сөйләде. – Алар син ыргыткан икмәк тәменә алданып артыңнан килгәннәр. Ашарга ниятләре булса, шунда ук ботарлап ташларлар иде», – дип елап та алды.
Олы бер гомер яши-яши, ерткычларга карагаңда кешеләрнең куркынычрак икәнен аңладым, улым. Яман кешеләргә дучар итмәсен Ходай үзеңне...
Фото: golos-buryatyi.ru