(Дәвамы.)
Индираның да операциягә кадәр билгеләнгән процедуралары бетеп бара. Иренендәге ялкынсыну кими төште кебек. Тик һаман операция көнен билгеләмиләр. “Табиб белән сөйләшенгән, тиешле сумма кесәсенә салынган”, – дигән иде Эдис, шуңа гына сабыр итә. Фаягөл белән Наташа ятсыннар әнә ышанып, искиткеч талантлы табиб, операция өчен акча сорап та аптыратмый, дип. Әллә юри шулай сөйлиләрме? Биргәнне алмый калучы бар микән ул бу дөньяда?
Палатадаш хатыннар белән аралашып китә алмады Индира. Үзенең дә бик теләге булмады, тегеләр дә үз түгәрәкләренә кертергә бик тырышып бармадылар. Балаларын карап яткан бу ике хатын, ак белән кара кебек, бөтенләй капма-каршы холыклы булсалар да, аларны берләштергән нәрсә – балалары, аларның үзенчәлекле хәле бар. Моң-зарлары уртак. Әле берсе үз хәлләрен сөйләп бер була, әле икенчесе. Индирага, теләсә дә, теләмәсә дә аларны тыңлап ятарга кала.
– Беренче операцияне ясатканда мондый условиеләр юк иде, – Фаягөл, улы йоклап киткәч, хатирәләрен барлый. – Ильяс яшь ярымлык кына иде. Кышның язга авышкан чагы. Безнең якта, бураннан соң атналар буе авылдан чыга алмый яткан чаклар була. Юлга чыгар вакыт житкәч кенә буран башланды. Авылны күмеп китте бөтенләй. Өч көн туктамый өйде карны. Ул туктаганчы, юлны кардан арчалаганчы, атнадан артык вакыт узды. Чакырылган көнгә барып булмады. Шулай да, юлга чыктык. Авылдан олы юлга кадәр биш чакрым араны барыбер машина йөрерлек итеп ача алмадылар, ат белән чак чыктык. Район үзәгенә барып житкәнче көн кичкә авышты. Автобуслар китеп беткән, таксистлар да таралышкан. Соңгы автобус та Себергә вахтага китүчеләр белән тулы булып чыкты. Ярый, шоферы, басып барырга риза булсагыз, дип, алды безне. Баланы, юл буе диярлек, әтисе белән алмаш-тилмәш күтәреп басып барырга туры килде. Килеп житәрәк кенә берәү төште, шуның урынына утырдым.
Фаягөл, ара-тирә урыс сүзләре кушып сөйләве белән Индираның эчен пошырса да, тыныч кына, тавышына кызгандыру галәмәте чыгармыйча, зарланмыйча гына сөйли хәбәрне. Шуңадыр, тыңлавы да авыр түгел, ялкытмый. Шулай да, аның урынына үзен куеп караса, борыны жыерыла Индираның. Ник кияүгә чыга бу кыз-кыркын, ник табалар ул балаларны, бигрәк тә чирле-чорлысын?! Ник яшиләр шул мәңге юньле юллары, яшәргә шартлары булмаган авылларда? Кеше хәзер үзе өчен яшәргә тиеш! Бигрәк тә хатын-кыз. Ул матурлык өчен яратылган. Үз алдына зур максатлар куярга, шуңа омтылып яшәргә тиеш! Ярый, үстердең дә ди малаеңны кырыкмаса кырык ямау салдырып, шуннан? Кем булып чыга ул? Бу кыяфәте белән кемне үзенә карата алыр да, кемгә өйләнер? Кеше чибәр булсын ул! Чибәрлек – ярты эшне эшли торган корал.
– Без килеп житкәнче поликлиникада эш сәгате беткән, бер кеше заты калмаган. Киттек стационарга. Прием покойга барып хәлләрне сөйләгән идек, яшь кенә сестра, пыр тузып тора, мин сезне ничек кертәм, кулыгызда направлениегыз юк бит, ди. Минем инде, кире кайтырга түгел, монда басып торырга да хәл юк. Ярый, безнең бәхеттән, дежур врач кешелекле булып чыкты. “Иртән оформиться итәрсез”, – дип, безне палатага урнаштырып куйды. Ирем төнгә каршы попутка белән кайтып китте. Аның өчен бер көйдем, иртәгә ничек булыр дип бер көйдем.
Икенче көнне яңадан поликлиникага барып, анализлар бирдек, берничә врачка кереп чыктык, направление алдык, бетте хәлләр! Психиатрда кызык булды. Олы гына яшьтәге врач. Ильясның врачлардан коты очып беткән бит инде, ишек төбеннән китми, мине дә жибәрми, түлке чыгып китүне каера. Ничек итеп тикшерер микән инде бу, дип уйлыйм. Теге кулындагы чүкечен Ильяска күрсәтеп, “Мә, улым, чүкечне сиңа бирәм, мин уйнап туйдым инде”, – дигән иде, алданды бала, йөгереп барып чүкечне алды. Алды да, кашларын жыерып бүлмә буйлап йөри башлады. Йөрде-йөрде дә, кушетканың чыгып торган кадагын күреп калып, аны шак-шок кагарга кереште. Өстәлне, урындыкларны карап чыкты да, врачка урыныннан төшәргә куша. Тегесе, олы башын кече итеп, урындыгыннан төште. Ильяс бу урындыкны да “көйләп бирде”. Без көләбез!
Индира тагын танавын жыерып куйды: моның нәрсәсе кызык инде!
– Сеңлем, бәхетегез, мондый балалар күбесенчә акылга зәгыйфь булучан, ә Ильясның үсеше яшенә туры килеп тора. Сезгә Аллаһ ярдәм бирсен, барлык операцияләрне дә жиңеллек белән үткәрергә язсын. Менә дигән егет булып житешер әле! – дип, имзасын куйды.
Направлениены күтәреп хирургка кергән идем, баланы алып калабыз, үзегезгә не положено, балагызга яшь ярым булган инде, ди. Аптыравымнан каттым да калдым, ни “а” ни “б”, авыз эчендә телем әйләнмәс булды. Яшь ярымлык баланы ничек берүзен калдырмак кирәк!
Индираның үтереп йокысы киләсә дә, тыңлап ятуын дәвам итте. Авылча гадилек белән сөйләгән бу хатынның кичерешләре белән бераз кызыксына башлаган иде ул.
– Оставила да ушла бы! – Хатыннарның икенчесе чыдамый, усал тавыш белән сүзгә кушыла. Үзе булса, чынлап та шулай итәр иде.
– Аны үзем дә уйлыйм, нишләрләр иде икән? Укол гына кадый башласалар да, тотып торырга бер кеше кирәк бит! Ә монда укол гынамыни, операция тикле операция бит.
– Ну и что дальше?
– Басып торган жиремнән идәнгә башымны ордым да, акырып елап жибәрдем: “Нинди эш бар, барысын да эшлим, берүк мине кайтарып жибәрмәгез, мин аны болай үзен генә калдыра алмыйм!” – дип ялвардым.
– Бер караганда, аларга да ачуланып булмый, кая карама кыскарту бит инде. Техничка хезмәтен тулысынча миңа йөкләп, караватка, ашауга, тем более зарплатага дәгъва кылмаска ант иттереп, дигәндәй, калдырдылар. Көнгә ике тапкыр палата идәнен юам, өч тапкыр ашханәдән ризык алып киләм. Палатада унике детский карават. Ике кыз бала унике-унөч яшьләр тирәсендә, калганнары – өч-дүрт яшьлек балалар. Ильясны караватка салам, үзем идәнгә утырам да караватка башны салып йоклыйм.
Моннан соң ниләр булганын ишетә алмады Индира, йоклап китте. Төн буе саташып, бастырылып чыкты. Ул – Фаягөл, имеш. Менә улына операция ясап чыгардылар. Улы теге кара малай икән. “Әни-и-и!” – дип Индирага кулларын суза. Индира качарга тырыша, малай аның саен: “Әни!” – дип, аның кулларына ябыша… Төш кенә булса да куркыныч.
…Фаягөлнең йокысы качкан иде. Палатада тынлык. Ара-тирә кара күзле малайның саташып сөйләнеп алуы ишетелә. И-и сабый, әнисен чакыра. Чиләбе якларыннан, диделәр. Әнисе тугач ук ташлап калдырган аны. Ә бит малайның иреннәре генә китек. Бер операция житә “кеше итәргә”! Ул якта мондый балалар бик күп туа икән. Фаягөлдән дә, Чиләбе ягында яшәмәдегезме, дип сораганнар иде, Ильясны тапкач. Юк, Чиләбедә дә булмады, ире дә эчми дә тартмый да, икесе дә спорт белән шөгыльләнә иделәр. Бер-берсен ихлас ярату белән яратып кавыштылар. Баланы яратып, көтеп алдылар…
Тугач та баланы өч көн буе Фаягөлгә бирмәделәр. Дүртенче көнне ул, хәл белеп, ишеккә юнәлгән табибларның юлына аркылы басты. “Нигә миңа улымны бирмисез! Исән түгелмени? Бирегез миңа аны, зинһар! Минем аны кулыма алып сөясем килә! Ул бит минеке, нигә бирмисез?” – дип такмаклады. Шул ук көнне яңадан консилиум жыйдылар. Баш табиб бүлмәсенә Фаягөлне дә чакырып алдылар. Бүлек мөдире – чал чәчле табиб, аңа кызганып карап торды да:
– Уважаемая, у вашего ребенка двусторонняя расщелина твердого неба, верхней губы и альвеолярного отростка, – дип сөйли башлаган жиреннән, саф татарчага күчте: – Сеңлем, сез яшь кеше, күтәрерсез, мин дөресен сөйлим: баланы карый алуыгыз икеле. Баланы әле зонд ярдәмендә ашатабыз. Беренчедән, ул имчәкне кабып имә алмый. Икечедән, хәтта имә алса да, аның ризыкка тончыгып үлү куркынычы зур. Сез ирегез, туганнарыгыз белән киңәшегез…
Белмим, әлегә кадәр елаудан башкага көче житмәгән яшь хатынга нинди ышаныч, нинди көчләр өстәлгәндер, ул, ун баласын аякка бастырып унберенчесенең язмышын хәл иткән анадай, үтә дә катгый, ышанычлы тавыш белән:
– Без ирем белән сөйләштек. Хәзер медицина көчле, без аны бергәләп кеше итәчәкбез! – диде.
Тәвәккәлләделәр…
Реанимация бүлеге әзерлек хәленә китерелде, шәфкать туташларына тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Фаягөл дә әзерләнеп көтте. Күкрәк сөтен савып пенициллиннан бушаган шешәчеккә салды, аңа имезлек кидерде дә, сабые кергәнче суынмасын дип, учына кысты.
“Әй Аллаһым, ярдәм ит безгә”…
Ананың теләге Аллаһыга турыга барып ирешәдер ул…
Аллаһ Үзе биргән сынауларга сабырлык күрсәткәннәрне ярдәмсез калдырмыйдыр ул…
Фаягөл сабыен шәфкать туташы кулыннан каудырланып, тартып диярлек алды да, аналарда гына була торган наз белән күкрәгенә кысты. Шулчак сабый, әнисеннең күкрәгенә авызын сузып “ых, ых” килә башлады. Палатада авыр тынлык урнашты.
Булса, менә хәзер була, булмаса – юк…
Фаягөл, изүләрен ачып күкрәген нарасыеның авызына каптырырга жайлап куйды. Сабый, башларын боргалап, бар көченә имчәкне кабарга тырышып өзгәләнде.
– Бисмилләһ!
Фаягөл, әллә нинди ныклы тәвәккәллек белән, учында кысып тоткан имезлекне баланың авызына каптырды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.