Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 октябрь 2021, 08:55

Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (2)

...Егерме ел яшәгән гаиләсен ташлап, ике дә уйламый, Наил түбән очка, гел елмаеп кына йөргән Мәдинә янына яшәргә төшеп китте. Фотода: даими авторыбыз Сания ШӘРИПОВА.

Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (2)
Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (2)

(Дәвамы.)

Шул елны каенсеңлесе, укытучылар көллиятен тәмамлап, күрше авылга эшкә кайтты. Үзе кебек укытучы егеткә кияүгә чыкты. Зурлап, ике авылны бер итеп, туй ясадылар. Бирнә бүләгенә, кисмәк өстенә каплап, кыз балы котлап бирергә, Наилләр туена кергән одеял-матраслар кирәк булды. Гаиләгә яңа кешеләр кушылып ишәйгән саен, туган көннәр, бәйрәмнәр ешайды. Бианай әмере буенча, туйга кергән әйберләрнең калганы да әкренләп канатланып, шунда “очып” бетте.

Киләчәкне алдан күреп, үз файдасына көйләп өйрәнгән ана яшь гаиләне авылга тартты:

– Кияүләр яшәгән авылның бернинди киләчәге юк аның. Ишелеп төшмәсә дә, мәктәбе ябылырга тора. Өйне монда үзебезнең авылга салырсыз. Туган туфракка баскан эз суынмый ул. Колхозда эшләмәгәч, сезгә бирмиләр. Киленнең абыйсының сүзе үтә. Абыегызга ссуда алып бирер. Акчагызны абыегызга түләрсез, – дип, ике уйларга урын калдырмыйча, теләгенә иреште.

Наил белән Фәйрүзәнең яңа өй салабыз дигән уйлары икенче планга күчте. Фәйрүзәнең абыйсы кодачаларына байтак ярдәм күрсәтте. Кирпеч кайтарырга техникасын тапты, таныш урманчылар аша делянка юнәтте. Алар сыер сатып акчасын әниләренә китереп бирделәр, ләкин Фәйрүзә ул акчаларны күрмәде. Бар булган акча, хезмәт хакы, сөт сатканы, балага хөкүмәт түләгәне дә әни кеше кулында. Шулай итеп, ссуданы өч ел буе алар түләде.

 Вакыт узды, тиреләре тегеп куелмаган, туган балалар, Аллаһка шөкер, исән-сау үстеләр. Зур кызларына унҗиде яшь. Аның хәзер өч туганы бар. Бианасы оныклары алдында әниләрен битәрләүдән, аны булдыксыз итеп күрсәтүдән тәм таба. Наилгә ике дөнья, бер морҗа, ишетмәмешкә, күрмәмешкә салыша. Ул бер-бер артлы ике кыз алып кайткан хатыныннан бөтенләй бизде, малайлар тугач та якыная алмады. Читтән караганда, балалары да дәү әниләре яклы, үз әниләренә түбәнсетеп карыйлар кебек. Бик кимсенсә дә, каршы эндәшеп өйрәнмәгәч, Фәйрүзә эчендәге уйларын тышка чыгарып бармады. Шулай да бер хатын хәйләсе кырык ир хәйләсеннән артык. Җайлап кына ирен яңа өй салып чыгарга күндерде. Кул арасына керә башлаган балалар шатланып ризалаштылар. Күмәкнеке – закон. Ит саткан акчага кирпеч юнәттеләр. Фәйрүзә яклап туганнары булышты. Биана тагын кысылмый кала алмады:

– Нәрсә дип түлгә акча әрәм иттегез? Хәзер шифер астына кеше түл җәямени? Әйбәтләп япкач, су үтми ул. Ничә ел торабыз әле, түлсез дә бер дигән, – дип үгетли торгач, алынган түлне сатып җибәреп, акчасына яңа өй бетереп чыккан кече кызына шифоньер, сервант, ике кеше йоклый торган тахта алып бирде. Кирпечнең дә беразы кызларына мич салырга китте.

Башлаган эш – беткән эш, ике ел дигәндә, яңа өй төзеп кереп, матур гына яшәп киттеләр.

Уйламаганда, Фәйрүзә коедан үрелеп су алганда, бармаклары нәзегәеп бушаганлыктанмы, үз гомерендә Наил биргән бердәнбер бүләге – никах балдагы, чиләк колагына эләгеп, коега төшеп китә.

– Моның булуы мөмкин түгел, унтугыз ел буе төшмәгәнне, каян килеп бүген генә төшкән, берәрсенә биргәнсеңдер, – дип, күз ачырмый, яшь түктерә бианасы.

Коеның суын түгеп, кырык чиләкләп лайлалы балчык чыгаргач, балдак табыла, ләкин Наил күзгә күренеп үзгәрә. Әнисенә кушылып, Фәйрүзәне куа башлый. Сыерыңны җитәклә дә кайтып кит, бозау сиңа ошаган, гел акыра дигәнрәк сүзләрне еш ычкындыра. Ә үзе балалары таралып бетеп, ялгыз калгач, күрше авылга кияүгә китте.

Ашлык уңса – җирдән, хатын уңса – ирдән. Уңмады Фәйрүзә, дөресрәге иренә ярамады. Гайбәт сөйләүчеләрнең авызын ябып куя алмыйсың. Күп тә үтми, Наил сатучы Мәдинә белән типтерә, сабантуйда бар халык каршында көпә-көндез, оялмыйча, кочаклашып йөргән, дигән хәбәр таралды. Балалары үз күзләре белән күргән. Утсыз төтен булмаса да, хатын үзе ышанмаса да, балаларын буш сүз, кеше, көнләшеп, юри сөйли дип ышандырырга тырышты.

Мәдинәнең инвалид әтисенең чия төсле янып торган кып-кызыл машинасы бар, үзе йөртә белми, ире тизлекне арттырганы өчен йөртү таныклыгын алдырган. Ерак юлга чыгасы булса, хушбуен сибеп, иреннәренә машинасы төсле иннек сөртеп, мескен кыяфәт чыгарып, гел Наилгә ялына. Тегесе бик кыстатып тормыйча, тиз ризалаша. Күбрәк үзе үк, таң әтәче кебек барасы җирең юкмы, мин бүген буш, – дип, хәбәр биреп уза.

 Балалар, бигрәк тә уллары, әтиләрен машина алырга кыстый башлады: “Бергәләп урманга йөрербез, район үзәгенә выжт итеп кенә барып йомышыбызны йомышлап килербез”, – дип ялындылар.

“Әниегез машинага утырып йөри торган кеше түгел”, – дип, ничә тапкыр авызларыннан сүзләрен бәреп төшерде.

Көннәрдән бер көнне Мәдинәнең ире юкка чыкты. Эзләмәгән урыннары калмады. Ашаган мал өенә кайта. Йөрер-йөрер дә, акчасы беткәч, кайтыр әле дип эзләүдән туктагач, һич уйламаганда, мунчадан асылынган хәлендә таптылар. Аның кырыгы үтү белән, егерме ел яшәгән гаиләсен ташлап, ике дә уйламый, Наил түбән очка, гел елмаеп кына йөргән Мәдинә янына яшәргә төшеп китте.

Тыны буылып, менә-менә шартларга торган кәрәчин мичкәседәй кызып, бианасы килеп җитте. Өйгә кергәч, бераз тын алгач, Фәйрүзәнең соргылт күзләренә чәнечкеле карашын батырып:

– Өй салып, башка чыкмасагыз, болай кеше көлдермәс идегез. Артыңа күрә таман. Менә хәзер ирсез яшәп кара. Улым ат иде, арба булып тагылып йөри белмәдең, – дип, йөрәген телеп, өеп-өеп тоз сипте дә ишекне бар көченә, шапылдатып ябып, чыгып югалды.

(Дәвамы бар.)

Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (2)
Сания ШӘРИПОВА. Коедагы балдак (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: