Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 октябрь 2021, 11:21

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең… Хикәя (1)

...Индира үзенең чибәр икәнен белә иде. “Йолдыз”лар арасында да аңа күз атучылар аз булмады. Тик берсе дә кызның күңел талына сандугач булып оялый алмады. Ә Эдис-Эдислав аның хыялында йөргән әкият герое, житез лачын, ак аттагы принцның үзе иде!..

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең… Хикәя (1)
Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең… Хикәя (1)

Үзенә төбәлгән күз карашын күтәрә алмый уянып китте Индира. Дүрт-биш яшьләр тирәсендәге малай караватка терәлеп үк килеп баскан да, кап-кара күзләрен кыса биреп, аңа карап тора.

Иртәнге процедуралардан соң бераз черем итеп алмакчы булган иде, йоклап ук киткән икән. Төн буе йокысы йокы булмады. Палатадагы ике балага да операция ясадылар кичә. Берсенеке җинелчә булды, күрәсең, наркоздан тиз айныды, соңыннан да бик тавышы чыкмады. Ә менә берсе инде, төн буе йоклатмады. Операциядән соң реанимация бүлегендә яткандыр, кич белән генә палатага чыгардылар. Бераз вакыт үтеп, инде йоклап киттем генә дигәндә, әнисе бөтен хастаханәне аякка бастырды. Аның: “Ул тын алмый! Ул тын алмый!” – дип бар көченә кычкыруына монда ятучылар гына түгел, бөтен шәһәр халкы уянгандыр, валлаһи!

 Хатынның шашып кычкырып чыгып йөгерүе булды, күз ачып йомганчы, палатага ак халатлылар кереп тулды, әйтерсең ишек төбендә әзерләнеп көтеп торганнар! Мондый хәлне беренче күрүләре түгелдер, каудырланмый, паника куптармый гына балага ярдәм күрсәтә башладылар.

 Бала зәп-зәңгәр булган… Ай-һай… Индира үз уйларыннан үзе куркып китте. Коткаручылар алай уйламый иде, күрәсең, үз эшләрен дәвам иттеләр. Берсе баланың аякларыннан тотып баштүбән күтәрде, икенчесе җилкәсенә учы белән суккалый башлады. Бала укшыгандай итеп көчәнеп куйды һәм косып жибәрде. Идәнгә шап итеп укмашкан кан кисәге килеп төште. Берсе йөгертеп “груша”дип аталган нәрсәне алып килде. Тамагыннан калган каннарын да суыртып алгач, ниһаять, ул гырылдап булса да тын ала башлады. Барысы да җиңел сулап куйды. Бер кечкенә кешенең гомер жебе, инде өзеләм, дип тартылган җиреннән өзелми калды…

– Тамак төбенә кан җыелып укмаша башлаган, ярый, вакытында күреп өлгергәнсез, – дип, әни кешегә аңлата башлады табиб.

Шулчакта гына диварга терәлеп агарып каткан хатынга игътибар иттеләр. Ул әле генә булган хәлләрдән тәмам һушсызланган, баласының тын ала башлаганын күргәч, йомшак камыр кебек, идәнгә шуып төште.

Аны тиз аңына китерделәр. Табиб хатынның салкын суны калтыранып эчеп бетергәнен көтеп торды да, бу яңадан һушын җуймасын, дигән кебек, аңа күз сала-сала, сак кына тавыш белән күрсәтмәләрен бирде:

– Бөтен ышаныч сездә хәзер. Без эшнең яртысын эшлибез, сез – калган яртысын! Чалкан салмагыз. Ашатканда сак булыгыз. Бәрелүдән, егылудан саклагыз. Авызына каты әйбер каба күрмәсен. Ул йоклаганда үзегез ял итәргә тырышыгыз!

 Табибны ишеттеме, аңладымы хатын, баласыннан күзен алмыйча, “ярар” дигән кебек баш кагып утырып калды.

Төн буе ут сүндерү булмады. Берсе керде, берсе чыкты. Малайларның теге тыныч дигәне дә бер ара шыңшып борчылып алды. Марҗаның исе китеп бармады: “Хватит! Замолчи!” – дип кычкырып кына куйды да, әйләнеп ятып, тәмләп йоклап та китте. Ә Фаягөл исемлесе төн буе керфеген керфеккә дә тидермәде булса кирәк. Индира ничә уянса да, ул, баласының караватына иелгән хәлдә, ике кулын яңакларына терәп, улыннан күз дә алмый, аның һәр сулышын тыны белән тартып алгандай утыра бирде. Белмим, күпмегә чыдар.

…Кара күзле малай, аның уянганын күреп, елмаеп куйды. Бер – үзенең авызына, бер Индираның медицина маскасы белән капланган иреннәренә төртеп күрсәтеп, нидер сөйләнде. Ишекнең уң ягындагы карават буш иде, шунда салганнардыр бу каракайны. Ул һаман, үзенә бер әңгәмәдәш тапканына ихлас ышанып, сөйләвен дәвам итте. Я, Рабби, нинди телдә сөйләшә соң бу бәйләнчек кара борын? “Син дә минем кебек”, – диме икән?

Бу яңа кергән малай да, кичә генә операция өстәленнән төшкән теге икесе дә туганда ук ертык иренле булып туганнар. Шуңа аларның сөйләшүләрен аңларлык түгел. Бу дәваханәгә ятарга туры килмәсә, дөньяда мондый хәлләр бар икәнен белмичә яшәр иде кыз.

Төн буе йоклатмаган малайның исеме Ильяс икән. Аның иреннәре генә түгел, каты аңкавы, алгы теш уртлары да ике яклап китек булган. Кичә аның каты аңкавын теккәннәр. Операция бик катлаулы, шуңа да озак булган.

Шулайдыр, катлаулы булгандыр, әнә, әнисенең битенә карарлык түгел – каны качкан. Кәгазь кебек ап-ак нурсыз йөзендә төпкә баткан күзләре үтә дә сагышлы, борчулы күренә. Күпмегә чыдар…

Моңа кадәр каты аңкауга операцияне бала унике-унөч яшькә житеп, үзен-үзе карарлык хәлгә килгәч кенә ясый торган булганнар. Әлеге яшь хирург бу методиканы хупламый икән. Хатыннарның сөйләшүенә колак салсаң, алар табибка бик нык ышаналар. Ниндидер бик билгеле Биссарионовның укучысы икән ул. Бу методика белән чит ил клиникалары да кызыксына, ди.

Индирада журналист комарлыгы уянды. Блокнотына берничә сорау сызгалап куйды. Тик әлегә гәзиттән икәнне белми торсалар әйбәт. Әрсезләнеп, тегене яз, моны яз дип бәйләнә башларга да күп сорамаслар! Барсы да үзен “йолдыз” итеп тоя бит хәзер!

Институтны тәмамлау белән республика гәзитләренең берсенә бик җайлы гына эшкә урнашып алды ул. Әлбәттә инде, әтисенең сүзе бер адым алдан йөрде. Эше дә бик күңеленә ятыш, аның кызыксынуларына бәрабәр булды: гәзитнең яшьләр өчен атнага бер чыгып барган кушымтасында “Йодызларда серләр бар” рубрикасын алып бару йөкләтелде аңа. “Өйрәнеп киткәч, җитдирәк вазыйфага да урнаштырырмын, әлегә монысы да ярап торыр”, – диде әтисе. Ул кызын, мөхәррир үк булмаса да, югарырак вазыйфада күзаллады. Ә Индираның хыял атлары башка якка борып җигелгән иде. Башкорт, татар артистлары, язучылары, рәссамнары арасына кереп чумды ул. Теләге – тележурналист булу, “йолдызлар” катнашлыгында төрле кызыклы тапшырулар, ыгы-зыгылы ток-шоулар үткәрү. Тик татар-милли “йолдыз”лар белән бу эшне майтарып булмаслыгын тиз аңлады кыз. Тыйнаклык дигән киртәне сикереп чыга алмыйлар болар. Хәтта иң әрсез дигәннәре дә. Их, Мәскәүдә яшәсәң иде ул! Менә анда җилкәнне җилгә киерергә булыр иде!

Бу уйлары матур бер хыял булып аны гел алга дәшеп торды.

Һәм бу хыял менә-менә тормышка ашырга тора!

 Эдислав…

Ул исенә төшкәч, бу ыбыр-чыбыр бала-чага, авыртыну-сызлану белән тулы тынчу бүлмәдән чыгып качасы килде кызның. Урам буйлап хәлең беткәнче чабасы иде дә, егетнең кочагына барып сарыласы иде!

 

Иреннәрең – Идел дулкыннары,

Иреннәрең – ике күбәләк!

 

Әнә шулай диде ул Индираны беренче күргәндә. Индира үзенең чибәр икәнен белә иде. “Йолдыз”лар арасында да аңа күз атучылар аз булмады. Тик берсе дә кызның күңел талына сандугач булып оялый алмады. Ә Эдис-Эдислав аның хыялында йөргән әкият герое, житез лачын, ак аттагы принцның үзе иде!

Ничектер барысы да жай килеп кенә торды. Алар таныштылар, хыяллары белән бүлештеләр. Кызның тележурналист булу хыялы егеткә бик ошады. “Телеведениедә синең кебек гүзәл кешеләр эшләргә тиеш!” – дип хуплады ул. Хуплап кына калмады, жаен табып, аны Мәскәүдән килгән билгеле бер продюсер белән таныштырды. Ул яңа телепроект өстендә эшли һәм аңа нәкъ Индира кебек үзе сылу, үзе матур итеп сөйли белгән кеше кирәк икән.

 Арбаны кузгатып жибәрү генә авыр, бер кузгалса, тәгәри дә тәгәри ул. Продюсер кызны сайлап алу турына чакырды. Йөздән артык кыз арасыннан бер аны – Индираны гына сайлап алды! Бу хыялланырга да мөмкин булмаган хәл иде! Йөздән артык берсенән-берсе сылу кыз арасыннан – бер аны!

– Сез искиткеч гүзәл һәм зыялы, безгә нәкъ шундый кеше кирәк иде…

Бүлмәсенә сөйләшүгә чакыргач, кыздан күзен алмый, сынаулы карап бик озак торды да:

– Тик бер бәләкәй генә нюанс… Иреннәрегезгә чак кына бер штрих житми… Хәер, бу төзәтеп булырдай эш…

Эдис бу хакта ишетергә дә теләмәде. “Син нәрсә, матурым, иреннәрең – дөньядагы иң камил иреннәр, аларга беркемнең дә тияргә хакы юк!” – дип, бик озак үгетләде кызны. Тик Индира бер карарга килгән иде инде. Чигенү юк! Башкача мондый мөмкинчелек булмаячак! Кызның тәвәккәллеге алдында егет тә биреште. “Тик клиниканы үзем табам, мин сине теләсә кем кулына бирмим”, – дип, бу эшне үз өстенә алды.

– Тик “үрдәк авыз” ясап куймагыз, – дип кисәтте Эдислав, кызны үзе тапкан клиникага алып килгәч, – аның иреннәренең үзенчәлеге сакланырга тиеш!

Операция өчен түләүне дә үз өстенә алды егет. Ә түләү хакы бик аздан түгел иде! Индира берара икеләнеп тә куйды – аның еллык эш хакы бит! Әтисе ярдәм итәр иде, әлбәттә, тик бу хакта әти-әнисенә әйтү юк! Якын да килмәячәкләр!

“Ваклашмыйк, кадерлем!” – егетнең карары нык иде. Тик, тиешле кәгазьләрне тутырып кассага түләргә баргач кына, картадан түләп булмаганлыгы билгеле булды. Бер кабынгач, сүнү юк инде! Индирага кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иттеләр. Эдислав моңа да каршы иде, тик, уйлы уйлап торганчы, тәвәккәл эшен бетерер дигәндәй, кыз кредитка кул куеп та өлгерде.

Хастаханә үз мәшәкате белән яшәвен дәвам итте. Палатадагы кешеләр кимемәде дә артмады да. Малайларның жөйләре төзәлеп бетеп бара. Мансур (каракайның исеме шулай икән) Индирага “бәйләнү”дән туктады. Ул Фаягөл янында уралырга ярата хәзер. Ильяс кына, авызына ризыкны якын да китерми. Авыртудан курка, күрәсең. Чәбәләнә, карыша. Аңа карап әнисе ашаудан язды.

Түземе бетә башлады Фаягөлнең дә. Кичә кичке аш вакытында, гажизләнеп улына карап утырды да, баласының кулларын җәймә белән урап куеп, кочаклап алдына утыртты һәм акырта-акырта ашатырга тырыша башлады. Ильяс дөнья бетереп кычкырып елый. Эре-эре күз яшьләре боткасына агып-агып төшәләр. Боларны елардай булып күзәтеп торган Мансур, тиз генә караватыннан җәймәсен суырып алды да, аңа уранып, Ильяс янына барып утырды, янәсе, мин дә синең белән, димәкче. Тегесе, аптыравыннанмы, кычкыруыннан туктап, авызын ачып, Мансурга борылды.

– Балакайларым, күз яшьләрегез белән буталган боткаларыгызны әле сабый чакларыгызда ашап бетерегез, үскәчкә калмасын! – Фаягөл шулай сөйләнә-сөйләнә, әле Мансурга, әле улына ботка каптыра башлады.

Наташа, юешләнгән күзләрен кул артына сөрткәли-сөрткәли көләргә кереште:

– Хәзер үзеңне җәймә белән бәйләп куеп ашатырга кирәк инде!

(Дәвамы бар.)

Автор турында

Фатыйма Гомәр кызы Гыйльметдинова 1961 елның 2 гыйнварында Илеш районы Кужбакты авылында туган. Шунда ук урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлый. Борай районы Иске Бикмәт авылында башлангыч сыйныфларны, татар теле һәм әдәбиятын укыта.

Нәниләр өчен дә, олылар өчен дә әсәрләре район һәм республика матбугатында басылып тора. Башкортстан «Китап» нәшриятында балалар өчен «Мәктәбем, укытучым», «Сипкелле малай» исемле китаплары дөнья күрде.

Фото: Pixabay.

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең… Хикәя (1)
Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Иренең, иреннәрең… Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: