Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 октябрь 2021, 11:32

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (2)

— Чык, дим, чык! — Егет зур йодрыклары белән ишекне төйде. — Кыланган була тагын! Кайда яшәгәнеңне оныттыңмыни? Бер көн дә монда тормаячаксың! Ишеттеңме мине, бүген үк күземнән югал! — Ачуы кабарган егет кыз янына керә алмаячагын аңлап, акрын гына юыну бүлмәсенә атлады...

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (2)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Әллә күпме вакыт саклап йөрткән иң кадерле әйберен саткан кебек иде аңа. Әнисен кызганды ул. Юк, үзен түгел, иң газиз кешесе башыннан бер мизгелгә дә чыкмады. Еллар буе әдәплелеккә өйрәткән әнисенең сүзләрен санга сукмаган кебек иде аңа. Кызын үстерү өчен күпме авырлыклар күрергә туры килде, ә ул барысын да җуеп ташлады түгелме? Башында чуалган уйларның очына чыга алмый әллә күпме җәфаланса да, чынбарлык үзенекен итте. Бүген аңа яшәргә урын, акча, укуын тәмамларга кирәк. Тормышның беренче элмәге менә шул буладыр инде, анда эләккәнеңне дә сизмисең, котылу чарасы да табалмый. Һәм сайланырга мөмкинчелек юк, димәк, ничек бар шулай яшәргә. Иң мөһиме, укуны тәмамларга кирәк!

Караватта яткан кызны аркасына кагылган зур куллар сискәндереп җибәрде. Тышта төн. Бүлмә эчен дә караңгылык биләп алган иде.

 

II бүлек

 

Көн артыннан көн дәвам итте. Альбина да яңа тормышка өйрәнеп бара иде инде. Бары тик әнисенең генә телефондагы борчулы тавышы аны кыен хәлдә калдыра. Ә үзе әнисенә бик сирәк шалтырата. Телефонын кулына алып көненә бернәчә тапкыр әнисенең номерын җыерга уйлый да, батырчылыгы җитми, кире куя.

Ул көнне дә Вадим кичке сменага эшкә калды. Илнурның ишек алдында талпынып торуын күрү белән кыз аның исерек икәнен аңлады. Егет кулларын да юмый аш-су бүлмәсенә атлады.

— Альбина, аш салып бир әле, — диде егет кызга. Альбина аш-су бүлмәсенә юлланды. Кыз плитә алдына килеп кенә баскан иде, Илнурның куллары аның ботларына кагылды. Альбина яшен тизлегендә егеткә борылды.

— Кит, нишлисең, кит! Ал кулларыңны! — Кыз егетнең халат төймәләренә ябышкан кулларыннан ычкынырга тырышты.

— Кил инде яныма, кил. Ялындырган булма. Вадим белми дә калыр. Кайчаннан башлап ярым шәрә көе янымда йөрисең, хәзер карышкан була, — Илнур кызның халатын ертып төшерде. Нишләргә дә белмәгән кыз кулындагы кайнар ашны егеткә таба әйләндереп җибәрде.

— Юләр! Пешердең бит!

Кыз аш-су бүлмәсеннән чыгып йөгерде, Илнур аның артыннан атлады. Егетнең килүен күреп, Альбина бүлмәсенә кереп бикләнде.

— Чык, дим, чык! — Егет зур йодрыклары белән ишекне төйде. — Кыланган була тагын! Кайда яшәгәнеңне оныттыңмыни? Бер көн дә монда тормаячаксың! Ишеттеңме мине, бүген үк күземнән югал! — Ачуы кабарган егет кыз янына керә алмаячагын аңлап, акрын гына юыну бүлмәсенә атлады. Шунда гына аягына түгелгән кайнар ашның пешерүе башына барып җитте. Салкын су да әрнүне баса алмады. Әле бер, әле икенче якка йөрде. Үзе бертуктаусыз сүгенде, Альбинаны әрләде. Бераздан аяк тавышлары басылды. Альбина да бүлмәсеннән чыкты. Егет күренмәде. Илнурның бүлмә ишеге ачык иде. Кыз бүлмәгә үрелеп карады, егет караватында йоклап ята, идәндә аракы шешәсе күренде.

— Вадим, Вадим, — кыз егетнең тавышын ишетү белән елап җибәрде. — Кайчан кайтасың?! — Кыз өзеп-өзеп нәрсә булганын сөйләде. Вадимның төрлечә сүгенгәнен, аны тынычландырырга тырышканын да ишетмәде кыз. Гарьләнүе барыннан да өстен иде.

— Смена беткәч тә кайтам. Көт мине ярыймы, чыгып китмә.

Альбина кулындагы телефонын карават өстенә ташлады да үксеп-үксеп елады. Аннары тынычланды. Караваттан сикереп торды да ашыга-ашыга әйберләрен сумкасына төяде. Ул арада күрше бүлмәдә Илнурның ыңгырашкан тавышы ишетелә башлады. Альбина өстенә пальтосын каплады да чыгып йөгерде.

Вокзалга барып җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Вокзал эчендә халык күп, һәркем каядыр ашыга. Сәгатьткә күз салды да, чиратка барып басты. Соңгы автобус китмәгән иде әле.

Автобус иренеп кенә урыныннан кузгалды да олы юлга таба борылды.

— Вадим, мин авылга кайтып киттем. Бер генә зачетым калган иде, аны килеп тапшырырмын. Сине көтмәдем инде, Илнур уяныр дип курыктым.

Егет белән кыз озак кына телефоннан сөйләште. Вадим да кыз алдында үзен гаепле тоя иде, аны төрлечә юатырга тырышты. Ә автобус кар өемнәрен туздыра-туздыра алга чапты. Шул кадәр якын һәм кадерле юллардан. Альбинаның туган авылына илтә торган юллардан, аны әнисе белән очраштыра торган юллардан...

Альбинаның әнисе кызын ишек алдында күргәч, аптырап калды.

— Кайтуың турында хәбәр итмәдең. Зачетларыңны тапшырып белттеңмени? — хатын кызын кочаклап алды.

— Юк, берәү калды. Анысына өйдә хәзерләнәм, — диде кыз һәм башкача моның турында сөйләшергә теләмәгәнен күрсәткәндәй, өстәлгә игътибарын юнәлтте. Анда яңа гына мичтән чыккан бәлеш үзенә чакырып тора иде. Кызның кәефе күтәрелеп китте, кулларын юды да өстәл артына утырды.

Берничә көннән кыз Уфага барып зачетын тапшырды. Аның колледждан чыгуын Вадим урамда көтеп тора иде.

— Мин икенче бүлмә эзлим. Ике бүлмәле фатирга түләп тору кыйммәт. Синең дә анда яшисең килмәс. Яңа елдан соң башка җиргә күчәрбез, — дип сөйләнде егет кызның аннан ниндидер карар көткәнен тоеп, — Борчылма, барысы да яхшы булачак.

Егет Илнур турында бер сүз дә әйтмәде, кыз да сорашырга теләмәде. Яшьләр бер-берсен сагынган иде. Вакыт тиз үтте. Вокзалда да озак кына бер-берсенән аерыла алмады алар. Кондуктор автобусның кузгалачагын әйткәч кенә урынына кереп утырды кыз. Егет автобусның тәрәзәләреннән Альбинаның кул болгавын бик озак карап торды.

 

III бүлек

Яңа ел мәшәкатьләреннән соң Альбина йокы бүлмәсендәге китап киштәсен тәртипкә китерергә уйлады. Әнисе өйдә юк иде. Агачтан ясалган бу киштә кыз үзен белә башлаганнан бүлмәдә эленеп тора. Әнисе Альбинаның әтисен китап укырга ярата иде дип сөйли. Бер вакыт бәләкәй чагында кыз бу китапларны кулларына алган иде, әнисе шунда ук: “Әтиеңнең китапларын ерта күрмә, истәлеккә саклансыннар. Үскәч алып укырсың, бу китаплар зурлар өчен” дигәч, башкача аларга кагылмады.

Альбина тышы таушалып беткән бер китапны алды да, күкрәгенә кысты. Китапның саргайган битләре әтисенең кул җылысын саклый сыман иде . “Их, әтием, гомерем буе сине сагынып яшәдем. Син исән булсаң, минем тормышым бөтенләй башка төрле булыр иде. Сине машина белән бәрдергән теге кеше дә кызганыч миңа, әтием. Син дә аңа ачуланма, руль артында йоклап китүчеләр күп. Аның да балалары минем кебек ятим үсте”. Кызның битеннән кайнар яшь тамчылары тәгәрәде.

Кыз бер-бер артлы китап битләрен актарды. Шул вакыт идәнгә кечкенә кәгазь кисәге килеп төште. Кулдан язылган язманың әтисенеке икәнен шунда ук аңлады кыз. “Минем үлемемдә беркемне дә гаепләмәгез, мин үз теләгем белән китәм. Алиям, гафу ит мине, әмма бу тормышка түзеп яшәр хәлем калмады. Кызым, син дә мине кичер. Мин сезне яратам”.

Бу сүзләрдән соң Альбинаның өстенә кайнар су койгандай булды. Димәк аның әтисе авариядә һәлак булмаган, димәк ул үз-үзенә кул салган! Әнисе аны гомер буе алдаган! Менә ни өчен әтисе үлгәч тә алар авылга яшәргә кайтканнар икән, әнисе ничек тә Альбинадан бу серне сакларга тырышкан.

Кыз күпме вакыт идәндә утыргандыр, әнисенең аяк тавышлары аны яңадан тормышка кайтарды. Алия кызын күрү белән нәрсә булганын аңлады. Өстендәге пальтосын салды да кызы янына, идәнгә чүгәләп утырды. Кыз аңа эндәшмәде.

— Әтиең белән өйләнешкәч, чит өлкәгә чыгып киттек. Бу туксанынчы еллар башы иде. Ул заманда эштән яшәү урыны бирелә иде, шуңа заводка эшкә керү белән без дә тулай торакта яши башладык. Бераздан син тудың. Нәкъ шул вакытта дөнья бутала башлады. Безгә фатир алырга чират җитте, әмма ачкыч тапшырырга ашыкмадылар, хезмәт хакын тоткарлый башладылар. Тәүдә тормыш җайланыр төсле иде, әмма очын-очка ялгап бик озак яшәргә туры килде. Заводта эшләүчеләр, әйтерсең, кармакка эләкте: заводтан хезмәт өчен алынасы акча күп булганлыктан эш урынын алыштырып булмый, яшәргә мөмкинлек тә калмады. Хәтта өстәлдә ипи булмаган чаклар да булды. Әтиең моңа бик борчыла иде. Ул бит гаилә башлыгы, гаиләсенең көрчеккә терәлүенә үзен гаепле санады.

Беркөн, гадәттәгечә, сине балалар бакчасыннан алдым. Син өйгә дә керергә теләмәдең, күрше кызы янына кереп киттең. Күңелем сизгәндер, сине өйгә кайтырга үгетләмәдем. Өй ишеген ачсам, — тыныч кына тавыш белән сөйләгән хатынның сүзен тамак төбенә утырган төер бүлде.

Альбина соңаннан ни булганы турында сорашмады. Башында купкан давыл әллә күпме сорауга җавап эзли иде. Тәүдә әтисенә карата күңелендә ачу хисе барлыкка килде. Аның күзләренә карап: “Ни өчен безнең турында уйламадың? Синсез калгач, безгә җиңелрәк булыр, дип уйладыңмы? Минем дә башкалар кебек үк синең итәгеңә утырасым, синең белән уйныйсым, синең зур, көчле кулларыңда үземне бар нәрсәдән дә сакланган итеп тоясым килгәнне белмәдеңме? Мәктәптә үткәрелгән әтиләр бәйрәмендә минем кемне чакырырга аптыраячагымны күзалламадыңмы?” Бу сорауларның очы-кырые юк иде.

Төн уртасы җитте. Өйдә күптән инде ут сүнсә дә әле бер, әле икенче урыннан карават шыгырдавы ишетелә. Альбина да әнисе кебек үк йоклый алмый боргаланды. Бераздан шыпырт кына торды да, әнисе караватына, аның җылы куенына кереп ятты. Шушы җылылык язмыш салкыныннан, кешеләр кырыслыгыннан да суынмаган. Әнисенең назы, вакытлыча гына булса да, аның ятим булуын оныттырган.

— Гафу ит мине, әни. Рәхмәт сиңа...— Альбинаны буып алган күз яшьләре күңеленә җыелган сүзләрне дә томалады.

— Кызым, әтиеңә ачуланма. Ул бик яхшы кеше иде, сине дә бик яратты. Әмма бу сынауга түзәрлек көче калмаган, күрәсең. Бәлки минем дә гаебем бардым, иң авыр минутларда аның янында була алмадым. Ул үзенең борчуларын беркайчан да кешегә сөйләми иде шул, — хатынның калтыраган иреннәре кызының маңгаена кагылды.

— Юк, юк әни, ачуланмыйм...

Альбина таң беленә башлаганчы әтисе турында сорашты. Әнисе аңа яшь чак хатирәләрен, әтисенең холкы турында сөйләде. Бәләкәй чагында да кыз шулай әнисе янына килеп ятып, әтисе турында сөйләтергә ярата иде. Хәзер инде ул үсте, әнисенең ул чактагы кичерешләрен дә аңлый, олыларча фикерли. Шуңа да аның кабат-кабат әтисе турында ишетәсе килде.

 

V бүлек

 

Автовокзалда Альбинаны Вадим каршы алды. Ашыгыч кына кыздан хәл-әхвәл сорашты. Аннары яшьләр автобуска кереп утырды. Таныш булмаган өйләр арасыннан Вадим Альбинаны иске генә ике катлы өйгә алып килде.

— Бар уңайлыклары да булган фатир түгел, әмма биредә үзебез генә яшәячәкбез, — дип кызның битеннән “чүт” итеп үбеп алды Вадим. Ишекне ачкач, күзгә караңгы коридор чагылды. Төрле табак-савыт тоткан хатыннар аш-су бүлмәсенә кереп-чыгып йөри иде. Кат-кат кием эленгән элгечләр, төрле таслар, иске сумкалар коридир стеналарын “бизи”. Һәр ишек төбендәге киштәләр төрле мизгел аяк киемнәрен сыгылып аварга торган кебек тоела. Ашарга әзерләп йөрүче хатыннарның мондагы тормыштан җиләгәне йөзләренә үк чалынган иде. Алар да кырыс карашлары белән Альбинаның бүлмәгә тавышланмый гына атлап кереп киткәнен карап калды.

— Без хәзер монда яшәячәкбез. Аш-су, юыну бүлмәсе уртак. Күршеләр әйбәт кешегә охшаган, тиз өйрәнерсең.

Әгәр янында Вадим булмаса, кыз бу өйдән йөгереп чыгып качар иде. Әмма егетнең “вакытлыча” дигән сүзе һәм аларның икәү генә яшәве кызның күңеленә бераз җылылык бөркеде.

(Дәвамы бар.)

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (2)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: