Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
3 ноябрь 2021, 14:22

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Кысыр. Хикәя (2 - дәвамы)

Ярты айдан соң шушындый ук сөйләшү тагы бер кабатлангач, Сания «ни булса, шул булыр» дип, Ибраһим карт йортына күчте дә чыкты. Авылда «Ну, бабай!» – дип бер гүләделәр дә тындылар.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Кысыр. Хикәя (2 - дәвамы)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Кысыр. Хикәя (2 - дәвамы)

         Санияның кырык биш яше тулып узган елның язында, көтмәгәндә Афзалы трактор астында калып  үлде. Гаражда ремонт вакытында ирләр эчкән дә, бу исерек килеш домкрат белән тракторын кыек-мыек күтәртеп, астына кереп яткан һәм тегесе ычкыныпмы, сыныпмы китеп, авыр тимер масса ирнең үпкә-бавырларын изгән. Бу вакытта каенанасы да юк иде инде. Хатын болай да коты булмаган дөньясында бөтенләй ялгызы утырып калды. Керсә дә, чыкса да – берүзе, караучы, күрүче, сораучы юк.

         Шулай да кеше рәтеннән мал-туарын, кош-кортын карады, бозауларын да ташламады әле. Күпләр колхоздан чыгып бетсә дә, кеше арасында йөрүен әлләни күреп, эшли бирде. Ире тере чакта аралаша алмаган күршеләре белән якынлашып алды, бераз тернәкләнә, ачыла төште.

         Беркөн эштән кайтып юынып торганда, күрше авылда яшәүче өлкән каенапасы килеп керде. Сания аптырап китте, аларның, Афзалны җирләгәндә, туганнарының үлемендә дә, эчүендә дә, баласыз, бәхетсез булуында да киленнәрен гаепләп, әрләп, тиргәп, каргап кайтып киткәннән соң, бу өйгә аяк басканнары юк иде әле. Сания «моннан нәрсә көтәргә инде» дип аптырап калса да, көчәнеп елмайган булды, түргә чакырды:

         – Үтегез, Мәликә апа…

         Каенапасы, борынын чөеп кенә карап, авыр гәүдәсе белән тап-топ басып, түр якка атлады:

         – Үтәм, әнием йортына киләм бит, чит җиргә түгел.

         Сания үзе, йомышка килгәндәй уңайсызланып, һаман кулъюгыч янында таптанды. Мәликә зур булмаган искерәк өйнең эчен үткер карашлары белән сөзеп чыкты да, ниһаять, килененә борылып:

         – Йә, шәпме, – диде.

         – Әйбәт әле, үзегез…

         – Сүз сөйләшергә килдем. Йомыш дип, йомыш та түгел, кыскасы – тыңла, килен. Энем белән ничек яшәсәгез дә, аз гомер бергә булмадыгыз. Бала тапмасаң да, ташлап китмәде, өстеңнән йөрмәде – кемнең тырышлыгы белән, дип уйлыйсың? Мин тукып, тыеп тормасам, әллә кайчан теге марҗасына шылган булыр иде.

         Озын сүзнең кыскасы шул: бу йорт минем әнинеке, сез үзегез өй салмадыгыз бит. Энем дә, калдырыр балагыз да булмагач, нәрсәсен берүзеңә иркен өй тотарга? Монда минем уртанчы малайның гаиләсен чыгарыйк.

         – Ә..ә… мин кая китим соң?..

         – Син безгә күч, мин төпчек малай белән генә бит. Бергә-бергә көн итәрбез әле.

         «Әйе» дә, «юк» та димәде каенапасына Сания. Шулай да үзенә бу йортта көн беткәнлеген аңлады. «Бергә-бергә» дигәне дә хезмәтче хәлендә йөрү икәне көн кебек ачык.  Әйтәсен әйтеп бетергәч, каенапасы, чәйгә чакыруны ишетмәмешкә салышып, ничек килгән булса, шулай чыгып та китте. Авыр уйларга чорналып утырып калды хатын.

Шушы хәлдән соң «Колхоз җитәкчесенә барып, берәр почмак сорыйм микән, әллә читкә чыгарга да китәргәме, мине нәрсә тота», – дип йөз төрле уй уйлап йөргәндә, яучы килеп төште. Кемнән-кемнән – Ибраһим карттан бит әле. Авылдагы хөрмәтле, абруйлы кешеләрнең берсеннән. Гомер буе тимерче булып эшләде, кулы коеп, теле сөйләп, күзләре көлеп торыр иде. Кешелекле, игелекле, оста, җор сүзле булганы өчен дә яраттылар бу агайны. Ничә еллар тавыш-тынсыз гына гомер итеп, сигез баланы бергә үстереп, аякка бастыргач кына дигәндәй, ике ел элек карчыгы вафат булып калды. Балалары укымышлы кешеләр, барысы да шәһәрдә, кайсылары бөтенләй еракта да, диләр. Сания тәмам каушап калды.

         Яучыны җавапсыз борып чыгаруга атна-ун көн тирәсе үткәч, ялгыз хатынның ихатасы янына ят машина килеп туктады. Эченнән таныш булмаган хатын төште. Караса – артыннан Ибраһим карт та ияргән. «Вәт, юләр… Бу бабай баласын ияртеп апкилде микән, ай, Аллаһ…»

         Килүчеләр хуҗабикәне кечелекле сәламләп түргә үтте, хәл-әхвәл, дөнья торышын сорашты. Сания, яшь кыз шикелле уңайсызланып, урындык читенә  генә терәлеп утырды да, аптыраган кешедәй элке-салкы гына җаваплар биргәләде. Ниһаять, картның кызы төп сүзгә күчте:

         – Сания апа, безнең сезгә, ни, йомыш белән килгәнебезне беләсездер инде. Сез дә ялгыз, әти дә ялгыз… бергә яшәп китсәгез, ничек әйбәт булыр иде. Сезне хөрмәт итеп, төбәлеп килдек инде…

         Сания ни дияргә дә белмәде:

         – Әлләче… уйламаганны…Иргә чыгу ике ятып бер төшкә кергән нәрсә түгел иде…

         Хатыннарның сүзе шушы тәңгәлдә төртелеп калгач, Ибраһим карт үзе дә телгә килде:

         – Ни, Сания килен… Сания карендәш, сине үз итеп, ошатып яучылаган идем… Какмам-сукмам, пока үземне дә, мал-туарымны да карыйм әле, алтмыш ике ир кеше өчен артык зур яшь түгел ул… Ни, ихлас чакырам…

         Ярты айдан соң шушындый ук сөйләшү тагы бер кабатлангач, Сания «ни булса, шул булыр» дип, Ибраһим карт йортына күчте дә чыкты. Авылда «Ну, бабай!» – дип бер гүләделәр дә тындылар.

         Яңа урында яңача тормыш башланды. Ир тарафыннан игътибарга, ихтирамга, назга өйрәнмәгән хатынга башта барысы да сәер тоелды. Беркөн карты малга печән салганда кипкән чәчкәләр җыеп керткәч, кычкырып көлеп җибәрде хәтта. Ә инде туган көненә кабарып торган җылы кофта тотып кайткач, ирексездән күзләренә яшь тыгылды.

         Карты хатынының кулына сәнәк-көрәк тоттырмады, сыер савудан тыш, абзар тирәсенә чыгармады, суларын да өлгергән кадәр кертеп биреп, чыгарып түгеп куйды. Авызыннан бер яман сүз чыкмый икән үзенең,  еш кына шаяртып, якын-тирәдәгеләрен көлдереп, күңелләрен күтәреп җибәрүгә әвәс. «Гомер буе шулай яшәсәләр, моның карчыгы нинди бәхетле булган»,– дип уйлый иде еш кына Сания картына карап.

         Матур гына итеп ярты еллап яшәп ташладылар. Балалары да килгән-киткәндә әтиләренең караулы, таза, пөхтә дөньяда утыруына, апаларының итагатьле, ачык булуына сөенеп бетә алмый. Сания да зур гаилә тормышының кайнап торуына, яшәешенә өйрәнеп китте.

(Ахыры бар.)

Фото: blackpantera.ru

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Кысыр. Хикәя (2 - дәвамы)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Кысыр. Хикәя (2 - дәвамы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: