Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 октябрь 2021, 12:33

Гөлия ГӘРӘЕВА. Элмәк. Хикәя (3)

Әни булачагын белгән Альбина тәүдә сөенде, анары башына әллә нинди уйлар килә башлады...

Гөлия ГӘРӘЕВА. Элмәк. Хикәя (3)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Элмәк. Хикәя (3)

(Дәвамы.)

“Коммуналка”да яшәгән беренче көннәр әкияттәге кебек үтте. Кыз укып кайта да тизрәк Вадим кайтуга бүлмәне тәртипкә китерә, тәмле-тәмле ризыклар пешерә. Ул кайткач, бергәләп кичке ашны ашыйлар. Ә егет төнгелеккә эшкә киткән чакларда кыз үзен бик күңелсез тоя иде. Җитмәсә стена аша яшәүчеләрнең төнлә кычкырган тавышлары, бала елавы кызның йокысын өзә иде.

Күрше бүлмәдә яшәүче Сәрия исемле ханым белән беренче көнне үк танышты ул. Тыйнак кына киенгән хатын ачылып сөйләшми иде, очрашканда исәнләшә, яисә аш-су бүлмәсендә бер-ике сүз әйтеп кенә үтә иде ул. Көн саен иртән балаларның берсен мәктәпкә озата, икенчесекн балалар бакчасына илтә. Дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли иде, ахры. Кичен барысы да йокларга яткач, аш-су бүлмәсенә чыгып, төрле документ эшләрен башкара. Ә ире... Коммуналкага күчеп берничә көн үткәч тә, Альбина шул ирне күреп: “Моның белән хатыны ни өчен яши икән?” дип уйлаган иде. Майкасының муен алымы күкрәгенә кадәр сәленгән, трикосы төшкән, кыштыр-кыштыр тапочкасын идәнгә ышкып юыну бүлмәсенә кереп киткән иде ул. Бүген дә шешенеп беткән күзләрен чак ачып, плитә буенда басып торучы Альбина яныннан юыну бүлмәсенә атлады. Кайнап утырган ит исенә шул адәмнән килгән сасы ис килеп кушылды. Кыз үзе дә сизмәстән авызын куллары белән каплап, аш-су бүлмәсеннән чыгып йөгерде.

— Ашны үзең чыгып алып кер әле. Минем ашыйсым килми. Син ашагач, бергәләп чәй эчәрбез, — диде Альбина яңа гына өйгә кайткан Вадимга.

Гадәттә, өстәл артында Вадим төрле хәлләр турында сөйли иде, бүген тыныч кына ашавын белде. Бераздан чыгып юынып керде, аннары киенә башлады.

— Бүген дә икенче сменага барасыңмыни? Ничәдә кайтасың? — дип сорады Альбина аның курткасына үрелүен күреп.

— Эш беткәч тә кайтам. Ни өчен төпченәсең соң? Безгә бит ничектер яшәргә кирәк. Син әзергә яшәргә өйрәндең инде, ә миңа андый бәхет тәтеми, — дип тавышын күтәрде дә ишекне “шап” итеп ябып чыгып китте. Иртәдән бирле болай да тулып ташарга торган Альбинаның күңеленә шул сүзләр дә җитте. Мендәрен кочаклап, үксеп-үксеп елады ул.

Төн урталарына кадәр Альбина Вадимга шалтыратты, әмма телефонны алучы булмады. Икенче көнне иртән торып дәресләргә китте кыз.

— Соңгы вакытта үзгәрдең әле, Альбина. Авыру кешегә охшап торасың, — диде ахирәте Лилия тәнәфес вакытында чәй эчкәндә Альбинаның шешенгән күзләренә карап. — Кәефең дә юк, нәрсә булды сиңа?

Альбина борчулары белән бүлешергә яратмый иде, әмма бу юлы күңелендәге хисләр бер-бер артлы ургылды.

— Нәрсә булганын үзем дә белмим. Вадим соңгы вакытта үзгәрде. Минем белән кырыс сөйләшә, эштән соңга калып кайта. Шуңа борчылгангамы, соңгы вакытта чыннан да үземне начар хис итәм.

— Ай-һай, кызыкай, шулай микән?.. Дәресләрдән соң аптекага кереп чыгарбыз әле, — Лилия Альбинаның күзләренә серле караш ташлады.

Әни булачагын белгән Альбина тәүдә сөенде, анары башына әллә нинди уйлар килә башлады. Мондый бәхет турында күпме хатын-кыз хыяллана, ә Ходай аңа көтмәгәндә шушы бүләкне җибәргән. Яраткан кешеңне әти итүдән дә зуррак бәхет бармы икән дөньяда?! Әмма Вадим бу хәбәрне ничек кабул итәр? Берничә тапкыр... Юк, юк. Йөкле булганлыктан гына аңа теге көнне Вадимнан хатын-кыз кулланган хушбуй исе килгән төсле булгандыр. Ул мондый адымга бармас. Яратмаса ул аны үзе янына яшәргә алып килер идемени? Ә әнисенә ничек аңлатыр йөкле булуын? Кияүгә чыкмаган кызыннан моны көтмәгәндер ул. Авылга ничек кайтыр?

Альбина төн буе йокламады, башында бер-бер артлы төрле уйлар чуалды. Янында борчуларын тыңлардай кеше булса, күпкә җиңелрәк булыр иде, әмма Вадим бу көнне дә кайтмады.

Икенче көнне генә Вадим телефонын кабызды.

— Вадим, син кайда? Кайда югалдың? Нигә телефоныңны алмыйсың? — Кызның бер-бер артлы биргән сорауларын егет тыныч кына тыңлап торды.

— Сәлам, Альбина. Мин эштәмен. Кич кайтам, шунда сөйләшербез.

— Хәлләрең әйбәтме? Нәрсә булды?

— Барысы да яхшы, борчылма. Кич очрашырбыз, — Вадимның Альбина белән озаклап сөйләшәсе килмәде.

Альбина егеткә тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, Вадим телефонын сүнергән булып чыкты.

Дәресләрдән соң Альбина кибеткә керде. Кич кечкенә бәйрәм эшләргә уйлады кыз, Вадим әти булачагын белсә сөенер, бу көнне истәлекле итеп үткәрергә кирәк, дип уйлады ул. Вадим туй турында да берничә тапкыр сүз кузгаткан иде. Альбинаның йөкле булуын белсә, бу көнне ашыктырыр. Кыз шундый матур уйларына чуалып, кибет киштәләрен күзләде. Кошелегындагы акча теләгән бөтен әйберне сатып алырга җитмәсә дә, ул, аз-азлап, барын да кәрзингә төяде.

Бүлмәдәге кечкенә өстәл тәмле ризыклардан сыгылырга торган төсле. Альбина килешле күлмәген киде дә көзге алдында бөтерелергә тотынды: чәчләрен матур итеп җыйды, күзләренә сөрмә сөртте. Берникадәр вакыт үткәч кенә ишек бусагасында күптән көткән Вадим пәйда булды.

— Сәлам, әйдә кер. Нигә басып калдың? Сине көтә-көтә кара нинди табын әзерләдем.

 Кыз шушы минутта ниндидер коточкыч хәбәр ишетәсен күңеле белән сизде, әмма шушы мизгелне ничек тә тизрәк үткәреп җибәрәрергә, бу халәкәттән котылырга теләде. Сүзе-сүзгә йокмады, әллә ниләр сөйләгән булды. Егет тә мондый очрашу көтмәгән иде. Башындагы кепкасын салып кулына тотты да урындыкка барып утырды. Бераздан Альбина бөтерелүеннән туктады, бүлмә уртасында басып калды. Күзеннән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде. Юк, бер мәгънәсез сүзләр әйтү, нәрсәдер аңлату кирәкми иде. Бары тик шушы минутны гына үткәреп җибәрсә, Вадим киткәнче күңелендәге ташкынны бар көченә кычкырып тышка чыгармый түзсә — барысы да тәмамланачак. Түзәргә кирәк, түзәргә...

Соңгы сүзләрне кыз уйлап кына түгел, кычкырып әйтте.

— Альбина, гафу ит мине. Мин сине...

— Юк, сөйләмә, кирәкми. Мин аңладым. Зинһар, тукта, сөйләмә! — Кыз куллары белән йөзен каплады.

— Гафу ит мине, гафу ит. Нишлим соң, аны очратырымны алдан белмәдем. Әллә нишләдем мин, аны күргәч, башымны югалттым.

— Җитәр, тукта! Нигә мине өзгәлисең? Тукта!

Ниһаять, күңелдә дулаган давыл тышка бәреп чыкты. Арытаба егетнең нәрсә сөйләгәнен ишетмәде дә кыз. Юк, башкача кычкырмады, сораулар биреп йөдәтмәде, ялынмады ул.

Күпме вакыт шулай үткәндер. Альбина яңадан аңына килгәндә Вадим бүлмәдә юк иде инде. Ул карават читендә берүзе ята. Бары тик бүлмә уртасындагы табын, матур итеп тезелгән ризыклар кунак илүен көтә төсле. Альбина күзләрен ап-ак түшәмгә төбәде. Акка буялган түшәм акрын гына аның өстенә төшә төсле булды. Шулвакыт нинидер бер элмәк күзенә чалынды. Кыз кинәт кенә урыныннан сикереп торды да карават астында яткан җепне тартып чыгарды. Аннары урындыкны якынрак китереп өстенә менеп басты, ашыгып-ашыгып җепнең бер очын элмәккә бәйли башлады.

— Әнием, кичер мине. Әмма синең йөзеңә кызыллык китерергә теләмим. Син миңа һәрвакыт яхшы тәрбия бирергә тырыштың, авылда хөрмәтле кеше булдың. Юк, баламны да ташламаячакмын, мин һәрвакыт аның белән бергә булачакмын. Әтием, каршы ал мине.

Кыз кабалана-кабалана муенына җеп киде дә күзләрен түшәмдәге элмәккә төбәде. Шул вакыт авылдагы өй түшәме күз алдына килде. Анда да шундый ук элмәк бар. Әнисе аны бишек элмәге, ди иде. Түшәм юарга җыелган хатын-кыз аны берничә тапкыр алып ташларга да уйлаган иде, әмма Алия апа һәрвакыт каршы килде. Имеш, түшәмдәге элмәк өйдә бала барлыгын күрсәтә. Бу элмәк тә бишекнеке була түгелме? Кемдер монда төннәр буе бала тибрәткән, яңа гына туган сабыена бишек җырлары көйләгән. Ә ул бу урында үз баласын...

Шул вакыт бүлмә ишеге ачылып китте. Куркудан Альбинаның аяклары чайкалды. Кыз басып торган урындык читкә тайпылды.

 

VI бүлек

 

— Сездән башка бу кызның туганнары юкмыни?

Шәфкать туташының Альбинаның кем булуы, ничек монда килеп эләгүенә битарафлыгы иреннәрен кысып кына әйткән сүзләрендә үк аңлашыла иде. Лилия дә бераз кашларын җыерып:

— Аның әнисе бар, туганнары күп. Аларны алдан борчымаска була гына шалтыратмыйм, — диде.

Бу сүзләрне Альбина ишетеп ятса да, күзләрен ачарга хәле юк иде әле. Ак халатлы ханым чыгып киткәч кенә авыр керфекләрен өскә күтәрде ул.

— О, наконец-то! Добро пожаловать! Ә син үләргә уйлыйсың. Юк шул, гомерең булса алай гына җиңел котылып булмый. Тем более ике кешегә.

— Лилия, син монда... — Альбина елмаерга тырышты.

— Кайда булыйм инде мин?! Менә шулай кирәкле вакытта кирәкле урында була торган гадәтем бар шул минем. Их син, юләр. Һәркем язмыш элмәгенә эләккән өчен үз-үзенә кул сала башласа, җир йөзендә кешеләр әллә кайчан үлеп беткән булыр иде инде. Ходай һәркем алдына да авырлыклар куя, ә безгә аны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Ә синең очракта авырлык та түгел, бәхет бит бу, — Лилия Альбинаны кочагына алды.

Бик озак серләште кызлар. Лилиянең сүзләреннән соң Альбина зур хата ясавын аңлады. Чыннан да, элмәк түгел бит бу, бәхет, зур куаныч!

Лилия кайтып киткәч тә моңсуланмады Альбина. Булачак сабые турындагы уйлар барыннан да өстен иде.

(Дәвамы бар.)

Гөлия ГӘРӘЕВА. Элмәк. Хикәя (3)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Элмәк. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: