(Ахыры.)
Малай, алма кебек кызарып чыккан йомшак битен әнисенең сөт тулы күкрәгенә терәп, ләззәтләнеп имә башлады.
– Имә…
Бүлмәдәгеләр барысы берьюлы шулай дип пышылдаштылар. Ана, шатлык катыш борчу тулы күзләре белән елмаеп кабатлады:
– Имә! Чәчәми!
“Илгә чыксаң, игелекле кешеләр очрап кына тора”, – дип әйтергә ярата Фаягөлнең әнисе. Менә Ильясының каты аңкавын да тектеләр. Бик курыккан иде бу операциядән. Бу Идрис Илдус улына ничекләр рәхмәт әйтсәң дә, әйтеп бетереп булмас! Ире бер килгәндә, табибка дип атап бер савыт каймак, бер литрлы банка белән бал алып килде. Шуларны гына бирә алса да, күңеленә рәхәт булыр кебек.
Хирург кабинетында үзе генә иде, Фаягөлнең ни йомыш белән йөргәнен белгәч, елмаеп куйды:
– Болай барса, ришвәт алырга да өйрәнеп китүең бар!
– Ә мин сезнең ришвәт алмаганыгызны беләм.
– Тагын ниләр беләсез минем турыда? – Табибның кәефе яхшы иде.
– Башка бер нәрсә дә белмим шул, ә беләсе килә. Ничек курыкмыйча шушы һөнәрне сайладыгыз? Уйлап карасаң, уелып китәрлек эш бит!
Идрис Илдус улына бу сорауны еш бирәләр. Тагын, шәхси клиника ачсаң, күпме байлык туплар идең, диючеләр дә бар.
– Бу һөнәрне мин туу белән сайладым… – Табиб ишек төбендә пакетын күтәреп тапанып торган Фаягөлгә үз итеп карап куйды. – Узыгыз, утырыгыз. – Бу, баласы өчен өзгәләнеп, камыш кебек кенә калган ханым белән сөйләшәсе килә иде аның. -– Мин дә бит туганда Ильяс кебек идем.
Фаягөлгә бу хәбәр яңалык иде. Ул, сиздерми генә, аның иреннәренә күз сирпеде.
– Әти белән әнигә мин дә бераз борчу китердем шулай… Сезгә карыйм да, әниемнең яшь чагын күргәндәй булам. Мине кеше итәргә тырышып, ул да сезнең кебек борчылгандыр. Мин ашый алмаган өчен аның да тамагыннан аш үтмәгәндер. Инде аларны борчымый гына яшәп булса ярар иде…
Бик озак сөйләштеләр алар. Беркемгә дә болай ачылып китеп хисләрен бушатканы юк иде Идриснең.
Беренче операцияне Уфада эшләткәннәр аңа. Ул бик уңышсыз булган. Житмәсә, икенчесенә, каты аңкавын тегәргә, унике яшь тулгач кына килергә дигәннәр.
– Әти белән әни килешмәгәннәр моның белән. Дөнья бетереп, башка дәваханә эзли башлаганнар. Ул вакытта элеге кебек бәйләнеш чаралары булмаса да, “чыбыксыз телефоннар” аша Екатеринбургта шундый клиника бар икәнен белеп алганнар. Күп уйлап тормый, төянеп, мине алып юлга чыгып та киткәннәр.
Миңа анда дүрт яшь иде. “Ярый килгәнсез, юкса вакыты соңарып бара инде” – дигәннәр. Миңа операцияне Биссарионов Александр Георгиевич ясады. Соңнан, медицина институтын тәмалагач, мин аны эзләп таптым. Ул мине исендә тоткан! Беләсезме, ни өчен? “Ун бала яткан палатада бер син әниле идең, калганнар барысы да ташландык балалар иде,” – ди. Чынлап шулай иде. Кайчан карама, шул малай-кызлар әнине уратып алалар. Әни әкият сөйли, мин көнләшәм! “Китсеннәр үзләренең әниләре янына!” – дип үртәлә идем.
Менә шул остазым өйрәтте мине бу методика белән эшләргә. “Бала мәктәпкә кергәнче бар дефектлар да ябылып бетергә тиеш” – дип әйткәне белән, чынлап та, килешми мөмкин түгел бит.
Табиб яныннан канатланып чыкты Фаягөл. Аның улы да шулай матур булып, кирәкле кеше булып үсәр әле! Бирешмәскә генә кирәк! Нык булырга! Алда тагын берничә операция көтә аларны. Ләкин монысы – иң авыры. Ул артта калып бара.
Хатынга көч өстәлгәндәй булды. Иң мөһиме – табиб ышанычлы кеше!
…Больница тормышы кадәр ялкыткыч тормыш бар микән? Байбак көннәрнең берсе өчкә тора, валлаһи! Ярый әле телефон уйлап тапканнар. Индира күп вакытын шуның белән үткәрә. Эдислав белән ватсап аша сөйләшеп туя алмыйлар. Бу юлы тавышы бигрәк ягымлы, сагынулы ишетелде: “Жаныем, әгәр табиб операциягә тәвәккәлләмәсә, кайгырма, монда – Мәскәүдә бик яхшы клиника таптым, тик әле генә килешү төзергә мөмкинчелегем юк. Кредитыңны тулысынча каплаттым. Әгәр уйласаң, менә бу счетка әлегә йөз мең күчереп тор, калганын соңнан, операцияне ясаткач, үзем түләрмен. Мине югалтма, акча килгәндә генә килә ул, бик төшемле эш килеп чыкты! Иреннәреңне авырттырмый гына үбәм!
Иреннәрең – тулып пешкән чия,
Иреннәрең – ике йөрәк гүя!
Эх, Эдис-Эдислав, син яраткан иреннәрне кире үз хәленә кайтарып булса иде! Булып үткән хәлләрдән соң беренче тапкыр кызның йөрәген үкенеч өтеп алды.
Хыялына артык ашкынды бугай!
Тик инде үкенүдән файда юк.
Теге вакытта Эдисны тыңлап, операция ясатмый торса булыр иде!
Ашыкты!
Бүген иренен алар теләгенчә үзгәртеп, иртәгә Мәскәүгә китәр кебек кыланды!
Операция ук түгел, төзәтү-коррекция булып чыкты ул, һәм ул бик озак вакытны алмады. Салкыннан сакланырга кушып, шунда ук кайтарып та жибәрделәр. Көн салкынча иде. Жылы шарф белән яхшылап капланып кайтса да, жил тигәндер, күрәсең, икенче көнгә иреннәре ару гына кабарып чыккан иде. Көзгедән үзен күргәч, башына күсәк белән суккандай катты да калды кыз. Кеше күзенә күренерлеге калмаган иде аның. Эдислав та Мәскәүдә, ичмасам!
Әтисе белән әнисенә әйтми чара калмады.
Аларның шул минутта ничә учлам чәчләре агаргандыр, бер Аллаһ белә. Тиргәп туйгач, әлеге әтисе, бу хәлдән чыгу юлларын эзли башлады. Башта, әлбәттә, теге клиникага бардылар. Анда “Ну вот, простудили! Мы же вас предупредили!” – диюдән ары китмәделәр. Әтисе тавыш күтәреп караган иде дә, ике яклы килешүне күрсәттеләр. Анда “Миңа күрсәтелгән медицина хезмәтеннән ризамын, бернинди дә дәгъвам юк” дигән сүзләр астында Индираның имзасы куелган иде.
Шәһәр буйлап, барлык шундый клиникаларны йөреп чыктылар, берсе дә башкалар эшләгән хатаны төзәтергә атлыгып тормады. Менә шулай, аптыраганнан килеп эләкте Индира бу дәвалау учреждениесына. Кире какмадылар алай, салып куйдылар кызны.
Тик бу хирургка да ышанычы кимегәннән-кими бара. Ачык кына берни әйтми, аңлатмый. Аңа “үзенең” авырулары гына кадерле. Обходка кергәч, туп-туры Ильяс янына үтә. Бик озаклап хәлләрен сораша, киңәшләр бирә, малайны нидер сөйләп шаяртып та ала. Аннан шулай ук тәфсилләп Наташаларның хәлен белешә, аннан кара күзле малай белән озаклап әңгәмә кора. Аннан соң гына, ә, син дә бар бит әле, дигән кебек, чыгып барган жирдән Индира ягына карап бер-ике сүз ата. Гадәттә, “бераз көтик, шешләре кайтсын” диюдән узмый. Көн дә бер үк хәл!
Житте! Түземлеге бетте Индираның! Ул тәвәккәл адымнар белән табиб бүлмәсенә юнәлде. Я эшен эшләсен, я акчасын кире бирсен! Азаккы трамвай түгел әле! Әнә Эдислав тапкан клиникага барыр һич тә булмаса. Мәскәү – Мәскәү булыр әле!
Чебен кызса, тәрәзә ватарга тырыша, дигәндәй, Индираның ярсып кычкырганыннан чынлап та тәрәзәләр ватылыр кебек булып торды. Белсен кем белән эш иткәнен! Кыз атна буе жыелган бар ачуын бер тында табиб өстенә очырды. Иреннәрендә кимчелек табып бу юлда йөрергә мәжбүр иткән продюсер кисәгенә, алдын-артын карамый риза булган өчен үзенә, иң кирәк чакта янында булмаган Эдиска һәм, гомумән, бөтен дөньяга булган ачуы, утлы сүзләр булып табиб өстенә ябырылды.
Идрис Илдус улы бу ут өермәсенең тынычланганын башын аска игән хәлдә сабыр гына көтеп торды.
– Утырыгыз… – Ул ярсуыннан истерика чигенә житкән кызга сулы стакан сузды.
– Тынычланыгыз…
Кая инде тынычлану!
– Кулыгыздан килми икән, турысын әйтегез. Тик, операция ясамаска булсагыз, Эдислав биргән акчаны кире кайтарыгыз! – Хатын табиб утырган өстәлне ике куллап төя үк башлады. – Беләсезме аның кем икәнен!
Хирург, аска карап утырган жиреннән күзен күтәреп кызга карады. Карашында ачу да, акчадан коры калам, дип үкенү дә юк, киресенчә, кызгану, хәлгә керү кебек бер хис чагыла иде. Ул алдында торган компьютерының мониторын кызга каратып борып куйды.
– Бумы?
Индира, өстәл төеп торган жиреннән экранга карап катып калды – анда аның Эдиславы карап тора иде!
Табиб, сүзсез генә башка битне ачты. Анда Индираныкы кебек иреннәре, битләре шешенгән берничә кызның фотосурәте урнаштырылган иде.
– Ке-ке-кемнәр болар? Ә причем монда Эдис? Ә продюсер?
Жавап булмады. Юк, жавап кирәкми аңа… Ахмак түгел, барысын да аңлады! Кыен…
Кыз, башын учлап, өстәлгә ауды.
Баласы өчен бәгыре теленгән, ашавыннан, йокысыннан язган Фаягөлгә дә бу кадәр кыен түгелдер! Ул моны үзе теләп алмаган.
Аңа кыен… Әнисе ташлап калдырган Мансурга да шул кадәрле кыен түгелдер! Ул әле әнисен табарына ышана. Аңа нык кыен…
– Булдыра алсагыз, гафу итегез!
Кыз, кинәт калкынып, чыгарга юнәлде. Табибның:
– Иртәгә операция. Кичке процедураларыгызны иртәрәк эшләтерсез. – дип әйткәнен ишеткәч, башын иеп, ишек төбендә туктап калды.
– Рәхмәт сезгә… Мин сезгә ышанам…
…Ә бу вакытта, төскә-биткә кызларның һушын алырдай чибәр Эдис-Эдислав, инде “Эльман”га әйләнеп, чираттагы сылуның башын әйләндерә иде:
– Иреннәрең…