Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 ноябрь 2021, 18:17

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (1)

– Егерме ел элек шушы юлдан машинама утыртып алып киттем. Чәчкә кебек кыз идең... – “Сакал” сигарет алып кабызды. Салонга сасы төтен исе таралды. Кәримә дәшмәде. – Юк итмәдем үзеңне. – Ир, тирән итеп сулыш алды. Тынып торды. – Кызгандым. Миннән исән котылган беренче кеше – син...

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (1)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (1)

Кәримә төрткәләгәнгә уянып китте:

– Тор, кайтып җиттең!..

Тәненә каты кул тиюдән сискәнеп куйды. Күзләре бәйләүле хатын машинаның арткы утыргычыннан акрын гына гәүдәсен күтәрде. Куллары богаулы. Көнне төнгә ялгаган озын юл арыткан, әлсерәткән. Ышанмады бу хәлгә. Берәр җиргә илтеп калдырыр, дип уйлады. Аңа инде барыбер иде.

Машина килгән җиреннән шып туктады.

– Егерме ел элек шушы юлдан машинама утыртып алып киттем. Чәчкә кебек кыз идең...  –  “Сакал” сигарет алып кабызды. Салонга сасы төтен исе таралды. Кәримә дәшмәде.  – Юк итмәдем үзеңне.  –  Ир, тирән итеп сулыш алды. Тынып торды.  –  Кызгандым. Миннән исән котылган беренче кеше  –  син.  –  Салоннан чыгып, Кәримә утырган якның ишеген ачты.

– Суз кулларыңны!  – Кәримә кулларын сузды. “Сакал” хатынның кулларын азат итте.

– Күзләреңне үзең ачарсың. Бар, атла. Ә, тукта, менә монда акча. Карарсың үзең, монда сиңа тормыш башларга җитә. Миңа эшләгән яхшылыкларың өчен. Яратып та өлгергән идем үзеңне...  –  Кәримәнең иңбашына хатын-кыз сумкасы элде, кайнар иреннәрен хатынның муенына тидерде.

Хатын, гәүдәсен читкә алып, “Сакал”ның йөзенә төкерде.

– Ах син!... –  хатынны сугып җибәрде. Бахыр Кәримәнең хәлсез гәүдәсе юл читендәге үләнгә ауды. “Сакал” кузгалып китте.

Озак ятты хатын җирдә. Һушсыз куллары белән күзләрен бәйләгән чүпрәкне авырлык белән чишеп ыргытты. Әле яктыра башламаган. Күтәрелеп карарга итте, башы әйләнеп ауды. Оеган учларын язып үлән алып йомарлады. Күңеле тулды, җиргә яшьләре тамды...

*** 

Юл чатында кызларга озак көтәргә туры килде. Алар килеп җиткәндә тукталышта ике кеше бар иде, берсе күп тә тормый, утырып китте. Икенчесе көтеп арыгач, ахры, атларга булды.

Көткән чакта вакыт озак үтә. Кәримә белән Зәнфирә дә көндезге сәгатьләрдәге кызыклы хәлләрне хәтерләп көлешеп алдылар. Юл чатында икесе генә калгач, моңсу булып китте.  Рус поэзиясе антологиясеннән яратып ятлаган Сергей Есенинның “Шаганэ ты моя, Шаганэ...”сын кабатлый-кабатлый узгынчы машиналарның берәрсе тукталуын көттеләр.

Кәримә башлады:

 

Шаганэ ты моя, Шаганэ!
Потому, что я с севера, что ли,
Я готов р
ассказать тебе поле,
Про волнистую рожь при луне.
Шаганэ ты моя, Шаганэ.
Потому, что я с севера, что ли,
Что луна там огромней в сто раз,
Как бы ни был красив Шираз,
Он не лучше рязанских раздолий.
Потому, что я с севера, что ли.

 

Зәнфирә, хисләнеп, дәвам итте:


Я готов рассказать тебе поле,
Эти волосы взял я у ржи,
Если хочешь, на палец вяжи -
Я нисколько не чувствую боли.
Я готов рассказать тебе поле.
Про волнистую рожь при луне
По кудрям ты моим догадайся.
Дорогая, шути, улыбайся,
Не буди только память во мне
Про волнистую рожь при луне.

 

Соңгы юлларны беравыздан кабатладылар:

 

Шаганэ ты моя, Шаганэ!
Там, на севере, девушка тоже,
На тебя она страшно похожа,
Может, думает обо мне...
Шаганэ ты моя, Шаганэ
...

 

Авыл белән шәһәр арасындагы ун километр араны язгы-көзге көннәрдә беренче-икенче курсларда укыганда җәяүләп тә узган кызлар, кышкы кичтә машина көтәргә уйладылар. Соңгы парлары булмагач иртәрәк тә кайтырга өметләнгәннәр иде. Нишләптер юллары уңмый. Узгынчы машиналар килә, һәркайсында берәр генә буш урын. Көн кичкә авышкач, җил дә юнәлешен үзгәртеп, төньяктан исә башлады, салкын кызларның иякләрен чеметеп-чеметеп алды. Яшь чак бит. Матур йөрисе килә. Аякларында күн итек, өсләрендә синтепон куртка, башларында  –  бәйләм башлык.

– Ярый, чираттагы машинага син утырырсың, аннан соңгысы минеке булыр. Өшетә дә башлады,  –  дип баскан урынында сикергәләп алды Зәнфирә. Менә җилдәй җитез җилеп зәңгәр төсле машина килеп туктады. Салоны тулы әйбер.

– Кызлар-сылулар, бик теләсәм дә берегезне генә алалам, рәхим итегез,  –  диде яшь ир, коңгырт күзләрен Кәримәдә туктатып. Водитель янәшәсендәге урынга Кәримә утырды. Зәнфирә басып калды.

Күп тә үтмәде, Зәнфирәгә дә машина туры килде, авылына кайтып җитте.

Караңгы төшкәч, Зәнфирәләрнең ишеген кактылар. Кәримәнең әнисе Гадилә иде.

– Кызларның сезгә дә хәбәре юкмы, Наҗия? Бер дә алай соңламый торганнар ие, нәрсә булды микән? 

Өйгә үтеп газ плитәсе каршында  тәбикмәк пешереп йөргән кызны күргәч Гадилә, бер  –  Наҗиягә, бер Зәнфирәгә карап, сүзсез калды.

– Нигә, Гадилә, кызың кайтмадымыни?

– Гадилә апа, без бит бүген иртәрәк чыктык кайтырга, соңгы дәресләр булмады.  –  Кыз кайчан, ничек утырып китүләре турында сөйләде.

Кәримә суга төшкән кебек юк булды.

Эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттеләр. Өч көннән соң кыз хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелде. Кемнән генә сорашсалар да, кайларга гына мөрәҗәгать итсәләр дә, файда булмады. Гадилә, караучыларга да барып карады. Барысы да бер үк сүзне сөйләде: “Озын юл белән киткән. Карадан килешле кеше белән караңгы урында. Исәнлеккә исән. Соңарган юлы күренә...» 

***

Кәримә авырлык белән торып утырды. Егерме яшендә Яңа ел алдыннан соңгы тапкыр авылыннан чыгып киткән кызның егерме ел гомере читтә үтте. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә.

Күк өсте сыпырып алган кебек, чиста. Йолдызлар ап-ачык булып күренә. Көньяктан талгын гына җил исеп ала. Көндез кыздырыр инде. Кәримә бала чакта шулай була торган иде. Ул вакытта да бүгенгечә кояш чыга иде. Менә беренче әтәч кычкырды, аңа кушылып йортлардагы башка әтәчләр узышып сөрәнләде, өй кыекларында күгәрченнәр гөрләште. Таң атып, караңгы таралды, авыл читендәге әрәмәлек, аңа тоташкан калкулык, урман ачык булып күренә башлады. Авылда яңа көн туды. Каршысында аның авылы! Алдашмаган “Сакал”! Үз җиренә кайтарган! Кәримәнең башы әйләнеп китте. Авыл кешеләре йокыларын ачып торып аякка бастылар, мал-туарларын чыгарып көтүгә куштылар. Нигәдер көтү генә бәләкәйләнгән кебек күренде авылдагы тормышны читтән күзәткән Кәримәгә.

Элекке кебек бүген дә кояшның югарыга күтәрелүенә сокланып карамады. Карашы тирә-якка, авылга юнәлде. Калай түбәләр, коймалар, биек таш йортлар, агачлар, бер-берсе белән кисешкән урамнар, сукмаклар  –  һәммәсе аңа таныш һәм ни аяныч, шул ук вакытта ят. Балачак еллары шушы урамнарда, сукмакларда үтсә дә бер ят тойгы йөрәген кысты.

Дөнья һаман шул ук, еллар үтмәгән, вакыт тукталып калган булса?! Алай түгел шул. Кояш чыгуы, иртәнге тынлык, сукмаклар  –  барысы да элеккечә. Кәримәнең генә хис-тойгылары элеккечә түгел.

 “Әтиләр күптән мине көтәләрдер...” Акрын гына авыл буйлап атлады. Яңа асфальт юл салынган. Яңа өйләр арткан. Күпләрнең кәртә-куралары яңартылган. Кемнеке  –  кирпечтән, кемнеке калайдан коелган. Якында гына музыка тавышы, кыз балаларның көлешкәне ишетелде. Инде Кәримәнең балалары да буй җиткәндер. Кайларда икән аның сабыйлары хәзер? Кемнәргә әти-әни дип дәшәләр икән? Дүрт бала тапты Кәримә. Икесенә айга кадәр күкрәк сөтен имезде. ”Сакал” дүртесен дә тартып алды... “Синең өчен үлде ул бала!”  –  дигән сүзләре ананың йөрәгенә кан булып оешты.

 Дүрт улы да инде зур үскәннәрдер... Бу хакта уйласа Кәримә, үзәген өзеп тулгагы башлангандай була. Менә әле дә биленең аскы өлешеннән кысып алды да, тын алырга бирми үткен пычак белән турагандай кискен авырту тойды, аңын югалтып урам читенә ауды. Юлдан килгән җиңел машина тавышы ишетелде. Кеше ятуын шәйләгән ике яшь ир машинадан чыгып хатынның пульсын тикшерделәр.

– Кем булыр бу? – диде берсе. Икенчесенең исе дә китмәде:

– Белеп бетәрсең хәзерге ачкакларны.

– Әллә ашыгыч ярдәм чакыртыйкмы?

– Кирәк иде әле! Әллә исерек, әллә айнык?! Киттек, әйдә. Бетмәс юл, урам буенда аунаучылар. Ятар, ятар да, торып китәр әле...

Машина кузгалып китте. Хатын юлчыларның сүзен ишетте дә, ишетмәде дә кебек. Торып басып, өс киемендәге үлән чүпләрен какты да, атлавын дәвам итте. Өстендә таушалган спорт костюмы, аягында кроссовкалар. Күзен бәйләгән яулыгы муенына салынган.Туган нигезенә кайтып җитеп әнисенең кайнар чәен эчеп җылынасы, бер онытыласы килде. Менә монда, якында гына аның канат ныгыткан нигезе. Хәзер, хәзер килеп җитә... Авылны икегә бүлеп аккан инеш күперен чыгып сулга борылуга аларның өе булыр. Якынайган саен авыррак Кәримәгә. Сулышы ешайды, дулкынлануы артты, йөрәге дөп-дөп типте. Кәримәләр өе турысында ике катлы зур кирпеч йорт утыра!  Юллар буендагы кемпингларга охшатып төзелгән бу йортны, каршыдагы йөзьяшәр тупыл кәүсәсе булмаса, Кәримә узып та китәр иде. Ул белгәндәге мәһабәт тупыл кәүсәсеннән ярты өлеш кенә калган. Йөзьяшәр тупыл да заман җилләренә бирешкән. Әйләнә-тирәгә күләгә биреп утырган кәүсәсе урта турыдан икегә аерылган...

 Йортка карап уйга батты. Кем төзегән аны? Әтисе нигез яңартырлык түгел иде. Кәримәнең якыннары белән бәйләнеше өзелгәндә 58 яшьтә иде. Мөгаен, агасы кайткандыр?! Хатын, капканы авырлык белән ачып йортка үтте. Йорт уртасында ике зур машина тора. Кап-кара төстәге биек машинаны күргәч, укшып куйды. “Сакал”ны искә төшерде. Хас та аның “тимер ат”ы килеп утырган!

Хатын, сак кына килеп тимер ишектәге кыңгырауга басты. Эндәшүче булмады. Тагын басты.

– Кто?  –  диде усал тавышлы үсмер кыз.

– Әнкәй, әнкәем, бу мин  –  Кәримә!

– Кого вам надо? Откуда вы взялись?  –  дип кычкырды кыз.  –  Кәримә, көтелмәгән ят тавыштан, кырыс сораулардан ишек алдына салынып төште. Эчке якта урта яшьләрдәге хатын-кыз чыгып кыз белән сөйләшә башлады.

– Не знаю кто она. Дура какая-то!

Эчке яктагы хатын Кәримәгә дәште:

– Кем бар анда? –  Кәримә, сихри көч ярдәмендә гәүдәсен күтәреп, ишеккә капланды:

– Мин бу, мин  –  Кәримә. Ач, ач, туганым?!

– Кәримә?

– Мин, мин!

– Белмим бит Кәримә дигән кешене.

– Шушы урындагы йортта туып-үстем мин. Бүген генә кайтып төштем. Я, ачыгыз инде. Әнкәйләр күпме көткәндер!? Ачыгыз, әнкәй өйдәдер бит...

– Ә-ә-ә, сез Гадилә апаны әйтәсездер. Алар берсе дә юк инде. Китегез!..  –  Хатын ишекне ачмады. Өйгә кереп китте.

“Беркемем дә юк! Әнкәйләр вафат микәнни? Мине көтүче юк, димәк”. Нишләп монысын уйламаган ул? Нишләп Зәнфирә берәүгә дә хәбәр итмәгән, аны иртәрәк эзләп тапмадылар, тоткыннан коткармадылар? Сумкасын кулына тотып атлады. Инде нишләргә? Кемгә барып дәшәргә?  Авылның икенче очындагы, почмагы җиргә сеңгән агач йортка тукталды. Элек бу өйдә әтисе ягыннан туган әбиләре яши иде. Таныса, Кәримәне, исән булса, ул таныр...

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Аида Рәдиф кызы Хәйретдинова 1972 елның алтын көз аенда Башкортстанның Балтач районындагы Көнтүгеш авылында туган. Урта мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетында югары белем ала. Хезмәт юлын туган районындагы матбугат басмасы редакциясендә бүлек мөдире булып башлый һәм әлеге көнгә кадәр “Балтач таңнары” гәзите редакциясендә эшли. Күп еллар инде республикада нәшер ителгән басмалар белән хезмәттәшлек итә. Аида Хәйртдинованың хикәя, нәсер, новеллалары “Тулпар”, “Агидел”, “Идел”, “Мәйдан”, “Шоңкар” юмористик язмалары “Һәнәк” журналларында, "Кызыл таң", “Өмет”, “Сөенче”, "Йәшлек", “Йәншишмә” һәм башка гәзитләрдә әледән-әле дөнья күреп килә.
2009 елда Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты А. Хәйртдинованың “Яшьләр тавышы” сериясендә “Яшьлек җырым” дигән тәүге хикәяләр җыентыгын чыгарды.
2006, 2009 һәм 2012 елларда “Өмет” гәзитенең әдәби конкурсларында җиңүче буларак билгеләнде. 2012 елда республика яшьләренең “Йәшлек” гәзите редакциясе Башкортстан Республикасының Язучылар Союзы һәм Әбҗәлил районы башкортлары Корылтаеның башкарма комитеты белән берлектә үткәргән Рәмил Кол Дәүләт исемендәге әдәби премия лауреаты булды. 2014 елда “Акчарлак” җыентыгында күләмле хикәясе басылды. “Тулпар” журналының 2015 елгы лауреаты булды.
 
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (1)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Кайту. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: