Өлкән кызының, үзе инде бер ыруга картәни булган Зәлифәсенең, төсен аермаса да, тавышын таный Заһир карт. Шушысы, үзенең әнисе мәрхүмә кебек, яңгыратып сөйләшә. Әнисе затын “торналар” дип тә шул яңгыравык тавышлары өчен әйткәннәр бит. “Ике торна сөйләшкәне унберенең талашуыннан яман,” – ди торган иде атасы балдызларына кызык итеп. Үзенең ыруы “бүреләр” иде...
– Әткәй! Шулпа эчеп алыйк, дисәм... Әллә нәрсәгә бүген сәпчим башыңны да күтәрмисең дә ул...
Зәлифә көчле беләкләрен атасының җилкә астына тыгып җибәреп, аны бала шикелле итеп калкытып утыртты. Сулып кипкән аяклары идәнгә җитмәгәч, табан астына терәү салып, уңай булсын өчен аркасына да бәләкәй мендәр кыстырып өлгерде. Ян-ягына, аумасын өчен, түшәк-мендәрен өйде.
– Менә... әткәй, камалап куйдык сине хәзер, беркая да качалмассың, – дип көлә әле үзе. Аның бу көлүеннән картка да күңелле, тик авызның ерылыр хәле юк, язылмый. Күзләрен дә элпә япкан – яктылыкны да шәүләне генә шәйли.
Авыз куышына калаклап салынган елкы шулпасының тәмен белә әле ул. Ә-әй, бу ризыкка җиткәне бармы!? Туганнан шул тәмне белеп-татып, шуның көчендә гомер итеп, соңгы көннәрендә дә әлеге тәмгә ымсынып ята. Хәленнән килсә, кулына сөяк тотып шатырдатып кимерер, итен шапылдатып чәйнәп йотар да, салмасын сөзеп ашагач, тозлыгына әче корыт изеп, күтәреп эчеп куяр иде. Шулай итә торган иде дә... Кала икән, шулпа эчәр заманы да, тояклары белән җир тырнаган елкының муенына бау ташлап егып салыр көннәр дә, табак-табак булып пар бөркеп утырган ит артында кемузардан сыйланышулар да...
Инсульттан соң кыбырдамас-сөйләшмәс булып ятса да, зиһене төгәл картның. Тәүлекнең өчтән бер өлешен йоклап үткәрсә дә, шул ятуында уйларының очына да чыгарлык түгел сыман. Бетмәс йокысы да әллә үтә җылыда, йомшакта бала сыман тотуларыннан, әллә... майшәмдәй булып сүнеп баруыннандыр. Монысын да аңлый ул, риза да. Вакыты җитсә, кеше шулай күнә дә, хәтта көтә дә икән үлемне. Ул да кадерле кунак булып килә.
Алты кызы бар Заһирның. Шулар алмашлап йөртеп караганнарын да белә. Кайсыларын аермый да инде, хәтта исемнәрен дә хәтерли алмый. Әлеге Зәлифәсеннән башкаларын. Бары ашатканда бит-чәчләрен сыпырып, маңгаеннан үбеп алуларыннан гына үз кызлары икәннәрен аңлый. Башка кем аны шулай итеп иркәләп, кадерләп торсын. Шул кызлары инде. Заманында “кирәкмиләр”, “суга салам”, дип ычкындыргаласа да...
Рәбигасенең йөкле икәнлеген белгәч тә, туачак балага исем кушып куйды: Моратша. Әнисе, яшь гаиләгә хуҗа булып яшәгән карчык та, ошатып, баш какты:
– Кайнатамның энесе Моратша хәтәр оста булды. Кулыннан килмәгәне юк иде. Һаман шуның көянтәсен йөртәм.
Моратша туарына шиге дә юк иде бу икәүнең. Закирә, үзе бер-бер артлы дүрт ир бала табып, яшьли генә тол калып, бармак башларыдай гына көе шуларны утынга да, печәнгә дә бергә алып йөреп үстергән шәпле, әле һаман дер селкетеп басып йөргән әби, ир бала табуны гадәти, гадәти генә дә түгел, тиешле саный. Заһир исә кыз баланың ни икәнен дә белми, дигәндәй.
Тик Моратша тумады. Аның урынына яңгыравык тавышлы Зәлифәсе туды. Кендек әбисе кулыннан баланы кабул итеп, биләвен ачып караган Закирәнең авызыннан ычкынган сүзе, ирексездән, тыны белән бергә чыкты:
– Әстәгафирулла!
Аналы-уллы берничә көн каушап йөрсәләр дә, җайлап кире уңаена килделәр, яшь ананың күңелен кырмаска тырыштылар.
– Орлыгы Бохарадамыни, малайларыгыз бер гаскәр булыр әле, тамакларына өлгертәлми торырсыз, – дигән булды олы хатын улын юатып. Ә килене артык пошынмый, курчагы белән мәшгуль булып, дөньясын оныткан.
Икенче баланы көткәндә Заһир колын сатып алды. Гомер буе атлы булырга, улы туса, атта йөрергә өйрәтергә хыяллануын кат-кат сөйләп, хатынының да башына сеңдереп бетерде. Хәзер ул да корсагындагы яралгының малай булуын теләп ялварды. Әмма... аларның бу хыялын да, соравын да ишетмәдеме, әллә үзе шулай тиеш дип таптымы Күктәге... Тагы кыз туды.
Итәгендә үсеп килгән туп шикелле онык тәмен аңлый башлаган Закирә бу юлы артык аптырамады, шулай да, канәгатьсезлеген белдереп, бәбәй күрергә килгән хатыннар чәендә әйтеп тә куйды:
– Хәзерге бичәләр бала таба беләме?! Эчләрендә йомырка йөрткән шикелле генә йөреп, ярты көн авырып, ай-һай килеп кыз табалар. Без әүвәл, әллә, ирләр эше башкарып йөреп малай таптык...
– Уңган хатын ул тапкан, купшы хатын кыз тапкан, ди бит, каенсеңлем, кызын да кемдер табарга тиештер шулай.
– Әллә... купшылыкны белмәгәч.
Һавалы кырыс каенанасының холкын белгән килен үпкәсен эчкә йотса, башкалар күз кырые белән генә карашып, елмаюларын яшереп калуны хуп күрде.
Бишенче авырын газаплы күтәргән килененең түр башында сызланып йөргәнен күзәтеп, аяк өстендәге мендәрдә бәләкәен тирбәтеп, урындыкта утыра Закирә. Зурраклары янында аунап йоклый. Сыңар кулы белән буе җиткәннәренең аркасыннан сөя. Үзе килененең ыңгырашканына эчтән сыкрап, мич плитәсендә тимер-томырын кайнаткан фельдшерга (аларча кендек әбисе) сабырсыз карашын ташлап-ташлап ала. Ахырда, түзми:
– Сабира килен, нәрсә уйлап утырасың?!
Мич тәңгәлендәге урындыкка утырган фельдшер хатын артык ыжламый:
– Вакыты җитмәгән әле, Закирә апа. Игез балаларга алдан көчәндереп, хәлен алмыйк, димем.
– Игез малай булып, монавы бичураларның чәчләренә ябышып үссен иде дә...
... Көзге салкын таң якынлашуга гына туды игезәкләр. Кыз игезәкләр. Берсе көр тавышлы, гәүдәле генә булса, икенсесе зәгыйфь булып, тавышы да чак чыкты. Гомер буе авылда бала кабул иткән тәҗрибәле фельдшер бәләкәен урап салганда олы хатынга мәгънәле итеп карап алды. “Монысының терелүе икеле” – дип әйтә иде бу караш.
Чолан аша каршы торган мал өендә сөенче көтеп утырган Заһир шунда “ычкынып” китте. Башындагы кәпәчен салып идәнгә бәрде дә, ишекне шартлатып ябып, тышка атылды. Чак торган каенана да кабынды:
– Йә инде! Эче тулы кыз әллә моның! Болай булса, ни, затны корыта ласа! Корый бит, корый! Кеше балалары үстерә әтү бу малай! Картайганда кем кулында үләргә уйлыйлар икән, һы.
Барысын ишетеп яткан килен күзен дә ачып карамады. Хәле дә булмадымы, җаваплар сүзе табылмадымы? Каенанасы килеп, балаларны ачып-ачып карады да, селкенергә дә хәленнән килмәгән бәләкәен аерып алып, зурын әнисе янына салды:
– Монысы күгәргән инде, мал булмас. Мә, шушысын имез.
Тавыш-тынсыз теге төенчекне үзе каршы яктагы мал өенә алып чыгып, түшәккә төреп салды. Шулай итеп, язмышы хәл ителде җитлекмәгәннең.
Тик Аллаһ кодрәте ул шундый нәрсә икән: кемне яшәтергә, кемне үтерергә икәнне үзе генә белә, үзе хәл итә. Һәм бу юлы да шулай булды.
Иртәнчәккә ана кочагындагы бала үлгән булып чыкты. Төне буе йөреп, таң атканда гына яткан Закирә килененең тавышына сискәнеп торды:
– Кайнәм! Кайнә-әм!
– Әү!? Әү! Ни булды? – оныклары арасында кырын ятып оеган аягын сөйри-сөйри зур якка ашыкты. – Нәрсә булды тагы?
Килене катып калган сабыена карап, үзе шаккаткан. Бер карашта хәлне аңлаган карчык артык каушап төшмәде. Җәһәт кенә баланы алып, авызына якын китереп, тынын тыңлап карады да, түр якка алып чыгып таратып, капшап, авыз эченнән укына-укына кире төреп алып, тегесенең янына – бәләкәй өйгә алып чыкты. Монысын да янәшәсенә салып: “Ә-әй, балакайларым! Тарсынып әрәм иттем сабыйларымны-ы...”, – дип иңрәп такмаклап җибәргән иде, алдан чыгарып салган бәләкәе мәэлдәп тавыш бирмәсенме! “Аһ!” итеп артына егылып китә язды шулчак. Аннан җәһәт кенә тегесен таратып җибәреп караса – тере! Җылы кулларны тоеп, борын гынасын чалшайтып, имчәк эзләгәндәй итте хәтта. Кайгы белән шатлыкка берьюлы буылган карчык, баланы түшәге белән бергә күтәреп алып, зур өйгә йөгерде:
– Килен! Килен! Йә, Ходай! Имез... җылыта күр...
Үзе һаман елап җибәрә алмый утырган киленен, егып дигәндәй салып, түшен ачып, сөт белән тулышкан кайнар калкулыклар арасына суынып барган бәләкәч кенә башны кыстырды. Кыска гына вакыт эчендә сабыен югалтып һәм табып өлгергән яшь хатын да, әле генә газраил кулында булып та, кинәт җәннәткә килеп кергән бәпеч тә, гөнаһ белән савап арасындагы карчык та мизгел эчендә кайсы якны сайларга белми чәбәләнделәр дә, берсе баласын түшенә кысып, икенчесе авызына тулган җылы сөткә чәчәп, өченчесе кылганнарын аңлап, елап җибәрде. Бу тавышка уянып чыккан кызлар да, ни хәлләр барын аңламаса да, олылардан куркып, ике яктан картәниләренең итәгенә капланып, улауга кушылды. Нәкъ шушы мәлдә ишекне киереп ачып, исерек ир кайтып керде. Барысы да шып туктап, бердәй аның ягына борылды.
– Бу нинди базар?! Бичә-чәчә, мал-туар! – Ир селкенә-селкенә карават башына килеп торды да егылып китмәс өчен тимеренә тотынды. – К-кир-рәкми! Киррә-рәкми миңа кызлар! Б-бир... икесен дә... бөтенесен дә... суга салам! Бо-борын... шулай иткәннәр... Салам!... Су-суга..
Аның бу хәбәреннән бер мәлгә телсез калган хатыннар бәлшәеп төшкән хәлләреннән күз ачып йомган арада әллә ниндигә әйләнде дә куйдылар. Хатыны, моңача бер каршылык күрсәтә белмәгән Рәбигасе, юрганын селтәп җибәреп, эчке күлмәктән килеш торып басты. Төне буе авырганнан, елаганнан суланып, бит-муенына ябышкан чәчләрен баш хәрәкәте белән генә артка ташлады. Бер беләгенә яхшылап уралмаган да сабыен кыскан, анысы чи кызыл булып тыпырчынып маташа. Әнисе, моңача гел аның ягын каерган әнисе, баскан тавык шикелле, киң итәген ике яктан тотып, янындагы чебешләрен каплап, кабарып басты да... капыл җәнҗал купты:
– Суга салыр өчен балалар тапканмынмы сиңа? Кызларыма бармагыңны тигезәсе булма!!! Болар – минем балалар!
– Бирермен мин сиңа “суга салам”ны! Юньсез малай! Телеңне корт чаккыры!
– Кирәкми миңа синең атың да, этең дә! Кызларым артык булса, хәзер чыгып китәм!
– Нәрсә ясагансың, шуны тапкан килен! Ишшыу монда, бала сайлап! Бар, ят, йокла! Айныгач, җаныңны алырмын мин синең!
Өйдән чыгып качудан башка чара калмады исереккә. Мал өендә ятып айнып, аннан игезәгенең сыңарын алып барып җирләп, икенче сыңарын ай дигәндә чак күрә алды. “Суга салам”ны тиз генә онытмады хатыны. Алай дисәң, гомер буе онытмады инде. Ире төшереп алганда үзе дә хәтерен яңартып җибәргәләде. Аның “суга салам”ы авылда кушамат булып китте хәтта. Кызлар үрчеп киткән йортта ирләр, уенлы-чынлы итеп, “суга салам”ны ычкындыргалады, халык көлеп сөйләде, телдән-телгә көлке итеп йөртте. Шуңа хатыны да, җае чыккан саен, чеметеп алды. Кызлары үсеп, кияүгә китеп бетеп, икесе генә утырып калгач, тегеләре озаграк шалтыратмый я килми торганда, Заһир беренче пошына башлый:
– Нәрсәсен эндәшми шул кызларың?
Карчыгы шуны гына көткәндәй:
– Агып китеп беткәннәрдер.
Чынлап, агып китеп бетте дә куйды кызлары. Ундүрт-унбиш яшьтән өйдән чыгып китә тордылар, шул киткәннәреннән язмышлары да, юллары да үзгәрде. Ул салмаса да, тормыш үз елгасында агызып алып китеп бетте...
... Закирә әби үлем түшәгендә дә саташып, җырлап ятты:
– Кызы-ым... кызы-ым... кыз ке-ше-е...
Кыз-зыма киле-ер... йөз кеше-е...
Бу аның оныкларын үстергән бишек җыры иде.
– Әткәй, йә, бирешмә инде... Кап! Тагы бер генә калак йот әле.
Монысы Зәлифәсе түгел бит – тавышы башка. Зөлфиясеме... Зә.. Зө... тагы кемнәре бар әле?.. Бардыр... кызлары күп бит аның... карыйлар...
Фото: kineshma.bezformata.com