Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 ноябрь 2021, 09:39

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (4)

"Иртәгә сиңа фәлән  пациент киләчәк,  –  дип башлады хәл сорашкач „Козгын”. Әниф кунагын тыныч кына тыңлады. – Синең бурыч  –  аның бер бөерен алу"...

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (4)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (4)

(Ахыры.)

***

Юллама белән җибәрелгән дәваханәдә хезмәттәшләренең дә, пациентларның да ышанычына кергән яшь хирургның бу адымына бүлек мөдире тәүдә ышанмады. Ныклап сөйләнүен аңлагач, ашыкмаска киңәш итте яше җитмешкә якынлашкан хирург.

– Энем, үземнең урынга әзерлим бит сине...

– Зур корабльгә иркен йөзәр өчен тирән су кирәк, остазым...

Остаз, башын чайкап, егет белән килеште:

– Алай икән, каршы килә алмыйм инде, туган...

***

Яңа тормыш башлау иде Әнифнең хыялы. Яңа шәһәрдәге дәвалау үзәгенә хирург булып килүенә менә дигән фатир да әзер иде. Дәвалау үзәгеннән кул сузымы арада урнашкан йорттан хәстәрләгән иде анысын „Козгын”.

Кулы, йөрәге, күңеле белән Аллаһы табиб итеп яраткан Әнифне тиз арада авырулар танып белә башладылар. Катлаулы операцияләр гел аның куллары белән эшләнде. Икенче ел эшләгән көйсез көз аенда арып кайтып телевизор карап утырганда ишек кыңгыравы чыңлады. Шул көнге сөйләшү аны „Козгын” мафиясенә ныклап алып кереп китте.

– Иртәгә сиңа фәлән  пациент киләчәк,  –  дип башлады хәл сорашкач „Козгын”. Әниф кунагын тыныч кына тыңлады. – Синең бурыч  –  аның бер бөерен алу.

– Сез нәрсә сөйлисез? Тикшерми торып, тотып кына кешенең органын алырга сез мине кемгә саныйсыз?

– Борчылып китмә.  –  „Козгын”ның үзен шултикле тыныч тотуы хирургны сагаерга мәҗбүр итте.  –  Ул тикшерелгән сау-сәламәт кеше. Органнары да тәртиптә. Күренергә килә. Приемда була. Аны сиңа юллаячаклар. Менә шунда син әйтәсең, анализларыгыз,  тикшерү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, Сезнең бер бөерегездә яман шеш, аны ашыгыч рәвештә алырга кирәк. Юкса, ике-өч атна гомерегез калган... Шул гына. Аны да „үлем”нән „коткарасың”, бер бик шәп кешенең, минем дусның туганына орган кирәк, аңа гомер дә бүләк итәсең.

– Мин мәңге мондый эшкә бармаячакмын! –  Әниф утырган урыныннан сикереп торды.

– Ашыкма, кызма...  –  Менә моны күрәсеңме?  – „Козгын” билендәге кобурасыннан пистолет чыгарып Әнифкә төбәде.

Әниф диванга ауды.

– Һе-һе-һе, менә шулай. Аңламаган кешеләр белән без башка төрле сөйләшәбез...  – „Козгын” артыннан ишек ябылды...

***

Чит илләрдә хезмәт иткән, бәйләнешләре тирәнгә юлланган „Козгын” бүләк иткән алтынчы модель „Жигули”  –  Әнифнең беренче машинасы. Озак хезмәт итте ул хуҗасына. Авылга төсле телевизорны да, кер юу машинасын да, кухня гарнитурын да шуның белән кайтарды. „Козгын” Әнифнең һәр адымын белеп торды. Баштарак табиб аптырый иде. Соңрак, күнекте. Очлы күзле „Козгын”ның кешеләре барысын да үзенә җиткереп килде.

„Козгын”га эшкә килеп ялгышканын, хәтәр ятьмәгә килеп эләккәнен аңлаганда соң иде. Су сөлеге кебек тап-таза кешеләрне йоклатып, өлешләргә бүлгәләп, органнарын сатуга әзерләүләр... кан озатулар... яңа туган сабыйларның кендек канын махсус савытка агызып алулар, чит илләргә озатулар... Авыруларга сәламәт кешеләрнең әгъзаларын күчереп утыртулар... Курортның тугыз катлы бинасының подвалында башка тормыш алып барылды. Көне, сәгате, минуты белән әзер органнар, кан чит илләргә юлланды... Айлы, якты матур төннәрдә, җемелдәгән йолдызлар балкыган күк астында күпме пычрак эшләр башкарды ул!

 Егетнең шәхси тормышын да үзенә кирәккәнчә хәл итте „Козгын”. Утырган кызы белән кавыштырды.

– Син –  миңа, мин сиңа бурычлы. Мин дигәнчә эшлисең. Мин ике сөйләмим!  –  „Козгын” сүзне кыска тотты.

Зурлап тормадылар, курортның караңгы почмагында урнашкан ресторанда мәҗлес рәвешендә сыйландылар да, икенче көнне „Козгын”ның кара джибында никахлашу йортына барып никахны рәсмиләштерделәр.

 Йолдыз карап торуга сөйкемле генә кыз иде. Тик ул сөйкемлелек ниндидер яшерен, салкын иде. Йомык кеше иде. Әнисез үскәнгәдер, дип уйлады Әниф.

Күңелләрендә бер-берсенә җылылык уянмаган кешеләрне җылы түшәк кенә якынайта алса?! Тыштан матур пар булып күренсәләр дә, эчтән янып гомер үткәрделәр. Хатын бәби таба алмады... Нинди генә тикшерүләр үткәрсәләр, кайларда гына дәваласалар да, түлсез хатынга файда булмады.

– Ул чагында үзебезнең милләт кызыннан таптырасың баланы! „Сакал”, ишетсен колагың, күңелеңә яткан кеше булсын! –  „Козгын бу сүзләрне киявенә кызы алдында әйтте.

Кызы, сулкылдап елый иде...

Ике ел эзләде андый кызны Әниф. Юлда йөргәндә кирәк-яракларны гел кулы астында  тотты. Очраклы рәвештә Кәримәгә тап булгач, планын эшкә җикте...

*** 

Кәримәнең номерына үткәндә, хатын сабыен көйли иде:

Әлли-бәлли итәр бу,

Йоклап кына китәр бу.

Үсеп буйга җиткәчтен,

Галим булып җитәр бу...

„Сакал”, номердагы күренешне ишек яңагыннан күзәтте.

Менә яшь ана нарасыйга күкрәген бирде. Сабый тәмле итеп, авызын чәпелдәтте. Бу минутта ул бәбинең  –  үзенең дәвамының бүлтәйгән нәни генә юеш иреннәрен дә күз алдына китерде. Яшь балага гына хас татлы ис тә борынына кагылып үтте.  Ә буш кайтып кергән Әнифне, „Козгын” кашлары җимерелгән кыяфәттә каршы алды.

– Кәнфитләнмә!  –  дип җикерде күргәннәрен сөйләп, кара эшкә кулы бармавын әйткәч һәм борын төбендә пистолетын уйнатты.

Икенче керүдә хатынның чәенә йокы даруы салып йоклатып, сабыйны алып чыкты. Порошок сөте имеп, Йолдызга әни дип үсте „Сакал”ның ике улы да...

***

Авылда якын кешесе калмаса да, авылдашлары көтеп ала „Сакал”ны. Алар өчен ул, „Сакал” түгел, авылның зур кешесе, алтын куллы хирургы  –  үзләренең Әнифе. Кайткан саен күршеләре мунча ягып, сыйлап, кунак итеп озата. Бу юлы кайтуын берәүгә дә сиздермәде, үзен танытмады, ике авыл арасындагы зур юл буенда урнашкан кемпинг кунакханәсендә кунуны өстен күрде. Ә үз җире шулкадәр сагындырган! Авыл урамнарын кат-кат әйләнде, балачак эзләрен эзләде. Тик... алар суынган инде. Авылга таралган яңа пешкән икмәк, тавык шулпасы исе борырына килеп бәрелүгә, ачыкканын аңлады. Чишмәгә төшеп эчкән тере су да хәлен җиңеләйтмәде. Табышмак бу дөнья: гаҗәеп дөньядан авылдагы тормышка кайтып төшкәч, мондагы көнкүрешнең кызыксыз һәм ярлы булуына инана, тизрәк каядыр китәсе, нәрсәдер эшлисе килә башлый. Ә баргач... тагын үз җире сагындырып йөдәтә!..

Башында уйлар өермәсе бөтерелде: Кәримәне кайтарып дөрес эшләдеме ул? Эзләренә төшмәсләрме? Төшсәләр дә, „Сакал”га ник куркасы?! „Козгын” да бу эшенә каршы килмәде. Кайтарып авыл башында калдырам дигәч, кулын гына селтәде: „Үзең беләсең...” Күңеле сизә: яхшылык белән тәмамланмаячак бу юл. Кеше җаны, кеше каны, әрнүе, кеше язмышы иртәме, соңмы  –  тотачак. Бер бәйләнгән төен кайчан да булса бер чишеләчәк. Чишеләчәк!

Күңелендә бушлык. Күзләре тулы сагыш. Соңгы арада күзләренең нуры кимегән, зиһене таркалган халәттә йөри. Нәрсә өчен яши ул? Бер мохтаҗлыгы юк. Балалары тулысынча тәэмин ителгән. Балаларының балаларына җитәрлек мөлкәт өлешләп бүленгән, банкларга салынган. Гаиләсе чит илгә урнаштырылган. Тик байлыкларының ни куанычы Әнифкә? Күпме кешенең гомере исәбенә килгән байлык инде бәхетсезлек, күз яше булып күренә. Ә ул тураклаган бер гаепсез кешеләрнең ялварулы күз карашлары?! Их, шушы кайтуыңда шушында калсаң иде. Каберләрең үз җиреңдә булса иде...  Монысына юл ябык инде. Авылдашлары аны күрергә, танырга тиеш түгелләр!

Авыл башындагы калкулыкка җиткәндә радиосын кабызды. „Соңгы яңалыклар”ны бирәләр иде. „Узган төндә фәлән шәһәрдә оперативниклар чит илләр белән бәйләнештә эш иткән „Козгын” мафиясен тар-мар итте... Криминал медицинага хезмәт иткән „Сакал” кушаматлы хирург ике атна элек юл һәлакәтендә һәлак булган!..” 

Әниф шыбыр тиргә батты, тыны кысып алды.  „Бетте! Болай булгач, бетте „Козгын”га!...” Ә „Сакал” күптән үзе түгел инде. Әйе, ул үзен моннан ике атна элек „җирләде”. Шәһәр читендә табылган мәетне джибына „утыртты” да, өздертте. Билгеле урынга килеп җиткәч, машинасын биек юл читеннән төшереп җибәрде... Бәрелә-сугыла очкан машина зур ташка җиткәч, шартлады да, яна башлады...

Зур матәм җыены ясап, җирләделәр „Сакал”  –  Әнифне. Ә „Козгын” үзенә бөтенләй башка кеше исеменә паспорт юнәтеп бирде. Балалар йортында үскән, бер якын кешесе дә булмаган кеше ул хәзер. Дипломы да хәл ителгән. Эшләгән урыннары да беркем бәйләнә алмаслык тәртипкә китерелгән!  Тик... шул мәлдә аңа әллә нәрсә булды: ә Кәримә соң, Кәримә?! Ул бит исән! Ишетсә, бу хакта белсә, сатачак бит „Сакал”ны! Хатынның авыру булуы шиген киметте. „Авыру сүзенә кем колак салсын!?”

***

Иртәнге сәгать белән шәһәргә, эчке эшләр бүлегенә барырга сөйләшкән Сания карчык белән Кәримә торып юынып, чәй эчәргә әзерләнеп йөргәндә Кәримә телевизор каршына басып катып калды да, җан ачуы белән кычкырып җибәрде:

– Менә ул! Шул! Оятсыз!.. Гомеремне заяга үткәрүгә ул, ул гына гаепле! –  Экранда ул күреп белгән ир кешеләр арасыннан „Сакал”ның да фотосурәтен күрсәтеп, яшерен эш иткән мафиянең эзенә төшүләре, күпләренең кулга алынуы турындагы хәбәрне кабатлыйлар иде... Нишләп үлсен? Үлмәгән ул! Үзе утыртып алып кайтты бит мине!?

Төсе качкан хатын, Сания карчык бәләкәй яктан чыгуга, лып итеп идәнгә ауды...

***

Илендәге мәшәкатьләрен төгәлләп, кулына дипломатын тотып, иңбашына җиңел джемперын салып, „Сакал” аэропортка ашыкты. Егерме минуттан ул һавага күтәреләчәк. Ә берничә сәгатьтән... кояшлы илгә аяк басачак! Яңа тормыш башлаячак! Өр-яңа биттән! Аның рейсына посадка игълан иттеләр. Шул мәлдә күкрәк турысында нәрсәдер чәнчеп куйды. Әмма ул шундук үтте. Тагын, тагын кабатланды... Чәнчү көчәйгәннән-көчәйде. „Их, нинди вакытсыз!” Якындагы эскәмиягә утырып дипломатын ачты, йөрәк даруын эзләде. Ашыгып әзерләнеп бер дару да алмаган иде. Күз аллары караңгыланды, тыны кысылды, хәле беткәннән-бетте. Янәшәдән үтеп барган аэропорт хезмәткәре „Сакал”га игътибар итте:

– Сез үзегезне начар хис итәсезме?  –  „Сакал” дәшә алмады. Тез буыннарына кадәр хәлсезләнде. Үз-үзенә кызганыч хәлдә булып тоелды ул. Хезмәткәр ханым шул ук сорауны берничә телдә кабатлады. Ак халатлы йөгереп килеп пульсын тикшерде, кан басымын үлчәде, ашыгыч ярдәм чакыртты.

„Сакал”ның күз кабакларын ачарлык та хәле юк. Ямь-яшел зифа каеннар, ә өстә төпсез зәңгәр күк йөзе күз алдыннан китмәде. Аңа шундый рәхәт, шундый җиңел иде. Тынлыкны сиреналар тавышы бүлде...

Иллюстратив фото Pixabay сайтыннан алынды һәм әсәр эчтәлегенә катнашы юк.

Әсәрдә автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (4)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: