-4 °С
Облачно
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 сентябрь , 09:21

Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (8)

Хатын, һава җитмәүдәнме, куркуданмы һушына килеп: “Улым, Рөстәмем!..” – дип, җан көченә кычкырып җибәрде, тик аның җан авазын, кызганычка каршы, табут өстенә дөп-дөп төшүче балчык тавышлары күмеп китте...

Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (8)

(Ахыры.)

– Кеше үтерүгә үк барып җитмәгән, әмма бер бик зур
депутатның сакчысын кыйнап, өен талаганнар,
җитмәсә, шуңа өстәп, кесәсеннән наркотик та тапкан-
нар.
Милиционер, кайгысы башыннан ашкан ананы
күздән кичергәч:
– Әмма мин сезгә ярдәм итә алам, – дип, сүзен
дәвам итте.
– Ничек?! – Зөләйханың өметле күзләре хокук сак-
чысына төбәлде.
– Аны коткарырга акча кирәк. Бик күп акча!
– Күпме?
– Биш йөз мең тирәсе.
– Биш йөз мең тирәсе?
– Әйе.
– Андый акчаларны мин каян табыйм?
– Тулай торак бүлмәгез үзегезнекеме?
– Әйе. Мин аны вакытында хосусыйлаштырып куй-
ган идем.
– Малаегызның иректә калуын теләсәгез, сатыгыз!
Хатын, аптырап, милиционерга карап куйды. Нәрсә,
алар тагын урамда торып каламы? Алай дисәң, балаң
“таш капчыкта” ятканда бу дөньяда ничек яшәмәк
кирәк?
Милиционер, хатынның икеләнүен күреп, кыставын
дәвам итте:
– Сатыгыз. Җитмәсә, үзегезгә дә шәһәр читендәге
берәр авылдан өй алырлык акчасы кала.
Берәр өйлек, диме? Моны ишеткәч, хатынның
күңеле ашкынып китте. Ул бит күптән үзенең
эшкинмәгән улын ияртеп, үз якларына кайтып, берәр
авылдан бәләкәй генә булса да йорт алып, яңабаштан
яшәргә хыяллана ич. Монда, шәһәрдә, ул мәңге ман-
тый алмаячак. Ә авылга кайтып, Рөстәмен юньсез
дуслары тырнагыннан коткарачак, үзе дә яңа тормыш
башлаячак. Һәм, әлбәттә, шул сәбәпле, Зөләйха
бөтен битен сыткы баскан шушы милиционерның
тәкъдименә ризалашты. Үзенең намуссыз хокук
сакчысының кармагына кабуын башына да китерә
алмады. Чөнки совет тәрбиясе алган кеше буларак,
погонлы кешеләрнең үзенә карата начарлык эшләрен
башына китерә алмады. Әйе, шушы чандыр гына, кал-
тыранып сөйләшүче милиционерның хокук бозып
бәлагә тарыган кешеләрнең әти-әниләрен табып,
алардан акча буып йөрүче хәшәрәт икәнен бер
Зөләйха гына түгел, ә башка аналар да аңламый иде.
Әйе, гашыйкларның гына түгел, ә үз балаларын
өзелеп-өзелеп яраткан әниләрнең дә күңел күзе
сукыр була икән шул. Әмма шул ук вакытта явызга
рәхмәт тә әйтергә кирәктер, чөнки ул тулай торак
бүлмәсен сатканнан кергән акчаларның барысын да
үз кесәсенә салып куймады, ә бер өлешен Зөләйхага
да кайтарып бирде.
Исерек баштан ниләр кылганын да, ни өчен
милициягә эләккәнен дә хәтерләмәгән Рөстәм-Рома
әнисеннән аны-моны төпченеп тормады, иреккә аяк
басу белән иптәшләре янына чапты да, бары төн
урталарында гына тулай торак коридоры идәненә
кайтып егылды. Хатынга бүгеннән үзенең юньсез
улын ияртеп туган якларына кайтып китсә була иде
дә, тик ул да, кошлар кебек, җылы язларны көтәргә
булды. Җитмәсә, бүгеннән кайтып туктарга якын
кешеләре юк, аласы өйләренең дә суык булуы бик
ихтимал. (Ә йорт нинди генә иске булса да аны җәй
көне сипләп була ич.)
Хатын шәһәрдән егерме чакрым ераклыктагы,
әмма
ике арада иртәле-кичле автобус йөреп торган, халык-
та “Әрсезләр бистәсе” дип аталып йөртелгән бер
авылда очсыз гына хакка язга тиклем яшәп торырга
бер өй тапты, анда кичен кунарга гына кайтып, элекке
эшендә идән юып йөрде.
Бүген нигәдер җаны тыныч булмады. Җитмәсә,
әледән-әле ачу китереп сул кашы тартты. Берәр бәла
булмаса ярар иде. Ә афәт аны саклап кына тора
сымак. Эшеннән куарлармы, берәрсенең әйбере юга-
лып аңа тагарлармы, яки аягы таеп ботын сындырыр-
мы? Менә эш сәгате дә бетте, тик ни җаны
тынычланмады, ни кашы тартудан туктамады.
Автобуста Әрсезләр бистәсенә кайтканда да каршыга
очып килгән һәрбер “КамАЗ”ны күзәтте, тик алары
гына автобусны килеп сөзәргә ашыкмады.
Бүлмәсенә кайтып утны кабызгач, чак кычкырып
җибәрмәде. Чөнки улы как идәндә ята иде. Әллә тын
да алмый инде? Анасының уен аңлагандай, әни, мин
исән, дигәндәй, Рөстәме хырлап җибәрде. Моны
ишеткәч, Зөләйханың да эченә җылы йөгерде. Барып,
өстенә иске курткасын япты. Ана бит инде: баласының
как суык идәндә ятуына җаны әрнеп, яңадан янына
килде, уятырга теләп, кузгата башлады. Идәнгә тиен
акчалар коелды. Үзе дә сизмичә, кулы улының
кесәсенә үрелде. Байтак кына кәгазь акчалары да бар
иде аның. Тагын ниләр майтарды икән? Бу акчаларны
эшләп тапмаган бит инде. Һәм шулчак үзенең уеннан
башына чак кан саумады. Рөстәме аның өй алырга
дигән акчаларын тапкан булса?
Зөләйха, күпме генә эзләсә дә, иске чоланга яше-
реп куйган җиреннән акчаларын таба алмады. Бәлки
эчеп-туздырып бетмәгәндер әле, дигән уй белән
яңадан йөгереп бүлмәгә керде, калтыранып торган
куллары белән Рөстәменең кесәләрен тентергә
кереште. Тик, кызганычка каршы, калган акчалар
авылда өй алу түгел, хәтта туган якларына кайтырга
автобус билетына да җитәрлек түгел иде. Шуны уйлау
белән хатын, һушын югалтып, улы янәшәсенә ауды.
Зөләйха күпме яткандыр – хәтерләми. Менә берчак
һушына килгәндәй итте. Күзен ачарга теләде, тик
бәбәкләре генә тыңламады. Торып утырырга чамала-
ды, кая инде, гәүдәсен кузгату түгел, бармакларын да
хәрәкәтләндерә алмады. Тик шулай да тырышулары
бушка китмәде ахры: күзләрен яртылаш ачты. Хәзер
кычкырсаң да була, бәлки, берәрсе ишетеп керер. Тик
теле генә тыңламады, әйтерсең үзенеке түгел,
әйтерсең мал теле такканнар.
Тышта төнме, көнме – аңларлык түгел. Ул күпме
ятты микән? Шулчак нәрсәдер хәрәкәтләнгәндәй итте.
Бәй, аның улы идәннән торып ята ич. Тик Рөстәме
генә әнисен абайламады. Барып, рәхәтләнеп су эчте
һәм: “Мама, мама!” – дип, коты очып кычкырып
җибәрде. Улын кесәсендәге акчалары бетүе куркыт-
канмы, әллә әнисенең идәндә ятуымы? Ә, әйе, әнисе
өчен борчыла икән бала. “Мам!” – дип, анасы каршына
тезләнде, калтырап торган куллары белән караватка
илтеп салып, каядыр чыгып чапты.
Менә бераздан күрше Фрося килеп керде, ә аның
артыннан – баба Тоня. Алар Зөләйхага карап,
нәрсәдер мыгыр-мыгыр пышын-пышын сөйләште дә
тышка чыгып югалды. Ә бераздан өй эченә әллә
күпме кеше кереп тулды. Кайсыдыр: “Фельдшер
Егорка да килеп җитте”, – дип, кемгәдер әйтте. Пычрак,
әмма кайчандыр ак булган халат кигән, бөтен битен
сакал-мыек баскан берәү каударланып өйгә керде дә
Зөләйха өстенә иелде, аннан әллә үзе өчен, әллә
кешеләр өчен: “Аңлашыла...” – дип әйтеп куйды.
Шулчак берәү Егоркага ярты стакан көмешкә китереп
тоттырды. Авыл фельдшеры аны калтырап торган
куллары белән авызына бушаткач, тәрәзә төбендә
торган ярты чирек көмешкәгә күз ташлый-ташлый,
үлем турында акт яза башлады.
Авыл биләмәсенә беркетелгән милиционер да үзен
озак көттермәде. Фельдшердан чакыру сәбәбен сора-
гач, мәеткә күз дә атып тормыйча, үзенең кәгазьләрен
тутырырга кереште.
Биредә мәет чыккан өй бәйрәм кебек икән. Менә
бераздан ярты авыл халкы кереп тулды. Кайсысы
самогон күтәргән, кайсысы – чиреге белән тозлы
кыяр, арада буш кул белән килүчеләр дә бар, тик
андыйлары сирәк.
Күрше бүлмәдә табын корып җибәрделәр. Аларның
шау-шуы Зөләйхага да ишетелә. Мондый хәлне
беренче тапкыр күрүе хатынның. Аларның авылында
бөтенләй башкача бит. Кычкырып көлү, өй яңгыратып
сөйләшү, кәеф-сафа корып сыйланып утыру түгел,
пышын-пышын гына, я ым белән генә аралашалар,
мәет чыккан өйдә авызга тамчы да азык капмыйлар
иде бит. Ә үзеңә тере мәет булып, боларны күзәтеп
яту бигрәк тә авыр иде шул.
Исерүләре җитте, ахры, кайсыдыр сикереп торып,
такмак әйтеп биергә тотынды. Ярый әле, шулчак
кемнеңдер аны туктатырга башы җитте.
Кайсыдыр:
– Тетя Зоя шәп кеше иде, – дип әйтеп куйды.
Кемдер:
– Мәрхүмә кайсы якныкы иде ул? – дип сорап куйды.
Шулчак улы:
– Минем әни Зоя түгел, ә Зөләйха, – дип кычкырып
җибәрде.
Моны ишеткәч, авыл халкы тел шартлатып куйды.
– Зулейха? – дип сорады алар бертавыштан.
– Әйе, әйе, Зөләйха!
– Андый исем бездә буламыни? – дип сорады кем-
дер тетя Фрося тавышы белән.
– Була! Чөнки минем әни – чистокровная татарка.
– Чистокровная татарка? – дип исе китте исерек
табынның.
– Әйе, татарка, мин үзем дә – татар!
Моны ишеткәч, кайсысыдыр, читәнгә кысылган кәҗә
тавышы чыгарып, көлеп куйды. Аңа бүтәннәр дә
кушылды. Тик бу Рома-Рөстәмгә генә ошамады. Ул:
– Ышанмасагыз, менә минем тәре! – дип кычкырып
җибәрде. Кешеләр өнсез калды.
– Алайса безнең зиратта аны күмәргә ярамый, –
диде кемдер зәгыйфь саңгырау тавыш белән.
– Мин әниемне монда җирләмим дә. Машина табып,
үзебезнең Башкортстанга, туган авылга алып кайтып
китәм! – дип әтәчләнде Роман-Рустик.
Моны ишеткәч, Зөләйха улы өчен горурланып куйды.
Менә аның Рөстәме нинди шәп. Җитмәсә, туган якка
кайта-кайта һушына да килеп бетәр я берәр авылда-
шы аның мәрткә генә киткәнен сизәр әле.
Кемдер табын артында туган киеренкелекне
бетерергә теләп:
– Җәмәгать, тавышланмыйча гына, әйбәт кенә сый-
ланышып утырыйк әле, – диде.
Аны бүтәннәр дә хуплады.
Берәү сүз башлады:
– Мин күптән түгел берәүне күмдем әле, – диде ул
карлыккан тавыш белән. – Үзегез беләсез бит,
Пономаревкада картлар йорты бар. Шунда берәү
үлгән. Тик безнең халык түгел – әллә үзбәк, әллә
татармы шунда. Авыл рухание үз зиратларында
күмәргә рөхсәт итмәгән. Ә җирләргә кирәк. Авыл
хакимияте башлыгы минем кебек эчәргә яраткан
өчәүне җыеп алды да: “Тәк-тәк, егетләр, менә сезгә
комсомол боерыгы, – диде. – Моны җирләргә кирәк,
тик үзебездә түгел, ә күрше Аккүбәк авылында. Анда
марилар яши һәм ярамаган аларга тагы. Тик күрә
күрмәсеннәр, зинһар, юкса милләтара низаг чыга”.
Башлык егет икән: үзенең машинасын бирде һәм ике
литр самогон. Бераз эңгер-меңгер төшкәнен көттек тә
мәетне күтәреп кереп киттек зиратларына боларның.
Ә җир каты – чокырлык та түгел. Тирләп пештек.
Харитон кесәсеннән тәмәке чыгарды да көйрәтеп
җибәрде. Аннан: “Тартканың бармыни синең, мә,
абзаң юмарт чакта сыйланып кал”, – дип, мәет авызы-
на да кабызып кыстырды бу. Ә без инде ни булыр дип,
күзәткән булабыз. Шул арада Харитон үзенекен
төтәтеп бетте дә: “Син, үзбәк тәре, юньләп тарта да
белмисең, сиңа тәмәке әрәм иткәнче”, – дип мәет авы-
зыннан тартып алды да үзе көйрәтте дә куйды бу. Без
моны күреп, иссез калдык. Жир каты булгач, ныклап
чокып та тормадык инде. Ярты метр тирәсе казыдык
та тыктык та куйдык шуны. Яздан яңадан килеп чыкса,
безгә эчәргә тагын сәбәп була.
– Безнең Иннокентий да кызык хәлгә тарыды әле, –
дип кеткелдәп көлеп җибәрде шулчак бер хатын-кыз.
– Сөйлә-сөйлә, – дип кыстады теге ирне бар табын.
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның? – дип тарткалаш-
ты Иннокентий дигәннәре.
– Алайса үзем сөйлим, – диде теге хатын. – Арсентий
үлгәч, кереп киткән тегеләргә бу хөрәсән. Мәет янын-
да озак кына утырган да, үзенең салкын өенә кайт-
мыйча, төнне монда үткәрергә уйлаган сәрхүш.
Исерек баштан, бергә-бергә җылы булыр дипме, мәет
янына менгән дә яткан бу. Арсентийның үлемен ише-
теп, боларга тетя Фрося килеп кергән. Ишек тавышын
ишетеп, Иннокентий торып утырмасынмы?! Фросяның
күзенә бу Арсентий булып күренә һәм тәгәрәп тә китә.
Врач чакыртып, чак һушына китерәләр әбине. Ә
Иннокентий һаман аның күзенә күренергә куркып
йөри.
Шулчак Зөләйха, их, миңа да торып утырырга иде,
куркудан боларның берсенең дә эзләре калмас иде,
бәлки, Рөстәм балам эчүен дә ташлар иде, дип уйлап
куйды.
Исерек табын төн урталарына әкренләп тынды.
Әллә исерешеп йоклашып беттеләр, әллә кайтышып
киттеләр – моны Зөләйха, үз күзләре белән күрмәгәч,
төгәл генә әйтә алмады. Ә Рөстәме кайда микән?
Тегеләргә ияреп чыгып киткәнме? Ниләр эшләп йөри
микән бу бала? Бигрәк кызулар бит, тотып кыйный
күрмәсеннәр тагын.
Алай дисәң, ишектән чыгып киткәне ишетелмәде
бугай. Бәлки, гадәттәгечә, исерек баштан өстәл
артында йоклап кына киткәндер? Башын кая куйды
микән? Улына уңайсыз түгелме? Тын ала аламы?
Буылып интекмиме? Эх, янына барып күз саласы иде
үзенә. Шушылай тере мәет булып ятмаса, йөгереп,
улы янәшәсенә барыр, култыклап я өстерәп карава-
тына илтеп салыр, төймәләрен ычкындырыр, өсләренә
ябар иде бит. Эй, бала, бала... Кайчан сиңа акыл
керер? Һәм ул берәр кайчан сиңа керерме?
Зөләйха уйланып ята торгач, йоклап киткәндер,
күрәсең. Менә тавышка, кысып булса да, күзләрен
ачты. Бәй, Ләйләсе икән. Әнисе турында ишетеп,
күрше районнан килеп тә җиткән бала. Ишектән килеп
керү белән: “Мама, мама!..” – дип кычкырып җибәрде,
йөгереп килеп, әнисе янына тезләнде, күзеннән чык-
кан яшьләре белән анасының йөзен чылата-чылата
чут-чут үбәргә кереште. Анасының тузган чәчләрен
рәтләп куйды. Кулларын сыйпады. Аннан иренә карап:
– Нигә карачкы кебек басып торасың? – дип кычкы-
рып җибәрде.
– Ә нишлим соң? – диде тегесе, тотлыга-тотлыга.
– Нишлим, дип сораган була берәү! – дип зәһәрен
чәчте Ләйлә. – Син нәрсә, аңгыра сарыкмы? Әни
белән хушлаш.
Юра, әбисе каршына тезләнеп:
– Әни, нигә син безне бик иртә ташлап киттең? –
дип, әллә чынлап, әллә болай гына шыңшып җибәрде.
Шулчак кызы:
– Үп! – дип кычкырып җибәрде.
– Кемне? – дип сорады Юра, бик нык аптырап.
– Кемне-кемне – әнине!
Кияү чут-чут әбисенең маңгаеннан үбәргә кереште.
Ә шушы күренешнең телсез шаһиты булган Зөләйхага
кияве бик нык кызганыч булды. Хәленнән килсә, ул
Юраны үз баласыдай яратып күкрәгенә кысар, юатып
җылы сүзләр әйтер иде. Ә нигә Ләйләсе шулкадәр
шаша микән? Каян килгән аңа бу тиклем усаллык?
Аннары Зөләйха күңеленнән кызы белән киявенә
мөрәҗәгать итте: “И балалар, балалар, минем тере
икәнемне сизмисезме? Тән җылымны тоймыйсызмы-
ни сез?” Күрәсең, юктыр. Аннан аларның мәет
күргәннәре, тотып караганнары, үпкәннәре бар диме-
ни?
Балалар берәр сәгатьләп аналары янәшәсендә
утырды да, Ләйләсе тиргәшә-тиргәшә исерек табын-
нан калган өстәлне җыештырырга кереште, ә кияве:
“Мин әбигә иң матур рәшәткә белән иң
кыйммәтле таш алам”, – дип, шәһәргә
чыгып китте.
Авыл зиратында кабер казылып беткәч,
улы, кызы һәм кияве әниләрен кадерләп
кенә табутка салдылар да, кешеләр
ярдәмендә тышка алып чыгып киттеләр.
Капка төбенә чыккач, сак кына машина
әрҗәсенә куйдылар. Ике ягына улы
белән кызы кунаклады, кияве аяк очына
чүкте. Кая алып барырлар микән, дип
баш ватты Зөләйха. Башкортстанга, үз
авылларына булса, балалары нигә бик
юка киенгән соң?
Менә Зөләйханың бар өметләрен
челпәрәмә китереп, машина Әрсезләр
бистәсенең зиратына килеп туктады.
Көчле куллар табутны күтәреп алды да
яңа гына чокылган кабергә таба алып
китте. Тик шулай да барыш-барышлый
күзенә – зәп-зәңгәр күк, колагына бала-
лары елаганы ишетелгәләп калды.
Кияве белән улы сак кына Зөләйханы
кабере эченә төшерделәр, табутның
өстен ябып куйдылар. Хатын, тын
җитмәүдәнме, куркуданмы һушына
килеп: “Улым, Рөстәмем!..” – дип, җан
көченә кычкырып җибәрде, тик аның җан
авазын, кызганычка каршы, табут өстенә
дөп-дөп төшүче балчык тавышлары
күмеп китте.
Бераздан авыл халкы, эшләрен бете-
реп, Зөләйхаларга искә алу табыны
үткәрергә кайтып китте. Зиратта өстенә
тәре куелган яңа кабер ятимсерәп торып
калды...

Фото: Pixabay.

Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова