Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 октябрь 2021, 23:19

Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (5)

Атна буе Кунакбикә көтүдән качып, Искәндәрләрнең капка төбенә кайтты. Бөтен авыл белеп, күзәтеп торды. Кеше түгел, хайван да җылы сүз җан азыгы икәнен белә шул, диештеләр.

Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (5)
Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (5)

* * *

Искәндәрнең урак чоры, көзге эшләр озаккарак сузылса ярар иде дип теләк теләмичә калган көне юк. Әмма игенчеләр, теге килгән комбайнчылар, Сөләйман абзый, хәер, бөтен авыл шатлыгына тәки тәмамланды урак эшләре. “Кызыл гөл” колхозы дәүләткә икмәк тапшыру планын арттырып үтәде. Колхозчыларга да капчык-капчык иген өләшенде. Сөләйман абзыйның хыялы тормышка ашты: кайбер гаиләләрнең ишегаларына бодайны полуторка белән кайтарып аудардылар. Авылдагы бер генә хуҗалык та икмәксез калмады. Рәиснең гаделлеген күптәннән белгән авыл халкы бик канәгать калды.

Сентябрь урталарында үз кешеләре булып беткән комбайнчылар да кайтып киттеләр. “Исән-имин булсак, игеннәр быелгыдай уңса, җәрингә тагын килербез, сездә, тик сездә генә тукталырбыз”, – дип вәгъдә бирделәр.

Алар китте, димәк, Кунакбикәне дә кире фермага алып китәчәкләр?!.

Мәктәптә укулар башланса да, укучылар әле басу эшенә йөриләр. Искәндәр тиздән Кунакбикә белән аерылачакларын уйлап, боегып калды. Әнисе дә күңелсез генә. Их, Кунакбикә аларның үз сыерлары булса... Ярый инде, болай да сөт эчтеләр, катык ашадылар, юк юк та, Искәндәргә дә каймак эләккәләде. Монысына да рәхмәт, рәхмәттән башка бер сүз юк.

...Көтү кайтып сыерлар савылгач, капкада ферма мөдире Нурислам белән, кулына бау тоткан Бәдретдин абзый күренде. Искәндәрнең йөрәге жу итеп китте. Тәрәзәдән аларны күреп торган әнисе дә, кобарасы очып, Искәндәргә карады.

- Мөнирә-әү, чык әле, чык!..

Ана белән ул икәүләп чыгып, алар янына якынлаштылар.

– Хәерле кич, Нурислам абый, Бәдретдин абзый. Мөнирәнең тавышы карлыгып китте, башка сүз әйтә алмыйча ул тынып калды.

– Ну, нәрсә, Искәндәр, Мөнирә сылу, без сыерны алырга килдек. Үзегез дә белеп торасыздыр инде, – диде мөдир, уңайсызлана биреп.

– Шулайдыр инде, шулайдыр, комбайнчылар кайтып киткәч ни, тота алмыйсыз шул инде. Рәхмәт, Кунакбикәне бик яраттык, үзе акыллы, үзе сөтле сыер булып чыкты, сөтеннән, катыгыннан без дә өзелмәдек.

Шулай сөйләнә-сөйләнә, Мөнирә җиңги абзар капкасын ача рга юнәлде, артыннан бау тоткан Бәдретдин атлады. Искәндәр баскан урыныннан кыймшанмыйча тора бирде. Үсмер малайның, Кунакбикәне кочып алып, беркая да җибәрмим, дип кычкырасы килде.

Мөгезенә бау кидерелгән малкай ишегалдына тыныч кына чыкты, әмма капкага юнәлгәч, башын чайкап, карыша, тартыла-тартыша башлады – үзен бу кешеләрнең кунакчыл йорттан алып китәргә килгәннәрен аңлап алды. Мал караучының бавыннан нык тотып сөйрәвенә бирешергә теләмәде, һич тә капкадан чыгасы килмәде, пошкыра-пошкыра, ямьсез итеп кычкырып җибәрде, як-якка койрыгы белән селтәнде, ал аяклары белән җир тырнады. Мине якламыйсызмыни дигән шикелле, читтәрәк нәүмизләнеп басып торган Искәндәрләр ягына карап алды. Искәндәр, йөгереп килеп, Кунакбикәнең муеныннан кочаклады.

– Әйдәгез, Бәдретдин абзый, үзем фермага илтешәм.

Үзе яныннан атлаган малайны күргәч, Кунакбикә тынычланды, холыксыз, усал сыердан юаш, күндәмгә әйләнде.

Да, эшлә-әр, – дип сузды, башын чайкап, бу хәлне күзәтеп торган Нурислам абзый. – Сыерның сездән китәсе дә килми, күрәсең, нык тәрбияләгәнсез.
Күз яшьләрен йота-йота, Искәндәр Бәдретдин абзый белән Кунакбикәне фермага илтеп куйды. Көнне боек кына уздырган яшүсмер йокларга яткач, ямьсез төш күрде, имеш, аның Кунакбикәсенә сыер савучы ачы телле Талирә әшәке сүзләр яудыра, чыбык белән сыртына да тамызып-тамызып ала...

Кәефсез генә йокыдан торган Искәндәр укырга барырга дип тышка чыкса, ни күрсен, капка төбендә мөгрәп... Кунакбикә тора!

– Әни,әни, чык әле, чык, Кунакбикә кайткан!

Мөнирәттәй дә чыгып, менә сиңа бер могҗиза дип, шаккатып карап торганда, хәле бетеп, Бәдретдин килеп җитте.

– Вәт, мөртәт сыер, ферма көтүеннән качып, сезгә элдертте. Менә белми диң син хайванны, – дип, сукрана-сукрана, Кунакбикәнең мөгезләренә бау бәйләмәкче булды. Тик сыер, башын чайкап, читкә тайпылды.

Искәндәргә, беренче ике дәресен калдырырга, Кунакбикәне ферма көтүенә алып барып кушарга туры килде.

Атна буе Кунакбикә көтүдән качып, Искәндәрләрнең капка төбенә кайтты. Бөтен авыл белеп, күзәтеп торды. Кеше түгел, хайван да җылы сүз җан азыгы икәнен белә шул, диештеләр.

... Көннәрдән бер көнне Сөләйман председатель ферма мөдире Нурисламны кәнсәләргә киңәшкә чакыртты. Яуда хәбәрсез югалган ирен көтеп, бер ялгызы улын тәрбияләгән Мөнирә җиңгигә Кунакбикәне бөтенләйгә бирергә дигән ниятен җиткерде. Хакын түләрләр, сугыш елларында ал-ял дигәнне белмәгән Мөнирә аппакның колхоз эшеннән калганы юк , Искәндәр дә кая кушсаң, шунда барырга атлыгып тора.

 


* * *

– Мөнирә аппак, Искәндәр, чыгыгыз әле, чык! Кунакбикәне каршы алыгыз, бу юлысы кунакка түгел, бөтенләйгә китердек. Китердек дип, ул үзе килде, ә без әйтергә генә килдек.

Ишегалды уртасында елмаеп ике җитәкче басып тора, ә Кунакбикә борыны белән абзар капкасын ачарга маташа иде.

 


Фото: worldofmeat.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: