Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 октябрь 2021, 09:21

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (1)

...Альбина авыр сумкалар күтәргән егет артыннан акрын гына атлады. Комендантның әйткән сүзләре күңеленә авыр йөк булып яткан иде. Медицина колледжында тагын берничә ел укыйсы бар. Кая барыр, ничек яшәр ул? Фотода Гөлия МӨГАЛЛИМОВА.

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (1)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (1)

I бүлек

Автобус тукталыштан кузгалып китте. Шаян кар бөртекләре аның артыннан уйнаклап йөгерергә тотынды. Альбина автобусның арткы тәрәзәсеннән бик озак бу тамашаны күзәтеп барды. Салон эчендә утыручылар тәүдә “гү” килеп урыннарга утырды, аннары бераз сөйләшеп барды, ә соңрак тавыш тынды. Олыраклар йокыга талды, яшьләр телефоннан музыка тыңларга тотынды.

Шулай бераз барганнан соң Альбина да күзләрен йомды...

Тавышка уянып китте кыз. Уфага барып җитәргә күп калмаган икән инде. Кемдер сумкасына әйберләрен төи, кайберәүләр калын туннарын каптыра. Автовокзалга якынайганда Альбина күзе белән Вадимны эзли башлады.  Әле бер, әле икенче аягында сикергәләүче егетне тиз арада күрде ул. “Өшегән” дигән уй башыннан йөгереп үтте кызның. Автобустагы кешеләр авыр сумкаларын көчкә сөйрәп,  ишеккә юнәлде, Альбина да аларга иярде.

—    Сәлам, ничек хәлләр? — Альбина егетне битеннән үбеп алды да кулындагы сумкасын бирде.

—    Әйбәт.  Иртәрәк килгәнмен, озак көттем. Үзең ничек?

—    Ярыйсы гына. Әйдә тизрәк, әнә безнең автобус.

Егет белән кыз автобуска кереп утырды. Шәһәр урамнары төрле төсле утлар белән балкый иде. Яңа ел алдыннан урамда да бәйрәмчә кәеф: бер урында балаларның чыр-чу килеп тау шуганы иштелә, икенче урында җитәкләшеп йөрүче яшьләр күренә. Тулай торакка кайтып җиткәндә караңгы төшкән иде инде.

—    Иртәгә зачет тапшырасым бар. Авылда яхшылап әзерләнә дә алмадым, — диде кыз ишек алдында. 

—    Иртәгә очрашабызмы? Вакытың бармы?

—    Әйе, кич күрешербез.

 Егет кызны бүлмә ишеге алдына кадәр озатты. Аннары битеннән үбеп алды да чыгып китте.

—    О, привет. Сине кайчаннан башлап көтәбез, әйдә утыр. Сиңа “штрафной”.

Альбина бүлмә ишеген ачу белән кызлар аны шундый сүзләр белән каршы алды.

—    Без бүген беренче зачетны сдали. Ә сессияне ничек башлыйсың, ул шулай дәвам итә. Менә апаңнардан өйрән! Әйдә әле, уңыш өчен син дә тот берне.

—    Кызлар, минем иртәгә зачет. Әзерләнә алмадым. Берүк ачуланмагыз, мин уку залына керәм. Ә сез утырыгыз.

—    Юк, юк! Нишләп инде бездән аерым йөрисең? Вот первашка, без аны сый тулы өстәл артына чакырабыз, ә ул баш тарта. Салыгыз, кызлар.

Альбина үзеннән бер-ике яшькә өлкәнрәк кызлар белән яши иде. Алар тулай торакның язылмаган кануннарын яхшы белә. Араларына беренче курс студентын керткәч, яшь кыз белән дә тәҗрибә уртакшырга ярата иде алар. Юк, начар кызлар түгел алар, Альбинаны да кыерсытмыйлар. Кемнең арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың, дигәндәй, Альбина да алардан аерылмаска тырыша. Бу юлы да әнисе төяп җибәргән ризыкларны өстәлгә тезә башлады.

 “Беренче зачет өчен”, “сессия уңышлы тәмамлансын өчен”, “укытучылар яхшы булсын өчен” һәм башкалар өчен эчелгәч, кызларның берсе кулларына гитара алды. Аңа кушылып калганнар да җырларга тотынды. Озак та үтмәде, ишеккә шакыдылар.

—    Кызлар, ачыгыз. Кемгә әйтәм мин, ачыгыз дим! — Комендатның тавышы тоташ коридорга яңгырады. — Ачыгыз, беләм бит анда икәнегезне.

Кызлар бер мәлгә тын калды. Аннары арада иң кыю булып саналган Ләйсән торды да, акрын гына ишек йозагын ачты. Ул арада комендат ишекне бәреп килеп тә керде.

—    Нинди бәйрәм монда!? Нинди “вечеринка” оештырдыгыз тагын?! Тавышыгыз бөтен общагага яңгырап тора.

—    Ни, Гөлсинә Фәритовна, бүген беренче зачетны уңышлы тапшырдык. Ба-ры-быз да. Шуңа әзрәк утырып алыйк дигән идек. Без бит беркемгә дә начарлык эшләмибез. Ачуланмагыз инде. Менә хәзер барысын да җыештырабыз да йокларга ятабыз. Иртәгә беренче парага барырга кирәк, — дип сөйләндерергә тырышты Ләйсән.

—    Сезнең мондый бәйрәм оештыруыгыз беренче тапкыр гына түгел инде. Башкача моңа күз йомарга җыенмыйм. Выселяю!

—    Юк инде, Гөлсинә Фәритовна, ачуланмагыз без бит, ни...— аягында тырышып-тырышып басып торучы комендатның иңнәренә кулларын салды. Моңа хатынның ачуы тагын да кабарды.

—    Сез мине аңладыгызмы?! Җыегыз әйберләрегезне! Ярты сәгатьтән җилегез дә булмасын! — дип кычкырды да ишгекне “шап” итеп ябып чыгып китте. Кызлар бер-берсенә карап аптырап калды. Аннары тиз генә бер урынга җыелып, киңәшмә үткәреп алды. Комендант янына Альбина барырга тиеш булды.  Кызның яшь тулы күзләрен күргәч, хатын бераз тынычланган төсле булды.

—    Их, син, кызый! Әле бит укырга кердең генә! Мин бит сиңа әйткән идем, урын бушаса, сине башка бүлмәгә күчерәм, дип. Ә син тиз арада шулар рәтенә кереп киттең. Ярый, колледжка белгертмәсмен. Бүген куныгыз, ләкин иртәгә берегез дә монда булмасын.

Альбина калтыраган иреннәрен күрсәтмәскә тырышып, башын түбәнрәк иеп чыгып китте

—    Ярый инде, тынычлан. Шәһәрдә яшәргә урын беткәнмени, урамда калмассың, — Альбина  елый-елый кичә ни булганнарын сөйләгәндә Вадим аның сүзен шулай бүлде.

—    Яшәргә урын булыр да соң, мин аңа ничек түлим?! Әни белсә, үтерә мине-е, — кыз куллары белән битен каплап тагын елап җибәрде.

—    Булды инде. Җитәр, тукта, — егетнең тавышы җитдирәк төс алды. — Әйдә, киттек минем фатирга. Соңыннан тагын уйларбыз.

Альбина авыр сумкалар күтәргән егет артыннан акрын гына атлады. Комендантның әйткән сүзләре күңеленә авыр йөк булып яткан иде. Медицина колледжында тагын берничә ел укыйсы бар. Кая барыр, ничек яшәр ул? Бу уйлардан Альбинаның күзләрен тагын яшь томалады.

Вадим белән Альбинаны ишек төбендә күргәч, диванда ятучы Илнур да торып утырды. Иренеп кенә аяклары белән диван янында ятучы тапочкаларын эзләп тапты да, кыз белән исәнләшеп, юыну бүлмәсенә кереп китте. Ул да Альбина белән күптән таныш иде. Егетләрнең бергәләп Альбина яшәгән тулай торакка килгәне дә булды.

—    Әйдә, оялып торма. Хәзер чәй эчәбез. Кер, утыр. Минем эшкә барасы бар. Бүген икенче сменада эшлим, — егет кызның сумкасын түргә кертеп куйды, аннары  Альбинаны җитәкләп, аш-су бүлмәсенә алып керде.

Вадим өстәл әзерләгән арада Альбина өелеп торган табак-савытны юды, өстәлне чистартты.  Аш-су бүлмәсе тиз арада ямьләнеп киткән төсле булды. Яшьләр бергәләп чәй эчте, аннары егетләр үз эшләре белән, ә Альбина кибеткә юлланды.

Сумкасына ипи, сөт, печеньелар төяп кайтып керде кыз. Фатирда беркем юк.  Кыз өс киемнәрен салды да Вадимның караватына барып утырды. Аннары бүлмәне кызыксыну белән күзәтә башлады. Компьютер өстәлендә нәрсә генә юк: төрле якка таралган дисклар, кәгазь кисәкләре, ручка-каләмнәр һәм башка вак-төяк. Өстәлгә дә күптән дымлы чүпрәк кагылмавы әллә кайдан күренеп тора иде. Диван буенда торган артлы урындыкны тәүдә кыз танымады. Аның өстенә кат-кат өелгән кием астыннан урындыкның аяклары да күренми иде хәтта. Бүлмәнең һәр почмагында оекбашлар аунап ята, идән күптән себерелмәгән.  Күңелендәге бушлыкны ничек тулыландырырга аптыраган кызның йөзенә елмаю йөгерде.  Ул үзенә шөгыль табуына үзе дә сөенде. Тиз генә өс киемнәрен алыштырды да фатирны җыештыра башлады.

—    Ого, менә сиңа кирәк булса, бездә дә мондый чисталык булыр икән! — Илнур фатир эченә күз йөгертте. — Ну син, молодец, әллә ашарга да пешердеңме?

—    Әйе, аш плитә өстендә, — Альбинаның тавышында кыенсыну бар иде.

—    Вот шәп! Вадимга өйләнеп торасы да юк, менә бит ул рәхәтлек! Ильнур кеткелдәп көлеп җибәрде. Бу сүзләрдән Альбина үзен тагын да уңайсызрак хис итте. Ә Илнур берни булмагандай аш-су бүлмәсенә кереп китте дә тәлинкәгә кайнар аш салырга булды.

—    Мин ашамыйм. Вадимны көтәм, — диде Альбина өстәл өстендәге тәлинкәләрне күреп.

—    Ул соң кайта бит. Әйдә, утыр. 

Өстәл артында Альбина Илнурның аңа ташланган үткер карашын берничә тапкыр  тойды. Кыенсынудан үзен кая куярга да белмәде кыз: бер өстәл артыннан ипи кисәргә торды, бер чынаякларны сөртте.  Аннары тиз генә чәен эчте дә торып китте. Моны сизгән Илнур үз-үзе белән канәгать рәвештә сыйлануын дәвам итте.

—    Вадим, синең белән сөйләшәсе бар. Бер-ике минут вакыныңны миңа да бүл әле, — диде кыз эштән кайтканнан башлап социаль челтәрдә утыручы егеткә карап.

—    Әйдә сөйләшик, — диде Вадим компьютердан күзен алмыйча.

—     Миңа яшәргә бүлмә табарга  кирәк. Тулай торакта башкача урын бирмәячәкләр, ә минем тагын ике ел укыйсым бар. Түләп тору өчен акча кирәк,  минем әнидән башка бер якын кешем дә юк. Төнгелеккә эшкә урнашыйммы икән әллә?

—    Сиңа минем янда кыенмыни? Минем белән яшә, синнән акча сорамыйм бит. Төнлә эшләп иртән дәрескә ничек барырга уйлыйсың? Сессияңне ябалмасаң, укуыңнан да куылачаксың бит. Илнурның үз бүлмәсе бар, минем — үземнеке. Син аннан кыенсынма, ул яхшы егет, барысын да аңлый.

—    Шулай да бит, әмма бергә яшәү өчен иртәрәк түгелме икән? Әнием белеп калса, өйгә аягымны да бастырмаячак.  Мине берүзе генә тәрбияләсә дә, гаилә төшенчәсен тулысынча аңлатырга тырышты. Һәм һәрвакыт “гаиләне никах барлыкка китерә” дип кабатлый иде...

—    Менә монысы белән килешәм, никахка иртәрәк әле. Укуыңны тәмамла, эш тап, аннары киләчәккә планнар корып та булыр. Аңа кадәр мин дә бераз акча туплап өлгерермен. Ә бергә яшәү өчен каршылыклар күрмим. Сиңа да яшәү урыны кирәк, өй дә һәрвакыт менә шулай пөхтә булса миңа да рәхәт булачак. Һәм иң мөһиме, без бит ят кешеләр түгел. Яратмасам шулай артыңнан тагылып йөрер идемме? Кызлар күп, әмма сине беркемгә дә алыштырасым килми, — Вадим Альбинаны кочаклап алды.

—    Синең белән килешәм. Әмма яшәү урыны, акча җитмәгәнлектән генә бергә яшибез кебек булып чыга бит.

—    Кит инде, сөйләмә юкны. Бүген барысы да шулай яши. Күпләрнең фатиры да бар, акчасы да җитәрлек, әмма  үзләре өчен яшәп калырга тырыша алар, — Вадим җитди рәвештә яңадан компьютер артына барып утырды.

Бу сүзләр белән дә килешә иде Альбина. Әмма күңеле урын таба алмый бәргәләнде.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Гөлия Мөгаллимова (Гәрәева) 1987 елда Балтач районының Көнтүгеш авылында туган. Тәүдә үз авылында, аннары Иске Балтач авылындагы 1нче мәктәптә укыган. 7нче сыйныфта укыганда тәүге нәсерләре гәзит битләрендә басылып чыга. 2009 елда Башкортстан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан бирле "Кызыл таң" гәзитенең сәясәт бүлегендә эшли.  2016 елда "Яшьләр тавышы" сериясендә тәүге проза китабы (Бәхетлесеӈме, дип сорама: хикәяләр: — Уфа: Китап, 2016. — 108 б.) дөнья күрде.

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (1)
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА. Элмәк. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: