Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 октябрь 2021, 15:36

Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (1)

Башын егет күкрәгенә салган кызның йөрәк тибеше аның йөрәгенең дөп-дөп тибүе белән тигезләште. Икесенә бер сырма ... Бер йөрәк тибеше...

Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (1)
Зәйфә САЛИХОВА. Мәрьям-Мария. Хикәя (1)

Сөю көчле иманнан!

Чорнаса мәхәббәт-ялкын –

Котылуың юк аннан.

Равил Фәйзуллин.

 


– Мария, җаным, бөтенләй өшеп беткәнсең бит, тешең тешкә тими, минем сырмам икебезне дә сыйдыра, авылдагы безнең өй миче кебек җылы үзе.

Урысчасы чамалы гына булган Хәлит кызга әкрен генә шулай татарча эндәште. Холодно, холодно, дип урысча да өстәп, кул сузымы гына читтәрәк яткан кызны кочагына алды да тагын да зурайтырга тырышкандай тарткалап, күфәйкесен әйбәтләп өсләренә япты. Юка пинжәге аша аркасы юешләнеп беткән, бөтен гәүдәсен калтыравык алган Марияның карышып торырга көче дә, теләге дә юк иде. Ул Хәлитнең кочагына сарылды, егетнең куенына сеңеп эреде, үзен әнисенең җылы кочагына йомылган сабый баладай итеп тойды... Башын егет күкрәгенә салган кызның йөрәк тибеше аның йөрәгенең дөп-дөп тибүе белән тигезләште. Икесенә бер сырма ... Бер йөрәк тибеше... Ышанасы да килми, өч көн элек кенә тәмамланган, икесенә уртак булган коточкыч концлагерь газаплары...

Мария белән Хәлит менә инде өченче төн юеш җир исе килеп торган куе урманда, саз үләне, мүк белән капланган сазлык өстендә яталар. Тәмуг оясыннан качарга аларга концлагерьда полицай булып хезмәт иткән бер урыс кешесе ярдәм итте. Ул фашист мәлгуньнәре мәҗбүр иткәнгә генә бу вазифаны башкара идеме, әллә инде үз теләге белән дошман ягындамы, бусын яшьләр белмәде. Әмма ничек кенә булмасын, аларның качып чыга алуына кара болыт чырайлы урыс адәме булышты.

...Иртәгә бу гашыйкҗаннарны ни-нәрсә көтә? Дошман солдатлары эзләренә төшеп, икесен берьюлы дөмектермәсләрме? Документ ише бер кәгазьләре булмаган, ябыгып-хәлсезләнеп беткән, бары тик явызлык, хәсислек, үлем авызыннан котылу сөенече, сөю хисе белән тулы бу ике җанга язмыш-ханым ни әзерли? Юк, юк, бер-берсенең тән җылысына изрәгән, бер-берсенең йөрәк тибешен тоеп бәхетле минутлар кичергән егет белән кызның бу хакта әлегә уйлыйсы килми. Иртәгәсе – бер Ходай кулында. Ә әле концлагерьга кадәр бер-берсенең дөньяда барлыгын да белмәгән украин кызы Мария белән татар егете Хәлит бәхетле, бик бәхетле. Гаҗәп, әмма Белоруссиянең таныш булмаган урман сазлыгында ятсалар да, өч көн инде каткан ипи кисәкләреннән гайре тәгам ризык капмасалар да, сазлык суы белән сусыннарын бассалар да, өшеп-туңсалар да, алар бәхетле. Гаҗәп, әмма шушы үз кочагына алган урман, сазлыклы җир, чекерәеп кенә янган йолдызлар шаһит: һәр тишегеннән, һәр көненнән үлем ыржаеп торган, әсирләрне мең газапларга дучар иткән концлагерьга алар рәхмәтле. Шул үлем тегермәне аларны очраштырды, бер күрүдә бер-берсенә гашыйк иттерде, илаһи ярату көче мыскыллау-кимсетүләрдән коткарып калды...

-– Мария, мин сине яратам. Кызның чәчләреннән тупасланып беткән куллары белән сыйпый-сыйпый, егет тагын һәм тагын кабатлады.

– Мин сине яратам, яратам...

Кыз татарча пышылдап әйткән сүзләрне аңламаса да, йөрәге белән тойды – егет аңа мәхәббәтен аңлата. Ул да, аны кысып кочаклап, колагына пышылдады:

Я тебе кохаю.
...Җиңүне партизаннар отряды белән Белоруссия җирендә каршылаган Мария белән Хәлиткә карата Аллаһ Тәгалә мәрхәмәтле булды. Аларны сорау алып интектермәделәр. Өсләренә килеп чыккан партизаннар отрядында яшьләргә кыек караучы булмады. Мария сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтте, өс-башларын юды, ямады. Хәлит тә отрядның ышанычлы партизаны булып китте.

 


* * *

Әй илаһи мәхәббәт! Нишләттең син сугышка кадәр Башкортстанның гади бер авылында тыныч күңел белән яшәп яткан, ярату хисенең никадәр тирән булуын белмәгән, кичермәгән Хәлитне?! Нишләттең?! Син булмасаң... Юк, бул инде син, бул, бер-берсен яраткан парлар берүк кенәсе кавышсыннар, яратып-яратылып яшәсеннәр, тик менә аны, Хәлитне, урап кына үткән булсаңчы!.. Егетне күрмәмешкә салышкан булсаң, шулай гына иткән булсаң, Хәлит Марияны күрмәс тә, белмәс тә иде. Кызның имән чикләвеге төсендәге чәчләрен татар кызлары шикелле үреп, иңнәренә салган калын ике толымына, озын керфекләре арасыннан дөньяга гел сөеп караган зур коңгырт күзләренә, уймак иреннәренә, күтәреп әйләнәсе килгән җыйнак гәүдәсенә игътибар да итмәгән булыр иде. Хәзер инде ул яшәвен аннан башка күз алдына да китерә алмый. Ә авылында... Әй бу татлы да, газаплы да ярату!.. Авылында аны зар-интизар булып әти-әнисе, туганнары, авылдашлары көтә. Һәм... кәләше Гайния көтә! Гайния... Марияны очратканнан бирле тормышында Гайниянең булуы берничә секундка гына чәчәккә кунып очып киткән күбәләк шикелле тоела аңа. Ә Мария белән хәл башкача, аннан башка бер генә көн дә, юк, бер генә сәгать тә яшәү юк Хәлиткә.

(Дәвамы бар.)


Фото: udipedia.net

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: