Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 октябрь 2021, 09:38

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (5)

...Альбина көчкә хәрәкәтләнгән, аякларына басарга тырышкан сабыйны күреп, бик кызганды, аңа ничек тә ярдәм итәсе килде.

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (5)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (5)

(Дәвамы.)

VII бүлек

 

Алия апаның гомер кичергән өен болай озакка ташлап киткәне юк иде. Әмма авыр минутларда Альбинасы янында була алмаганына ул үзе дә борчыла иде. Зөһрәнең телефоннан шалтыратып дәшүенә дә бик сөенде ул. “Без кайтканчы авылда кеше сүзе дә тынар” дигән уйлар белән мунча, баз капкачларына йозак элде.

Альбина көндез укыды, кичләрен якындагы офис идәнен юа иде. Караңгы төшкәндә генә кайтып кергән әнисен Алмаз кочакларын җәеп каршы алырга гадәтләнде.

Бераздан кулларына диплом алган Альбина Зөһрә апасының кул астында шәфкать туташы булып эшли башлады. Эше бик ошый иде аңа. Кечкенә сабыйларның көннән-көн үсүе, үзгәрүен күзәтү кызыклы иде. Беренче көннәрдә үк биредә балаларга массаж эшләүче Лена белән дуслашты ул. Үзе дә әни булган хатын белән сөйләшер сүзләр күп иде. Буш вакытларында аның янына кереп, Ленадан массаж серләренә өйрәнеп, Алмазга да ясарга гадәтләнде. Алмаз да балалар бакчасына йөри башлагач, тормыш үз кысаларына кергән төсле булды.

— Кызым, синең эшең бар, Алмаз да хәзер бакчага йөри. Ә мин көннәр буе өйдәмен. Авылда булсам, ичмасам, бакчада вакытым үтәр иде. Лилия дә синең яныңа еш кына килеп йөри. Кирәк чакта ул да бала белән ярдәм итә. Ә мин авылны сагынам... — диде беркөн уңайсызланып кына Алия апа кызына.

— Әни, анда берүзеңә кыен була бит. Өй дә берничә ел эчендә сафтан чыккандыр.

— Минем гомергә генә җитә әле ул. — Кызында аңлау тапкан Алия апа әйберләрен җыярга булды. Зөһрә апа аны калырга күпме үгетләсә дә, хатын кире уйламады. Әнисен автобуска утыртып җибәргәндә Альбинаның күзләренә яшьләр тулды. Күпме газапка салды ул якын кешесен, күпме борчулар китерде. Күпләр аның яшендә үзләре әти-әниләренә ярдәм итә, ә ул һаман да әнисе канаты астында. Кыен иде Альбинага. Әнисе алдында оят иде.

***

Ишек төбендә яшь сабыйларын күтәргән әниләр арасыннан Альбина ахирәте янына атлады. Коридордагы берничә хатын йончыган сабыйларын тынычландырырга тырыша, кайберләре массаждан соң балаларының хәләте белән бүлешә иде.

— Анда кеше күп җыелган. Барысын да кабул итеп өлгерерсеңме икән? — диде Альбина ахирәтенең бер балага ашыгып-ашыгып массаж эшләгәнен күреп.

— И, сөйләмә инде. Үземнең кызымны да бүген мәктәпкә җибәрмәгән идем, кичә кичтән температурасы күтәрелде. Иртәрәк кайтырга иде, кайчан эш бетәр, — диде Лена сабый баланың аркасын ууын дәвам итеп. — Альбина, синең эшең күпме? Миңа ярдәм ит, әле.

— Куркам, Лена... Мин бит синең кебек массаж ясый белмим. Җитәкчеләр белеп калса, нәрсә әйтерләр? — Альбина үзен кая куярга да белмәде.

— Белмәсләр. Мин сиңа өйрәтеп торырмын, ә син эшләрсең. Улыңа өйдә эшлисең бит, менә шулай ук инде.

 Альбина ахирәтенә карап аптырап калды.

— Ризамы?

— Әйдә, эшләп карыйк...

Әлбәттә, Альбинаның куллары Ленаныкы кебек җитез булмады, әмма әниләрнең йөзендә елмаю күргәч, кыз үзен ышанычлырак тойды. Аякларын чак йөрткән Илгиз исемле малай Альбинаның күңелендә аеруча тирән эзләр калдырды. Кап-кара күзле, озын керфекле, алсу иренле малай кызга зур өметләр белән караган төсле иде. Альбина да аңа карап аптырап калды. Әмма күңелдәге шик-шөбһә тиз арада юкка чыкты. Массаж эшләгәндә тыңлашмаган кулларын кагып куанган булды, Альбинага карап елмайды малай. Альбина көчкә хәрәкәтләнгән, аякларына басарга тырышкан сабыйны күреп, бик кызганды, аңа ничек тә ярдәм итәсе килде.

Бер көнне Лена Альбинага көтмәгән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

— Хәтереңдәме, син Илгиз исемле малайга массаж ясаган идең. Аның аяклары хәрәктәләнми.

— Әйе, исемдә.

— Шушы баланың әнисе улына өйдә дә массаж ясатырга тели. Үзең беләсең, минем башка клиентлар да күп, ирем өйгә соң кайтуыма ачулана башлады. Бәлки Илгизне син алырсың? Әзме-күпме акчасы да булыр иде, — хатын Альбинаның күзләренә сораулы караш ташлады.

— Лена, мин бит массажист түгел. Куркам. Бала бит ул, йомшак тәнле, — Альбина каушап китте.

— Син массаж эшләгәннән соң Илгиз көн буе күтәренке кәефтә булган. Уенчыклары белән рәхәтләнеп уйнады, тыныч йоклады, ди әнисе. Синең белән дә кызыксынды ул хатын.

— Уф, белмим инде, акча кирәк тә бит...

Акча чыннан да кирәк иде Альбинага. Болай да озак вакыт Зөһрә апасы җилкәсендә булды алар, хәзе инде бала үсә, көннән-көн кирәк-ярак та арта.

— Әйдә, берничә тапкыр барып кара. Әгәр килеп чыкмаса, миңа әйтерсең, — диде Лена Альбинаның нишләргә белми аптыраганын күреп.

Кич Альбина таныш түгел фатир төймәсенә басты. Ишекне урта яшьләрдәге хатын ачты.

— Әйдәгез, узыгыз. Илгиз белән икәүләп сезне көттек, — мөлаем йөзле хатын Альбинаның кулыннан курткасын алып чөйгә элде. — Улым, кара әле, безгә кем килгән. — Караватта ятучы Илгиз куанычыннан кулларын кагып куйды.

— Рәхмәт инде, ризалашканыгыз өчен. Дәваханәгә көн саен йөрисе килми, үзегез күрәсез, анда көн саен чират. Радим да аннан арып кайтып көн буе көйсезләнә, — дип сөйләнде хатын.

— Мин бит массажист түгел. Ленадан туплаган тәҗрибәм генә бар.

— Дипломлы кеше яхшы белгеч, дигән сүз түгел әле. Ленаның куллары алтын, аның ярдәмендә Илгиздә үзгәрешләр сизелә башлады. Сез бит аның укучысы, шулай булгач шигем юк. Табиблар Илгизне массаж, күнегүләр ярдәмендә генә аякка басытырып була , ди.

— Үзегез уйлагыз, мин сезгә үземнең фикерне әйттем. Ә Илгизгә кулымнан килгәнче ярдәм итәргә әзермен.

 Янәшәдәге хатынның йөзенә елмаю йөгерде. Олыгаеп кына тудырган баласы язмышы өчен Зилә бар көчен салып көрәшергә әзер иде. Альбинага да ул зур өметләр баглавын яшермәде.

Илгиз Альбинаны кулларын сузып каршы. Кечкенә сабыйның Альбинаның сүзләрен аңлавы, ул кушканча хәрәкәт итәргә тырышуы кызык та, соклангыч та иде.

Альбина Зилә белән тиз арада дуслашып китте. Хатын төрле борчулары, эч серләре белән дә бүлеште. Зилә еш кына иренең Себер якларында эшләве һәм озакламый аның кайтачагы турында да әйтә иде.

Альбина бу көнне дә эштән соң ашыга-ашыга Илгиз янына йөгерде. Малай белән күнегүләр ясаганнан соң ишеккә юнәлде. Шул вакыт ишек төймәсенә кемдер басты.

— Әнә, әтиең кайтты. Әйдә каршы алыйк әле, — дип, хатын улын кулларына алды да ишекне барып ачты.

Чыгып китәргә әзерләнгән Альбина ишек бусагасындагы ирне күреп катып калды. Ул Вадим иде. Зиләнең кулындагы бала, әтисен күреп, очып китәргә җыеган коштай иргә тартылды. Вадим Альбинаны күреп берничә секундка гына тын калды да, берни булмагандай түргә узды.

— Вадим, таныш бул, бу безнең массажистка. Хәтереңдәме, мин сиңа аның турында сөйләгән идем, — Зилә ире артыннан иярде.

— Әйе, хәтеремдә, — Вадим йокы бүлмәсенә кереп китте. Ире өчен уңайсызланган Зиләгә игътибар итми Альбина чыгып китте.

Төн буе йоклый алмады Альбина. Ничә еллар буе көткән кешесен шулай очратырмын дип уйламаган иде ул. Күңеле Вадимның яңадан аның янына килүен, барсы өчен дә гафу үтенүен көтте. Уллары Алмазны да җаныдай күреренә өметләнә иде ул. Ә Вадим берни булмагандай, яңа гаилә корып яши икән. Әйтерсең аның тормышында Альбина булмаган да. Хәзер аңлашыла инде, ни өчен Вадимның Альбинаны ташлавы. Бай тормышка кызыккан бит ул, хатынының аннан дистә елга өлкәнрәк булуы да аны туктатмаган. Ә Зилә? Аңа яшь ир ни өчен кирәк? Әйе, бүген олы хатыннарның яшь ирләр белән яшәве гадәти хәл. Ә нәрсәгә аптырарга? Аларның икесе дә тормышлары белән риза. Берсенең янында бай хатыны бар, димәк киләчәк тормыш бар яклап та тәэмин ителгән, икенчесе яшь ир белән яши, мәхәббәт җимеше — баласын тәрбияли.

Иренеп кенә таң атты. Төне буе күзенә йокы кермәгән Альбина Алмазны балалар бакчасына илтте дә эшенә йөгерде. Ары сугылды, бире сугылды, кулына эш бармады аның. Башыннан бер-бер артлы төрле уйлар йөгерде. Менә ни өчен Илгизне бер күрүдән якын кешесе итеп кабул иткән ул. Илгиз Вадимга бик охшаган. Ә ике малайның бер туган икәнлекләрен таныш түгел кеше дә әйтә алыр иде. Әлегә кадәр күңеле белән ярата иде Альбина Вадимны. Ә бу юлы әйтерсең шушы изге хис Зиләнең ишек төбендә күкрәгеннән суырылып чыгып күккә очты. Кая булды ул? Билгесез. Ә барыннан да ныграк өметнең юкка чыгуы, көтүнең, сагынуның югалуы кызганыч иде. Күңелне бушлык, ваемсызлык биләп алды.

Төш вакыты җитүгә ниндидер карарга килгән Альбина кулларына телефонын алды. Сүзләрен әйтеп тә өлгерә алмады, Зиләнең ялваруы аны туктатты.

— Зинһар, Альбина, зинһар ташлама Илгизне. Син аңа массаж ясый башлагач, хәле күпкә җиңеләйде. Табиблар да мондый үзгәрешләр булгач, аның аякка басачагы турында шикләнми хәзер. Телисеңме, сиңа күбрәк түлим, телисеңме? Альбина, нәрсәгә дә әзермен, бары Илгиздән баш тартма. Син бит мине бернисез калдырасың...— Зиләнең калтыраган тавышы Альбинаның күңеленә таш булып ятты. Олыгаеп барган хатын өчен бу сабый, чыннан да, яшәү мәгънәсе икәнен аңлады ул. Кич аякларын көчкә сөйрәп, Альбина яңадан Вадим яшәгән өйгә килде. Түргә узу белән, өй эчен күздән үткәрде, Вадим юк иде. Ярты сәгать чамасы Илгиз белән күнегүләр ясаганнан соң, Альбина, гадәттәгечә, ишеккә юнәлде.

— Юк, юк Альбина китмә. Әйдә чәй эчик, — Зилә Альбинаның кулларыннан тотып алды.

— Рәхмәт, Зилә. Мин ашыгам. Улым Алмаз көтә.

— Зөһрә апаң өйдә бит. Әйдә берничә минут соң кайтканнан әллә ни булмас, — Зилә өстәлгә чынаяклар тезә башлады.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (5)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: