Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 октябрь 2021, 13:06

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (6)

"Альбина, синең белән бер эш турында киңәшләшергә иде, — диде Зөһрә апа кичке табын артында. — Озакламый хаклы ялга чыгачакмын. Күптән инде авылда яшәү турында хыялланам. Әллә кечкенә булса да өй сатып алыйммы икән?"

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (6)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (6)

 (Ахыры.)

Бу көнне ни өчендер Илгиз дә Альбина апасының кулларыннан төшәргә ашыкмады. Үзенчә уйнаган-көлгән булды. Аның чем кара күзләре, озын керфекләренә карап Альбина хәйран калды. Алмаз белән Илгизнең әниләре башка булса да, алар бер-берсенә шулкадәр охшаган! Хәтта икесенең дә елмаюы Вадимныкы төсле.

— Альбина, ни өчен бездән китәргә телисең? Борчуларың булса — уртаклаш, без бит ят кеше түгел. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын. Мин синең алдыңда мәңгелек бурычлы булып калачакмын, — Зилә Илгизне алып итәгенә утыртты. Альбинаның бар ачуын чыгарып: “Әйе, мин синең тормышыңда өмет уяттым. Ә син мине гомерлек утка салдың, улымны әтисез иттең” дип кычкырасы килгән иде, үзен кулга алды.

— Юк, берни дә булмады. Алмаз мине сагына, аның янында күбрәк буласым килә, — диде күзләрен яшерергә тырышып.

— Син аны да безгә алып кил. Илгизнең балалар белән аралашканы юк, аңа да файдага булачак.

Юк инде, Альбина баласын бу кешеләр янына алып килмәячәк. Үзенең күргәннәре дә җитәрлек, инде баласын алардан кыерсыттырмаячак ул.

— Юк, рәхмәт. Аны йөртмәм, — Альбинаның тизрәк чынаяктагы чәен эчеп, бу өйдән чыгып китәсе килде.

— Мин Илгизне олыгаеп кына тудырдым. Юләр бит мин, яп-яшь Вадимны очраткач, башымны югалттым. Ул да тиз арада миңа игътибар итте. Озакламый улыбыз туды, әмма табиблар аның сәламәтлеге начар булуы турында әйткәч, Вадим миңа салкынайды. Бераздан мине авыру бала белән калдырып, Себергә чыгып китте. Сәбәбен дә тапты, имеш күбрәк акча эшләргә кирәк. Мин аңа кияүгә чыкканчы ук җитәрлек күләмдә акча туплаган идем, әмма ул моны ишетергә дә теләмәде. Илгизнең һаман да атлап китә алмаганын минем олы яшьтә бала тудыруымнан күрде ул. Бераздан балага да суынды.

Альбинаның бу сүзләрне ишетәсе килми иде. Ул өстәл артыннан кузгалырга ашыкты.

 

VIII бүлек

— Альбина, зинһар Илгиздән баш тартма. Улым савыкмаса, Вадим мине бөтенләйгә ташлап чыгып китәчәк. Ә мин аны бик яратам, ансыз яши алмаячакмын.

Их син, юләр мәхәббәт! Кемнәрне генә тезләндермисең дә, җир белән тигезләп куймыйсың! Яшькә дә карамыйсың бит син! Өлкән, яисә бай кешеләрне дә бернисез калдырасың. Менә кара әле, Альбина алдында тагын синең бер колың. Тагын бер адәм синең элмәгеңә эләккән. Ычкындырмыйсың бит син аны. Мескен хатын. Гаиләсен саклау, баласын әтиле итү һәм, иң мөһиме, яраткан кешесен янында тоту өчен барын да эшләргә әзер ул. Юләр син, мәхәббәт, юләр. Кыска гына вакытка киләсең дә, күңелдә гомерлек төзәлмәслек яралар калдырасың.

— Елама, Зилә, тынычлан. Илгизгә ярдәм итәрмен. Ул савыгыр, ирең дә янәшәңдә булыр. Бераз сабыр итәргә генә кирәк..

Зилә бераз тынычлангач кына Альбина өенә юнәлде. Ишекне ачуга Алмаз аны килеп кочаклап алды, аннары сумкасына кереп китте.

— Альбина, синең белән бер эш турында киңәшләшергә иде, — диде Зөһрә апа кичке табын артында. — Озакламый хаклы ялга чыгачакмын. Күптән инде авылда яшәү турында хыялланам. Әллә кечкенә булса да өй сатып алыйммы икән?

— Әгәр мөмкинлегең булса, әлбәттә алырга була. Син бит күптәннән яшелчә-җимеш, гөлләр үстереп авылда яшәргә хыялланасың, — диде Альбина Зөһрәгә ышаныч өстәргә теләгәндәй.

— Әйе, үз кулларың белән үстергән җимешләргә ни җитә. Әмма мин шәһәр читендә генә түгел, читтәрәк урнашкан авылдан өй алыр идем. Кем әйтмешли, чиста һавасы, аралашучан халкы булсын иде. Ә фатирны сатмыйм. Кечкенә өй алырлык акчам бар. Байлыкны үзең белән алып китеп булмый. Картлык көнемдә табигатькә якынрак буласым килә. Балаларым юк, ә сез хәзер минем өчен иң кадерле кешеләр. Фатир да сезгә торып калыр.

— Зөһрә апа, синнән мондый бүләк алырга хакым юк. Син безгә болай да һәрвакыт ярдәм итәсең, — Альбина үз-үзен кая куярга да белмәде.

— Гомер иткән фатирымның ят кулларга күчмәве — үзе бәхет. Синең әле Алмазны аякка бастырасың бар, каршы килмә. Мин үлгәч, барлык йолаларны үтәп җирләрсез, атнакич хәер бирерсең. Шуннан артыгы кирәкми.

— Кит инде, Зөһрә апа. Нинди үлем турында сөйлисең?

— Мин әле генә үләргә уйламыйм, шуңа өй сатып алырга ярдәм итәрсең.

Зөһрә апа белән Альбина көлешә-көлешә табак-савытларны юды.

 Икенче көнне, гадәттәгечә, Альбина Зиләләргә юлланды. Вадим өйдә иде. Аның белән исәнләште дә Илгиз бүлмәсенә юлланды. Ни күрсен, бала карават читенә тотынып, басып тора! Чайкалган саен куллары белән карават япмасына ныграк ябыша сабый. Ул арада Зилә дә килеп керде.

— Вадим, Вадим кара әле, Илгиз басып тора!

Вадим бүлмә ишегеннән генә улына карады да, яңадан залга чыгып китте. Зилә моңа игътибар да итмәде төсле, шатлыгыннан нишләргә дә белмәде ул. Альбина да Зиләнең куанычына үзенекедәй сөенде. Икәүләп Илгиздән төрле күнегүләр ясаттылар, уйнадылар, ә бала тырышып-тырышып аларны кабатлады.

Урамга чыккач, артта кемнеңдер аяк тавышлары ишетте Альбина. Борылып караса — Вадим.

— Сине озатырга мөмкинме? — Ир Альбинаның иңнәренә кагылды.

— Озатышып йөри торган заманнар үткән инде, — Альбина адымнарын тизләтте.

— Ярый инде, ачуланма. Күпме вакыт узды, онытырга вакыт. Хаталарымны аңладым, — Вадим Альбинаны туктатырга тырышты.

— Вадим, җибәр. Мин сине күптән оныттым инде. Вакытыңны бушка үткәрмә. Сиңа гаиләң янында күбрәк булырга кирәк.

— Алар янында булырга өлгерермен, тик менә сине яңадан югалтасым килми. — Альбина күңеленә җыелган ачу хисләрен ничек тә кулда тотарга тырышты. — Гафу ит мине, Альбина. Шул бай хатынга кызыгып, кулымдагы алтынны ычкындырдым. Мин һәр көн сине уйлыйм. Яратам бит сине һаман да, — Вадимның еллар буе күңелендә саклаган хисләре сүз булып тышка ургылды.

— Җитәр, сөйләмә, кирәкми. Синең хатының, улың бар. Син аларга бик кирәк. Ә мин тормышымны җайга салдым инде.

— Кияүгә чыктыңмы?

— Юк, чыкмадым. Синең ярдәмең белән ир кешедән башка яшәве күпкә җиңелрәк икәнне аңладым, — Альбина нәрсә сөйләгәнен үзе дә ишетми иде төсле. — Башкача минем яныма килмә.— Альбина алга таба йөгерде.

Икенче көнне Зилә Альбинага Вадимның аларны ташлап чыгып китүе турында хәбәр итте.

— Курыкканым алдыма килде. Вадимның башка хатын-кыз янында чуалуын белә идем, гаиләсе булгач, акылга килер, дип уйладым. Хәзер инде аннан башка яшәргә өйрәнергә кирәк.

Зиләнең күзеннән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде. Альбина Зиләне юату өчен сүз таба алмый җәфаланды. Үзе турында сөйләде, баласының беркайчан да әтисен күрмәве турында әйтте.

— Зилә, моның белән генә тормыш бетми. Синең балаң бар, аның киләчәге нинди булуы да сиңа бәйле. Син бит көчле кеше, балаң өчен яшәргә тиешсең.

Зиләгә бу сүзләрдән берникадәр җиңелрәк булып китте. Вадим киткәч, ничектер, йөрәктән авыр йөк төшкәндәй булды. Белә иде бит ул аның кайчан да булса ташлап китәсен, сизә иде.

Икенче көнне Альбина Зилә өенә Алмазны да алып килде. Ишектән керү белән Зилә бер Алмазга, бер Илгизгә, аннары Альбинага карады. Ә кечкенә шаян Алмаз киресенчә, тизрәк өс киемен салып, Илгизнең тавышы чыккан бүлмәгә йөгерде. Караватка тотынып басып торган Илгиз Алмазны күреп, алга берничә адым ясады. Ике хатынның да күзләрендә яшь иде. Чыннан да, кан тартмаса да, җан тарта диюләре дөрес. Ике бала, озак күрешмәгән туганнардай, бер-берсеннән аерыла алмады. Алмаз өлкәннәрчә аңа уенчыкларын алып килгән булды, ә Илгиз абыйсына ияреп, атларга тырышты. Куркып булса да, уңайсыз итеп басса да шул көнне малай атлап китте.

Зилә Альбинадан берни дә сорамады, аны кочакларыннан ычкындырасы килмәде аның. Ике ялгыз бала тәрбияләүче хатын сүзсез дә бер-берсен аңлый иде.

Өстәл артында Альбина барысын да Зиләгә сөйләде.

— Вадим синең турында беркайчан да сөйләмәде. Мин аның кечкенә бүлмәдә яшәвен белә идем. “Бергә яшик” дип тәкъдим ясагач, баш тартмадым, ул минем янга күченде. Бераздан балага узуымны белгәч, миннән дә бәхетле кеше юк иде.

Ахирәтләрем кебек, яшь чакта ук кияүгә чыкмадым. Тәүдә уңышлы эш урыны эзләдем, аннары үземнең почмагымны булдырасым килде. Теләгәнемә ирештем, әмма бу вакытта яшем утыздан узган иде инде. Берүзем шушы зур фатирда картаермын инде, дип төшенкелеккә бирелгән чакта Вадимны очраттым. Гашыйк булмаслык та түгел иде шул: зур кара күзле, озын буйлы. Ул да минем хисләремә җавап бирә төсле иде. Бераздан аны да үзем эшләгән фирмага эшкә урнаштырдым. Барысы да яхшы иде, әмма баланың сәламәт булмавы аны үзгәртте. Менә шуннан безнең мөнәсәбәтләр начарлана башлады да инде.

Якын кешеләргә әверелгән Альбина белән Зилә бик озак сөйләштеләр. Һәркемнең озак вакыт эчендә сакланган серләрен уртаклашасы килде. Ләкин ничек кенә булмасын, Алмаз белән Илгиз туганнар һәм алар бер-берсе белән аралашып үсәчәкләр, дип уйлады бу ике хатын.

 

VIII бүлек

Төн. Көндез булган хәл-вакыйгалар Альбинаның башыннан бер генә минутка да китәргә теләмәде шикелле. Тәүдә яшьлеген исенә төшерде, аннары авылда яшәгән вакытлары күз алдына килде. Ничек матур итеп бөреләнеп килә иде бит аның тормышы. Бары бер очрак, тулай торактагы күңел ачу барын да өстен-аска китерде. Ләкин урыслар әйтмешли, все что делается, все к лучшему. Хәзер инде барысы да үз урынында. Алмаз белән Илгизнең бер-берсе белән аралашуы да яхшы. Әти-әниләр хатасы өчен балалар җавап тотарга тиеш түгел, аларның бер-берсен табуы да бәхет бит. Ләкин күңелдә генә һаман тынгы юк.

Альбина урыныннан торып су эчте. Сәгать карарга телефонын кулына алган иде, ул шалтырый башлады.

— Исәнмесез. Сез Альбинамы?

— Әйе, мин. Ә сез кем?

— Зилә соңгы тапкыр сезгә шалтыраткан.

— Әйе, кич сөйләштек, — Альбина аптыраудан катып калды.

— Сез аңа кем?

— Ул минем якын ахирәтем, — Альбинаның таныш түгел кешенең болай төпченүенә ачуы чыга башлады.

— Мин үзәк дәваханәдән шалтыратам. Зиләне машина бәрдергән.

— Хәзер барам.

Дәваханәдә Альбина әлеге вакытта Зиләгә операция эшләнүе турында белде.

— Аның башы каты яраланган. Нәрсә буласы да билгесез. Барысы да Ходай кулында. Ярый водитель тиз арада китереп җиткерде, — диде авыруларны кабул итүче әле бер, әле икенче якка йөрүче иргә күрсәтеп.

Альбина аңа таба атлады. Ирнең куркуы йөзендә үк чагыла иде.

— Мин күрмәдем аны, кызылга йөгереп чыкты. Кибеттән ашыккан иде күрәсең, кулында сумкасы да бар иде, — ир нишләргә дә белмәде.

— Әйе, ул улы белән генә яши. Баласы йоклагач, кирәк-ярак алырга чыккан булгандыр.

— Зинһар гафу итегез, мин, мин, күрмәдем аны... — ирнең күзләре дымланды.

Альбина урындыкка барып утырды. Минутлар еллар кебек үтте. Альбина бер коридор буйлап йөрде, бер утырып торды. Ниһаять, операция ясау бүлмәсенең ишеге ачылды. Альбина белән теге ир икәүләп шунда йөгерде. Табибның йөзендә үк нәрсә булганы аңлашыла иде. Альбина яныннан узып киткәндә генә аның күзенә карап: “Булмады” диде ул.

Альбина Зиләнең телефоныннан берничә тапкыр Вадимга шалтыратып караса да, эндәшүче булмады. Күрәсең, Вадим номерын алыштырган. Ул арада полиция хезмәткәрләре теге ирне дә алып китте. Хатын нишләргә белми өзгәләнде. Ә Илгиз? Бала бит өйдә берүзе! Зиләнең киемнәре кесәсеннән фатир ачкычын алды да Илгиз янына йөгерде Альбина.

Бүлмә эченә аз гына яктылык сибеп, өстәл лампасы яна иде. Илгиз йомшак куянын кочаклап, берни булмагандай йоклап ята. Хәтта әнисенең чыгып киткәнен дә сизмәгән ул. Альбина баланың өстенә юрганын япты. Аннары карават читендә утырып торды. Үзен кая куярга белмәде.

Зиләне шәһәр зиратына җирләделәр. Зиләнең бу якларда туып-үсмәгәнлеген, әти-әнисенең күптән инде гүр ияләре икәнен белән иде Альбина. Аның бары бер туганын гына таба алды, ул да өлкән яшьтәге хатын булып чыкты. Бу хатын да Илгизне үзенә алырга теләк белдермәде, авыр язмышыннан, хәерче тормышыннан зарланды да зарланды ул.

Альбина малайны үзләренә алып кайтты. Илгиз һәркөн: “Альбина апа, әнием кайда? Ул мине кайчан килеп ала? Нигә мине өйгә кайтармыйсың?” кебек сораулар бирә иде. Еш кына күзләренә яшьләр тулган Илгиз: “Әниемне сагындым, мин аны бик-бик яратам” дип Альбинаның куенына сыенды.

Әнисе юклыгын ничек аңлатырга да белмәде Альбина. Төннәрен, балалар йоклап киткәч, мендәрен кочаклап елаган чаклары да күп булды аның. Әмма бала алдында үзен көчсез итеп күрсәте килмәде, Илгизнең бит Альбинадан башка беркеме дә юк.

— Әниең һәрвакыт синең яныңда, ул хәзер сине күктән күзәтеп тора. Ул сине элекке кебек үк ярата, һәрвакыт сине уйлый. Сез аның белән бер заман очрашачаксыз, — дип баланың моңсу күзләрен өмет чаткысы өрергә тырыша иде.

 

IX бүлек

— Хөрмәтле хезмәттәшләр, бүген безнең иң яраткан һәм ихтирам иткән хезмәттәшебез Зөһрә Әнвәр кызы үзенең 55 яшьлек юбилеен билгели.

Бу көнне дәваханәнең бер залында бик күп кеше җыелган иде. Һәркем Зөһрә апаны туган көне белән котлады, аңа изге теләкләрен җиткерде.

— Зөһрә апа, бәлки эшеңнән туктамассың? — Альбина Зөһрә апасы кабинетына кергәч тә, хатынны китүеннән кире уйларга үгетләп карады.

— Юк, яшьләргә дә юл бирергә кирәк. Үземнең дә ял итәсем килә. Шул вакыт ишеккә шакыдылар.

— Керегез, керегез Айрат Сөләймәнович.

Кабинетка урта яшьләрдәге ир керде.

— Айрат Сөләйманович, таныш булыгыз, бу безнең шәфкать туташы — Альбина. Альбина, син хәзер менә шушы табиб кул астында эшләячәксең, — диде Зөһрә апа шкафтагы кирәк-яракларын тартмага төяп.

— Танышуыбыз өчен шатмын, — Альбина кыенсынып кына Айратка кулларын сузды.

Берничә ел элек хатынын җирләгәннән соң Айратның хатын-кыз белән озаклап очрашканы юк иде. Күңеленә ятканы табылмады. Аннары кич җитү белән кечкенә кызын балалар бакчасыннан алырга, аның белән китаплар укырга, уйнарга, икенче көнгә әзерләнергә кирәк.

 Альбинаның моңсу, әмма өмет тулы күзләрендә беренче тапкыр ниндидер җылылык, мөлаемлек тойды ул.

— Мин дә бик шат, — ир күкрәген биләп алган хисләрдән үзе оялып китте.

— Ә мин сезнең янга кунакка килеп йөрермен. Ярыймы? — Зөһрә апаның күзләрендә нур балкый иде.

— Әлбәттә, Зөһрә Әнвәровна.

Шул атнаның шимбәсендә үк Зөһрә апа Альбина белән малайларны машинасына утыртып, Алия яшәгән авылга алып китте.

— Алия апа, әгәр риза булсаң, мин сезнең авылдан үземә өй сатып алырга ниятлим, — Зөһрәнең тавышында ныклы карарга килүе сизелә иде.

— Әлбәттә, Зөһрә. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәрбез. Безнең өйгә каршы яшәүче Саимә әби үлгәч, балалары өен сатарга уйлаган иде, алучы таба алмадылар. Үзең беләсең, авылда буш өйләр күп булса да, кайтучылар сирәк. Аларга шалтыратып карарга кирәк.

— Бик яхшы булыр иде. Сезнең авыл матур җирдә урнашкан, табигате нинди бит аның.

***

Офык артыннан күтәрелеп килүче кояшның беренче нурлары Альбина яшәгән фатирның тәрәзәләренә төште. Хатын иренеп кенә күзләрен ачты, бүлмә эчен күз явын алырлык яктылык биләп алган иде. Ул акрын гына торып, юыну бүлмәсенә юлланды, аннары чәй куйды. Алмаз белән Илгиз йоклый иде әде. Янәшә яткан малайларның әле берсенең күзеннән, әле икенчесенекеннән үпте ул. Бу мизгелдә аннан да бәхетлерәк кеше юк иде төсле. Илгизе дә бит аңа хәзер ”әнием” дип эндәшә. Бала... Тормыш сынауларына бирешмәскә, көчле, әмма йомшак һәм ягымлы булырга алар өйрәтә бит безне. Алар тормышның матурлыгын күрә, кечкенә шатлыкка да сөенә белә. Аларның күңеле пычранмаган, яньчелмәгән. Шуңа да аларның күзләрендә якты киләчәккә өмет бар. Бәхетне күреп булмый диләр. Ничек булмасын менә бит ул! Кечкенә караватта йоклап ятучы сәламәт балаңны күрүдән артык нәрсә бар!? Ә Альбинаның ике баласы бар, димәк ул икеләтә бәхетле.

Балалар бакчасында үскән агачларга кунган кошчыклар “чыр-чыр” килеп каршы алды Альбина белән малайларны. Алар да язның тәүге тамчыларына, кояш нурларына чиксез шат иде сыман. Ике малайның шушы кошлар тавышын чыгарырга теләп чыркылдавы кызык та, күңелле иде.

Хатын улларын калдырды да эшенә йөгерде. Үзе ашыга, үзе кабалана, әйтерсең аны анда кемдер көтә, сагынып көтә кебек иде...

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (6)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: