Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 ноябрь 2021, 16:14

Мин ковид белән ничек чирләдем? (3)

Мидхәт Әбделманов: "Мин ковид белән авырырга җыенмыйм. Авырмас өчен сәламәтлекне алдан кайгыртырга кирәк"...

Мин ковид белән ничек чирләдем? (3)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (3)

Мидхәт Әбделманов: “Тән әгъзалары сәламәт булу зур роль уйный. Минем уйлавымча, кеше организмы өчен ашказаны асты бизенең роле аеруча әһәмиятле. Һәр ризыкны эшкәртү өчен ул аерым ферментлар, сут бүлеп чыгара. Ашказанын никадәр күбрәк тутырасың, ашказаны асты бизенә шулкадәр күбрәк көч килә.

 Шуңардан һәм тормыш тәҗрибәмнән чыгып, мин үземә махсус диета тәгаенләдем.

  1. Аз ашарга.
  2. Җиңел ризыклар ашарга.
  3. Сирәк ашарга.
  4. Бер ашаганны ике мәртәбә рәттән ашамаска.
  5. Тәүлекнең бер үк вакытларында ашарга.
  6. Ашау арасы 8 сәгатьтән ким булмаска тиеш.

Су, коры чәй эчү ашауга керми, аларны көн дәвамында эчәргә була.

Бу  диета белән яшәгәндә ашказаны асты бизе, шулай ук бавыр ял итә, алар кызмый. Бу әгъзалар салкын булса, алар тыныч, дөрес эшли. Бүреләр дә бит көненә 2 генә ашый, ә кешеләр  алты-җиде тапкыр ашый. Минем диетаны тотканда, көненә 3 тапкыр гына ашала.

Аллаһыга шөкер, бу системага 75 яшьтән соң күчтем. Әби белән көрәшәм: ул мине күп ашатмакчы була. Ул дини кеше, ураза тота.

Һәр чирләгән саен дару, антибиотикка ташланырга ярамый. Дөрес яшәсәң, дөрес ашасаң, организмга эләккән инфекция, иншалла, 8 сәгать эчендә юкка чыга ул”.

Мин ковид белән ничек чирләдем? (3)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: