Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 октябрь 2021, 09:29

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Алтын көз

Гомер бит Адәм баласына бер генә бирелә. Никадәр теләсәң дә, ул башкача кабатланмаячак. Безнең буын алдына килгән олы сынауны үтәргә бездән күп көч, яшәү куәте сорала...

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Алтын көз
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Алтын көз

Быел көз чагу төсләргә бигрәк бай. Каеннар башка елдагыдан сарырак, имәннәр кызгылтрак, өянкеләр күзнең явын алырлык җете кызыл, ә алар җирлегендә чыршы-наратлар тагын да яшькелтрәкләр сыман тоела. Бу ачышыма мин урамга чыккан саен ныграк инанам. Якында гына булып күренә бит Иштуган буйлары, Нарат тавы белән Урта тау һәм Чияле тау... Ә башка таулар белән урманнар күз күремендә түгелләр. Мин генә күрмим бит бу гүзәллекне, ни өчендер бик күп кешеләргә ошый бу ел мизгеле. Нәрсәсе белән? Әйтеп-аңлатып булмый, күрәсең. Ананың баланы нигә яратканын, гашыйклар бер-берсе өчен нилектән өзгәләнгәнен аңлатып булмаган кебек.

Ләкин башка елларда көзге моңсулыкны алай ук сизми торган идем. Ялгызлык  белән икесе янәшә генә шул. Икенче сәбәп: таҗлы вирус яңадан котыра. Таҗын киеп менеп утырды тәхетенә бу падишаһ. Куып та җибәреп булмый. Халык аптырашып тик йөри. Күрше күршене күрә, аралаша алмый. Шик кимерә барысын да. Чирләүдән дә, чир йоктырудан да куркабыз. Авыру белән тазалык-саулык, яшәү белән үлем полюслары элеккедән ныграк, ачыграк ярылып ятканга шулай ул. Яшәүнең  мәгънәсен ныграк аңладык бугай.

Сентябрьдә нигәдер салкынча, хәтта күңелсез дә булган иде. Ә октябрь быел бигрәк коры, матур килде. Бакча-ишек алларында бу вакытта инде  эш тәмам төгәлләнде. Элекке кебек ашык-пошык кына эшләмәдек, җай гына, җиренә җиткерерлек итеп. Җир өсте кышны каршыларга әзер, җыештырылып куелган. Чиста-пөхтә хатыннарның өе сыман. Агач, урман тирәләрендә җир аяк астында кыштырдап торган, төрле төстәге яфрак келәме белән капланган. Ә агачына күтәрелеп карасаң, яфрак саны кимемәгән дә төсле. Кеше гомере белән бәйле сыман анысы да. Күп көннәр инде яшәлгән, коела бара, ә алда тагын яшиселәр бар, коелмаган яфраклар яшәләсе көннәрдер ул, дигән өмет уяна. Өметсез ничек яшәмәк кирәк? Күңелдәге шик-куркуны санамаганда, бар да әйбәт ич.

Алсу, көчле кояшның гына Ходай бәндәләренең борчылуында эше юк. Иртән, бар битенә көләч елмаю чыгарып, безгә текәлә дә, кичен бар кешелекне колачлап-кочаклап, горизонт артына кереп югала. Ә иртәсен тагын чыгачак. Яшәү бар икән, исәнсең икән, көн дә шулай булачак әле. Кемдер әйтмешли, һәр көннең кадерен белеп, һәр матур мизгелгә сөенеп яшәргә кала. Гомер бит Адәм баласына бер генә бирелә. Никадәр теләсәң дә, ул башкача кабатланмаячак. Безнең буын алдына килгән олы сынауны үтәргә бездән күп көч, яшәү куәте сорала. Көч-кодрәтне без табигатьтән, мәхәббәттән, бер-беребез белән аралашудан һәм хезмәтебез җимешеннән сөенүдән ала торган идек. Киләчәктә кешелекне ни көтә? Үлем куркынычы безне җиңмәсме, үзенә тәмам буйсындырмасмы?

Ике миллионнан артык элек барлыкка килгән кешелек алдындагы сынаулар һәрдаим үтелгән бит. Кеше дигән бөек зат бер генә каршылыкны да җиңми калмаган. Шуңа ышанычны без дә югалтмыйк. Көчебезне юк-бар борчуларга сарыф итмик!  

 

Туймазы районы,

Кандра авылы.

***

Автор турында

Әлфия Нур кызы Шәйхлисламова 1962 елда Туймазы районының Бишкурай авылында дөньяга килгән. Мәктәптә укыганда ук мәкалә, парча, нәсерләре район һәм республика гәзит-журналларында дөнья күрә. 10 сыйныфта укыганда  Туймазыда эшләп килгән “Алтын башак” әдәби түгәрәгенә йөри башлый. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 26 ел Кандра 4нче мәктәбендә рус теле, әдәбиятыннан белем бирә. Бер ел Октябрьский шәһәре “Туган як” гәзитендә журналист булып эшли. “Кандра”, “Туймазы хәбәрләре” гәзитләренең җәмәгать хәбәрчесе ул. Шәхесләр турындагы очерклары, нәсерләре “Өмет”, “Кызыл таң”, “Тулпар”, “Юлдаш”, “Диләфрүз” гәзит-журналларында даими басыла. 2015 елда язмалары өчен “Өмет” гәзитенең лауреаты исемен яулады. 2017 елда “Гомер көзләремә кергәндә” исемле үзнәшер китабы дөнья күрде.

 

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Алтын көз
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Алтын көз
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: