Шыбырдап кар сулары эреп аккан, кыек башларында чыпчыклар чыркылдашкан җылы иртәдә, утарда сыер сава иде ул көнне Сания. Күңеле, нигәдер, язгы көн шикелле үзгәреп, ашкынып торган мәл. Җиленнең соңгысын тарткалагач, бозавын ычкындырыйм дип калкынган иде, кинәт күз аллары караңгыланып, аяк буыннары бушап төште. Ул арада сыеры сабырсызланып тулы чиләгенә тибеп, сөтне чайкалдырып җибәрде. «Ай Аллаһ, нәрсә булды бу…» Хатын көчкә күтәрелеп, киртә коймасына терәлеп басты, багана төбеннән җепшек карны тырнап алып, битен, маңгаен сыпырды. Күзе-башы ачыла төшүгә, икенче бәла калкып чыкты – эче өзелеп, укшытып җибәрде. Тоташ тәне белән тартышып-көчәнеп, эчеп кенә чыккан ике касә чәен чыгарып салды. «Салкын тимәгәндер лә, чир микән…» Ярый әле карты ат эчерергә елга буена төшкән, оятка калыр иде. Хатын бераз хәл алгач, бозавын кушты да, калган сөтен тотып, өйгә керде.
Ике-өч көннән тагы да шундыйрак хәл чыкмаса, Сания тегесен оныткан да булыр иде. Чәй утыртып йөргән җиреннән, кайнар самавыр белән авып китә язды. Ярый әле карты җитез генә торып, кулыннан самавырын алып өлгерде. Куркуыннан хатыны янында ата каздай бөтерелде:
– Авырып тора идеңме әллә, Сания? Нишләп миңа әйтмәскә? Ят, ятып тор андый вакытта, качып барган эш бармы?
Сания уңайсызланды:
– Куйчәле, өй эчендә авырып утырырга, ни. Эштә йончып йөрсәм, бер хәл (картының киңәшен тотып, эшен дә калдырган иде).
Ибраһим карт берчә фельдшерны чакырырга, берчә хатынын үзе алып барырга булды. Тегесе карышты. Карты өзмәде дә куймады:
– Бар дигәч – бар, зыяны булмас, – дип тезде, – Факиһә апаң да шулай балниска якын бармады, тыңламады… Алай ярамый, үзеңне карарга кирәк.
Яшь кенә фельдшер кыз моңа кадәр медпунктына аяк басканы булмаган апаны кызыксынып каршы алды. Үзеннән күпкә өлкән Ибраһим бабайга чыгып яшәп ятканын ишетеп белсә дә, бер дә күргәне юк иде.
Санияның сөйләгәннәреннән соң бераз уйлангандай торгач, фельдшер, ниндидер карарга килгәндәй, тиз генә күтәрелеп, шкафыннан калын китап китереп чыгарды да өстәленә салып, кирәкле битне эзләп тапты. Аннан белдекле генә итеп:
– Апа, сезгә ничә яшь әле? – дип сорады.
– Кырык сигез…
– Күремегез киләме әле?
– Ы-ы… соңгы вакытта килгәне дә юк, шикелле. Тәк, бер түгел… ике ай буладыр…
– Ну вот, шулайдыр, дип уйлаган идем… – кыз нәфис бармагының алсу тырнак очын китап битендәге таблицага төртте.
– Нәрсә инде?
– Сезнең климакс башланган, апа.
– Кли-макс-с…
– Әйе, сезнең яшьләр тирәсендәге хатын-кызлар авыруы. Сиптомнарыгыз да шул, күремегез дә туктаган. Шулай ук баш авыртырга, әйләнергә, костырырга мөмкин, дип язылган менә. Әнә, кайбер апаларда авыррак та үтә әле, ярый, сезнеке более-менее.
Сания фельдшерның лекциясен тыңлап, ачык кызның ихлас аңлатуына күңеле булып, эченнән: «Яшь кенә булса да, ничек күп белә»,– дип сокланып кайтып китте. Өзек-төзек аңлатып, картын да тынычландырды.
Җиңелчә авыртынып йөрүенә күнегеп тә бара иде инде хатын. Бөркү җәйнең тәүге көннәрендә, тәрәзә төпләрендәге гөлләргә су сибеп йөргән җирдән, иелгән уңайга корсагының өске өлешендә генә нәрсәнеңдер су эчендәге балык шикелле кинәт кыймылдап дулап китүенә дертләп, кулындагы чүмечен төшереп җибәрде. Үзе «Ах!» итеп чүгәләп төште дә куркуыннан учы белән авызын япты. Озак, бик озак утырды Сания шул урынында. Куллары соңгы вакытта калынаеп киткән билен, ката төшкән эчен капшады, миеннән йөз төрле уй үтте. «Китче! Юктыр-юктыр… булуы мөмкин түгел!.. Әгәр дә чынлап…Юк-юк! Климакс дигәне шушылай буладыр, бәлки… Ә нәрсәсе кыймылдый соң? Әллә икенче берәр авыру микән? Рак булып куйса? Нишләргә? Кемнән сорарга?»
Кабаттан фельдшер кызга барып тормады – оялды. Картына: «Районга барып, анализ бирергә куштылар»,– диде дә юлга чыкты. Тегесе: «Калырга булса, калып күрен, ят дисәләр – ят, кирәк нәрсәне үзем алып барырмын», – дип калды.
Үзенә нинди врач кирәклеген сиземләп, хатын-кызлар өелешкән кабинетка чиратка басты Сания. «Минем яшьтәгеләр монда йөрмиләрдер инде»,– дип тартынып кына килсә, монда яше дә, карты да дигәндәй кайнашып йөри. Һәркемдә һәртөрле сәбәптер, күрәсең. Корсаклары борыннарына җиткән йөклеләр дә, чырайлары сытылып, авырып утырганнар да, моңсыз гына хәбәр сатканнар да байтак.
– Нәрсә борчый? – врач, утыз-утыз биш яшьләрдәге хатын, язып утырган кәгазеннән күзен аермыйча гына гадәти соравын бирде.
Ишек төбендә торганда кат-кат кабатлаганнары җилгә очтымыни – Сания тотлыкты:
– Борчымый да… күреним, дигән идем…
– Чишенегез, креслога менеп ятыгыз.
Медсестраның сорауларына бутала-бутала җавап биргән арада хатын креслога үрмәләде. Ул арада кулларына ак перчаткаларын тарткалап киеп, ялтыр тимер-томырларын тотып, янына килеп баскан врач үз эшенә кереште:
– Тынычланыгыз…шулай… эчегезне катырмагыз. Эһе… тәк… тә-әк… Катырмагыз эчегезне! Эһе… Бә-әй! Нигә авырлы икәнегезне әйтмисез?!
– …
– Сездән сорыйм бит? Бу нинди качышлы уйнау?
– …
Каты карашлы врач авызына су капкандай булган хатыннан җавап ала алмаячагын аңлады булса кирәк, катгый гына итеп:
– Төшегез, кушеткага ятыгыз. Айгөл, авырлыны учетка ал, анализларга юнәлтмә яз, – дип, уңлы-суллы күрсәтмәләр бирде дә тәбәнәк кушеткага күчеп яткан Санияның корсагын аннан-монан авырттырып тагы да баскаларга, тоткаларга кереште.
– Ничәнче авырыгыз?
– …Беренче…
Бу юлы врач телсез калды, аптыравы йөзенә, ышанмавы күзләренә чыкты. Ахырда кызарынып, халәтен сүз белән төзәтергә ашыкты:
– Ничек инде, бер дә авырга калмаган идегезмени?
– Бер дә.
– Ирегез бармы?
– Булган иде… үлде… дүрт ел элек…
– И? Что-то мин сезне аңламыйм. Әле нәрсә, дәваланган идегезме?
– Юк ла… икенче бабайга чыккан идем.
– Ә-ә, вот оно что! Хәзер аңлашыла.
– Н-нәрсәсе аң-лашыла?..
– Икенче ирегездән балага узуыгыз аңлашыла. Торыгыз, киенегез.
Врач, өстәл артына утырып, язуын дәвам итте. Сания бутала-бутала ашыгып киенеп, өстәл янындагы утыргычка терәлде. Аның врачтан үз хәле хакында күбрәк сорашасы, беләсе килә иде. Сак кына сүз башлады:
– Тәүге ирем белән егерме җиде ел яшәдек… балабыз булмады…
Врач күзлеген борын өстенә төшереп, карашын күтәрде:
– Тикшерелгән идегезме?
– Мин – әйе. Ирем йөрмәде инде.
– Сезгә нәрсә дигән иделәр?
– Барысы да әйбәт, дигән булдылар бугай…
– Шулай булгач, – врач тагы да «аңлашыла инде» дигән мәгънәдә иңбашларын күтәрде.
– Аптырыйм шул… Иремнең читтә баласы бар, диделәр.
– Алары хакында белмим, апа, берни дә әйтә алмыйм, әмма факт – сез түлле һәм әлеге көндә, якынча чама белән, унҗиде-унсигез атналык йөк йөртәсез. Сезгә, – врач «сезгә» сүзенә аерым басым ясады, – яшегезне исәпкә алып, икеләтә-өчләтә сакланып йөрергә киңәш итәм.
Кайтырга автобусны көтеп тормады Сания. Автобустагы халыкны күреп, кемнәрдер белән сөйләшеп торырлык хәле дә, теләге дә юк иде. Тау аша турыдан җәяү атлады. Район үзәген көчкә чыгып, кеше күзеннән читләшкәч тә, кыстап килгән яшьләренә юл куйды. Беркатлы яшьлеген дә, бушка үткән чәчкәдәй чакларын да, Афзалның атлаган саен йөзенә бәреп бар хокукларыннан яздырган, чикләгән, баскан, чүкеч кебек туктаусыз миен чүкеп торган «Кысыр»ын, «Мал булсаң, сине күптән тотыныр идем», дип мыскыллауларын, «Читтә балам бар», дип күрәләтә алдауларын, «Китәм», дип куркытуларын, кимсетүләрен, үзенең тупылдатып бала сөяр чакларында чит балаларга карап өзгәләнүләрен бер-бер артлы исенә төшереп барды, ике бит очыннан ике су юлы шыбырдап акты да акты… Авылга килеп кергәндә хатынның бит-күзләрен җылы җил сыйпап киптергән, кайнар кояш йөрәген назлап эреткән, хозур табигать тынлыгы җанын тынычландырган, күңеле буп-буш, җип-җиңел һәм… яңа кичерешләргә шар ачык иде.
Фото: medknsltant.com