Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 октябрь 2021, 21:03

Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (4)

Урамга парланып торган җылы сөт исе, туклык исе тарала. Кичке саф һава һәм сөт исе...

Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (4)
Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (4)

* * *

Кунакбикә килгәч, солдат хатыны Мөнирәләрнең өйләренә кот кунды, ишегалларына җан керде, ул бертөсле ямьләнеп китте. Хәзер иртән чәйләре сөтле, кичке ашка һәрчак өстәлдә катык. Дөрес, анысы ашаган саен каймак эләкми, әнисе анысын комбайнчы абыйларга басуга җибәрә. Әйткәндәй, алар хуҗабикәне дә, Искәндәрне дә бик яраттылар, Талип дигән абыйның Искәндәр кебек улы да бар икән. Мөнирә әзерләгән тукмачлы ашларны, мич бәрәңгесен мактый-мактый ашыйлар. Төшке ашларны Искәндәр үзе аларга басуга илтте.

Ә менә Кунакбикә баштарак Искәндәрнең ыжын алды дек алды. Ничекме? Ул һич тә авыл көтүенә кушылырга теләмәде, әллә авыл сыерларын тиң күрмәде, әллә үзен иркәләп кенә тоткан хуҗабикә белән яшь хуҗадан аерыласы килмәде, белмәссең. Иртә таңнан көтү китеп, авыл очыннан югалуы була, ул, качып, башын чайкый-чайкый, йөгерә-атлый кайта да җитә. Капка ачканны көтеп, мөгрәп тик тора. Искәндәр аны куалый-куалый, иркә сүзләр белән юмалый-юмалый кире көтүгә алып барып куя. Шулай бер атналап изалана торгач, өйрәнде тагы үзе. Бигрәк акыллы шул Искәндәрләрнең Кунакбикәләре.

Ә көтү кайткан вакыт?!. Әй яраталар шушы манзараны әни белән ул. Авыл очыннан сыерларның муа-муа тавышлары ишетелү белән капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыралар. Күрше-тирәләр , бала-чага бар да урамда була бу вакытта. Көтү кайту... Ул бит үзе бер матур тамаша, авылны авыл иткән җанлы бер манзара. Сарыклар, бәрәннәр бәэлди, кәҗәләр мики-кики килә, уртадан дөньяга мин хуҗа дигәндәй, горур кыяфәт белән, астан гына сөзеп карап, селәгәйләрен агыза-агыза, үгез галиҗанәпләре атлый. Артларыннан сөт исе, калдырып, тузан күтәреп, җиленнәрен әле бер, әле икенче якка чайпалдырып, кызыл, кара, аклы-каралы, мөгезле, мүкләк, чуар сыерлар йөгерә-атлый үз ихаталарына таба ашыгалар. Әле бар кешенең дә сыеры юк, шуңа сарыклар, кәҗәләр сыерлар белән бер көтүдә йөри. Урамда шундый күңелле: бөтен кеше – бала-чагасы, яше-карты, бар эшен ташлап, эреле-ваклы маллар парадын күздән кичерә. Искәндәрнең шатлыгы эченә сыймый – көндәгечә, Кунакбикә иң алдан йөгерә! Капкага якынлашуга Искәндәр дә аның каршысына атлый, муеныннан кочаклап сөя, капканы киң ачып, ишегалдына әйди. Әнисе инде чиләген, сыерның җиленен юарга комган белән җылы суын әзерләп, сөртергә иңенә ап-ак сөлгесен салып, аны саварга әзерләнеп тора.

Көтү кайтып беткәч тә авылның бәхет диңгезендә йөзгән мәле дәвам итә. Әле бер ихатадан, әле икенчесеннән, җә, малкай, җә, тик кенә тор, хәзер савып бетәм дигән сүзләр, чиләк шалтыраган тавышлар ишетелеп тора. Яшь кызлар, киленнәр, апалар, җиңгиләр, – авыл хатыннары, күлмәк итәкләрен кыстырып, башларына сыерлары күрергә күнеккән яулыкларын бәйләп, сыер сава... Урамга парланып торган җылы сөт исе, туклык исе тарала. Кичке саф һава һәм сөт исе... Капка төпләрендә сугыштан исән кайткан ир узаманнары, картлар гәп сата, бала-чагалар шул тирәдә генә уйнап кайнаша. Бигрәк тә малайлар, орденлы Хаҗи абыйлары тагын сугыш турында сөйләмәс микән дигән өмет белән ерак китми. Әмма күп вакыт абый-агайлар сугыш турында түгел, ә иртәгәсе көн, булачак коммунизм турында сүз куерта. Әле кичке уенга иртәрәк, әле кызларның өйдәгеләргә сиздермичә генә чыгып таю өчен кешелеккә кия торган күлмәкләрен чоланга яшереп куйган вакытлары. Әле авылның кичке моңга чумасы, югары оч Мәгъдәннең гармун моңын тыңлыйсы бар. И авылның кабатланмас бизәкләре...

 


Фото: m.fotostrana.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: