Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 ноябрь 2021, 17:31

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (2)

– Мин  – “Сакал”. Ә син Йолдыз булырсың. Озак эзләдем мин Йолдызымны. Менә  –  таптым! Проблемаларың булмасын дисәң, мин әйткәннәрне тыңларга, мондагы тәртипкә буйсынырга туры килер, Йолдызым. Аңладыңмы? –  “Сакал” Кәримәнең хәлсез гәүдәсен үзенең авыр гәүдәсе белән каплады...

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (2)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

***

Төшендә кыз чагында кызлар белән кич утырып эрләгән йоннарын йомгакларга ураганын күреп уянган карчык күргәннәрен хәерлегә юрап, иртәнге намазын тәмамлагач ятып черем итеп алды, төшен уйлады. Сынаган инде Сания, йомгак күрсә, юл төше була. Кем килер икән? И, кем булса да, юньле кеше килсен. Урынында күпме әйләнсә дә, инде йоклый алмаячагын белә. Торып коймак изеп куйды, гөлләренә су сипте. Кояш күтәрелеп кенә килә иде, берәү ишек какты.

– ...Үз кулларым белән кәфенләдем анаңны. Атаң бакчада ятып үлде. Йөрәк инде, йөрәк алып китте. Агаң да озак тормады. Берүзең калдың, балам. И, көттеләр үзеңне. Анаң күзләре йомылганчы көтте.  –  Сания  яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде Кәримәгә. – Үзең соң, үзең, балам, кайларда үтте шул тикле гомерләрең? Ниләр кичте башларыңнан? Ник бер хәбәрләр дә салмадың?

Якын кешеләре турында авыр хәбәрләр ишеткән хатынның сүз сөйләрлек хәле калмаган иде.

– Сания әби, миңа бер йотым су, идәнеңнән булса да урын бир... арыдыммм... соңыннан.... соңыннан сөйләрменн.... –  диде.

– И кызым, шулай булмый, хәзер, хәзер, чәем кайнаган. Тәмле итеп чәй ясап бирим. Ял ит, балам. Сиңа ял кирәк. Сөйләшербез, Аллаһы боерса. Сөйләшербез, көн безнеке, төн безнеке. Торуыңа мунча ягып куярмын...  –  Карчык йөгереп өстәленә сыйларын тезде.

Кәримә йока такта белән бүленгән почмактагы юынгычта юынып алгач, әби ясап утырткан чәен эчте дә, йокыга талды. Тәүлеккә якын үз-үзен белештерми йоклады, саташып кычкырып та җибәргәләде, авыр итеп ыңгырашып та алды.

Өлгерткән мунча да суынды, карчык хатынны уятырга курыкты, ял итсен, йончыган, дип өстенә йока одеял каплады, үзе дә өйнең алгы ягындагы кроватька чыгып ятты.

Төнге дүртенчедә уянды Кәримә. Тынычланган кебек иде. Йортка чыгып керделәр. Чәй эчтеләр.

– Безнең өй урынында хәзер кемнәр яши, Сания әби?

– И балам, авылның яртысы читләр белән тулы. Хәлле кешеләр инде, хәлле...

Кәримә, исен югалтып ауды. Карчыкның коты очты. Тиз арада сөлге юешләп, Бисмилласын әйтеп чигәләренә куйды. Берничә минуттан Кәримә исенә килде.

– Авырыйсыңмы әллә, кызым?

– Авырыйм, Сания әби...

***

...Машинага кереп утыргач, руль артындагы егет Кәримәнең кая кайтуын сорады, өшүен күреп термостан кайнар чәй тәкъдим итте. Аны-моны уйламады кыз. Төскә-башка артистлардан ким булмаган егеткә карата башында бер шик тә тумады.

Кәримә беркайчан да егетләр күзенә чалынырга тырышмады. Дуслары бар иде, ә күңеленә якын иткән кешесе булмады. Кара чәчле, кара кашлы юлдаш егет тыйнак, акыллы кеше булып тоелды. Кыз кавырсын стаканга коелган татлы чәйне өрә-өрә эчте, җылынып йоклап киткәнен дә сизмәде. Уянганда  башка машинада  иде. Уяну белән укшый башлаган кызны янәшәсендә утырган, машинасына утыртып алып киткән яшь ир, кочагына алып тынычландыра башлады.

– Үзем барын да аңлатырмын, акыллым, хәзер кайтып җитәбез...

Кәримә каршылык күрсәтергә теләсә дә, хәле җитмәде, әллә арыганлыктан, шундук йоклап китте...

Кабат уянганда биек машинада җилдерәләр иде. Урамда кояш кыздыра. Шәһәрнең киң урамнарыннан барган машина уңга борылды да, тар гына юлдан чакрымнар үтте. Мондый матурлыкны Кәримәнең зәңгәр экраннардан гына күргәне бар. Әйтерсең, ул төш күреп килә. Ят җирдән баруларын аңлагач, бар көчен җыеп ачуын белдерде:

– Сез мине кая алып барасыз? Кайтарыгыз өемә! Минем өйгә кайтасым килә!

– Успокой ее, “Борода”,  –  диде машинага идарә иткән кара күзлекле  кеше.

– Так точно!  – диде “Сакал” һәм киң колачы Кәримәнең юка гәүдәсен кочып үзенә тартты...

Күпме юл үткәннәрдер, Кәримә инде җиңел киемдә иде. Ак сарайга җиткәч, машина туктады. Матур итеп бизәлгән, як-ягына матур ташлар тезелгән, биек баскычлы сарайга атладылар. Анда озын гөлләр тезелеп киткән,  алтын балыклар йөзеп йөргән зур аквариум утыра, идәнгә затлы палас җәелгән. Кара күзлекле ир сул якка борылып, ачык ишек аша кемгәдер баш какты. Ул яктан чандыр гәүдәле бер ир чыкты. Өстенә ап-ак күлмәк кигән, кулына юан таяк тоткан, башы тап-такыр, аягында резина чабата.

Кәримәне аерым бүлмәгә керттеләр, ак халатлы бер ир кереп укол ясады. Аның ашыйсы да килмәде, карышырга, кычкырырга хәле дә җитмәде. Кәримәгә ни булса да, барыбер иде. 

Ул бөтенләй башка бүлмәдә уянып китте. Тимер тәрәзәгә күз нурын алырлык челтәрләр эленгән, пөхтә итеп җыештырылган бүлмә эчендә йомшак кровать, бер урындык, өстәл, тумбочка, телевизор һәм ишек алдында кием шкафыннан ары әйбер юк. Бәдрәф, ванна бүлмәсе дә шунда ук. Идәнгә йомшак палас түшәлгән. Торып, тумбочка өстенә әзерләп куелган йомшак халатны кулына алып ваннага кереп юынды, өстен алышты. Тагын бүлмәсенә чыгып кроватена утырды һәм шул вакыт күңеле тулып үксеп еларга тотынды. Үкси торгач, укшый башлады, ванна бүлмәсенә чак кереп өлгерде. Юынгач, җиңеләер кебек тоелган иде, җиңеләймәде. Чатнап башы авыртуга түзә алмый, урынына ауды. Аннары торып басып, башын таш стенага бәрә башлады. “Тоткында яшәгәнче, үлгәнең мең артык!” Кашы өстеннән кан бәреп чыккач, урынына ауды. Күп тә үтмәде, ике кат ишекне ачкыч белән ачып, бүлмәгә “Сакал” керде.

– Хәлең ничек, Йолдызым?  –  Хәлне күреп, йөгереп килеп, сөлге алып аны юешләде, кызга беренче ярдәмне күрсәтте.

Кәримә җавап бирмәде. “Сакал” җавап көтмәде дә. Үзе сөйләде:

– Болай кыланырга ярамый, яңа тормышка өйрәнә башларга вакыт, матурым.

Машинасына үзе кереп утырып киткән кыз өчен “Сакал” якын да, шул ук вакытта сәер дә. Үз телендә сөйләшүе үзенә якын итсә, юлда урлап алып китүе өчен нәфрәте артты. Шулай да исән котылу өчен аңа буйсынудан башка чарасы юк  иде Кәримәнең.

– Кем син? Ник мине урлап алып киттең? Минем нинди начарлыгым тиде сиңа?

– Ах, ах, берәү усаллаша башлаган түгелме? Урлап алып киткәнмен?! Мин сине көчләп машинама утырттыммы? Әллә үзең кереп утырдыңмы? Утыру белән йоклап киттең, понимаешь... Кайда төшерергә дә әйтмәдең үзеңне!?

Кәримә дәшмәде. “Сакал” ишекле-түрле йөренде. Үзе сөйләнде:

– Мин  – “Сакал”. Ә син Йолдыз булырсың. Озак эзләдем мин Йолдызымны. Менә  –  таптым! Проблемаларың булмасын дисәң, мин әйткәннәрне тыңларга, мондагы тәртипкә буйсынырга туры килер, Йолдызым. Аңладыңмы? –  “Сакал” Кәримәнең хәлсез гәүдәсен үзенең авыр гәүдәсе белән каплады...

Ун ел буе Кәримәне хатыны итеп яшәде “Сакал”. Назларын, затлы бүләкләрен, ягымлы сүзләрен кызганмады. Яратты да кебек Кәримә ирне. Ике баласы аңардан туды. Хыял белән яшәде. Сабыйлары үсеп җитүгә бергәләшеп авылга кайтырбыз, дип ышандырды “Сакал”. Еш командировкаларга йөрүе, үзен сәер тотуы аптыратты хатынны. Йөрәге астында яралып бер сулыш алган сабыйларын тартып алгач, ышанычы сүнде.

Тәүге сабыен авырып тора, дәваларга салдык, дип аңлатты, аннары туганын анасына карап елмая, көлә башлагач, Кәримә уянганчы алып чыгып китте...

Ярый әле, ул ике сабыен күрергә, күкрәк сөтен имезергә өлгерде Кәримә. Юкса, теге кара чәчле әрмәннән тапкан балаларын тугач та аердылар үзеннән...

“Сакал”ның бу вәхшилеген авыр кичерде хатын. Берни дә майтара алмады. Ун ел буе хатын-кыз буларак, ирләрне хезмәтләндерергә мәҗбүр иттеләр. Ул кичергән курку, стресс, психоэмоциональ шок  –  бер төер булып, Кәримәнең вакыт-вакыт аңын югалтып егылуына сәбәп булды...

***

– И балам, күргәч тә күргәнсең икән газапларны,  –  Сания карчык утырган җирендә башын чайкап торды.  –  Дөнья бигрәк  куркыныч. Ата  – улны, ана кызны белми дигәндәй, бигрәк буталды. Чәчләрең үрә торырлык. Ахыры хәерле булсын, кызым. Телевизорны ачсаң да, гел кеше югалуын, үтереш сөйлиләр. Ярый, башың исән, кайтып җиттең әле. Шөкер итик. Бәхетләрең алда булсын.

***

Бераз хәл җыеп, исенә килгәч, бер көнне Кәримә, Сания карчык белән зиратка юлланды.

Авыл өстендәге тау буена җитү белән Кәримәнең борынына җиләк исе килеп бәрелде. Җир җиләге пешкән. Тау итәгендә басар урын юк  –  кояшка йөзләрен куеп, баллы тамчылар булып тәгәрәшеп яталар. Ул кеше! Ул машина! Сабантуйга тиң! “Бәхетле кешеләр,”  –  дип уйлады Кәримә җиләкчеләргә карап.

– Кемнәр генә килми шушында җиләккә?! Олы юл буе булгач, үткәне-сүткәне гел шушында, бала-чагасы да, олы-чагасы да  –  барысына да җитә Аллаһның биргән нигъмәте!  –  Кәримә янәшәсеннән атлаган Сания үзалдына шулай сөйләнде. Кәримә, дәшмәде. Кояш җылысына кушылган җиләк, болын исеннән башы әйләнеп китте. Аңа шундый рәхәт, һәм... шул ук вакытта кыен иде. Иелеп бер бөртек җиләк тә өзеп капмады.

  ...Бәндәләрне тигезли торган юл ахирәткә күчү дисәләр дә, “мәңгелек йорт”ка аяк басу белән Кәримә бу уйлардан кайтты. Гүя, мондагы “ихаталар”, кабер ташлары да тормыштагы күренешне кабатлый. Дөньялыкта хәлле тормышта яшәп ахирәткә күчкәннәрнең кабер рәшәткәләре караулы, кабер өстендәге ташлар затлы, ә якыннары булмаган, кул көче белән көн күргән авыл кешесенең каберендә күпкә кайтыш рәшәткәләр утыра. Күп каберләр өстен кура баскан.

Менә Кәримәнең якыннары җирләнгән төбәк. Әтисе дә, әнисе дә, абыйсы да шушында “йоклыйлар”.  Кабергә якынаюга, янәшәдәге кабер өстендә утырган биек чыршы тирәсендә кошлар сайрый башлады. Әйтерсең, Кәримәнең газизләренең җаны кош булып кайткан да, аны сәламлиләр!

– Күп хәсрәтләр китердем сезгә, кадерлеләрем. Кичерегез мине... Бик авыр чакларыгызда яннарыгызда була алмадым. “Соңарган юлым”ны көтеп ала алмадыгыз. Бәхил булыгыз... –  Күңеле каткан хатын, иелеп каберләр өстен биек үләннәрдән арындырды.

– Мин дә хәзер килә алмыйм, кызым. Баштагы елларда караштыргалый торган идем дә бит... Җаннары тынычлык тапсын инде, балам.  –  Сания карчык Кәримәне күзәтте.

...Чыгу юлына атладылар. Зиратның капка янындагы чәчәкләргә күмелгән кабергә, тәүдә үк игътибар иткән иде Кәримә. Күз салып үтәргә уйлады. Яшелгә буялган рәшәткә астында кемнең якын кешесе “йоклый” икән? Карчык Кәримәдән арттарак калды. Кабернең алгы ягына чыгып һәйкәлгә беркетелгән фотоны, аның астындагы исемне күргәч һушын югалта язды... Зәнфирә?!  Җиде ел элек аның белән диңгез ярында күрешкән сыйныфташы, институт юлын бергә атлый башлаган җан дусты Зәнфирә бит бу?!

– Зәнфирә?! Сиңа ниләр булды? Нишләп син дә монда? –  Үз тавышыннан Кәримә үзе куркып куйды.

– Сөйләмә инде, кызым, ял итәргә барган җирендә суга батып, үле гәүдәсе генә кайтты бит Зәнфирәбезнең... Ике баласы белән ире калды...  –  Сания карчык та кабергә якынлашты.

  ***

Кәримә, гадәттәгечә, туйганчы йоклады, уянгач, бик озак киерелеп ятты. Сакчысы озатуында бүлмәгә җиләк-җимеш, татлы сулар, ризык китерделәр. Торып киенеп, юынып җыенгач, туенып алды. Көзгегә карап башыннан нинди кичерешләр үтсә дә, элекке чибәрлеген югалтмавына сөенеп куйды. Ап-ак йөз, нәзек кашлар, озын керфекләр, туры борын, калын иреннәр  –  берсе дә яшьлек эзен югалтмаган әле!

Билгеләнгән сәгатьтә сакчысы килде. Аның озатуында масаж бүлмәсенә юлланды, су коенды, чәчен, тырнакларын тәртипкә китертте. Сакчы алдында берсе белән бер авыз сүз сөйләшергә рөхсәт юк. Тоткынга килеп эләгүен, кара бизнес өчен эшләвен аңласа да, чарасызлыктан түзми булдыра алмый. Телевизор карап, илдәге үзгәрешләрне күзәтеп яшәсә дә, телефон, почта хезмәтенә юл ябык. Көзгеле тәрәзәләр аша тыш күренсә дә, эчке як тышка күренерлек түгел, тәрәзәләр тимер рәшәткәләр белән ныгытылган...

„Сакал” ерак сәфәргә юлланган көн. Кәримә төшке аштан соң тыш һавасы суларга чыкты. Бәхеткәме, үкенечкәме, бу юлы озатучысы күренмәде. Диңгез ярында ял итүчеләр су коена, көлешәләр, сөйләшәләр. Күпләре гаиләләре белән килгән. Аларга көнләшеп тә карады хатын. Кәримә халык янына бармады, үзен „Сакал” кешеләре читтән күзәтүен сизә иде.  Анда мине белә торган кеше юк, дип уйлады, комда бата – бата ярга якынаеп аякларын чайкады да, яр буена сузылган парктагы биек пальма төбенә урнаштырылган эскәмиягә барып утырды. Шул мәлдә тротуар буйлап диңгезгә табан атлаган хатынга күзе төште. Ниндидер күзгә күренмәгән көч хатынны шул якка борылырга мәҗбүр итте. Карады да, карашы шунда торып калды: таныш йөз, таныш сын! Авыл кешесенә хас адымнар... Бу кеше мине белергә тиеш, дип уйлады Кәримә. Шул мәлдә теге хатын да Кәримәгә карап алды, аның да карашы магнит кебек Кәримәдә тукталып калды. Берничә минут карап торганнан соң Кәримәгә табан атлады, якынаюга кычкырып җибәрмәсенме:

– Кәримә?! Синме бу? Син бит бу! Күземә күренәсеңме дип торам! Кайчан килдең? Кайларда яшәп ятасың?

Кәримәнең каршысында гомерендә иң соңгы күрешкән авылдашы Зәнфирә басып тора иде.

Кайнар кочагы белән килеп капланган Зәнфирәнең тыны, тавышы шултикле тәэсир итте Кәримәгә, ул хәтта, телсез калды, яшьләренә буылды, елый да, көлә дә, сүз дә әйтә алмады.

– Я, сөйләп җибәр хәлләреңне, Кәримә? Их, Кәримә!  –  Зәнфирә шашынып тагын, тагын кочаклады ахирәтен.

– Мин... мин... мин монда бит... тот...тот... тоткын-н-нда...  – Бары шул сүзләрне генә әйтә алды Кәримә, „горизонт”та „Сакал”ның джибы күренүгә, яшьләрен йотып каршыдагы күп катлы йортка кереп югалды.

(Дәвамы.)

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (2)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: