Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 ноябрь 2021, 09:45

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Әсәрдән өзек

“Килен, – диде ул, күз яшьләренә буылып, – иң авыры газиз балаңның шул көнгә төшүен күрү икән. Тик сиңа бик зур үтенечем бар: аерыла гына күрмә, сабыйларың хакына. Моны мин сиңа Әкрамны яратканың өчен ышанып әйтәм...”

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Әсәрдән өзек
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Әсәрдән өзек

...Әкрам өенә табан атлады. Күз алдыннан әле яңарак кына булган күренеш үчекләп барды, колаклары һаман Сәлиханың хушлашкандагы сүзләрен ишетә төсле: “Эчмә. Барысы да яхшы булыр, синнән акыллы ир, бай кеше булмас...”. Көн дә тукыйлар аңа шундыйрак сүзләрне, адым саен колагына чиртә хатыны, җае чыккан саен “син эчмәсәң, шулай булмас иде” дип, өй-каралтыдагы җитешсезлекләрен күзенә төртә. Әнисе дә: “Менә дигән хатының бар, тупылдап торган өч улың үсә, дөньяң бөтен. Аптырыйм, ни җитмидер?” – дип, шәһәрдәге кызына чыгып китте. Бәлки, шулайдыр да, үз бәхетен аяк астына салып таптагандыр.

– Тик мине аңлаган кеше бармы? Мин нәрсә колы: холкымныкымы, гадилегемнекеме, әллә аракыныкымы? Барысы да тылкыганча, бәлки, чынлап та алкаштыр ми-ин?

Әкрам ишекне дөбердәтте. Гөлмәрьям озак көттермәде – эчке ишек дөп итеп ачылуга, тышкысының келәсе шыкылдады.

– Нәрсә, куып, чыгардылармы?

Әкрамның йодрыгы тәүге тапкыр хатынына карата йомарланды да, кыеш китеп ишеккә сугылды. Дөп!

– Бу – минем дә өй! Шушы кулларым һәрбер бүрәнәне бөртекләп салган йорт! – Ирнең күзләре зәһәр очкынланды. Хатынының карашын кылычтай телеп үтте. – Моннан ары шуны бел: мин – ир!

– ?!

Гөлмәрьям ни әйтергә белмәде. Аның алдында кем: ирме, әллә шайтан алыштырып куйган ире кыяфәтендәге берәр бәндәме?

– Ы-ы-ы... – Хатын тотлыкты. Буыннары йомшарды. Хатынлыгы чыгып, күзләренә яшь тулды. Тәүге тапкыр ире алдында үзен көчсез итеп тойды. Чүгәләде дә елап җибәрде...

 

 * * *

Гөлмәрьямне йокы алмады. Мендәр-сердәшенә капланды да елады, туктап торып, тагы күз яшен түкте. Шым гына, тәнен бизгәк тоткандай калтыранып, күңеле тулды.

Бу дөньяларга михнәт күрер өчен генә килдем микән ни, дип бәгърен телгәләде ул. Белә иде бит Әкрамның үзен яратмаганын, белә иде. Сәлихасы кияүгә чыкканга үч итеп өйләнгәнен дә белә иде.
Бик яратты шул. Бәлки, артыгырактыр да. Мәхәббәт очкыны дөрләп янган күңелен тыя алмады, бер урамда торгач, Әкрам күрсен өчен генә җәен көянтәсен иңенә салып, кышы исә тимер чанасына икешәр фләк утыртып бу якка суга йөреде. Күлмәк, яңа пальто, фуфайка алсыннармы, пима бастырсыннармы – тагы шул очка тартылды.

Тегесе игътибар итмәгәч, үзләре ягыннан үткән чагында зур итеп кар йомарлап тора да, киртә аша моңа бәрә. Җилкә тирәсенә каты кар эләккән егет йә егылып китә, йә йодрыгын һавада уйнаткалап: “Аю!” – дип ачуланып, ары йөгерә.

Әнә шушы сүзе җанын кыя кызның. Бигрәк дәү гәүдәле шул ул. Әллә нишләп әтиләре ягына тарткан. Әниләренә охшаса, Сәлихадан һич ким булмас иде. Сәлиханы әллә кайдан урап үтеп, Гөлмәрьям янына килер иде Әкрам.

Шулай да Гөлмәрьям үзен төшеп калганнардан санамый. Сәлихадан бер башка озын булып, куллары аның ботлары ише, учлары куш булса да. Бервакыт шулай Гөлмәрьям өйдә ялгызы калды. Ишекне эчтән элдереп, тәрәзә пәрдәләрен тартты да, зур көзге алдында чишенеп карады. Озын, куе чәчләре дә күкрәгенә тигез ята алмый – түшләре толымын ертып чыгып киноларда күрсәткән сылуларны көнләштерерлек бар гүзәллегендә чагыла. Ап-ак тыгыз тән, дөньяның теләсә нинди авырлыгын иңендә күтәрерлек шома, матур кулбашлар, көчле беләкләр. Гәүдәсенә карап биле дә бар...

Эх, дип куя шулчак кыз, нигә Әкрам бәләкәй икән? Үзе кадәр булса, күбәләктәй генә Сәлиха күзгә дә күренмәс иде. Ир-ат күзен кызыштырып бер пырхылдап очар да, кышын бар бөҗәк бөрешкәндәй, дөнья мәшәкатьләре арасында югалыр да кебек. Һичъюгы Гөлмәрьям белән Әкрам биеклегеннән күренмәс. Юк шул, күкрәк буеннан, Әкрам башы биеклегеннән бары да күренә. Анау шкаф башы сыман. Гөлмәрьямгә аның тузаны, бар җитешсезлеге, хәтта өстенә утыртылган кечкенә курчакның түбәсе дә күренә. Ә менә Әкрам тәңгәлендәй чүгеп карасаң, шушы курчак сиңа елмаеп тора, сервант эчендәге чынаяк чәчкәләре сәламли...

Шулай да могҗиза була икән. Әкрам армиягә киткәч, Сәлиха кияүгә чыкты – Гөлмәрьямнең теләге кабул булды. Икенче хәбәр тагы күңеленә канат куйды. Әкрамнең әнисе Миңлениса апа: “Әлдә теге күбәләк башкага кунды, югыйсә анау Гөлмәрьямне охшата идем, бигрәк дөнья көтә торган кыз иде шул бала” – дип әйткән имеш. Эх, шулчакта кызның канатланып йөрүләрен күрсәгез!

Күп тә тормады, юк-бар йомышны бар итеп, үткәндә-сүткәндә Миңлениса апа үзе дә Гөлмәрьямнәргә кергәли башлады. Улын телгә алды, хат килүен, тиздән кайтуын җиткерде. “Утын-фәләненә дә, салам-печәненә дә кыенрак шул. Зурлары шәһәрдә төпләнде – үз мәшәкатьләре арткан. Төпчегем кайтса, Аллаһы боерса, барлык мәшәкатьләрем бетә инде, – дип тезеп алып китә. – Өй төзермен, сиңа берәр яхшы килен алып кайтып бирермен, дигән”. “Булыр, булыр, Миңлениса ахирәт, улың бик теремек бит”,– дигән була әнисе. Нигәдер бу сөйләшү ике олы кеше (олы дисәң дә, ул чакта иллегә дә җитмәгән хатын булганнардыр инде) арасында бармый, ә Гөлмәрьямне Әкрамга димләп нотык укыгандай тоела кызга. Анысы кызара, чәй ясый да эш тапкан булып тышка атыла. Соңыннан чәбәкәйли-чәбәкәйли урам буйлап ахирәтенә йөгерә.

 Әнисе сүзен екмады Әкрам, армиядән кайтып өч-дүрт көн дә тормады, Гөлмәрьямнәрнең өенең тупсасы аша атлады да кызны клубка барырга чакырды. Кем белә, бәлки аның яратуын сизгән егет бу адымга үзе дә баргандыр. Ул яраткач, мин дә яратып китәрмен, дигәндер.

Клубка чыккан көннән күп тә үтмәде, Әкрам Гөлмәрьямнең кулын сорады. Кулын гына түгел, бар тән-җанын бирергә риза иде кыз. Шулай да: “Әкрам, син бит мине яратмыйсың, Сәлихаңны оныта алмыйсың. Аңа үч итеп кенә өйләнмә бер үк”, – диде. Егет сүзсез генә башын селкетте. Аның өчен түгел, янәсе. “Ошатам мин сине, Гөлмәрьям, ә ярату тойгысы... Кайсы чакта ошату яратудан да көчлерәк була ул” – дип елмайды ул. Ах, шушы елмаю-ю!.. Бар күңелен эретте кызның. Бу чагында ул кечерәеп калгандай булды, башы әйләнде, күзләре йомылды. Гүя, бар тәне җиңеләеп, күзгә күренмәс канатлар үсеп чыкты да күбәләк булып очты ул. Әле үзләре йөргән тугай чәчкәләрен төнге йокыларыннан уятып иркәли, һәркайсысына кунып тылсымлы сүзләр сөйли. Яратам! Ярата-ам! Я-ра-там!!!

Бәй, нишләп һаман кайтмый әле Әкрам? Уйларыннан арынып, Гөлмәрьям урынында боргаланды. Торды. Тагы ятты. Торып, тәрәзгә салкын төшергән чыршы ботакларын өреп тиште дә, урам ягына күз салды. Күренми.

Ходаем, юкка гына тиргәп чыгардым. Йоклап киткәнче: “Җәйләүләргә көтү куган Гөлмәрьям”, – дигән булыр. Болай тавыш-фәлән чыгара торган кеше түгел дә бит, шул эчүе нервысына тия хатынның. Көннәр генә түгел, атналарга сузыла бит. Ике-өч көн хәл җыеп, тәүбәсен әйтеп ята да тагы шул хәл кабатлана.

Тук-тук-тук...

Гөлмәрьям урыныннан сикереп торды. Әкрамы кайтты!

Иңенә шәл генә салып чоланга чыккан иде... Тавыш-тын кабат ишетелмәде. Ходаем, дип укынып алды хатын, әллә саташа башладым инде, колакка әллә нәрсәләр ишетелә. Шулай да ире кайда икән? Берәр әшнәсендә тагы өстәп кайтканда егылып, туңып кына ята күрмәсен инде.

Гөлмәрьям аны эзләп чыгарга уйлаган иде дә, уеннан кире кайтты. Берәрсендә утырадыр әле, дип уйлады ул. Аннан тагы, Әкрам үзе артыннан эзләп чыкканы яратмый. Хатын балаларның өстен рәтләп япты да кабат юрган эченә чумды. Җылылык, бар тәнен калтыратып, эчендәге салкынны куып чыгарды. Соңыннан уй-йомгагын сүтәргә кереште.

Ә бит өйләнешкәндә, хәтта аннан соң өй төзегәндә дә Әкрам эчү түгел, аракыны авызына да китереп карамый иде. Кунак-мазарда, өмәләрдә берәр рюмка тотуны исәпләмәгәндә, әлбәттә. Менә мәшәкатьләрдән котылып, авырлыклар беткән иде – ирен алыштырып куйдылармыни. Әнисе дә аптырады. Тәүдә улының әтисе нигезен суытмыйча өй салып, малайлары тууына шатланып бетә алмаган Миңлениса кара кайгыга батты. Улын үгетләп тә, тиргәп тә карады – хәл үзгәрмәде. Ахыр чиктә, Әкрам тәмам эчкелек сазына баткач, шәһәрдә яшәгән кызына китеп барды.

“Килен, – диде ул, күз яшьләренә буылып, – иң авыры газиз балаңның шул көнгә төшүен күрү икән. Тик сиңа бик зур үтенечем бар: аерыла гына күрмә, сабыйларың хакына. Моны мин сиңа Әкрамны яратканың өчен ышанып әйтәм...”

Бу чакта каенанасы бик жәл иде Гөлмәрьямгә. Кайчан гына күкрәген горур киереп, башын югары тотып йөргән кеше бөгелеп, бөрешеп калган. Нур чәчеп торган йөзе суырылган, беленер-беленмәс җыерчыклары тирән буразналарга әйләнгән; күп елаудан күзләре эчкә баткан, нуры кайткан. Зарлануның ни икәнен белмәгән ана гел генә: “Урамга чыгарлык, кеше күзенә күренерлегемне калдырмады, – дип сукраныр булды. – Әнә, тагын алып киләләр үзен, мөгаен, берәр җирдә егылып яткандыр... Әй Ходаем, нинди гөнаһларым өчен бирдең миңа бу газапны-ы?..”

Әсәрне тулы килеш "Тулпар" журналының 6нчы саныннан укырга мөмкин булачак.

***

Автор турында

Рәлис Уразголов 1965 елның 10 гыйнварында Кырмыскалы районының Иске Муса авылында туа. Яшьлек чоры яшьтәшләренекеннән бернәрсә белән дә аерылмый: урта мәктәп, һөнәрчелек училищесы... Аннан инде Германия демократик республикасында хәрби бурыч үтәү, колхозда механизатор, авыл мәдәният йорты директоры, колхоз профкомы рәисе, БДУның башкорт филологиясе һәм журналистика факультетыннан соң районның “Хезмәт даны”, республиканың “Яшьлек”, “Башкортстан” гәзитләре, “Агыйдел” журналында эшләү.

Рәлис Уразголов – Русия һәм Башкортстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, “Тәмуг юлы” (2000 ел), “Бормалы язмышлар” (2004), “Әй гомер юллары” (2015) проза җыентыклары. “Ачлык” романы (2011 ел) авторы. Шулай ук “Тынгысыз йөрәк” (2017), “Кешеләргә җылы өләшәм” (2018) дип аталган документаль повестьлары аерым китап булып чыкты.

Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Әсәрдән өзек
Рәлис УРАЗГОЛОВ. Оста. Әсәрдән өзек
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: