Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 ноябрь 2021, 22:32

Флидә ГАЛИЕВА. Кадерсез ана. (Ахыры)

Балалары аңа карата салкыная барды. Көннәрдән бер көнне ул артык кашыкка әйләнде. Гомер иткән өе, шәһәргә якын гына булганлыктан, акча китерерлек мөлкәт иде. Шуңа да ике бала арасында ыгы-зыгы башланды.

Флидә ГАЛИЕВА. Кадерсез ана. (Ахыры)
Флидә ГАЛИЕВА. Кадерсез ана. (Ахыры)

Гөлйөзем авырлыклар алдында югалып калмады. Балаларының өсләре бөтен, тамаклары тук булсын өчен, көн димәде, төн димәде, эшләде. Урманын кисте, урагын урды, сыер җигеп җирен сөрде. Әтиле балалар арасында сабыйлары ятимсерәп үсмәсеннәр өчен, барын да эшләде. Бакчасында күпләп бәрәңге үстерде, сыер асрады. Балаларын ач итмәде, үзеннән өзеп аларга бирде, Нәсим, мәктәпкә бәрәңге алып барып, күрше малае белән икмәккә алыша иде.

Вакыт үтте. Инде балалары башлы-күзле булдылар. Оныклары туды. Тик Гөлйөзем олыгайды. Яшь барган саен сәламәтлеге дә какшады. Ә балалары аңа карата салкыная барды. Көннәрдән бер көнне ул артык кашыкка әйләнде. Гомер иткән өе, шәһәргә якын гына булганлыктан, акча китерерлек мөлкәт иде. Шуңа да ике бала арасында ыгы-зыгы башланды. Улы хатыны ягына күчеп китте хәтта. Бәлки, шуңадыр да, Рания әнисеннән өйне үз исеменә яздыруны таләп итте.

Иске өйне бүлешү тавышка әйләнде. Ана кешене, улын яклаган өчен, кызы берничә тапкыр кыйнап ташлады. Шулай Гөлйөземнең тыныч тормышы бетте. Балаларыннан ярдәм булмагач, Гөлйөзем фатирга бер кызны кертте. Гүзәл уңганда, мәрхәмәтле дә булды. Суын китереп, идәнен юып, өйне җыештырып торды.

Улы Нәсим, килене Рәзинә, өйне югалтмас өчен, яңадан әниләренә яшәргә килделәр. Хуҗабикә хокукына керүен бүлмәләрне бүлеп аңлатты килен. Анага фатирда торучы кыз янына күчәргә һәм ишек төбендәге салкын бүлмәнең «рәхәтен» татырга туры килде. Башка бүлмәләрдә «буталып йөрергә» рөхсәт бетте. Ул аш бүлмәсендә үз ризыклары белән, улы һәм килене өйдә булмаганда гына тамак ялгый алды. Эчкән чагында улы әнисенә: «Синең үләр эшең юк, ахры», – дип акырына, хәтта кул да күтәрә иде. Ана шул чакта да: «Улым, нишләдең? Син бит мондый түгел идең!» – дип, калтыранган хәлсез куллары белән улын кочып алырга омтыла.

Тормышында нинди хата эшләде, гаебе нидә соң Гөлйөземнең? Нигә улы, әдәп, оят, вөҗдан дигән төшенчәләр аша атлап үтеп, әнисен рәнҗетеп мыскыллый башлады соң? Җитмәсә, оныгы Лариса да, әнисенең боерыгын үтәп: «Картәни, әни сиңа телевизор янына да, кухняга да чыкмаска кушты», – дип искә төшереп кенә тора. Җил-яңгыр тидерми үстергән газиз балаларына фатиха кылып, биш вакыт намазын укып, дисбе тартып утырыр чагында нинди көнгә калды! Әнә, кендек әбисе Сәмига түтинең балалары ничек мәрхәмәтле, әдәпле булдылар, урыны – түрдә, ак намазлык өстендә. Оныклары берсеннән-берсе тәрбияле, дәүәниләре өчен җан атып торалар.

Вакыт үтү белән Нәсим дә олыгайды, чәчләренә чал төште, колагы бөтенләй ишетмәс булды. Кан басымы күтәрелеп дәваханәгә еш керә башлады. Әнисе улын бик кызганды, килене белән оныгыннан җәбер күрүе хакында аңа сөйләп бармады. Үзе хакында онытып, улына сабырлык теләде, «гаиләсен таркатмыйча үз балаларын үзләре тәрбияләсен иде», дип сорады Ходайдан. Һәм, гомер иткән нигезен ташлап, кызына китеп яшәргә ниятләде.

Нәрсә дисәң дә, үз каны, үз баласы, читкә типмәс, дип уйлады. Өеннән читтә йокысыз үткәргән беренче төнне тормыш юлын башыннан азагына кадәр йөрәге аша уздырды ана. Ялгышларын уйлап өзгәләнде. «Балаларымны Ходайга табынгандай яратканым, алар өчен бар көчемне салып, ризыгымны бүлеп, артык хафаланып яшәгәнем дөрес булмадымыни соң? Бар нәрсәдә дә чама булырга тиеш шул. Әллә каты бәгырьле киленем Рәзинәнең йогынтысымы бу?... Ни өчен соң, Ходаем, болай кадерсез булдым мин?..»

Тышта карлы яңгыр ява. Кар бөртекләре, яңгыр белән аралашып, тәрәзәгә килеп сарыла да күз яшьләре булып агып төшә, гүя җиргә түгел – сагыш тулы йөрәккә явалар. Әйтерсең, табигать тә аның белән бергә елый... Иртәсен Гөлйөзем апа мәңгегә күзләрен йомган иде.

Улы белән килененең дә гомер көзе җитте. Бердәнбер кызлары мәктәп яшеннән тупас, тыйнаксызга әйләнде,әти-әнисе сүзенә колак та салмады. Төннәрен исерек дуслары белән дискотекада кәеф-сафа корып вакыт үткәрә. Әйе, ни чәчсәң, шуны урырсың, дип, юкка гына әйтмиләр шул борынгылар...

 

Фото: sunhome.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: