Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 октябрь 2021, 14:24

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сер. Хикәя

Бала тудыру йортында да аңлашылмаган хәл булды. Бөтен бәхетсезлек бер миңа, дигәндәй. Баланы авыр таптым дигән идем бит, кызым да бәләкәй, хәлсез генә туды. Үлчәгәч, ике килодан чак кына артык, күреп яттым. Иртән миңа биркасыз гәүдәле  баланы алып килделәр. “Бу минем балам түгел”,  дим. Медсестра баланың биркасын эзләп китте дә, килеп, “бөтен балалар да бирка белән, бу синеке, башканыкы түгел”, дип, бу баланы миңа тоттырды да китте...

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сер. Хикәя
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сер. Хикәя

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сер. Хикәя

Калтырап төштем. Әле телефоннан сөйләшкәннән генә дә. Күзгә-күз очрашуда нишләрмен икән? Әллә бөтенләй качып калыргамы? Уй-тойгыларымны җыеп тәртипкә сала алмый чәбәләнеп, каңгырып беттем. Сыдырып әрлим үземне:

– Я инде, кысылмаган җирең юк! Башыңа бәла алырга дигәндә, сиңа куш!

...Нишләсәм дә китеп барам әле очашуга. Телефон аша сөйләшкән адәм базар ярминкәсенә ит алып килдем, шунда килеп кит, дигән иде. Ни булса да булыр, дип, Аллаһка тапшырып...

Моннан ел ярым чамасы элек, китап чыгарып сатып ятканда, бер танышым, кемгәдер китап кирәк иде, дип, интернет аша смс язды. Мин адресымны бирдем. Бу җавап итеп кызык кына эчтәлекле хат салды. “Диләрә дигән хатын сиңа сәлам әйтә. Сез кайчандыр бергә абитуриент булгансыз, ул укырга керә алмый кайтып киткән. Диләрә бүге онкологиядә. Синең бер-ике әсәреңне укыган да, китабын китереп китмәс микән, сөйләшергә сүзем дә бар иде, ди”. Кеше йомышына артык йөгереп китә торган түгелмен болай. “Китап язарлык язмышым бар, килеп тыңла”, дип чакыручылар да аз түгел ул. Әйтерсең, һәркемнең  тормышын язып була. Шулай да мондагы “онкология” дигән сүз кабарып килгән мин-минлегемне баса, тыя иде. Һәм мин танышым биргән номерга шалтыратмый булдыра алмадым.

– Хәтерлисеңме мине? – дип пышылдап кына эндәшә теге яктан хатын-кыз тавышы. – Сез Гөлдәр, Чулпан исемле кызлар бергә яшәдегез. Мин сезгә килә идем, кичләрен бергәләп “дух” чакыра идек?

Юк, хәтерләмим моны. Исемен дә хәтта хәтерли алмайым.

– Әлләче... Күрсәм, исләр идем, болай кинәттән күз алдына килми, – дигән булам инде йомшартып.

– Килеп китә алмассың микән?.. Кыен булмаса...

Бу дәваханәгә минем барганым юк икән. Атамасы ук күңелгә шом сала. Сагаеп кына килеп кердем, палатасын эзләп таптым. Эчтәге дүрт караватта яткан хатын-кызларның һәрберсенә карап чыксам да, таныш йөз тапмадым. Тегеләр дә миңа төбәлеп тора.

– Диләрә кирәк иде...

– Мин-мин, мин бит, – дип кулын болгый иң түрдәгесе. Пышылдап дәшүен ишетми торам икән.

Хатынның янына килеп утырдым. Ул озак итеп кулымны кысты. Салкын ябык бармакларын ычкындырмый, кушучлап ябышып ята бирде. Аннан мине палатадашлары бенән таныштырды. “Фәлән Фәләнова, шундый-шундый, минем яшьлек танышым”, дип пышылдады. Әйткәннәрен дә мин генә ишеттем шикелле.

Хәтерли алмадым “яшьлек танышым”ны. Ул сөйләгән уртак танышларны беләм, тик аның үзен бөтенләй күргәнем дә булмаган кебек. Сөйләше  дә ят, безнеңчә “һ” урынына “с” белән сөйләшә, андыйны да онытмас идем кебек. Ничек кенә булганда да, аны бу хәл артык аптыратмады. “Элек мин тулы идем ул, әле нык ябыктым, күпләр танымый”,  дип кенә акланды да, үзем белән кызыксынды. Инде килеп, каршысына утырып алгач, сөйләми кая барасың?  Шундый хәлдә  яткан кешегә, җитмәсә. Әнә шул ул белгән абитур чактан алып, тезеп-тезеп тормышымны бәян итәргә туры килде. Чөнки Диләрә сорау өстенә сорау бирә, туктасам, “шуннан соң ни булды инде”, дип этеп җибәреп кенә утыра. Шулай, үзем сөйләшеп утырам, үзем аптырыйм. Моңарчы мондый хәлдә калганым булмаган иде әле. Таныш та, таныш түгел дә кебек кеше белән түгелеп сөйләшеп утыруымны әйтәм...

Алып килгән сыемнан баш тартты Диләрә. Торба белән генә ашый ала икән үзе. Тамак юлындагы шешен алдырткан. Тавышы да пышылдап кына чыга шуңа. Аңа карап, ничек жәлләп чыраем сытылып калган булса, шуннан языла алмыйм. Елыйсым да, сыйпап юатасым да, бу тирәдән чыгып качасым да килгәндәй. Хатын минем хәлемне аңлап елмая:

– Курыкма, бу бит йогышлы чир түгел.

Беләм лә ул, тик барыбер авыр... Ә аларга? Аларга ничек авырдыр инде...

– Хәлең ничек соң, Диләрә? Ниндидер өмет бардыр бит? – дигән сорауны бирергә, ниһаять, баш җитә.

– Әллә инде... Берәр ел яшәгәндә әйбәт булыр иде, – хатынның җавабыннан тагы шаккатып калам.

– Гаиләң бардыр бит?

– Бар. Биш кызым бар минем!

– О-о!

– Зурлар инде, Аллага шөкер. Ирем әйбәт минем.

Боларны әйткәндә Диләрәнең йөзе кояштай балкып, хәтта тавышы да чыгып киткәндәй булды.

– Барысы да яхшы ул минем, матур яшәдек, бер үпкәм юк... Тик бер серем бар. Шул серне сиңа сөйлимме?

Ниндидер шундый бер хәбәр булып куяр инде дип үртәлеп кенә утыра идем болай да – менә сиңа.

– Ә нишләп миңа? – дип көлеп карыйм.

– Язышасың бит, кирәк булыр инде шундый бер сюжет, – үзе мине күндерергә теләгәндәй, үрелеп кулымны сыйпап ук куйды. – Берәүгә дә сөйли алмыйм моны. Әллә күпме омтылып карадым – булмады. Ахирәтләрем дә бар, туганнарым да. Әнә шул серем мине авыру иткәндер дә дип уйлыйм...

Монысы беренче очрашуыбыз булды. Тәүгесендә әллә нәрсә сөйли алмады хатын. Күбрәк мине сөйләндерде дә, әллә артык дулкынланудан, әллә хәле дә шул чама гына булып, йокысы килде дә куйды.

– Арыдыңмы? – дип соравыма җавап та бирә алмады, күзләрен йомып тынып калды. Миңа шым гына чыгып китүдән башка чара калмады.

Шул күрешүдән соң яңа танышым миңа еш кына шалтыратучан булып китте. Трубканы алсаң, гади генә итеп: “Нишлисең?” ди. Мәленә карап көләсе дә килә, җан да көеп китә бу сорауга. Күп очракта  кыска гына итеп “эштәмен”, дим. Ягъни, вакытым юк. Кәефем булганда азрак куертып җибәрәм. Анда аның да күңеле була. Эшемне, балаларымны, туганнарымны сорашып бетә. Әйтерсең, аларны белә. Шундый кызыксынучанмы, игътибарлымы? Туганнарыңның, танышларыңның түгел, үз хәлеңне үзең белми, чабып йөргәндә, ул шулай кинәт туктата да, җайлап торып, төпченеп сөйләттереп ала. Ничектер, сине кемдер кайгырткан, уйлаган кебек тойгы ярала  шулчак. Кызык инде...

Икенче тапкыр без язын гына күрештек. Диләрә күпме генә чакырса да, мин бара алмадым. Вакыт та, вакытыннан бигрәк артык теләк тә булмады шикелле. Чынында мин аны белмим һәм, дөресен генә әйткәндә, белергә дә теләмим, тик әлеге чирле булуы гына мәҗбүри аралаштыра иде.

Хатын мине дәваханәнең бакчасында каршы алды. Агач күләгәсе астындагы эскәмиядә сүнеп барган шәм шикелле утыра иде бахыркай. Йөрәгем кысылып китте. Какча иңбашларыннан кочаклап сөйгән булдым. Ул да мине күрүгә бала шикелле шатланды.

– Китабыңны укып бетердем. Елап-көлеп инде... Әллә ничә палатага күчеп йөрде инде, – дип сөенчеләп алды.

– Яхшы, сиңа ошагач, – дидем.

Диләрә ике айга кайтып та килгән икән. Әле кабаттан салганнар.

– Киттем, анда күз көеге булып утырганчы. Барыбер бернәрсәгә ярамыйм өйдә, – ди. Ире авыл фермеры икән, мал үрчетә, ит белән кәсеп итә икән. Кызларының бишесе дә кияүдә, төрле тарафларда яшиләр. Әниләрен алмашлап килеп карап, тәрбияләп торалар. Ире дә ике-өч көн аша монда, якын районнан икән.

Гадәттәгечә, кызыксынуларын канәгатьләндереп беткәч, Диләрә тәүге очрашуда башлаган хәбәренә кире кайтты.

– Теге юлы сер дип башлаган идем бит әле, хәтерлисеңме?

– Әйе, әйткән идең.

– Тик мин үлмичә язма, яме?

– Әстәгъ, кит, юләр! – хәлен белсәм дә, мондый сүз бигрәк мәрхәмәтсез иде.

– Соңыннан тотынырсың, бәлки. Бәлки, бөтенләй онытып та куярсың...

Диләрә бер генә тирән сулады да, авызын колагыма ук терәп, пышылдап сөйләргә тотынды. Вакыты-вакыты белән тавышы бөтенләй өзелеп-югалып куйды.  Башымны ия биреп, “Нәрсә дидең”, дип кабаттан әйттердем, ишетеп җитми интектем. Ул хәл җыеп алды да, тагы дәвам итте.

– ... Әнә шул абитур чакта мин авылдаш апаларга барып йөрдем. Ул апаның төрмәдән кайткан улы бар иде, зур агай кеше иде инде. Ә минем егетем бар иде армиягә озаткан, хәтерлисеңме? Әй, хәтерләмим, дидең бит әле...

Егетем миннән ике яшькә өлкән, армиядән кайтыр вакыты җиткән иде  инде. Авылдаш апа отпускыга кайтып китте дә, миңа гөлләренә су сибеп йөрергә кушты. Улы гел өйдә тормый икән.

Бермәл мин аларда ванна юынып кына чыккан идем, улы кайтты. Бик күңелле мәле булдымы, шаяртып маташты. Бу агай миңа ошый иде. Тик ул өлкән һәм күптән инде үз тормышы белән яшәгән кеше. Бу миңа шәраб тәкъдим итте, мин үземнең зур кыз икәнлегемне исбатларга теләпме, эчтем. Аннан тагы да берәр бокал эчтек һәм... ахырда мин шунда торып калдым. Бу хәл тагы да ике-өч тапкыр кабатланды. Җылы сүзләренә эредемме, тәҗрибәсе алдаттым, имтиханнар да, башкасы да онытылды...

Укырга керә алмадым бит инде. Авылдаш апа да кайтып төште. Улы белән арабыз өзелде дә, бер очраган идем: “Миңа ышанма, яхшы тормыш вәгъдә итә алмыйм”, – дип китеп барды. Ай үткәч, үземне начар тоя башладым. Ашыйм да косам, ашыйм да косам. Әмма барып тикшерелер урыным, ышанып киңәшләшер кешем юк. Шулай каңгырып йөргәндә егетем кайтып төште. Нәрсә дип әйтсәң дә, әйтерсең инде мине, шул вакыт аны файдаландым да куйдым. Ике-өч атнадан аңа авырлы икәнлегемне әйттем. Егетем, әлеге ирем инде, тиз генә никах укытты, ашыгып туй үткәреп ташладык. Шуннан алып яшәп ятабыз. 

Диләрә әллә уйларына батып, әллә ял алырга туктый. Инде тарих эченә кереп киткән мин аңа карап калам. Көтәм. Алдагысын беләсе килә бит.

– Авыр үткәрдем авырымны, эчтән янып йөргәнгәме, серем ачылудан куркып, калтыранып яшәүдәнме, авырдым да авырдым. Ирем шәһәргә эшкә кереп, шунда учетка басканлыктан, баланың срогын төпченүче булмады. Тугач, мин аны иремә җиде айлык булып туды, алдан булды инде дидем. Ул ышанды. Бары каенанам гына, бер дә җиде айлыкка охшамый, шап-шактый бит, дип нәрсәдер сизгәндәй сөйләнде дә тынды.

Тик бу гына түгел әле. Бала тудыру йортында да аңлашылмаган хәл булды. Бөтен бәхетсезлек бер миңа, дигәндәй. Баланы авыр таптым дигән идем бит, кызым да бәләкәй, хәлсез генә туды. Үлчәгәч, ике килодан чак кына артык, күреп яттым. Иртән миңа биркасыз гәүдәле  баланы алып килделәр. “Бу минем балам түгел”,  дим. Медсестра баланың биркасын эзләп китте дә, килеп, “бөтен балалар да бирка белән, бу синеке, башканыкы түгел”, дип, бу баланы миңа тоттырды да китте...

– Ничек инде, “тоттырды да китте”? – дип бәреп туктатам.

– Миңа яңа унсигез тулган, үзем баламын, аңлыйсыңмы?.. Аңгыралык та, кыюсызлык та... һәрхәлдә баламны эзләп даулап йөрер көч тапмадым... Күреп торам, бу мин тапкан бала түгел, әмма эндәшә алмадым.

– Шуннан?!

– Шуннан шул баланы алып чыктым. Егерме җиде яшь инде аңа, үзе ике балалы әни хәзер.

Тын утырдык. Нәрсәдер дип әйтеп җөпләргә дә, хәтта сорашыр сүз дә табылмый.

– Алдагы тормышымда шушы серне нишләтергә белми көн иттем. Иремә, я хәзер инде кызымның үзенә әйтим дисәм, тагы баланың кемнеке икәнлеген дә аңлатып булмас кебек. Кем дип әйтәсең аңа хәзер, ә?

– Аптырыйм...

– Шулай шул менә. Хәзер әйтеләм, менә әйтеләм дип, шул сер нәкъ менә шушы тәңгәлемдә – тамак төбемдә генә торды ул, беләсеңме? Муен төбен гел яндырып торгандай, кайчак буып-буып алгандай иде. Һәм шул сер авыруга әйләнеп, менә инде үземне агулады. Шул серемнән үлеп барамдыр ул мин, дип уйлыйм.

– Һы... – азрак утыргач,  мин дә телгә киләм. – Кызыңа әйтү кирәкмәстер... Чынлап, нәрсә дип әйтәсең хәзер аңа? Мин сине икенче ирдән табып, аннан югалтып... нәрсә дип әйтеп аңлатып була соң?

– Әйе...

– Ә иреңә әйтү-әйтмәүне үзең карыйсың инде. Ә, бәлки, аңа да кирәкмидер бу сер. Баласын яратып үстергән бит инде. Башка балаларың да апаларын бертуган итеп белеп өйрәнгән.

Диләрәнең хәле җиткәнче утырдык ул көнне шулай аптырашып, “ах-ух” итеп. Тик анык кына бер фикергә килә алмадык. Бу хәлдә беребез дә нәрсәдер хәл итә алырлык та, акыллы гына уй уйлап табарлык та түгел идек. Алдагы сөйләшүләр тик телефон аша гына барды. Аннан тора-бара бу хатын миңа шалтыратмый да башлады. Мин шалтыратсам, алмады. Һәм азак бу номер бетерелеп тә куйды.

Бүгенге шалтыраткан кеше шул Диләрәнең иремен, дип тора. Ел ярым элек сөйләшелгәннәр кабаттан баштан үткәндәй булды. Аңлавымча, Диләрә бу дөньяда юктыр инде, дип уйлыйм. Һәм бу адәмнең миңа нинди сүзе бар икән, дип, китеп баруым.

Авыл хуҗалыкларының көзге базары гүләп тора. Телефоннан бәйләнешкә керә-керә, чак эзләп таптым тегене. Карап торуга сөйкемле генә кадимге авыл ире. Бер-беребезгә сынап карашып алдык. Хәл-әхвәл сорашкан булдык. Арытабан сүз ялганмады.

– Диләрәм миңа бик матур хат калдырган иде. Сөю хаты, – ир, бу хәбәреннән оялгандай итеп, карашын читкә борды.

– Ә-ә... әйбәт яшибез, дигән иде шул.

– Әйе, начар яшәмәдек без аның белән. Менә, шул хатында ул бер серем калды, әгәр белергә теләсәң, шушы номердан сорарсың дигән, теләмәсәң, эндәшмә дигән.

– Әстәгъ... – мин хәзер бөтен теге сернең иясе үзем булып калгандай идем.

– Шуны ишетим дигән идем.

Яклау эзләгәндәй яки качарга җыенгандай як-ягыма сабырсызланып каранып алдым. Куркуым йөземә чыкты, ахры. Ир көтеп тора бирде дә, миннән юньле җавап ала алмасын аңлапмы, көтелмәгән сорау бирде:

– Өлкән кызыбыз турындамы?

– ...

– Шулмы сер?

– Әй-йе... – дип кенә әйтә алдым.

Ир елмайды да:

– Мин ул серне күптән беләм.

– Н-ничек? Кайдан? – ышана алмый торам.

– Диләрәм икенче бәбәйләрне – игезәкләрне табып ятканда, өлкән кызыбызны балалар бакчасына үзем урнаштырган идем. Анализлар тапшырганда баланың каны минекенә дә, әнисенекенә дә тап килмәгәнен белдем.  Кан төркемен билгеләүче табиб та моны дәлилләде. Аннан... карап-күзәтеп тә аңладым инде.

– Нәрсәне аңладың? – ирнең сернең тап кайсы өлешен аңлавын төшенеп җитә алмыйм һаман. – Кызкай башка атадан дип уйладыңмы?

– Юк! Бала роддомда буталган икәнен. Аңласам да, Диләрәгә әйтмәдем, ул бу хәлне күтәрә алмас, дип. Баланы да жәлләдем. Ә, баксаң, хатыным үзе дә белгән һәм шуннан сер ясап яшәгән икән. Авыр булгандыр инде аңа... Икебезгә бер сер булса, җиңелрәк булыр иде.

– Сез, мөгаен, кызыгызга моны әйтмәссез ул, әйе бит? – дип ялварып төбәләм иргә.

– Юк, әлбәттә, ул безнең кызкай иде, хәзер минем кызым булып калды. Кемгә файда ул сердән?

“Ә зыяны соң? Күпме зыяны ул сернең?” дип ачынып уйлап бардым ир белән хушлашып киткәч. Диләрә дөрес әйткән, агулы сер булган. Хәтта миндә дә аның бер өлеше торып калмакчы.

– Кит! Оч! Өзел миннән, җуел! Ачылдың син, таралдың, берәүгә дә кирәгең калмады, – дип, өшкеренеп-төкеренеп алдым да, ары атладым. Онытылсын бу сер – газаплы чир.

Фото: news.myseldon.com

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сер. Хикәя
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Сер. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: