Сания кисәү агачы белән мич юшкәсен ябарга дип үрелгәндә генә телефон чылтырады. «Балам!» Тәки юшкәгә җитә алмый калган күпне күргән чуен кисәү агачы кадерсезгә әверелеп мич ырмавында ятып калды, хуҗабикәсе хәленнән килгән җитезлек белән идән паласларына абына-сөртенә телефон утырган кечкенә өстәлгә ташланды. Аннан, бер як колагын яулык астыннан чыгарып, трубканы терәде дә, чылтырауны гына көтеп телефон төбендә утырган кешедәй, татлы тавыш белән сузды:
– Әлле-еү-ү…
Чыбыкның теге очында челтерәтеп көлеп җибәрделәр. Җитмешне ваклаган әнисенең телефоннан тавышын үзгәртеп, сәхнәгә чыгып баскан артист кебек сөйләшүен кызык күрә кызы. Әнисенә, ни – нәрсә, кызының шыркылдаганын тыңлап, төсе беткән иреннәрен ерып, кинәнеп тик тора.
– Йә, көл әйдә, көл, гөнаһларым бетәр… Әниең шулай белгәч тә шәп әле.
Теге як көлеп туйды, ахры, сөйләшергә булды:
– Әни, саумы!
– Сау гынамы, балам, сау гынамы? Шәпбез әле, шәпбез, Аллага шөкер.
– Нишләп утырасың?
– Менә, мич беткәнен көтәм әле, минем, ни, җимерелеп барган эшем бармы. Үзегез ни хәлдә, балам? Кияү нишли? – кызы былтыр тормышка чыккан иде.
– Нишләсен – эшли, һи-һи-һи! Киявеңә ни булсын.
– Булмасын шул, булмасын, имин-сау эшләп йөрсен, ир кеше ни.
– Кара, әй, «Кияү дә кияү», баласының хәлен сораган юк, һи-һи-һи.
– Аһ-аһ, сиңа ни булды? – Бу якның тавышы сагая төште.
– Булмады… – теге якның ниндидер сер чишәргә теле кычытып торуы баштан ук сизелә иде инде. – Бер кызык әйтимме?
Бу як сабырсызланып китте:
– Ай Аллаһ, хәзергенең кызыгы да куркыта бит әле. Йә, әйт, йөрәкне кузгатып, ни…
– Әни-и, мин авырлы…
Әни кеше бераз телсез калып торды, аннан шаулап кайнап китте:
– А-ай, балам, сөенчесенә – уң колагың! Ничек әйбәт булган! Менә, төнгә каршы нинди яхшы хәбәр ишетәм. А-ай, әттәгенәсе! Менә сиңа! Кияү ни, ди?
– Ул белми пока, сиңа гына әйтәм, башкаларга эндәшми тор, яме.
– Йә. Балниска бардыңмы соң?
– Бардым-бардым, йөз төрле анализлар тапшырдым – все нормально.
– Берәр нәрсә ашыйсың килмиме? – Әнисенең болай да нечкә күңеле йомшарып, тавышы нечкәреп китте.
– Йә, ела инде хәзер. Каз ите ашыйсым килә что-то.
– Алып киткәнең бетте дәмени?
– Юк, мондыйны түгел, какланганын. Быелгыларга тоз сеңеп өлгермәгән әле, тәме юк.
– А-ай, Аллаһ, күрше-тирәдән сораштырмасам…
– Кит, шулай итеп соранып йөрмәссең инде, булгач, ашармын. Әйдә, үзеңнең хәлеңне сөйлә…
Ана белән кыз күңелләре булганчы, телефон трубкаларыннан төтен чыкканчы сөйләште. Сорашырлык хәбәрләр сорашылып, сөйлисе сөйләнеп бетелгәч, кат-кат хушлашылып, җылынып киткән трубкалар көчкә урыннарына төшеп ятты.
«Балам… авырлымын, диме…» Сания төнгә каршы килеп төшкән сөенечле хәбәр шаукымыннан арына алмады. Берчә үзалдына кеткелдәп көлеп җибәрде, берчә төпкә баткан күз кабакларын чәпелдәтеп, саран гына яшь бөртекләрен сыгып чыгарды да, күлмәк итәген күтәреп, фырылдатып борынын сеңгереп куйды. «Баламны, картлык юанычымны минем, я инде…»
Аннан кинәт нидер исенә төшеп, ашыга-ашыга сандык суыткычын актарырга тотынды. Шакылдап туңган ап-ак тәнле симез-симез казлар, йомгак-йомгак майлар идәнгә тезелеп китте. «Әһә… Бар сыман иде шул…» Суыткычына төшеп китәрдәй булып чокынган әби эзләгәнен сөйрәп чыгарды. Анысы куш йодрыктай гына ит кисәге булып чыкты. Какланган казның былтырдан калган бер бот өлеше генә.
Бу табыштан, мичен томалап, татлы хыяллар белән йокларга ятарга йөргән Санияның нияте кисәк үзгәрде. «Баламның… ашыйсы килгәч… булган итне, ни – аппарыйм.» Уйланды да – хәл дә ителде. Юлга кияргә киемнәр әзерләнде, акча төйнәлде, күчтәнәчкә китәсе азык-төлек суыткычның бер почмагына күчеп ятты. «Күршеләренә төнгә кереп йөрмәс, иртәнчәк афтабусга чыкканда эндәшер. Миченә ягып, эт-песиен ашатып торсалар, ике-өч көндә урап та кайтыр, Алла бирсә…»
Икенче көнне, төшкә табан, баштанаяк кәртинкә кебек киенеп, купшыланып алган Сания әби шәһәргә юлланган автобуста җилдерә иде инде. Ярымбуш салонның алгы утыргычларында иркенләп, аяк астындагы җылыткычтан өргән җылы һавага эреп, оеп китеп утырса да, кызының «Авырлымын» дигәненнән күңел төпкеленнән ирексездән калкып чыккан хатирәләрен сүтте.
… Сания Афзалны унҗиде яшеннән яратты. Солдаттан кайтып төшкән егетне туган-тумачасы, дус-ише өйдән-өйгә йөртеп кунак итә иде. Яшькелт-соры гимнастерка, галифе чалбар, ялтырап торган кирза итекләр кигән озын буйлы егетне урамнан гармун тартып үтүчеләр арасыннан карашы белән генә әллә кайдан аерып алды да, күздән югалганчы күзәтте. Шул бер күрүдән татлы хыяллар, йокысыз төннәр алып килүче газаплы мәхәббәт уты кабынды кыз йөрәгендә.
Сания үзе дә ямьсезләр исәбеннән түгел. Хәтта киресенчә: сылу гәүдәле, алсу битле, һәрвакыт көлеп торган кысыграк соргылт күзле, уймак кына кабарынкы иренле илгәзәк кыз булып үсеп җиткән иде ул. Күпмедер вакыт үтүгә, Афзал да аңлады аны һәм ахирәтләре аша кичке уеннарга чакыртты, сәбәп тапкан булып бозау фермасына килеп чыккалады, савучыларның астыртын елмаюына игътибар итмәстән, Санияга ярдәмләшкән булды, кызык хәбәрләр сөйләп көлдерде. Әнисе генә өнәп җитмәде аларның дуслыгын: «Кызлар арасында сөт өстендәге каймак кебек үскән егеттән фәтва булырмы икән, кызым», – дияр иде һәрчак. Ә Сания ул вакытта Афзалның үзен генә түгел, аның апаларын да, әти-әнисен дә, хәтта ул яшәгән өйне, урамны, ул йөргән юлларны да ярата һәм сөйгәненә бер генә дә сүз тидерәсе килми иде. Әнисен дә: «Ул әйбәт ул, әни»,– дигән сүзләре белән тыйды. Әнисе: «Әйбәттер дә ул…», – дип үз алдына сөйләнгән була да пошынып кала иде.
Бер ел тирәсе дуслашып йөргәч, алтын яфраклар шыбырдап җир өстен ябып, торналар чыңрап хушлашкан мәлдә туй үткәрделәр. Тәүге ел, яңа өйләнешкән яшьләргә хас булганча, гаилә тормышына, ир белән хатын булып яшәүгә өйрәнүгә багышланды. Сания, төп йортка төшкән килен буларак, таңнан торып каенана йортындагы мал-туарны карады, аннан фермасына йөгерде. Анда да яшь бозаулар ачыгышып көтеп тора. Афзал – колхозда тракторчы. Әлбәттә, эше җитәрлек, әмма буш вакытлары да юк түгел. Тора-бара Сания шуңа игътибар итте: ире йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләргә бөтенләй кысылмый булып чыкты. Мал-туар карау да, йорт-кура чистарту, су алып килү, мунча ягу, бакча утырту, бәрәңге күмү, алу кебек эшләр тулысынча хатын-кыз җилкәсендә иде бу өйдә. Ир кеше бары печән әзерләүдә катнаша да (анысында да хатынсыз булмый), утын алып кайта…
Сания кара эшкә күнеккән, әтисез үстеләр бит, монда да сер бирмәскә тырышып, йөгергәләп йөрде. Эштә бозауларының, өйдә каенанасы белән иренең күңелләрен күрде. Каенанасы начар булмады алай, үзе дә башын басып, кыштырдап кына йөрүдән башканы белми иде.
Бетмәс, мәңге кимемәс эш басуга гына бирешмәс иде дә Сания, кемдә дә шулдыр бит, аны, барысыннан да бигрәк, һаман балага уза алмавы борчыды. Бергә яшәүләренә ике елдан узып барганда, бу мәсьәлә бер хатынны гына түгел, каенанасын да, әнисен дә, ирен дә борчый иде инде. Ул-бу сүз чыкканда да каенанасы «балагыз булса әллә», «оныклар сөйгәндә», «улымның баласын кулга тотып буламы инде», дигәнрәк сүзләр ычкындыргалады. Ире дә: «Без бәбәй алып кайтмыйбызмы ул?» – дигән сорауны еш бирде. Ә каенсеңелләре табын саен күзгә карап: «Туганыбызга бала кирәк бит»,– диюне гадәткә кертте.
Ә бала булмады да булмады. Санияга «баласыз» мөһере басылды. Елдан-ел холыксызлана, тотанаксызлана барган ире эчкән я талашкан саен, кеше-мазарга карап тормастан, «Кысыр!» дип кычкырды. Шушы бер сүз белән хатынының авызын ябып, өнен тыгып, бетереп, изеп ташлый иде.
Больницага да бармады түгел, барды Сания. Тикшерелде, анализлар тапшырды. «Барысы да нормально, бугай, ирегез белән бергә килеп тикшерелегез», – дип кайтардылар. Тегесе бара буламы соң: «Мин нәрсә сиңа, позориться итеп йөрергә. Беләсең килсә, армиядә миннән бер марҗа авырлы булып калды. Күп җанга тисәң, киттем-бардым шунда кире», – дип кенә җибәрде. Бу хәбәрне апасы да: «Әйе, бер кыз «балаң туды», дип хат язып ятты, без күрсәтмәдек»,– дип дәлилләде. Бер ятып дәваланып караган иде, ире: «Ул нинди бетмәс балнис, дөньяңны кем карый»,– дип ачулангач, кабат йөрмәс булып ышанычын югалтты.
«Ышаныч югалды» диюгә генә сыеп бетмәс иде Санияның кичергән хәсрәтләре. Хатыннар кулында бала күргән саен эче өзелде, күкрәкләре чәнечте. Яңа туган сабыйларны кысып-кысып кочаклыйсы, суырып-суыурып үбәсе килде. Төшләрендә бала имезгәнен, тупылдатып сөйгәнен күреп уяныр да мендәрен кочаклап-кочаклап үксеп елар иде. Шундый мәлләрендә иренә: «Әллә детдомнан бала алыйкмы?» – дисә, тегесе: «Шәп булгач, үзең тап! Кеше баласын карап утырырга мин нәрсә?!» – дип җикерде.
Шулай үтте яшь чаклары. «Баласыз» тамгасы астында булгач, бернинди ташламага да өмет итмәде, каенсеңелләренең дә, каенанасының да сугым сую, каз өмәләре, бәрәңге алу, печән чабу кебек иң авыр эшләрендә йөрде, күңел бушлыгын шуның белән басарга, үзенә пошынырлык вакыт калдырмаска тырышты.
(Дәвамы бар.)
Фото: https://belprost.ru