Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 октябрь 2021, 11:41

Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (3)

Өйдәгеләр, гарьлектән, кеше күзенә күренүдән оялып, бер-берсенә күрсәтми яшь түктеләр. Каргыш катыш рәнҗеш яшьләре күпме аккандыр  – елаганнар үзләре генә белә...

Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (3)
Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (3)

(Ахыры.)

Олы кызлары, укып бетеп, еракка, зур шәһәргә барып урнашкан иде. Унберенчене тәмамлаган сеңлесен дә үз янына чакырып, канат астына сыендырды. Вакыт әрнешләрне бераз киметкән сымак булды. Әниләре белән кесә телефоны аша аралашып, сөйләшеп торалар. Озын яллар булганда, ике-өч кичкә күчтәнәчләр төяп, кунакка хәл белергә кайталар. Малайлар малай инде, әтиләре янына барып-кайтып сөйләшеп йөриләр. Зур егет булдылар. Олысы армиядә хезмәттә. Кечесе күбрәк картәнисендә, аның киңәшен тотып, трактористка укый. Элекечә мал асрыйлар, печән әзерлиләр, бәрәңге чәчәләр, бакча үстерәләр.

Фәйрүзә кайчандыр кое төбеннән юллап алган балдагына карый да үткәннәрне хәтереннән барлый. Туй көнендә бүләк ителгән алтын балдак – бер истәлек кенә. Ике йөрәк бергә типсә, балдаксыз да матур яшәп була. Уф, балдагым югалды дип елаган дүрт бала карап үстергән тыйнак ана. Сөймәгәнгә сөйкәлмә икән. Югалган балдагын тапса да, сөенече күпкә бармады шул, җан сөйгәне хыянәт итте аңа. Бәлки, үзендә дә гаеп булгандыр. Гаеп мулла кызында да була диләр бит. Наилгә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтмәгәндер. Алай дисәң, ач йөртмәде, өс-башы караулы булды, кем әйтмешли өрмәгән урынга утыртмады. Үзе кешедән калган киемне киеп йөрсә йөрде, иренә яңаны алдылар. Булганына риза булды, ире хәтта бала тудыргач, төшкән тешләре урынына яңаны эшләтергә акча да бирмәде, әле һаман тешсез йөри. Зирәк хатын ирен үзе саклый, күрәләтә ятка бирми, икейөзлеләнә, ялагайлана белмәде шул, тугры хатын булу җитә дип уйлады. Йөрәктә мәхәббәт гөлләре үсмәгәч, бүләк балдагын гаепләүдән файда юк. Илдә чыпчык үлми, балаларым – алтын, үзем – көмеш, дип, кеше алдында сер бирмәде, гайбәткә урын калдырмады.

Төптән юан чыккан, корсагы үзеннән алда йөргән Наилдән бәхетле кеше юк, ул үзен сихри бер дөньядагыдай тойды. Нишләп шулкадәр гомерен Фәйрүзә белән яшәп әрәм итте икән. Күз алдына китерсә киеме дә, хәрәкәте дә, тешсез авызы да ачуны кабартып, саруны кайната, тәненә каз йоннары чыга. Сыер да сыер, беренче хатыны да сыер, сөйләше дә сыер мөгрәвенә тиң. Мәдинәгә җитәме соң? Теге кирәк, бу кирәк дип, юкны таптырып колак итен кимермәсә дә, гел бүләк бирәсе килеп тора үзенә. Иркә песи кебек йомшак кына орынып китсә, бөтен тәннең тансык кытыгы килә башлый, ялгыш “әп” итеп тә алса, аның өчен тау күчерәсең. Назын да жәлләми, назланырга атлыгып тора.

Мәдинә кайтуга, Наил әллә кайчан алданрак кайтып, телеңне йотарлык итеп пешереп куя. Сөйләшен кара син аның, тавышы да чыкмый, иренен генә кыймылдата, “акыллым, иркәм, матурым, яратам, бергенәм”... Төпсез диңгез кебек тирән яшел күзләр... Эш бар дип тә кабаланмый, итәгенә ут капса да, Наилдән башка өреп сүндермәс. Наил аның һәр хәрәкәтенә эреп китә, тычкан саклаган песи шикелле яратып күзәтә, уңае чыккан саен чинатып алырга да күп сорамый. Хатын-кыз кырык биштән соң, җир җиләгедәй баллы була, димәсләр иде, ир аны оҗмах җимешенә тиңли. Мәдинә кибеттән кайтуга, ихатадагы бөтен эшне бетереп, мунча ягып, аның инвалид әтисен кырындырып, юындырып куя.

Ләкин оҗмахта ике ел яшәгәннән соң, җимешенә кырау тиде: йөзен җыерчык басты, кигән киеме буш капчык сыман иркенәйде, тәненнән ите төшеп, шыр сөяккә калды, танымастай дәрәҗәгә җитеп үзгәрде. Менә биш ел инде хастаханәдән кайтып кергәне юк. Бер чирен дәваласалар, икенчесе баш калкыта, анысы бетүгә яңасы туа, температурасы күтәрелә, кайчак табиблар диагноз куя алмый җәфалана. Инде аруланып килгәндә, мунчада кайнар суга пешкән.

Беркөнне Наилнең әнисенең кулларын учына алып, аңа йөк йөкләтте:

“Улың мине тыңламый, үзең килеп алып кайт та Фәйрүзәгә илтеп бир. Башта улымны тукмадылар, гомерлек инвалид булып калды. Фәйрүзәнең күз яше төшкәндер дип, авыл бичәләре почмак саен чәйнәде. Аның аягын сындыруын да миннән күрделәр. Ул гына сихерләде мине. Наил монда яшәсә, мин я кибеп, я янып үләчәкмен. Минем яшисем килә. Чит яр миңа тиң түгел икән. Алып кит, зинһар, – дип, соңгы көчен җыеп үтенде.

Наилнең әнисе Фәйрүзә янына килгәч, элеккечә кызып китмәде, сүзен уратып, хәл сорашудан башлады, килүенең сәбәбен төшендерде, улын бергәләп барып алырга ризалаштырырга тырышты.

– Алама булса да ир яхшы. Дүрт аяклы ат та абына, гафу ит син аны, – дип, сүзен тәмамлады.

Фәйрүзә гомерендә беренче тапкыр бианасына тел ачты:

– Мин сихер дигән нәрсәгә ышанмасам да аңардан бик куркам. Мәдинәнең малае тукмалганның икенче көнендә, капка төбендәге юешкә таеп, аяксыз калдым, әле дә көн бозылса, сызлап җаныма үтә. Сихерне аны ике башлы, диләр. Аллам сакласын, балаларыма төшү куркынычы бар. Мин берәүне дә сихерләмәдем, теләгем дә юк. Мәдинәгә әйтегез, чит ир белән яшәгән кешенең бәхетле булганын үз гомеремдә күрмәдем. Сезгә ияреп ир юллап йөрер хәлем дә, теләгем дә юк. Агасы яшьләрем агып бетте, күңелем урынына утырды. Наил кайта икән, карарбыз...

Фото: Pixabay.

Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (3)
Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: