Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 октябрь 2021, 09:30

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сагынам, нәнәем!

Бүген Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар әдипләре секциясе утырышы көтелә. Тикшерүгә тәкъдим ителгән өч кулъязма арасында Гөлфинә СӘЛИМОВАның да хикәя һәм эсселары бар. Ул лирик прозада да каләм сыный. Әлеге иҗат җимеше нәкъ шул жанрда иҗат ителгән.   

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сагынам, нәнәем!
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сагынам, нәнәем!

 Сагыну... Бу сүзне әйтү белән күңел әллә кайларга йөгерә. Бу сүз аерым бер хис-тойгыны гәүдәләндереп, һәрвакытта диярлек үткән хәтирәләргә барып тоташа. Мин дә шулай кайвакыт үткәннәр хакында уйланып торам да, йөрәгемне чеметтереп, нидер исемә төшә – нәнәемне (әниемнең әнисе) сагынам икән лә! Аның ягымлы да, ә кайвакыт бик кырыс та йөзе, кытыршы, әмма мине һәрвакыт иркәләп сөя торган куллары, апалардан яшереп кенә бирә торган тәм-томнары әле дә сагындыра икән.

Аның бакыйлыкка күчкәненә дә утыз биш ел була инде, үзе бер кеше гомере дигәндәй. Ә шулай да ул бер дә истән чыкмый һәм мин ел саен 9 Май көнендә аның каберенә киләм. Чөнки бу бәйрәм-иң элек, аның бәйрәме. Миллионлаган сугыш чоры хатын-кызлары, аналары кебек үк, ул да бу дәһшәтле елларны үз җилкәсендә татып, ирен яу кырларында югалткан, дүрт кыз баланы шул авыр чорларда берсен дә югалтмый, ялгыз канаты белән тәрбияләп үстергән.

Нинди көч-гайрәт, рух ныклыгы булды икән бу гади авыл хатынында?! Шул хакта уйлыйм да, безнең өлешкә андый сынау төшсә, нишләр идек микән дип, гаҗәпләнеп куям. Шунысы йөрәкне бигрәк әрнетә: нәнәем нинди генә авырлыкларны кичереп, илгә азатлык яулашса да, сугыш ветераны исеменә ия булмый, хәзерге ветераннарга күрсәтелгән кадер-хөрмәтне дә күрә алмый мәрхүм булды. Исемдә: мин бәләкәй чакта ул еш кына сугыш елларын күңел сызлавы белән исенә ала торган иде. Ә мин сәкегә бер тезен чәнчеп менеп утырган нәнәемнең алдына кереп сыенам да, аның сөйләгәннәрен өнсез генә тыңлыйм, тик минем кечкенә йөрәгем әле ул сөйләгәннәрне аңлап та, сыйдырып та бетерә алмый иде шул. Еллар үтеп, үзем өлкәнәйгәч кенә аңладым мин аның хис-тойгыларын. Каһәрле сугыш тартып алган сөйгән ярын, балаларының атасын сагынып сөйләнгән икән. Әнә шулай түземлек белән, бар гомерен сабыйларына багышлаган авыл хатыны иде ул. Ялгыз анага сугыштан соң да җиңел булмагандыр. Ләкин язмыш үзе аны ялгызлык хәсрәтен, тормыш михнәтен эченә йотып яшәргә өйрәткән. Бәлки авылда аның кебек тол калган аналарның бер ул гына булмавын күреп торганга сабыр иткәндер. Якты дөньядан да башкаларга авырлыгын салмый, кинәт кенә китеп барды ул...

Аның вафатына байтак еллар үтсә дә, һич тә онытылмый шул йөрәк сызлаулары. Кояштай балкып торган якты йөзле, ап-ак чәчле, бер генә вакытта да тормыш сынаулары алдында сыгылып төшмәгән нәнәем образы күңелем түрендә саклана. Кайвакыт уйланып утырам да, миндә дә нәнәем язмышы кабатлана кебек. Сугыш чоры баласы булмасам да, язмыш ни өчендер мине дә нык кына талкыды. Бик авыр минутларымда ни коткаргандыр дисәм, гел күңелемнән нәнәем рухына мөрәҗәгать итә идем, аның ярдәменә өмет итеп, иртәгә һичшиксез җиңелерәк булыр дип, Ходайдан сабырлык сорый идем.

Тормыш шулай, бер ак, бер кара төсләре белән ага да ага. Әйе, уйлап карасаң, аның җиңелрәк, бәхетле көннәре күбрәк тә инде, тик кайвакыт килеп туган авырлыклар хакында ныграк хәсрәтләнеп, яхшысы тизрәк онытыла шикелле. Эх, ниндидер тылсымлы көч булсын иде дә, нәнәемне бик азга гына булса да дөньялыкка кабат кайтарып китерсен иде. Хәзерге рәхәт тормышны күреп ни дияр иде икән? Юк инде, алай булмый, әрвахлар үзләренең мәңгелек йортында тыныч кына йокласын, аларны берничек тә борчырга ярамый. Алар рухына догалар гына юлларга кирәк. Тыныч йокла, нәнәем!

Нәнәемнең каберен, зираттагы меңләгән каберләр арасында, шактый эчтәрәк калса да, тиз эзләп табам. Каберне шул тирәдә матур булып үскән мәгърур чыршы агачы аерып тора. Нәнәем исән чакта: “Минем баш очыма агач утыртмагыз, күкрәгемне басып тормасын”, – дигән иде. Аның васыятен бозмадык. Шулай булса да, аның каберен янәшәгә утыртылган чыршы, миләш, чаган агачлары үсеп җитеп, уратып алган. Әйтерсең: “Дөньялыкта, исән чагыңда яклаучың булмады, биредә без сиңа җил-яңгыр тигезмәбез”, – диләр кебек.

Быел да килдем, нәнәем, кабереңә. Исәнмесез, чыршыларым! Нәнәем рухының тынычлыгын сакладыгызмы? Рәхмәт, чыршыларым! Сез сакта торган солдатлар кебек инде. Бөек Җиңүне яулаганга да 75 ел тулып китте. Бу вакыйганы бәйрәм дисәк тә, һәрвакыттагыча, ул безнең гаилә өчен куанычлы түгел, зур югалтулар белән бәйле бер вакыйга. Өстәвенә, шул чорларда үткән ел бөтен дөньяны тетрәткән йогышлы авыру килеп чыгып, бәйрәм кәефен бөтенләй бозып куйды... Бик кызганыч. Инде киләчәктә илләр имин булсын. Син дә тыныч йокла, нәнәем. Ә мин сине һәрвакытта сагынып яшәрмен...

***

Автор турында

1951 елның 24 июлендә Илеш районы Яңа Нәдир авылында туып үсә. Базытамак урта мәктәбен тәмамлагач, шунда ук – эш башкаручы, аннары укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1975 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1976 елда партия район комитетына инструктор итеп алалар. Ә 1979 елның апреленнән үзенең теләге буенча район “Маяк” гәзитенең партия бүлегенә хәбәрче итеп җибәрәләр. Шул рәвешле ул биредә утыз елдан артык хезмәт сала, хәбәрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңгы унбиш елда мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул – 1985 елдан РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.

2014 елда аның авторлыгында район гәзитенең олы юбилее уңаеннан “Маяк”ка – 80 яшь” дигән китап дөнья күрде һәм тәҗрибәле журналист гәзит тарихын һәм редакция коллективының хезмәтен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте.

Беренче хикәясе 2015 елда республика “Өмет” гәзитендә дөнья күрә. Язмалары район һәм республика матбугатында даими басылып тора. Хикәяләре “Акчарлак 2018” республика әдәби альманахына кертелде. “Балкыш” әдәби берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр белән берлектә чыгарган китапта да хикәяләре дөнья күрде. 2019 елның мартыннан Илеш районының “Балкыш” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Үзнәшер юлы белән “Таулар белән серләшәм” дигән китабын чыгарды.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сагынам, нәнәем!
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сагынам, нәнәем!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: