Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 ноябрь 2021, 23:31

Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (Ахыры)

Рамилның  кычкырып елаган тавышы Мәрьямнең йөрәгенә төште.

Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (Ахыры)
Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (Ахыры)

* * *

–       Исәнме, җаным,  менә сиңа икебез дә яраткан ромашка чәчәкләрен алып килдем. Аларның әле җилләрдә тибрәлеп утырган иң матур чаклары. Исеңдәме, син Җиңү көнендә миңа бер кочак ромашкалар бүләк иткән идең? Аннары минем туган җиремдә, чиркәүдә никахлашканнан соң болынга чыгып, без аларны икәүләп җыйган идек. Рәхмәт, монда да урманга барган саен миңа ромашкалар җыеп алып кайттың. Хәзер инде икебез генә белгән ак чәчәкләр акланына үзем генә йөрим.

Мәрьям  Хәлитнең кабере өстенә  сак кына чәчәкләрен куйды, башындагы яулыгын рәтләштерде дә сүзен дәвам итте.

 – Ачуланма миңа, җаным, мин туган ягыма,  туган авылыма кайтып китәргә булдым. Бөтенләйгә. Син булмагач, мине биредә беркем дә тотмый. Әти-әни каршы  түгел, рәхмәт аларга, мине үз кызларыдай якын күрделәр. Ә бит баштарак, Хәлитнең башын әйләндереп, хатыны булу өстенә ияреп кайткан, җир бит, дигән яман сүзләрне аларга еш ишеттерделәр, әмма алар минем йөземне ертмадылар. Беләсеңме, Хәлит, мин гайбәт таратучыларга да, безне чәйнәүчеләргә карата да күңелемдә кенә тотмыйм. Алар бит безнең бер-беребезне өзелеп яратуыбызны, бер-беребездән башка яши алмавыбызны  белмиләр иде.  Гайниянең үз ярын табуына шатлануымның чиге юк. Исән булсаң, син дә хуп күрер идең: бер атна элек кенә ул баладан котылган,  батырчылык итеп, кичә үзенә бәби ашы илтеп кайттым...  Ачык йөз белән каршы алдылар, Гайния матур күңелле ул, бәхетле гомер кичерә күрсеннәр берүк.

Шулай, Хәлитем, рәнҗеп  ятма миңа, туган авылымны, якыннарымны сагындым, бик сагындым, синең үзеңә дә бу тойгы ят түгел  иде бит. Төннәрдә торып утыруларыңны тоеп, белеп ята идем. Һәркемгә үз туган ягы газиз, кадерле шул... Мин инде иртәгәдән юлга кузгалам. Әлегә бәләкәй улым  Рамилымны гына  алып китәм,  өчесен берьюлы алып китсәм, әти-әни ямансулар, аннары күз күрер... Хуш!

 

* * *

...Мәрьямгә бәхет елмайды, бик борчылса да, Абдуллинода поездга билет алуы кыен булмады. Кырык минуттан китәчәк поездны көтеп, ул  тимер юл вокзалы  каршындагы эскәмияләрнең берсенә барып утырды. Гадәттә бала кешесе поездга утыруны әллә нигә күрә, әмма, ни гыйллә, шалтыр-шолтыр үтеп торган товар поездлары  да, гудок тавышлары да Рамилны кызыктырмады.Ул бертуктаусыз:

–     Әни, әни, әйдә кайтыйк, минем өйгә кайтасым килә, – дип шыңшыды да шыңшыды.

– Улым, без синең белән еракка, түт-түт китәбез. Сине анда ерак әбиең көтә.

–     Минем әбием өйдә, абыем да, апам да... Әни, өйгә кайтыйк.

Рамилның  кычкырып елаган тавышы Мәрьямнең йөрәгенә төште. Аптырагач, юанмасмы дип, почмактагы киосктан лимонад алырга булды.

 – Улым, елама, тынычлан, мин сиңа хәзер тәмле су алып киләм, ә син утырып кына тор ярыймы.

–  Ярар, әнием...

Рамил тынычлана төште, шатланып, чәбәкәй иткән булды.

Йөгерә-йөгерә лимонад шешәсе күтәреп килгән Мәрьямнең күз аллары караңгыланып китте  –  борынын лыш-лыш тартып, эскәмиядә утырып калган улы урынында  юк иде...

–     Улым, улы-ым, син кайда-ау?

Кобарасы очкан Мәрьям ары йөгерде, бире йөгерде, каршыдагы парк алларын әйләнде, тик улыкае  күренмәде.  Вокзалның  ары бер почмагында яшеренгән Рамилны  линия милиционерлары табып, елый-елый күзләре шешенеп беткән әнисенә китереп  тапшырдылар.

 Нигә болай елатып баланы туган җиреннән аерам соң әле мин? Гомерем узган гади татар авылы, Хәлитем белән бергә печән чапкан печәнлекләр, туган ягымдагы шикелле  ак ромашкалар җилдә тибрәлгән болыннар  – барсы да күптән миңа үз, якын булып бетте, мин аларны гомерлеккә яраттым. Тәкъдиремдә шулай язылгандыр, Хәлитем белән бер җир куенында ятарга. Ай, аллам, Кәримәләр кызларының никах ашына гөбәдия пешерүемне үтенгәннәр иде. Ничек онытып торам әле? Мәрьямнең  башыннан ашыга-ашыга шундый уйлар йөгереп уздылар. 

Ул кире  авылга кайтырга  дигән ныклы карарга килде һәм, кассага барып, билетын тапшырды.

 

* * *

Кайнана туфрагында таш булып яткан Мәрьям туган ягына кайту уеннан бөтенләй ваз кичте. Колхоз ашханәсендә эшен дәвам итте,  өч баласын да укытты, кеше итте,  биатасы белән бианасын тәрбияләп-карап,  дин кушкан тәртип белән җир куенына тапшырды.  Авылдашларының үтенече буенча туйларга, никах ашларына чәк-чәген дә, пирогларын да, икмәк-калачларын да пешерде.

 Еллар агымсудай акты да китте. Кайчандыр чибәрлеге белән бар авыл халкын таң калдырган  Мәрьям сөйкемлелеге барыбер сакланып калган Мәрьям әбекәйгә әйләнде. Барча адәм балаларына Аллаһ бер дип таныган, үз ире динен кабул итеп, ислам дине кушканча яшәгән, Корьән укырга өйрәнгән, бөтен авыл халкының зур  хөрмәтен казанган  –  Ак әби  исемен йөрткән Мәрьямнең  Мария исемле украин кызы икәнен яшьрәкләр белми дә иде инде.

 

Март, 2020 ел.

 

Фото: infourok.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: