Шамил төне буе төшендә көчек белән уйнап чыкты. Иртән дә ул бу кечкенә җан иясенең җылысын тоя кебек иде әле. Уянуына карамастан, малай һаман да аның белән саташып йөри бирде. Үзенә көчек алу хыялы биләп алды аның күңелен.
Төшке аш вакытында үзенең хыялы турында ул әтисенә дә сөйләп бирде. Әмма әтисе улының теләген һич кенә дә хупламады.
– Юк, улым, безгә әлегә бернинди көчек тә кирәк түгел. Беренчедән, аны карарга безнең вакытыбыз юк, икенчедән, көзен сиңа мәктәпкә укуга барырга, көн дә дәресләр әзерләргә кирәк булачак, ә син, көчек булса, укуың турында исеңә дә алмассың. Ә алай берничек тә укып булмаячак.
Сөйләшү Шамилның файдасына тәмамланмаса да, малай үзенең көчек турындагы хыялыннан арына алмый, татлы уйларында йөзә бирде. Ул гына да түгел, уйлары белән үзенең хыялын күз алдына китерә башлады: авылдагы малайлар аңа ничек көнләшеп караячаклар, ә аның матур йонтәч көчеге һәркөнне шатланып өрә-өрә аны мәктәптән каршы алачак. Ә инде үсеп җиткәч, ул, бәлки, аның сумкасын да күтәреп йөрер әле...
Менә шундый татлы хисләргә бирелеп, Шамил авылның бала-чагалары җыела торган җиргә – җимерек сәмән өйләр янына юнәлде. Анда, гадәттәгечә, бала-чагаларның шау-шулы тавышлары берөзлексез яңгырап тора иде. Шамил үзенең дусы Маратның тавышын ишетте:
– Шамил! Әйдә тизрәк безнең янга! Бездә кешеләр җитми! Көчләр тигез түгел...
Шамил дә дуслары белән уенга кушылды. Әмма шулчакны кемнеңдер кычкырып әйткән сүзләре яңгырады:
– Карагыз әле, Бурзай килә!
Барысы да, уен турында онытып, якынлашып килгән озын аяклы чуар эт каршына йөгерделәр. Эт, аларны күргәч, туктап калды. Балалар аны төрле яклап уратып алдылар. Якын барырга җөрьәт итмәгәннәре эттән ерактарак урын алды, ә иң кыюлары аның янына ук килеп, кайберләре аны ипи белән сыйлый да башлады.
Бурзайны тирә-якта бары да белә иде. Ул авылга еш кына килгәләп торса да, анда озакка бер дә калганы булмады. Бу эт хакында авылда төрле-төрле имеш-мимешләр дә йөри иде. Кемдер аны күрше авылда хуҗасында яши, дип сөйләсә, башкаларның сүзләре маэмайның язмышын сугыш чорлары белән бәйлиләр иде. Имеш, бу эт кайчандыр сугыш яланында хуҗасы, немец офицеры янында булганда, бервакыт бик каты снарядлар шартлавыннан куркып, аннан качып киткән һәм бу якларга килеп чыккан. Шуннан бирле ул бер авылда да яшәми, ел буена кырларда ирекле гизеп, үзенә ризык табып, тамагын туйдырып яши икән. Бу хәбәрләрнең кайсы дөреслеккә туры килгәнен беркемнең дә тикшергәне булмады, авыл халкын бу хакыйкать һич тә кызыксындырмады, ә арттырыбрак сөйләргә яратканнарга дөрес мәгълүматның булмавы телләрен чарларга бер сәбәп булып торды. Боларны искә алмаганда, шуны әйтергә була: авыл халкы бу җан иясенә бик җылы карады. Бурзайның да кешеләргә бер генә дә зыяны тимәде. Шуның өчендер дә авыл халкы аны һәрчак ашатырга тырыша иде. Ә сугыштан соңгы елларда моны эшләү бер дә җиңел булмаса да, юмарт авыл халкы изге эшен эшли иде.
Менә әле дә, Бурзай бер үзе генә белгән сәбәпләр белән балалар уйнаган урынга килеп чыкты һәм аларның юмарт кулларыннан сыйлана да башлады. Шамил дә, үзендә булган курку хисен җиңә алды бу юлы: зур саклык белән генә эт янына якынлашты һәм аны күзәтергә кереште. Бу эт бик ябык, әллә нинди нечкә озын борынлы, аклы-каралы ау эте иде. Озын-озын аяклары аны тагын да ябыгырак итеп күрсәткәнгә, малайның күзенә этнең корсагы умыртка сөягенә ябышып беткәндәй күренде. Ябык гәүдәле бу этне ул бик кызганды һәм кесәсендә булган ипи телеменнән өлеш сындырып маэмайга сузды. Ипи кисәге авызына эләккәч, эт тыныч кына чәйни башлады. Бурзай сыйланып торган вакытта Шамил сак кына этне муеныннан сыйпап алды, эт булса үзенең рәхмәтле күзләре белән малайга карап, башка бернинди хәрәкәтсез килеш тора бирде. Көчек турында хыялланган малайның башында көтмәгәндә бик кызыктыргыч уй туды: нигә әле шушы этне өенә алып кайтып, аны үзенеке итмәскә! Кинәт туган бу фикерен тормышка ашыру нияте белән Шамил өенә табан берничә адым ясады да, кулындагы ипи кисәген эткә сузып, аны янына чакырды. Бурзай да шуны гына көткәндәй, йөгереп малай янына килеп басты һәм аның кулыннан сыйны алып, яңа танышы артыннан атлады.
Өйләренә кайтып җиткәч, малай эткә икмәкнең соңгы кисәген каптырды да, кызу-кызу атлап, йөгереп диярдәй, өенә кереп китте. Күп тә үтмәде, ул кулына түгәрәк ипинең яртысын тотып яңадан дүрт-аяклы дусы янына килеп басты һәм аны сыйлавын дәвам итте. Эт белән дуслашуына ныклап ышангач, Шамил абзарларына кереп, аннан кулына бау тотып эте янына килде. Ул шул бау белән, кулыннан килгәнчә, этнең муеныннан яхшы гына итеп бәйләдеде дә, этне ихаталарының иң ерак почмагына алып килде. Шунда ул бауның икенче очын баганага бәйләп куйды да, тагын йөгереп өйгә кереп китте. Бераздан ул кулына зур гына савыт тотып, этенә эчәр өчен су алып чыкты. Сусаган эт су эчәргә тотынды.
Нәкъ шулчакны болдырда елап беткән өч яшьлек сеңлесе күренде. Абыйсы аның янына ашыкты, аны тынычландырырга теләп, өйгә алып кереп китте. Сеңлесе белән Шамил байтак вакытын уздырды.
Ул яңадан эте янына чыкканда эңгер-меңгер төшкән иде. Малай яңа дүрт-аяклы дусы янына ашыкты, әмма анда ул чәйнәп өзелгән бәйдән башка берни дә тапмады. Моны күргәч, Шамил елар чиккә җитте, аның тамак төбенә яндыргыч төер килеп тыгылды. Күңеле белән бу хәлгә һаман да ышанып бетмәгәнгә, ул Бурзайны эзләп, абзарга кереп чыкты, мунча артларын җентекләп тикшерде. Ләкин аның яңа дусы беркайда да юк иде. Малай ни эшләргә дә белми, ташып чыгарга торган күз яшьләрен тыяр өчен үзенең иреннәрен тешләп яңадан өйгә юнәлде. Анда кергәч, ул дусын югалтуга сәбәпче булган сеңлесен дә әрләп алды.
Ә кичен гаилә табын артына җыелгач, өйдә бер телем дә икмәк калмаганлыгы ачыкланды. Әни кеше тиз генә күршеләргә йөгерде, ләкин аларда да артык ипи булмагач, буш кул белән кайтып керергә мәҗбүр булды. Кичке ашны иписез генә уздырдылар. Икмәксез калуның сәбәбе ачыклангач, юмартлыгын күрсәткән Шамилгә әнисеннән дә, әтисеннән дә каты гына “шелтә” эләкте.
Иртәнгә, Шамил өйдә булган ипине Бурзайга ашатып, гаиләне кичке ашка икмәксез калдырган, дигән хәбәр авыл буйлап таралган иде инде. Шуннан соң авыл халкының бу юмарт малайга шаярып та, төттереп тә әйткән сүзләре бик күп булды, тик Шамил генә аларга артык игътибар итмәде. Ул үзенең яңа дүрт-аяклы дусы – Бурзае турында хыяллана бирде, бөтен күңеле белән очрашу мизгелләрен көтте. Ә Бурзай авылга килеп чыккач, Шамил аның янына йөгереп килеп тә җитте. Эт малайны ниндидер җылылык белән каршы алды, әйтерсең лә, ул аның юмартлыгын әле дә исендә тота иде.
Гомерендә бәй белмәгән эт белән көчек турында хыялланган малай арасында дуслык менә шулай урнашты.
Вакыт үтә торды, көз дә җитте. Шамил беренче сыйныфка укырга керде. Укучы малай дусы Бурзай турында хәзер элекке кебек еш-ештан уйлап тормаса да, эт авылда күренгәндә, дуслар очрашмый калмыйлар иде. Читтән караганда, бу озын аяклы эт ерак юллар узып авылга дусын күрергә генә килә иде кебек, чөнки Шамил белән очрашкач, ул бик тиз арада авылдан үз юлы белән китеп югала.
Шуны да әйтергә кирәк: бу очрашулар, күрешү мизгелләрен зарыгып көткәндә туган хыялый уйлар әле генә белем дөньясына аяк баскан малайның тормышын тагын да ямьләндереп тордылар. Шамил вакыт агышын һич тә сизмәде, көз үтте, кыш килде. Авылда бала-чагалар җимерек сәмән өйләр янында түгел, таудан чаңгыда һәм чанада шуып уйный башладылар.
Беркөнне Шамил башка малайлар белән таудан шуып уйнап йөргәндә, ул әтисе белән абыйсы атка утырып юлдан үтеп киткәннәрен күреп калды. Абыйсы аңа:
– Без апаларга киттек! – дип кычкырырга да өлгерде.
Малай башта югалып калды: аның да бит кунакка барасы, анда кунаклар өчен генә сакланган тәм-төмнәрне авыз итәсе килә! Бу уйларны Шамил башыннан кичергәнче, әтисе белән абыйсы утырган ат шактый еракка китте, ә Шамил булса бар көченә өйләренә таба йөгерде. Өйләренә кайткач, ул башта пималарын салып атты, аннары чыланып беткән чалбарларының өске катын салды да, яңадан пималарын киеп урамга чыгып йөгерде. Бернәрсәгә дә игътибар итми, ул әтисе һәм абыйсы киткән юлдан, аларны куып җитү хыялы белән йөгерде дә йөгерде. Ул шушы хыялыннан айный алмый, авылның күптән инде артта калуын да, авылдан шактый еракка китүен дә сизмәде, алга карап йөгерүен белде. Үзенә калса, ул бик тиз йөгерә, имеш, озакламый аңа алда сүлпән генә юырткан ат күренер төсле тоелды, чөнки ул моңа чын күңеленнән ышана иде. Башта ул ат алдагы посадка артына кереп киткәндер, дип, бар көченә агачлар үскән посадкага таба йөгерде, ә аңа барып җиткәнче юл чатына килеп чыккач, малай кая барырга белми, аптырап калды. Әмма аның вакытны югалтасы килмәде, тәвәкәлләп, посадкага таба барган юлны сайлап, алга ашыкты. Ул агачлыкка килеп җиткәндә, искән җил көчәя төшкән иде инде, җитмәсә яуган кар бөртекләре дә күренә башладылар. Тик малай боларны һич кенә дә сизмәде, йөгереп алга баруын белде. Тиздән кар явуы көчәйде, өстәвенә кояш баеп, караңгы төшә башлады. Хыялыннан аерыла алмаган Шамил бернәрсәгә дә игътибар итмәде, “авылга кире кайтырга кирәктер”, – дигән уй башына ялгыш та кереп чыкмады. Ул йөгерүеннән туктамады. Башында аның тик бер генә уй бөтерелде: менә-менә ул барган юлда аның күзләренә әтисе һәм абыйсы утырган ат күренергә тиеш. Ә җил көчәйгәннән көчәйде, инде караңгы да төште, ләкин Шамил юлын өзмәде, алга баруын белде.
Әллә башына берәр уй килде, әллә буранның көчәюе сәбәпле, юлны начар күрә башлаган малай кинәт кенә туктап калды. Артына борылып карады, тирә-якка күз ташлады, әмма үзеннән ун-унбиш адымнан аңа берни дә күренмәде, чөнки яуган бөртекләре, аларны һавада уйнатып, бөтереп. төрле якларга куып торган җил юлчыны бар яктан да ап-ак стена белән уратып алган иде кебек. Башта ул ни эшләргә дә белми, куркып өлгергәнче, аптырап калды. Башына килеп кергән уйлар аңа курку хисләрен дә китереп җиткерделәр. Буранда, авылдан еракта, караңгы төшкәч юлда берүзе калуын аңлап, малай куркуыннан кычкырырга тотынды:
– Әти-и-и! Әти-и-кә-ем!
Көчле искән җил аның тавышын йотып торды, ә бу исә малайда курку хисләрен тагын да көчәйтте. Менә ул үзенең бераз өши башлаганын сизде, күзләреннән кайнар яшьләр ургылып бәреп чыктылар.
– Әти-кә-ем! Син ка-ай-да? Мин мо-о-нда-а-а!– диеп кычкырды ул.
Шулчак куркуыннан ни эшләргә белмәгән малай үзеннән берничә адымда гына нәрсәнеңдер кузгалып куйганын сизгәндәй булды.
– Бүре! – дип уйлады да, куркуыннан хәтта күзләрен йомды. Ул ач бүренең очлы тешләрен ыржайтып аңа ничек ташланачагын ачык итеп күз алдына китерде. Менә ул бүренең тын алышын сизеп, куркуының соңгы чигенә җитеп, ирексездән, күзләрен ачты һәм үзенең алдында еш-еш сулап торган... Бурзайны күреп, шатлыгыннан кычкырып җибәрде:
– Дускаем минем! Бурзайкаем минем! Ничек таптың син мине?! – дип сөйләнә-сөйләнә этне кочаклап алды. Малай бу минутта үзенең хәвефле хәле турында онытып, уйларында план да кора башлады: ул бит хәзер ялгыз түгел, янында аның яраткан эте – Бурзае бар! Алар икәүләп һич тә югалып калмаячаклар, әтиләрен барыбер табачаклар! Бу уйлар аңа ниндидер көч өстәгәндәй булды. Ул яңадан алга таба атлады. Әмма байтак вакыт юлда булган малайның көче озакка бармады, ул хәлсезләнә башлады, бераздан үзенең бик нык арыганлыгын да сизде. Аяклары да авырта башлады, алар күтәргесез булып авырайдылар. Хәзер һәрбер адым аңардан зур көчләр таләп итә иде. Күзләрен ачарга бирми каршыга искән җил юлчыны туктарга мәҗбүр итте. Шамил туктагач, җилдән яшеренергә теләп, аякларын бөкләп утырды да, башын фуфайкасының эченә үк тыкты һәм күзләрен йомды. Хәзер аның бер генә адым да атлыйсы килми иде, аны әкренләп йокы басты.
Моны сизгән Бурзай тынгысызлана башлады: юлдашы тирәли берничә тапкыр әйләнде дә, аның каршына басып кат-кат өрде. Ләкин малай кыймылдамады, ул йокыга тарып бара иде. Эт үзенең борыны белән фуфайканы ачып, Шамилнең йөзен ялый башлады. Шунда гына йокыга тарып барган малай үзенә килде, ниндидер эчке тоемлавы белән этнең аны алга чакыруын аңлап, урыныннан торды һәм эт артыннан атлап китте. Эт аның алдына төшкәч, ул кая барырга кирәк икәнлеген аңлады һәм шуңа буйсынды.
Шулай атлый торгач, Шамил бераздан җилнең аз гына басыла төшүен тоемлады, аңа атлау да җиңеләя төште. Болар хакында уйлап өлгермәде, ул уң якта тонык кына янган ут шарларын күреп алды. Ерактарак та берничә ут нокталары бар иде. Юлдагы малай авылга килеп кергәнен аңлады. Беренче күренгән өйгә карап, ул таныш булмаган, чит авылга килеп кергәнлеген белде. Арыган, йокы басып барган төнге сәяхәтче шул йортның болдыр баскычыннан күтәрелде дә, аның ишеген какты.
Ишек ачылмады, ә аның икенче ягыннан бер әбинең тавышы ишетелде:
– Кем бар анда?!
Шамил үзе турында сөйләп бирде, монда ничек килеп чыкканлыгын аңлатты. Ишек артындагы карчык аңа ишекне ачарга куркуы, өйдә берүзе генә булуы турында әйтте дә, малайга күршеләренә керергә кушты.
– Анда сиңа ачарлар, – диде карчык, – чөнки күршем улы белән яши.
Малай күрше йортка юнәлде. Юлдашы Бурзай аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, артыннан салмак кына атлап озата килде һәм анда болдыр каршына утырды да, янә күзәтүен дәвам итте.
Чынлап та, бу йортта ишекне шунда ук ачып, төнге “кунак”ны өй эченә үк керттеләр. Шамил аларга үзе белән ниләр булганын яңадан бер тапкыр җентекләп сөйләп бирде. Йорт хуҗалары аңа тагын да бик күп сорулар бирделәр, малай аларга җавап кайтарып торды, дус эте Бурзай хакында да үзенең мактау сүзләрен ишеттерде, аны монда шул эт алып килгәнлеге турында әйтте. Ул этне күрергә хуҗа кеше ихатага да чыгып караган иде дә, анда бернәрсә дә тапмый кире керде. Өй хуҗалары шуңадыр да малайның сүзләренә бик ышанып бетмәделәр, аны үзеннән уйлап чыгарып сөйлидер, дигән фикердә калдылар. Чөнки Шамил өйгә кереп киткәч тә, Бурзай үзе генә белгән юл белән үзенең иркенлек дөньясына – тирә-якта яткан киң кырларга юл алган иде инде.
Юлдан килгән малайга чәй эчерткәч, барысы да йокларга яттылар...
Иртән торгач, өй хуҗалары Шамилне ничек авылына озатырга икән, дип, сөйләшә башладылар. Анасы улына:
– Улым, син почтальон янына барып кил әле. Бүген ул район үзәгенә барырга җыенмый микән? Барса, ул бу малай торган авыл аша үтәргә тиеш була бит, аңа утыртып җибәрербез.
Шулай итеп, төнге сәяхәтеннән соң икенче көнне Шамил авылына, өенә кайтып җитте. Ул үзе белән ниләр булганы, ничек чит авылга барып чыкканы, Бурзайның аны ничек коткаруы турында җентекләп кат-кат сөйләде. Авылдашлары Бурзай малайны үлемнән алып калганына ышандылар. Соңгы атна-ун көнлеккә бу хәл авылда иң күп сөйләнә торган хәбәрләрнең берсе булды. Ә Бурзайны гел җылы сүзләр белән генә искә алдылар.
Гаҗәеп, моңардан соң байтак вакыт узды,әмма эт авылда никтер һаман да күренмәде. Озакламый кешеләр аны искә дә алмый башладылар. Тик Шамил генә аны өзелеп көтте. Үзен коткарган дүрт-аяклы дусын сагынды ул. Нык сагынды. Аның белән булачак очрашуны кат-кат күз алдына китерде.
Очрашу булды, ләкин аларның күрешүе бөтенләй башкача килеп чыкты...
Беркөнне, вакыт кичкә салышканда, Бурзайның җимерек сәмән өйләр янында ятканын Шамилгә җиткерделәр. Малай бар көченә шунда йөгерде. Килеп җиткәч, ул тагын да ныгырак ябыккан, өтәләнеп беткән, хәлсезләнеп, җиргә сузылып яткан Бурзайны күрде. Аның күзләре йомык иде. Шамилнең беренче сүзләреннән, таныш тавышны ишетеп, эт күзләрен ачты. Күзләрендә яшәү нуры сүнеп барган дусын юатырга малай аңа күңеленнән ташып торган җылы сүзләрен яудыра башлады. Эт кузгалмады. Нәкъ шулчакны Шамил аның күзләреннән ике бөртек күз яшьләре тәгәрәп төшүен күреп калды. Бурзай елый иде! Эт күзләрен яңадан йомды да, бераздан ниндидер сәер тавыш чыгарып, тынып калды. Шамил яраткан этен терелтергә теләп, елый-елый аның гәүдәсен сыйпаларга тотынды. Шул вакытта аның кулы каты бер төергә терәлде. Малай ике кулы белән ул урындагы йоннарны ачкач, ул анда төзәлеп бетмәгән, саркып торган яра күрде. Димәк, аның яраткан дусына, аны үлемнән коткарган Бурзайга кемдер мылтыктан аткан!
Кайгысыннан бар дөньяны оныткан, җан әрнүенә түзә алмаган Шамил елый-елый өйләренә кайтты, анда да елавыннан туктый алмый төн буе шыңшып чыкты. Бары тик таң алдыннан гына барлык көчен югалтып, ул каты йокыга талды...
Фото: fototelegraf.ru