* * *
– Хәлит кайткан! Хәлит кайткан! Яңа бичәсе белән!
Хәлитнең исән-имин булуы, украин кызына өйләнеп кайту хәбәре яшен тизлегедәй авылга таралып кына калмады, басуда салам өю эшендә мәш килгән авылдашларына да, әтисе Хәкимҗан белән Гайниягә дә барып иреште.
Нинди кич җитүне көтү ди ул?! Атын җан-фәрманга чаптырды гына Хәкимҗан абзый. Килене Гайния борылышта чак арбадан төшеп калмады. Ата кешенең тизрәк улын кочаклап аласы, шап-шоп аркасыннан сөясе килде. Биш ел бит, биш ел! Хәкимҗан абзыйның күңеле йомшап, күзләренә яшь тыгылды. Ярый әле аңа арты белән утырган килене күрми. Һе-е, яңа бичә белән кайткан имеш... Нинди колакка ятмаган хәбәр ди ул? Әй бу бичә-чәчәнең авызын каплап куеп буламы соң? Тамчы да ышанмый Хәкимҗан абзый, гайбәт, пүчтәк сүз бу... Булмас, тузга язмаганны, аның бит Гайниясе, бер дигән кәләше бар, ул әле, кем-кем, Хәкимҗан улы, нәселләрендә булмаганны... И, бу тел бистәләре ни генә сөйләмәс... Телләренә тилчә чыккыры.
Атын капка төбендә калдырып, ул җәлт-җәлт ихатага килеп кергәндә, Хәлит утынлыкта булаша – ни арада өлгергән, бер өем ярып куйган утын пүләннәрен тигезләп әрдәнәгә өя иде. Морҗадан төтен күтәрелә, ишегалдына тәмле ис таралган – Хәерниса түти бер тавыгын чалдырып, аш салып җибәргән булса кирәк. Фирая мунча миченә ут төртеп җибәрергә йомычка җыеп, абыйсы тирәсендә мәшәләнә... Менә бит, Хәкимҗан абзыйлар өенә дә бәхет атлап керде.
Кочагын җәеп, йөгерә-атлый улы янына килеп җиткән Хәкимҗан үз тавышын үзе танымады, тавышы әллә ничек, тамагы авырткан кешенекедәй, карлыгып, калтыранып чыкты:
– Улым, сине дә күрер көннәр бар икән.
– Әткәй!
Каушаудан, дулкынланудан әйтергә бүтән сүз табалмыйча, ата белән ул кочаклашып, бер-берсенең аркаларыннан шапылдаттылар. Бер-берсенә карап тордылар да тагын, тагын кочаклаштылар.
Гайния дә ире, никахлы ире кочагына атылыр иде, сагынуы канганчы кочагыннан чыкмый торыр иде, тик әлеге шул биатасы алдында уңайсызлануы, оялуы гына чабуыннан тартып тора.
Ә Хәлит соң, Хәлит, биш ел буе аны өзелеп көткән хатынын кочагына алудан нигә тыела, нигә дип тартына? Күз сал инде, күз сал хәләл кәләшеңә! Әнә бит ул нинди матур, килмәгән җире юк. Ашкынып кайтудан бит очлары алмадай кызарган, изүе ябулы җиңел җәйге күлмәге аша калку күкрәкләре, сыгылмалы нечкә биле беленеп тора... Җиләк кебек пешкән хатынын, никахлы хәләл җефетен үбә-үбә, яңаклары буйлап агып төшкән күз яшьләрен нигә сөртми ул? Көчле куллары белән Гайниясен күтәреп алып, икесенең дә башлары әйләнгәнче нигә зыр-зыр әйләндерми инде бу Хәлит?.. Гайния бит аны шундый көтте, шундый көтте...
Әмма ләкин Хәлит Гайниягә күтәрелеп карарга да кыймыйча, җинаять өстендә тотылган бәндә кебек, башын иеп, түмәргә барып утырды. Кабаланып, кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарды, шырпысын эзләп кесәләрен актарды, таба алмыйча тәмәкесен кире чалбар кесәсенә тыгып куйды.
Бер улына, бер килененә карап торган Хәкимҗан абзый төксе тавыш белән улына эндәште:
– Димәк, хатын алып кайтуың дөрес?..
Хәлит бер ноктага текәлгән килеш утыра бирде. Ярый әле Мария күрмәгәндә, авылга җитәрәк, муенындагы тәресен салып, сумкасына яшереп куйган иде. Ярый әле аның ике ел буе Петр булып яшәвен белүче юк монда...
– Мин аны, Марияны яратам, әткәй. Аның белән без күргән газаплар...
– Тьфү! Әйттерерсең әллә ни!
Хәкимҗан абзый кулын селтәп, өйгә таба атлады. Минут эчендә күзләрендә нур сүнеп, шиңгән чәчәккә охшап калган Гайния исә үкси-үкси, ике кулы белән йөзен каплап, абзарга таба йөгерде. Башыннан чишелеп төшкән ак яулыгы җирдә, нәкъ Хәлитнең аяк очында ятып калды.
* * *
Көн кичкә авышты. Хәерниса җиңги булган сый-нигъмәтен куеп, кичке табын әзерләде. Йорт тукмачы салып пешерелгән тавык шулпасы, тавык ите, ярмаланып пешкән бакча бәрәңгесе телеңне йотарлык тәмле иде. Табын тирәли барсы да түгәрәкләнеп утырдылар утырулыкка, тик ашауларының рәте-чираты булмады – кулларында кашык, ә уйларында бер сорау: арытаба ни булыр?.. Башта, эчкәрге якта йокысыннан уянып Лена елый башлагач, ире белән янәшә утырган Мария, кабаланып, кызчыгы янына кереп китте. Дәшми-тынмый аннан-моннан гына капкалап, калганнар да өстәл яныннан тизрәк китү ягын карадылар. Хәерниса җиңги берүзе утырып калды. Раббым, биргәнеңә мең шөкер дип, озаклап дога кылды. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, тормыш акыллы ул, барсын да кирәгенчә үз урынына куяр, дип уйланды күпне күргән авыл карчыгы. Ул да, хәер, гаиләдәге башкалар да аптырашта калган, уңайсыз бер халәттә иделәр. Әмма инде соңгы өметләре өзелер чакка җиткәндә исән-имин кайтып төшкән, Мариясына карап кына торган ни Хәлитне; туган җирен, туган йортын ташлап, телен дә, кешеләрен дә белмәгән ят җиргә ире белән бергә кайткан ни Марияны; ни моңа кадәр өй яктысы, өй яме булган тырыш, сабыр Гайнияне өйдән чыгарып җибәрү мөмкин түгел иде. Нинди җибәрү ди, аларга карата хәтта ачу да юк?! Өчесенең берсе дә артык түгел бу өйдә. Өчесе дә, хәтта бүген генә тупса аша атлап кергән, чибәр йөзеннән, килеш-килбәтеннән сөйкемлелек бөркелеп торган Марияга кадәр үз, якын. Ә моңарчы онык сөюдән мәхрүм булган Хәерниса җиңгинең сары бөдрә чәчле, алсу йөзле, куе озын керфекләр белән каймаланган зәңгәр күзле Ленаны кулына алып, тупылдатып яратасы килүен кемнәр генә белсен соң?!
Башы катты Хәкимҗан абзыйның. Ничек була соң инде бу? Берүзенә ике килен? Ике хатын белән яшәүне дин рөхсәт итә дә ул, әмма авылларында мондый хәлнең булганы юк?.. Хәлит үзе нәрсә уйлый икән? Вәт хәлләр. Менә гаеш... Ярый, тәнгә дәва гына түгел, ир белән хатын арасын көйли торган мунча бар бит әле җир йөзендә. Кичке якта әзер булачак мунча барсын да хәл итәр. Ир кем белән мунчага барса, шуның белән яшәр...
Хәкимҗан абзыйлар өендә шатлык белән бергә урнашкан четерекле гадәттән тыш хәл мунча булганчы ук хәл ителде. Хәлитнең икенче хатын белән кайтып төшүе күрше авылга, Гайниянең әти-әнисенә дә барып иреште. Ил-көндә булмаган бу хәбәр болай да кызу канлы Галимҗанга, Гайниянең атасына, җитә калды. Кияү исән-имин әйләнеп кайтты дип шатланасы урынга... Әдәм страмы... Сугыштан кайтучылар арасында гармун, яулык-шәл, күнитек ише әйбер алып кайтучылар булды. Анысын Галимҗан да әйбәт белә. Әмма беркем дә үзе белән хатын алып кайтмады. Гыйбрәт чистый! Күрше-тирә авылларда да андый-мондый хәл ишетелмәде. Гарьлегеннән шартлар дәрәҗәгә җиткән Галимҗан агай чыбыркысы белән атын бертуктаусыз каезлап, кодаларына тиз үк барып та җитте.
Хәлит ишегалдында иде. Ул әле балтасын кулына ала, әле түмәргә барып утыра. Тагын торып китә, әрле-бирле йөренә, йөткерә-йөткерә тәмәкесен пыскыта, борчылуы йөзенә чыккан.
Сөмсере коелган бабай тиешле кеше тып итеп Хәлитнең каршысына барып басты. Исәнләшеп-нитеп тормады, туп-турыдан соравын ярып салды:
– Син миңа үзең әйт әле, кияү, бу хәбәр, икенче хатын алып кайтуың дим, дөресме?
Хөлит эндәшмәде, исәнләшергә сузган кулы җавапсыз калды. Бабасы, исәнме-исән түгелме, әмма бүгенгә кадәр кияве булып исәпләнгән ирнең яңагына берне кундырудан чак үзен тыеп калды, яңак турына ук килеп җиткән кулын кире төшерде дә лачт итеп җиргә төкерде.
– Тьфү, мирда булмаганны...
– Әти, тимә, зинһар!
Йөрәк тавышы белән кычкырып, каяндыр, бакча ягыннан йөгереп килеп чыккан Гайния әтисе белән Хәлит арасына кереп басты.
Галимҗан абзый читкәрәк китте. Ул йомшаграк тавыш белән кызына дәште:
– Җыен, кызым, әйберләреңне чыгар, без сине уртак ир өчен үстермәдек. Минем үземнән арткан балам юк. Әйдә, җәһәтрәк бул!
...Капкадан чыгып киткәндә Гайния тутырып Хәлиткә карады.
Каушап, күшеккән тавык шикелле бөрешеп калган Хәлит башын игән килеш Гайниягә дәште:
– Кичер мине, Гайния. Син үз тиңеңне табарсың. Мин Марияны яратам.
Гайния белән Галимҗанны озатырга чыгучы булмады. Пошкыра-пошкыра кузгалып киткән бахбай юлга төшеп, әкрен генә юыртырга тотынды.
Гайния башын күтәреп, үзе ап-ак итеп агарткан өйгә, бушап калган капка төбенә күз салды. Алар боегып, ямансулап калган, тирән уйга баткан шикелле күңелсез бер халәттә иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: rodnaya-vyatka.ru