Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 сентябрь 2021, 21:44

Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (2)

Сөбханалла, машалла, аларның сыеры бар, вакытлыча гына, кунак кына булса да.

Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (2)
Зәйфә САЛИХОВА. Кунак сыер. Хикәя (2)

Авыл көтүе чак киткән иде. Мөнирә җиңги өч сарыгын озатып, чәй хәстәрләп йөри. Самоварының капкачын ачып, марляга төйнәп салып, бер өч йомырка да чиратып алды. Сыеры булмагач ни, май, каймак кебек тәмлекәчләр турында уйларга да түгел. Ә ундүртенче яше белән баручы улы, Искәндәре, быел җәй күзгә күренеп үсеп китте, каникулга чыкканнан бирле дусы Хәлим белән колхоз атларын караша. Беркөн: “Итәгатьле, тырыш егет үстерәсең, Мөнирә аппак, эштән куркып тормый, батыр тотына, их, бу сугыш, әтисе генә күрә алмады”, – дип, Сөләйман абзый да мактап торды әле аны.

Уйлаганга юш килә, дигәндәй, тыштан Сөләйман председательнең шактый ук көр тавышы ишетелде.

– Мөнирә аппак, чык әле, чык җәһәтрәк!

Мөнирә җиңги, яшь киленнәрчә, җәлт кенә ишектән килеп чыкты да күргән тамашадан, исәнләшергә дә онытып, өнсез-телсез калды.

Ишегалды уртасында Сөләйман абзый, ферма мөдире Нурислам, мал караучы Бәдретдин абзый басып торалар. Иң шаккатырганы – мине кая китердегез дигәндәй, мөгрәп, олы гәүдәле, зур җиленле, кара чуар бер сыер озын керфекле күзләре белән тирә-якны айкый, Бәдретдин абзый, качып китмәсен диптер инде, ике мөгезенә кидертеп бәйләнгән бавыннан тотып алган.

Мөнирә аппак, исәнме-саумы, каршы ал, менә сиңа кунакка сыер китердек.
Кунак сыер? Миңа? Ничек инде?.. Аптырашка калган Мөнирә җиңги башындагы ак яулыгын рәтләштерде, сораулы күзләре белән әле сыерга, әле ир-узаманнарына карады.
Әйе, әйе, сиңа, фермадан алып килдек. Алдан әйтмәгәнгә ачуланма. Кылбырдыктан килгән чак. Менә иптәшләр белән уйлаштык та, синнән дә кулай кеше тапмадык, Мөнирә аппак. Синең намуслы, чиста хатын икәнеңне беләбез, аннары сепаратың бар бит.
Соң шуннан?.. Мөнирә җиңги эшнең аешына төшенергә тырышты.
– Уракка төшәбез бит, игеннәр бик матур өлгерде. Иртәгә район үзәгеннән өч комбайнчы безгә урып-җыю эшләрендә ярдәмгә килә. Шуларны сезгә фатирга төшерергә булдык.

Җитәкченең сүзен ферма мөдире Нурислам дәвам итте.

– Син инде, Мөнирә сылу, аш-суга да бик остасың, кайсы яктан карасаң да, сыерны сиңа китерү дөрес булыр. Фермадагы иң сөтлесен алып килдек, җегетләрне ашатырсың, сөтен-маен дигәндәй. Үзең карарсың инде. Көзге эшләр тәмамланганчы малкай сездә торыр, авыл көтүенә йөртерсез.

– Ай-һай, бигрәк җаваплы эш икән ләбаса. Булдыра алырмын микән? – дип борчылуын белдерде Мөнирәттәй, куллары белән алъяпкычын сыпыргалап.

Син булдырмаган эш бармы? Улың да сыерны карашыр.
Бу вакытта йокыдан уянып күтәрмәгә чыгып баскан Искәндәр дә, бу нинди гыйллә дип, күзләрен уа-уа, бер абыйларга, бер ишегалдын тутырып торган сыерга карап тора иде.

Сөбханалла, машалла, аларның сыеры бар, вакытлыча гына, кунак кына булса да. Искәндәр карашыр диләрме? Һи, карамый, тәрбияләми буламы соң, ул аңа матур сүзләр белән генә эндәшер, көтүдән кайтуына тугайдан сусыл үлән алып кайтып, утлыгын тутырып куяр. Аны әллә күпме сыер тотылган фермада кем иркәләп торган ди. Ишеткәне бар инде Искәндәрнең, савучы апалар аты-юлы белән сүгенеп җиффәрәләр, мескен сыер халкы ничек түзәдер, өстәвенә аяк аслары гел юеш, тирес була. Һи-и, ул аңа исем дә кушар. Алай кунакка гына килгәч, Кунакбикә дип.

Эш кешесенең юк сүз сатып торырга вакыты юк. Өчәүләп карышып маташкан сыерны абзарга кертеп, мөгезендәге бавыннан утлыкка якын җиргә бәйләп куйдылар да китеп тә бардылар абый кешеләр.

Мөнирә җиңги, менә сиңа уйламаганда-көтмәгәндә кунак сыер дип сөйләнә-сөйләнә, абзар капкасыннан, гаҗәпләнеп, бер мәл сыерга карап торды. Утлыкка чемченергә башын игән сыер да күтәрелеп аңа карады. Хуҗабикә уйларын тәртипкә китерергә тырышып, вак адымнар белән өенә таба атлады. Искәндәр дә иртәнге чәйне чәйләп алу белән сыер янына чыгармын дип уйлап, әнисеннән калышмады.

 


(Дәвамы бар)

 


Фото: disota.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: