Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
31 октябрь 2021, 00:43

Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (4)

Мәрьям иренең әти-әнисен, сеңлесе Фираяны гына түгел, бөтен авыл халкын, авылның үзен  яратты.

Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (4)
Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (4)

* * *

Үз  диненнән ваз кичеп, ире белән бергә ислам  динен кабул иткән,  исемен Мәрьям дип үзгәрткән украин киленнәрен бианасы белән биатасы  бик яраттылар.  Инде икенчегә балага узган  Мәрьям  белән  Хәлиткә, шартын китереп, никах укыттылар. Картинәй  атлап түгел, йөгереп кенә йөргән Лена-Лилияне ашап туйгач, ике кулы белән битен сыпырып әппәр итәргә өйрәтте. Никах көнен Мәрьямнең гомерендә дә онытасы юк. Ул ире белән бергә тыйнак кына мәҗлескә килгән күрше-тирәләре Хәлитнең, хәзер инде аның да, якыннары алдында "Лә илләһе илләллаһ Мөхәммәдүр расүллаһ",  – дип, үзенең мөселман икәнлеген раслады. “Никах” сүзенең ант-вәгъдә икәнен, никахлашып кавышучыларның бер-берсе белән гомер буе никахларына тугры яшәргә тиешлекләрен белде. Хәер, бу ант-вәгъдә күптәннән икесенең дә йөрәкләренә язылып куелган иде инде.

Әйе, әллә нинди сөйкемле сөяге бар иде украин җирендә туып, үз халкының гореф-гадәтләрен, аш-су серләрен кечкенәдән күңеленә сеңдереп үскән яшь  хатынның.  Чибәрлеге өстенә акыллы да иде.  Хатын-кыз чибәр булса, акыллы булмый, акыллы булса, чибәрлеге чамалы, диләр. Марияга  бу гыйбарә һич тә туры килми: беренче күрүгә  матурлыгы белән таң калдырса, аралаша башлагач,  сабыр акыллы булуы сокландырды.  Хәлите  аңа авылда хатыны булганын тегендә  яшәгән чакта әйткән булса, иренә ияреп  кайтыр иде микән? Юк, әйтмәде  Хәлит,  Мария кайтмас  дип курыкты. Ә ул Гайниянең кем икәнен аңлагач-белгәч  тә, иренә күтәрелеп-бәрелмәде, эчендә ниләр кайнаганын үзе генә белде, белгертмәде. Үзен хөрмәт иткән хатын ирен яманламас, диләр бит.  Аһ-зарның ни икәнен белмәс, артык сөйләшеп бармас, тиз арада матур акцент белән ярыйсы ук татарча сөйләшергә өйрәнгән, эш  дигәндә кулында ут уйнаткан  Мәрьям аш-суга ифрат оста булып чыкты. Хәерниса бианасыннан татар  халык ашларын, камыр ризыкларын әзерләргә дә, нәзек кенә итеп тукмач кисәргә дә өйрәнде.  Чисталыгы-пөхтәлеге, аш-су әзерләргә тотыныр алдыннан башына чөеп  ап-ак яулык бәйләп куюы, бисмилласын әйтеп тотынуы  Хәерниса бианасының күңеленә аеруча хуш килде. Кырым бүрек – баш күрке, көмеш йөзек – кул күрке, яхшы килен – өй күрке дип, бик белеп әйткәннәр  шул.

Көчләп халык йөрәгенә кереп булмый. Татар халкының  урын өстендә ятып, көчле әсәрләр иҗат иткән Фәнис Яруллин әйткән бу сүзләрне белмәсә дә, уңган-булганлыгы  белән  авыл кешеләренең йөрәгенә үтеп керде Мәрьям. Авылда колхоз ашханәсе ачылгач, аны пешекче итеп эшкә чакырдылар. Һәркемне  кояш кебек елмаеп каршы алган, кәтлитләре, ашап туймаслык камыр ашлары, кәбестә, бәрәңге сумсалары  белән игенчеләрне  сыйлаган Мәрьямне бөтен авыл халкы үз итте.

– Бәхете бар икән бу Хәлитнең, нинди асыл кошны эләктереп алып кайтты бит,  –  дип сокланып баш чайкаучылар да, көнләшеп караучылар да булды.

Мәрьям иренең әти-әнисен, сеңлесе Фираяны гына түгел, бөтен авыл халкын, авылның үзен  яратты. Капка төпләрен  яшел каз үләне каплаган, шомырт, канәфер куакларына күмелеп утырган, тәрәзә төпләрендә шау чәчкәле яран гөлләр күренеп торган гади, әмма чиста, җыйнак авылны яратмыйча мөмкин түгел иде. Аның үз авылы да матур, тик  анда чучка асрамаган  бер хуҗалык  та юк, шуңа күрә шакшы ис язын да, табигать чәчкәгә күмелгәч тә, бетми. Ә монда язларын шомырт чәчәкләренең, җәйләрен каен яфракларының куе, тыгыз исе бөтен авылга тарала, көзләрен алма исе кичләрне иркәли... Ә кешеләре нинди гади, ихлас, нәкъ Марияның үз авылдашлары кебек үк. Марияга инде туганнан бирле исеме дә Мәрьям шикелле.

Кулы балта  эшенә оста Хәлите белән биатасы ал-ял белмәделәр – менә дигән яңа йорт җиткезделәр. Икенче улы, Рөстәменә бер яшь булганда, яңа өйгә күченү шатлык өстенә шатлык өстәде. Тик...  теге сазлык  һаман да үзен онытырга ирек бирмәде, шунда ятканда юеш, әшәке салкын  үпкәсенә, үзәгенә чыкмаслык булып кереп калган булса кирәк – Хәлитнең буылып-буылып ютәлләүләре торган саен көчәйде. Мәрьямнең үлән төнәтмәләре кайнатып эчерүләре, район үзәгенә дәваханә юлын таптаулары – берсе дә ярдәм итмәде.  Мәрьямне тол калдырып, мәхәббәтле тугыз  ел  гомер Хәлитнең мәңгегә күзләрен йомуы белән тәмамланды.

(Дәвамы бар.)

Фото: otvet.mail.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: