Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 октябрь 2021, 13:35

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (4)

...Район үзәгендәге хастаханәгә бару чын мәгънәсендә михнәткә әверелде. Таксига әнисеннән акча сорарга кыенсынды. Таң беленер-беленмәс җәяүләп китә иде. Аны кызганып машинага утыртучылар да, күрмәмешкә салучылар да булды. Ә көндез авыл урамы буйлап өйгә кайтканда, кыз үзен күмер өстендәгедәй хис итте.

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (4)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (4)

Икенче көнне иртәнге аштан соң Альбина йокыга талды. Иренеп кенә күзләрен ачканда әнисе койка читендә утыра иде. Кызның өстенә салкын су койгандай булды.

— Әни, зинһар... Мин баламны саклаячакмын... Гафу ит... Аңла инде... — Альбина әнисенең итәгенә башын салды.

— Тынычлан, кызым, тынычлан... — Алия апа кызының кулларын учларына алды, шунда гына Альбина әнисенең елаудан шешенгән күзләренә игътибар итте. — Их, сине!— Алия апа калтыраган иреннәрен тыярга тырышты, кызын кочаклап алды. — Синең өчен генә яшим бит, син дә китсәң мин нишләр идем... — Хатын кызның әле бер , әле икенче битеннән үпте.

— Вадимга без кирәкмибез, — кызның күзләреннән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде.

— Борчылма, кызым. Барысы да яхшы булачак. Икәүбез бит, кешедән ким итмәсбез. Хатын-кызның бәхете әни булуда, Ходай биргәнне кабул итә белергә дә кирәк.

Берничә көннән Альбинаны дәваханәдән чыгардылар. Тәүдә алар колледжга барып бер елга академ ялы алды, аннары Альбинаның киемнәрен җыеп, авылга кайтып киттеләр. Автобуска утыргач кына Альбина Вадимга СМС-хәбәр язды.

“Мин бүлмәдән киттем, хуҗа белән үзең сөйләшерсең. Сине дә башкача борчымаячакмын. Хуш”. Авылга кайтып җиткәнче кыз кулыннан телефонны ычкындырмады, әмма Вадимга гына куелган көй һаман яңгырарга теләмәде.

Автовокзалга килеп җиткәч тә Альбинаның әнисе авылларына кайтучы автобус турында сорашырга уйлады, әмма Альбинаның читкә барып басканын күргәч, кире борылды. Альбинаның күзләренә яшьләр тулган иде.

Такси тиз арада авылга килеп җитте.

— Әйдә, кызым, кер. Хәзер чәй эчәрбез, — дип, әнисе өстәлгә тәмле ризыклар тезде. Өстәл артында Альбинага һава җитмәде. Ул чынаягын читкәрәк этте дә тышка чыкмакчы булды, аннары кире борылды. Капка алдында кемнеңдер тавышы ишетелгәндәй булды. Әнисе янына яңадан килеп утырды ул. Янә күзләренә яшьләр тулды.

— Йә-йә, кызым, елама. Барысы да яхшы булыр. Сиңа, тәү чиратта, сәламәт бала тудыру турында уйларга кирәк. Аннары Ходай тагын ярдәм итәр.

Караңгы төшкәч кенә Альбина урамга чыкты. Кеше тавышы ишетелсә, адымнарын тизләтте, үзе, берсен дә очратмасам иде, дип теләде.

Икенче көнне иртән үк күрше Рәсилә апа килеп керде.

— Исәнме, күрше. Бераз югалып торгач, әллә авырып киттеңме, дип уйладым. Күренмисең дә, хәлләрең ничек? — диде ул. Альбина аның сүзләрен икенче бүлмәдә тыңлап торды.

— Юк, авырмыйм. Альбина янына барып кайттым.

— Ә-ә, Альбина кайткан икән, дип ишеттем шул. Ни, кияү дә кайткандыр инде?.. — Рәсилә күзләрен шардай ачып, Алиягә текәлде.

— Юк шул, әлегә кияү кайта алмады.

Рәсилә апаның соңгы яңалыклар уртасында кайнарга яратуы бу юлы да аны Альбиналарга алып кергән иде.

Хатын теге-бу турында сөйләнгән булды да, чыгып китте. Бераздан Альбинаның әнисе кибеткә чыгып китте.

— Чыннан да шулаймыни? Авылда мондый хәл булганы юк иде әле. Менә бит, итәк астында гына йөртте дә кызын, күрсәттеме кирәген? — Кибет алдына җыелган хатын-кыз Алиянең килгәнен күрмәде ахры. Хатын бу сүзләрне ишетмәмешкә салышып исәнләште дә, кибеткә узды.

— Альбинаның хәле ничек соң, Алия апа? Укуын соңыннан дәвам итәчәкме? — Сатучы Алиягә мыскыллы караш ташлады да капчыкка шикәр төявен дәвам итте.

— Аллага шөкер, барысы да яхшы. Рәхмәт. Укуын соңрак дәвам итәр инде. — Алия апа бар көченә үзен кулды тотарга тырышты.

 Өйгә кайтып җиткәнче күзеннән яшь тамды ананың. Юк ул еламады, ничек инде аның кызы начар булсын, ничек ул үз баласына рәнҗесен? Бәлки аның да монда берникадәр гаебе бардыр? Ә нишли алыр иде соң ул? Альбинаны тулай торактан чыгаргач, кызын фатирда яшәтерлек акчасы бармы аның, яисә үзе дә шәһәргә күчеп бала тәрбияләшер идеме? Альбина гына күрмәсен күз яшьләрен, аның бит әнисеннән башка беркеме дә юк. Вакыт үтәр, барысы да җайга салыныр, түзәргә кирәк, бары түзәргә.

Альбина һава җитмәүдән интекте. Ишегалдына гына түгел, урамга чыгып, иркен итеп һава сулыйсы, кеше белән аралашасы килде аның. Үзен читлектәге кош итеп тойган чаклары да күп булды. Әмма көндез урамга чыгудан гарьләнде, бары караңгы төшкәч кенә капка алдына чыгып утырырга гадәтләнде. Ә көннәр суынгач, тышта озаклап утырып та булмый башлады.

Район үзәгендәге хастаханәгә бару чын мәгънәсендә михнәткә әверелде. Таксига әнисеннән акча сорарга кыенсынды. Таң беленер-беленмәс, җәяүләп китә иде. Аны кызганып, машинага утыртучылар да, күрмәмешкә салучылар да булды. Ә көндез авыл урамы буйлап өйгә кайтканда, кыз үзен күмер өстендәгедәй хис итте.

Ниләр генә ишетмәде газиз ана белән кыз бу айларда! Кемдер Альбинаны авылдан чыгып киткәнче үк өлкән ир-атлар янында күргәнем булды дип, кемдер аны мәсхәрләгәннәр, кемдер баласының атасын үзе дә белми икән, дип сүз йөртте. Бу сүзләр Алия апага ешрак ишетелә иде.

Яңа ел бәйрәме алдыннан Альбинаның улы туды. Балалар тудыру йортында сабый дөньяга аваз салгач та әни кешегә телефонын китереп бирәләр. Гадәттә, тәүдә баланың әтисенә, аннары әти-әнигә, туганнарга, дусларга шылтырата куаныч кичерүче. Альбина үзе белән янәшәдә яткан хатынны күзәтеп ятты.

Берничә сәгатьтән сумкасына кирәк-яракларын төягән Алия апа хастаханәгә килеп тә җитте. Кызының моңсу күзләрендәге тәүге шатлыкны күргәч, аны күкрәгенә кысты, баласы өчен чын күңелдән сөенде ул.

Әни... Никадәр көч, сабырлык, мәрхәмәтлелек, өмет белән тулы алар йөрәге. Ул барын да алдан сизә, кисәтә, дөрес юл күрсәтә. Бары әни кеше генә сине ничек бар шулай ярата ала, һәрвакыт сиңа тугры кала. Әни исән чакта гына без бала, без алар белән гомерлеккә бәйле. Алия апаның күңелендәге йөк тә юкка чыккандай булды. Менә шулай, бер катлы, гади дә бит ул ана йөрәге.

***

— Исәнме, Алия апа. Хәлләрегез ничек? — Алия телефонда мәрхүм иренең сеңлесе Зөһрәне ишеткәч, каушап калды.

— Исәнме, Зөһрә. Барысы да яхшы үзең ничек? Күптән шалтыратканың юк.

— Әйе, шул, элемтәләр өзелеп китте. Альбина ничек? Мин ишеткән хәбәр, чыннан да, дөресме? — Зөһрә кыенсынып кына бер-бер артлы сораулар бирде.

— Әйе, дөрес. Кичә улы туды... — Алиянең борчулы тавышын телефон да яшерә алмады.

— Борчылма, Алия апа. Ни хәл итәсең, туасы җан булгандыр. Ярый әле, баладан котылмаган. Әни булу бик зур бәхет бит ул.

 Зөһрәнең тамагына төер килеп утырды. Акыллы, уңган кешегә кияүгә чыгып, шәһәр дәваханәсендә балалар табибы булып эшләгән Зөһрәгә гомер буе чит сабыйларны кайгыртырга, ят балалар сөяргә язган иде шул Ходай. Озак кына дәваланса да, үзенең баласы булмады аның. Тормыш иптәше Ирек исән чакта, барыбер, җиңелрәк төсле иде. Кинәт кенә аның бакыйлыкка күчүе Зөһрәне чыннан да сындырды, ялгызлык салкыны аның күңеленә мәңгелеккә кереп оялады. Инде олыгаеп барган хатын шәһәр уртасындагы зур гына фатирда берүзе торып калды.

Алия беркайчан да бала сөймәгән Зөһрәне кызганып куйды.

 — Киләчәккә нинди планнар, Алия апа?

— Берничә көннән Альбина белән баланы дәваханәдән чыгаралар. Әлегә минем белән яшәрләр, ә соңыннан тагын күз күрер. Тора-бара авылдашлар да Альбинага мөнәсәбәтен үзгәртер, — Алия апа барыннан да элек шушы сүзләрнең тормышка ашуын тели иде.

— Алия апа, минем дә сезне күрәсем килә. Ирек үлгәннән соң күрешкән юк.

— Әлбәттә, кайт Зөһрә. Мин дә сине бик сагындым.

Икенче көнне Алия апалар капка төбенә чит ил машинасында Зөһрә килеп туктады. Өйгә кереп чәй эчеп, хәл-әхвәл сорашкач, Зөһрә сумкаларын бушатырга тотынды. Ниләр генә юк анда! Бала киемнәре, беренче кирәк-яраклар, уенчыклар. Алия апа бер-бер артлы тамган күз яшьләрен сөртеп, кыенсынып кына әйберләрне Альбина бүлмәсенә урнаштыра барды.

— Алия апа, Ирек үлгәч фатирда берүзем торып калдым. Әллә ни байлыгым булмаса да, тормышым җитеш. Риза булсаң, Альбинаны бала белән үземнең янга яшәргә чакырырга телим. Шәһәрдә баланы дәваханәгә йөртү дә кыен булмас. Үзем балалар табибы булгач, мин дә киңәшләремне бирермен. Ә соңрак үзе теләгәнчә булыр. Бәлки, шәһәрдә торып калырга да уйлар. Ни дисәң дә, анда эш табу җиңелрәк бит.

Күңеле белән өйгә сабый бала кайтуына әзерләнеп, куанып йөрсә дә, балалар тудыру йортыннан ук Альбинаның шәһәргә китүенә каршы килмәде ана. Чыннан да, үзе савыкканчы, кеше сүзе тынганчы кызының авылдан чыгып китүе хәерле.

Кечкенә Алмаз Альбинаны гына түгел, Зөһрәнең тормышына да ямь өстәде. Хәзер инде олыгаеп барган ялгыз хатын да кичләрне көтеп ала башлады. Эш сәгате бетү белән кибетләрдән кирәк-ярак алып, тизрәк Алмаз белән Альбина янына ашыкты.

— Әтиеңнең ничек үлүен дә белгәнсең икән. Әниең бу серне озак еллар синнән саклады. Күңелеңне яралыйсы килмәде аның. Әтиең бик яхшы кеше иде, безгә дә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булды. Ирем Ирек белән дә ул таныштырды безне. Әмма үзенең гомере кыска булды шул. Син әтиеңә карата күңелеңдә ачу саклама. Ул сине барыннан да өстен күрде.

— Юк, гаепләмим. Исән булса, оныгы туганга да бик шатланыр иде. Мине кулыннан да төшерми иде бит ул, — Альбинаның күзләрен яшь тамчылары каплады.

— Әйе, балаларны бигрәк ярата иде шул. Әмма моңсуланма, мин сиңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын. Тәүдә сиңа укуыңны тәмамларга кирәк, ә бала янына әниеңне чакырып китерик. Миндә яшәрсез.

— Рәхмәт инде, Зөһрә апа. Әле дә син бар. Әмма синең мәрхәмәтлегең белән куллану була бит. Миңа болай да уңайсыз, — Альбина үзен кая куярга да белмәде.

— Син бит — минем туганымның кызы, без якын кешеләр. Уңайсызланма, тормышта төрле хәлләр була. Без бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Әлегә кадәр бу фатирда һәрнәрсә мәрхүм иремне хәтерләтә иде. Ул авырып берничә ай урын өстендә ятты. Сез килгәч кенә шул вакытта биредә урнашкан бушлык, үлем сулышы юкка чыкты. Хәзер монда яңа гына башланган гомер хөкем итә. — Зөһрә Алмазга карашларын төбәде. — Гөнаһсыз сабыйның кечкенә куллары белән миңа ябышуы, аның тормышка яраклашуын күрү күңелемдәге бушлыкны юкка чыгарды.

Альбина Зөһрә апасының өендә яшәвенә кыенсына иде. Балага да күп кирәк: киемнәр, уенчыклар... Әмма Зөһрә апасының бу сүзләреннән соң, Альбинаның күңелендә аңа карата кызгану хисе барлыкка килде. Тормышы җитеш, менә дигән эше бар, ире дә гомер буе аны хөрмәтләп, яратып яшәде. Әмма бәхет моның белән генә чикләнми икән шул. Хатын-кыз өчен ана булу да бик мөһим. “Һәркем үзенчә бәхетсез” дип әйтүләре юкка гына түгелдер.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (4)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: