29нчы октябрь – спецназ көне. Тик бу көнне бер-берсен котлау, бәйрәм итү беркемнең дә башына килмидер мөгаен. Чөнки бу көн – хәтер көне. Бу көн – илебезнең киләчәген, тынычлыгын тәэмин итүгә үзләренең бөтен барлыгын, көчен, җанын, канын, гомерен багышлап, мәңге яшь булып калган ул-кызларын искә төшереп, һәркайсын хәтердә барлап чыгу көне.
Бу көнне никтер сугыш яланындагы канкоешны, яраларны искә төшерәсе килми – иптәшләрем әле барысы да исән чакларны хәтерлисе килә... Гүя югалтулар булмаган... Ә без шул чактагыдай яшь. Бергә.
Шул хәтер киңлекләрендә генә без һәрчак шат һәм бәхетле...
***
– Ә синең хыялың бармы?
Ишетмәгәнгә салышам. Учак белән мәшгульмен, янәсе... Менә, бөтен тирә якка иң-иң таләпчән тәмлетамакларның да борынын түзә алмаслык дәрәҗәдә кытыклардай тәмле шашлык та әзер. Иптәшләрем җиргә җәелгән брезент өстенә табын әзерләп өлгергәннәр: шашлык кына җитеп өлгерми торган. Хәзер анысы да табында! (Һи... Нәрсә инде ул бер табак шашлык яшь, сәләмәт, физик яктан чыныккан унбиш егет өчен? Ай! Төзәтик... Ундүрт егет һәм бер кыз өчен...) Берничә сәгать элек кенә аулап алынган куян итеннән учак күмере өстендә ясалган шашлыктан да тәмле ризык булуы мөмкинме?!
Ул чакта әле безнең төркем тулы составында – әле ут эченә кермәгән чагыбыз. Безнең әле сугыш күрмәгән чак. Безнең әле... югалтулар кичермәгән чак... Тирә-ягыбызда дивар булып үскән йөзьяшәр Уссури чыршылары да шул тынычлык турында назлы итеп пышылдашалар кебек.
– Әйт инде, синең иң изге хыялың нинди?
Тагын сорауны җавапсыз калдырырга тырышам. Беләм, барыбер җавып бирергә туры киләчәк. Бәлки, соңрак...
– Сигналларны куйдыгызмы? Аю килеп чыкмагае... – Сүзне икенчегә борып, бу юлы да җаваптан котылып калуга ирештем...
– Бу тайгада аю түгел, юлбарыс хуҗа... Ул көчле дә, сак та. Борынгы сунарчылар аны “амба” дип атаганнар... Гади сигналларның файдасы юк бу очракта. Мин җылылык һәм хәрәкәт датчикларын куштым. Монысы ышанычлырак.
Бу минем Уссури тайгасында икенче тапкыр сунарда булуым. Беренчесендә, иптәшләремнән аерылып, озак адашып йөргән идем.
Сәер хәлләр күп булды ул көнне, тик әлегә берсен генә сөйләп үтәм. Көн кичкә авышып, быргы тавышы яңгырауга гына таптым кирәк юлны.
– Башка килмим мин бу урманга... Әллә ничек, аркага гел салкын йөгереп тора... – дим...
– Амба саклап йөргән сине – шуңа шулай... Урман хуҗасы. Юлбарыс.
– Бәй, мин аны күрмәдем дә инде...
– Син аны күргән булсаң – инде безне күрмәс идең...
– Әйт инде, бала чактан ук бүгенгәчә тормышка ашмаган хыялыңны...
– Ярый сөйлим. Җир читенә барып җитәсем килә иде. Барып җитеп, таш кыя ярында аякларымны салындырып утырасым, чиксез дәрьяга карыйсым килә иде. Әле һаман шул хыялым йөрәк түрендә...
Сөйләп бетердемме, әллә өлгермәдемме – кичке тынлыкны бозып, аю үкергән тавыш яңгырады. Безнең данлыклы “сизгер” приборлар аю тикле аюны күрмәгәннәр! Берни дә уйлап өлгермичә, алга сикерәм. Кыныннан яшен тизлегендә бик зур мачетены (ятаганга охшаш) тартып чыгарып, баш очыма күтәргәндә, ялтырап торган кылыч йөзеннән чагылып, учак яктылыгы якындагы агачларга төште. Юлбарыс! Ике күзе утны чагылдырып алды! Дөньяларны селкетеп, ату тавышы яңгырады. Сигезенче калибрлы ау мылтыгының инде бер гасыр диярлек тавыш биргәне булмаган! Без аны реставрацияләп, элекке хәленә китергәч, үзебез белән алган идек. Сынап карау өчен. Менә бит... Сәбәбе дә табылды...
– Тидерә күрмә...
– Юк, мин югарыгарак... Юлбарысны күрдегезме?
Инде аш тәме дә калмады, ял кайгысы да. Димәк аю “тәртип боза” башлаган – шунлыктан “урман хуҗасы” аны күзәтеп, каравыллап йөри, күрәсең. Андый очраклар тарихта теркәлгән... Аю кеше ашаса, гел кешегә һөҗүм итә башлый. Зиратларны туздыра хәтта. Түзәр әмәл калмаса, юлбарыс үзенең “патша әмере”н чыгара. Һәм тормышка ашыра. Үзе аның итеннән бер генә калҗа да капмый – урман ерткычлары ашап бетерәләр.
Бәлки, боларның беразы уйлап та чыгарылгандыр – кешенең бит гаделлеккә ышанасы килә! Чын тормышта таба алмаганны легендаларга куша. Һәм шуңа ук үзе дә ышана башлый. Ышанмаслыкмыни! Менә, безгә һөҗүм итәсе аюны сагалап килгән бит!
– Җыенырга кирәк. Моннан китсәк, дөресрәк булыр.
Микроавтобусның уңайлы утыргычында изрәп йоклап киткәнмен. Күзләремне ачканда, инде туктаганбыз, иптәшләрым чыгып бетә язган иде.
– Уян, әнә, җир читенә килеп җиттек! Менә бу – синең хыялыңдагы кыя...
Төшемме бу, әллә өнемме?
Алдымда – җип-җиңел томан юрганы каплаган дәрья! Мин килеп баскан кыя астында диңгез шаулый... Алда, офыкта – күк белән диңгез суы очрашкан томанлы сызыкта туачак таңның беренче нурлары беленеп килә. Ә диңгез киңлеге, гүя яңа сауган сөт өсте – шул җиңел, нәфис күбек белән капланган диярсең... Әкрен генә селкенеп, дулкынланып тора. Еракта, диңгезнең аръягында ял иткән җиреннән кояш күтәрелеп килә. Бөтен дөньяны нурга күмеп, яңа көн туа. Күңелдә тик якты уйлар гына, шушы матурлыкка сокланып басып торасы да торасы килә... Яктыра. Диңгез өстендә акчарлаклар канат җәеп оча, томан катлавы да юкара төшә.
Ә мин һаман шунда – очсыз-кырыйсыз диңгезгә карап торган шул таш кыя өстендә. Хыялымны чынга ашырып, аякларымны салындырып утырам! Шундый рәхәт! Томан тарала. Әкеренләп, тегендә-монда ялгыз гына йөзеп йөргән балыкчы көймәләре күзгә чалына. Әнә, кайдадыр еракта, офыкның аръягыдадыр күрәсең, зур кораб. Машиналары тулы көчкә эшли күрәсең, кап-кара булып күтәрелгән төтене генә күренә... Офыкның аръягында да тормыш бар. Юк, җир чите түгел бу... Бу бары тик минем аякларым барып җиткән коры җир чиге генә... Чиге юк кеше хыялының! Гомерең буе омтылган биеклекләрне яулауга – алда тагын да зурракларын, тагын да чагуракларын күрәсең. Инде аларны яуларга омтыла башлыйсың... Кичәге казанышлар берникадәр онытылып та калгандай тоела хәтта.
Тик бөтенләйгә яшь булып калган, мәңге егерме биш яшьлек иптәшләрем генә һичкайчан кала алмый календарьнең узган битләрендә! Алар һәрчак минем белән. Дөресрәге, безнең җаннар һәрвакыт бергә.
Менә хәзер ялгыз калдым...
Иптәшләрем... юк инде...
Һәркайсы Лачын кебекләр,
Һәркайсы Бөркет иде.
Ни сөйлим мин!? Алар исән!
Минем белән янәшә!
Мин исәнмен – алар яши!
Безнең җаннар бер ләсә!
Аларга гел егерме биш,
Мин генә ул... картаям...
Елларга һич бирешмәскә
Алырга соң көч каян?
Фото: Pixabay.