Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 октябрь 2021, 17:07

Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (2)

Хәлит сөйгәне белән бергә булу өчен  Марияның туган-тумачалары  күз алдында чиркәүдә никахлашу йоласын үтте.  

Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (2)
Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (2)

* * *

Мәхәббәттән башын җуйган Хәлит  теге үлем сазлыгында ятканда үз-үзенә сүз бирде:

– Әгәр  сугыш бетеп, исән калсам, исән калсак, һичшиксез, Марияга  өйләнәчәкмен!

Артабангы хәл-вакыйгалар кино кадрлары шикелле  йөгереп кенә узды  сыман. Егет  гүя сөю  шәрабы эчеп, исерек  бер халәттә яшәде. Шатлыклы Җиңү көне... Мария белән кызның туган җире Украинага Семеновка авылына  кайтулары... Сөйгәне белән бергә булу өчен  Марияның туган-тумачалары  күз алдында чиркәүдә никахлашу йоласын үтәүләре.  Хәлитнең  Петрга әйләнүе һәм муенына  тәре тагуы...

Яраттылар, бик тә яраттылар аз сүзле, эшне сытып эшләгән Петр-Хәлитне кызның әти-әнисе дә, туган-тумачалары да,  хәтта авыл кешеләре дә үз күрде. Сугыштан соң менә тагын ике ел гомере читтә уза яшь ирнең.  Туган җиреңне сагынып чит җирдә гомер кичергәндә ике ел ай-һай озын икән лә... Монда ул Хәлит түгел инде, барсы өчен дә Петр, үзе дә яңа исеменә күнегеп бетте. Күнегеп бетте? Ай-һай, күнегеп  була микән  андыйга?..  Уйларга чумып үткәргән йокысыз төннәрдән, үзеңнән беркая да качып котылып  булмый шул. Булмы-ы-ый. Әнә ич, хатыны  аның кочагына сыенган да,  тигез, рәхәт итеп сулыш алып, тирән йокыга талган. Бишектә, нәни кулларын як-якка ташлап,  кечкенә кызлары Леночка  йоклый.  Ә ул сагыну газапларына түзә алмыйча  тагын  бер таңны йокысыз  аттыра...

Андый таңнар соңгы вакытта  ешайганнан-ешая бара. Соңгы вакытта гынамы? Сугышка алынганчы  беркая бармыйча, бетеп авыл малае, аннары авыл егете булып яшә дә, инде ничек  күңелең ятып,  чит-ят якта гомер итмәк кирәк? Ярый инде сугыш  вакытында, ул чакта кайту турында түгел, дошманны кыйрату  хакында бөтен уең. Соң бит аннан соң да ике ел үтте. Ике ел!  Әйтүе генә ансат. Ул ике елның бер көне  туган ягын,  бәбкә үләне каплап алган ишегалларын күз алдына китерми үтте микән Хәлитнең? Туган авылын, якыннарын, әти-әнисен күрмичә тагын күпме түзәргә мөмкин?!. Сеңлесе Фирая җиткән кыз булгандыр инде? Әҗәлләргә  дарулар бар, сагынуга бар микән? Юктыр ул,  юк, аның дәвасы бер генә  – кайтып  күрешү, яңагыңнан аккан күз яшьләреңне дә тоймыйча  һәм  тыймыйча, якыннарың  белән  кочаклашып тын тору. Күңел дәфтәренең  бикләп  тә куя, Марияга сөйли дә алмый торган битендә тагын бер кеше – Гайния дә бар әле. Сугышка  алынырга  ике генә ай калгач өйләнеп киткән кәләше Гайния дә ...  Ул монда Мариясы  белән мәхәббәтле гомер кичерә, ә ул  анда салкын мендәр кочаклап ята торгандыр...

Анысы, әйтәсе түгел,  Марияда өлкәннәр акылы бар: кайчаннан бирле, хат яз, хат яз дип, әйтеп килсә дә, өенә хат  язарга  Хәлитнең кыюлыгы җитмәде. Әсирлеккә алынган көннән солдат Хәлитнең якыннары белән бәйләнеше өзелгән иде. Шуннан бирле...  Яшь  ир кайчак үз-үзен өзгәләп ташлардай була: анысы  сугыш медальләре дә бар, әмма барыбер ул туган җиренә, авылына кайту, күрешү шатлыгын кичерүдән мәхрүм. Берүзенә ике ярату белән сагышка манчылган гомер кичерә ул: берсе – Мария,  икенчесе газиз туган җир...  Кем белә, бәлки инде исән түгелдер, яу кырында, билгесез тарафларда ятып калгандыр дип, әнисе намазга оеган саен  аның  рухына  догалар укый торгандыр?..

Юк, болай булмый. Мария белән иртәгә үк әйбәтләп киңәшләшергә дә кайтып китәргә! Кабул итсәләр дә, итмәсәләр дә, кайтырга, кайтырга!

Ниһаять, үзендә  күпмедер җиңеллек  тоеп, Хәлит күзләрен йомды. Ә офыкта ал таң сызыла иде инде.

 

* * *

 – Инәки,  кара әле, кара, безгә ниндидер ят кешеләр кереп килә... Фирая шулай диде дә җәһәт кенә  чыгар якка юнәлде.

Хәерниса  түтинең тез буыннары калтырап китте, ул, хәлсезләнеп,  карават читенә  барып утырды, әллә нинди эчке бер тоемлау белән “Хәлитем” дип пышылдады.

Ул арада булмады, ишектән килеп кергән Хәлит әнисенең үсмер кызлар кебек кенә булып калган ябык гәүдәсен кочагына алды:

– Инәки, инәкәем, сине дә күрер көннәр бар икән...

...Могҗизалар була ул, була, ышанырга, бары тик  ышанырга гына кирәк. Менә бит, билгесезлектә көннәр, еллар үткәргән Хәерниса түтинең улы, Хәлите, көтмәгәндә-уйламаганда, кинәт кайтты да төште. 1942 нче елда  сугышка киткәннән бирле бер хәбәр-хәтере булмаган иде, Гайния хәрби комиссариат аша юллап та  анык  җавап  алалмады...  Инде  Хәлитнең кайтмавы белән өйдәгеләр  беркадәр килешеп тә киләләр иде...

  Хәерниса  түти  бу могҗизага ышаныргамы- ышанмаскамы дигәндәй, җитди ир корына кергән улының  дулкынланып торган чәчләреннән сыйпады, якаларына ят бизәк чигелгән ак күлмәген сыпырып, аркасыннан сөйде. Хәлит әкрен генә әнисеннән аерылып торып басты да, баласын күкрәгенә кысып, уңайсызланып  бер читтәрәк басып торган Марияны алгарак этәрде. Каушап,  дулкынланып, сагынылган туган телендә бер тында әйтергә ашыкты:

– Инәки, Фирая, таныш булыгыз, бу минем хатыным Мария, кызым Лена була. Ул әле  татарча әйбәт белми, өйрәнер әле, өйрәнер... Ленаны әйтмим,  аның теле инде безнеңчә ачылыр, Марияны әйтәм, өйрәнер...

Өйдә киеренке тынлык урнашты. Хәерниса түти дә, Хәлитнең сеңлесе Фирая да  берни аңламыйча чибәр хатынга  карадылар. Икесенең  дә күзләрендә, бөтен кыяфәтләрендә матур яшь хатынга сокланудан бигрәк  аптырау, гаҗәпләнү  галәмәте чагылды.

 Яшь хатын күзләрен тутырып әле Фираяга, әле карчыкка карап торды һәм  күкрәктән чыккан йомшак тавыш белән, вата-җимерә:

 – Исянмысыз,  – диде.

 –  Ничек инде, абый? Ә Гайния  җиңгәчәй?..

 Фирая сораулы карашын абыйсына күчерде. Хәерниса түти берни белмичә мыш-мыш килеп, әледән-әле алсу иреннәрен чапылдатып,  әнисе куенында йоклап ятучы кызчыкны кулына алмакчы булып, Марияга якынлашты.

Хәлит дәшмәде. Сеңлесенең соравы җавапсыз калды. Ничек, нәрсә дип җавап бирсен соң? Ул бит әллә язмыш, әллә тормыш, әллә мәхәббәт, әллә  инде үзенә үзе  куйган бу четерекле сорауның җавабын белми, белми. Төн урталарында уянып җавап эзли, таба гына алмый.  Күрше авыл кызы Гайнияне аңа димләп бирделәр. Яшь иде егет, ни ә, ни җә димәде, өлкәннәр сүзенә каршы килмәде. Гайниясе белән ир-хатын булып, юньләп яшәргә дә өлгермәделәр  –  Хәлитне сугышка алдылар.  Ә Гайния  биатасы-бианасы белән яшәп калды, авыл халкы башына төшкән  кайгы-хәсрәтне, эш авырлыгын аның белән бергә күтәрде. Гайниягә нәрсә  әйтер, ул бит  аны чын күңеленнән кызгана, тик... концлагерьда очратып, эт тормышы кыенлыкларын бергә кичергән, өч көн буе сазлыкта яткан; почык борынлы, озын керфекле, үзе кебек матур кыз бүләк иткән, иренең туган җиренә кайту теләген шулай кирәк дип, берсүзсез кабул иткән, үлгәнче бергә булырга вәгъдә биргән Мариясын ярата.   

 Гайния дә, әтисе дә басуда  булып чыктылар. Хәлит өчен анысы әйбәт, һич югы кичкә кадәр үзенә, хәзер инде башкаларга да тынгылык бирмәгән сорауга җавап  эзләр, абзар-кура, ишегалларын караштырыр, су буйларын урап килер... Ызан буенда үсеп утырган әрем  исләрен иснәр... Шундый сагындырган бит туган җир..

 

(Дәвамы бар.)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: