Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 сентябрь 2021, 23:08

Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (3)

Тик менә әле, улына бер стакан гына сөт бирсә... Әйтмәде шул Сөләйман абзыйлары, әйтмәде.

Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (3)
Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (3)

Менә шуннан соң башланды да инде Искәндәрләрнең сыерлы тормышы. Кунак сыер ул көнне абзарда гына торды, Искәндәр аңа коедан алып кайтып чиста су эчерде, су буеннан үлән алып кайтты. Мөгезләре харап зур моның, сөзгәк сыер түгел микән дип шикләнгән иде әнисе. Бер дә алай булмады. Искәндәр чыбык алып, чебен халкын тирә-ягыннан куа, ян якларын, муен тирәләрен сыйпый-сыпыра башлагач, Кунакбикә бер дә холыксызланмады, киресенчә, разый булып тора бирде. Әнисе дә, безгә кунакка килгән бит ул, матуркаем, дип иркә сүзләр әйтеп, муен тирәләрен сыпыргалады, алып чыккан ипи кисәген каптырды. Сыер, бу нинди рәхәт дөньяга эләктем дип теле белән әйтмәсә дә, янында мәш килгән әниле-уллы яңа хуҗаларына карап-карап алды да яшел үлән көйшәвен белде.

Ә кичке якта Искәндәрләр өендә чын бәйрәм булды – әнисе, Кунакбикәне сауды, мөлдерәмә тулы бер чиләк сөт алып керде. Өсте күбекләнеп торган, ап-ак, бер чиләк сөт! Өйгә шундый тансык, җылы сөт исе таралды. Искәндәр түзмәде, абзарга йөгереп чыгып, рәхмәт, Кунакбикә, рәхмәт, дип, муеныннан, ян якларыннан сыпырып, сыерны яратып керде.

Сыер сауганда да, әле менә өйгә сөт күтәреп кергәндә дә Мөнирә җиңгигә бер уй тынгылык бирмәде. Нишләргә икән соң? Улыкаена, карап торган бердәнбер терәгенә, бер стакан җылы сөт салып бирсә? Ни булыр икән, урлашу булмасмы? Аның бит шушы яшенә җитеп, кешенең энә очы кадәр әйберенә дә тигәне, ялгыш та кагылганы юк. Сөләйман председатель, комбайнчыларны ашатырсың, тегесен-монсын пешерерсең, сөт эчерерсең, диде, ә үзләре турында бер сүз дә әйтмәде... Менә бу кичке сөтне аертыр да, киләчәк комбайнчыларга каймагын ашатыр, аертылган сөтеннән катык оетыр. Көндез ипиләрен пешереп куярга да өлгерде ул, и уңды икмәкләре, куанып ашарга гына язсын. Уракка киткәнче эсвежи ипигә каймак ягыптырып ашарлар, аллаһы боерса, әлегә таныш түгел ир-атлар, ашарлар, басуга да биреп җибәрер... Тик менә әле, улына бер стакан гына сөт бирсә... Әйтмәде шул Сөләйман абзыйлары, әйтмәде.

Ичмаса, Искәндәре дә:

– Әни, миңа сөт бир әле, – дип сорый да белми, өйгә ямь, сөенеч керткән бер чиләк сөткә мөлдерәп карап тик тора.

Шулвакыт, Ходай Тәгаләнең мәрхәмәте беләндер, ишек ачылып китмәсенме, Сөләйман абзый үзе килеп кермәсенме!

– Ну, ничек, Мөнирә аппак, хәлегезне белергә килдем, сыер сезне үз иттеме, саудырамы? Рәис кергән көйгә хуҗабикәне сорауларга күмеп ташлады.

– Үз итмәгән кая, Сөләйман абзый, бигрәкләр акыллы хайванкай, рәхәтләнеп саудырып тора, койрыгын да болгамый. Ул, менә күрегез дигәндәй, шунда, өстәл кырында утыргычта торган бер чиләк сөткә ишарәләде.

– Ай-һай, Нурислам фәстермәгән икән, чынлап та сөтле икән сыерыгыз. Бәй, Мөнирә аппак, әйдә җылы сөт белән, күрәм, ипи дә пешергәнсең икән, тәмле ипекәй белән сыйланыйк әле, менә Искәндәргә дә, миңа да салып бир әле берәр йомры, эчеп җибәрик әле. Ул шулай сөйләнгә-сөйләнә, өстәл янына барып утырды, Нурислам да, шуны гына көткәндәй, елп итеп аның янына кунаклады.

Мөнирәттәй шатлыгыннан каушап калды, аннары каударланып шкафтан ике стакан алып өстәлгә куйды, сөзгеч аша сөзеп, әкрен генә сөт салды. Суынып та өлгермәгән бер ипиен алып, калын итеп телемнәр кисте.

– И, Мөнирә аппак, үзеңне оныттың бит, үзеңә дә сал, әйдә. Кайчан шулай өчәүләп җылы сөт белән сыйланыр идек әле, ә, – дип, җитәкче көлеп җибәрде. – Син уңайсызланып торма, Мөнирә аппак, Искәндәрне көн саен сөтле ризыклар белән сыйла, укырга барганчы көч җыйсын. Гел “бишле”гә укырлык булсын!

Мөнирә җиңги мең рәхмәтле булып, Сөләйман абзыйга карады. Ә Искәндәр бернигә игътибар итмичә, тәмләп-тәмләп сөт чүмерүен, зур-зур кабып, ипи ашавын белде.

 


(Дәвамы бар.)

 


Фото: newseum.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: