Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 сентябрь 2021, 08:57

Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (4)

Ә бу вакытта үзен иреккә чыккан кош кебек хис итеп, Зөһрә яшь гомерен заяга үткәрмәскә булды. Совхозда бер итәкне дә калдырмаган, дәрте ташып торган Салихны йортка кертте...

Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (4)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (4)

(Ахыры.)

Бу вакытта Таһирга тагын җиде ел калган иде. Уналты яше тулып яткан Зәринә әнисенең бу кылыгына үч итеп, кунарга да кайтмый башлады. Әле алай гына да түгел, үзе белән унбиш яше дә тулмаган Зарифны да ияртеп, эчеп тә кайткалый башладылар.

– Бала тапсам гына моны үземә бәйләп куя алам, – дип, Зөһрә Салихтан  авырга калды. Тик Салих нинди булган – шундый булып калды. Ул Зөһрәне дә, күршедәге  хат ташучы ирсез Гөлчирәне дә, арткы урамдагы клуб мөдире Кадрияне дә яратты. Алай гына да түгел, әле яңа гына совхозга шәфкать туташы булып килгән Сәриянең дә юлына чыга, диләр. Көнчелектән Зөһрәнең йөрәге ярсыды. Көннәрдән бер көнне ул кунарга кайтмаган Салихны таң беленгәндә эзләп чыгып китте. Машинасына барып юлыккач, тегесе көзгедән хатынны шәйләп калып, кырындагы сөяркәсен күрсәтмәс өчен, алга кузгалам дип,  ялгыш арткы тизлеккә салып, Зөһрә өстенә менде.

Зөһрәне ашыгыч рәвештә больницага алып киттеләр.  Тик хәле авыр иде һәм ул операция  өстәлендә җан бирде.  Карындагы  өч айлык сабыена да якты дөнья күрү бәхете тимәде.

Салихны судта яңа сөяркәсе Сәрия яклап:

– Зөһрә үзе машина астына ташланды, мин шаһит, – диде.

Өч ел шартлы хөкем карары белән чикләнде суд.

Әтиледән – әтисез, әниледән әнисез калган балаларны да язмыш аямады. Зәринә инде яшел елан белән дуслашып, тәртипсез тормыш алып барырга күнегеп беткән иде. Зариф та гел аның янында. Энекәшләре Зәфәрне балалар йортына  алып киттеләр. Тик унбиш чакрым ераклыкта гына булган балалар йортыннан унике яшьлек үсмер көннәрдән бер көнне качып кайтты. Өйдә апасы да, абыйсы да күренми. Ул карыны ачуга чара тапмыйча, электр плитасында бәрәңге пешереп ашау нияте белән  аны кабызган иде, түләмәгән өчен утларын өзгәннәр икән. Утны көйләгәнен әтисеннән күргәне бар иде Зөфәрнең, ул  тиз генә ялгап куймакчы булып, баскыч белән баганага менеп китте. Укып кайтып эшләгән кешеләрнең дә кайчак хаталарын аямаган бу электр, тәҗрибәсез малайның бер секундта гомерен өзде. Аның җансыз гәүдәсен балалар йортыннан эзләп килгән тәрбияче апасы белән шофёрлары тапты. Ә тагын ярты елдан, Зариф ике иптәше белән бер яшүсмер малайны акчасын алыр өчен кыйнап үтереп, төрмәгә утырды. Ул кеше барлыгын-юклыгын  әйтеп торырга гына үзенең тыкрык башына куелганлыгын  әйтмәде, бөтен гаепне үз өстенә алып, иптәшләрен йолып калды. Аны җиде елга хөкем иттеләр.

Срогын тутырып кайткан Таһирдан соң да  Зарифның тагын ярты ел утырасы бар иде әле. Авылга кайтып китү теләге белән ныклы карарга килгән Таһирның тагын аягы да кулы да бәйләнде. Ул эш эзләп ары сугылды, бире сугылды, тик төрмәдән кайтканын белгәч, аны эшкә алудан баш  тарта тордылар. Зәринәне терелтү өчен бик зур сумма кирәклеге дә аңа тынгылык бирмәде. Ул кешегә утын ярып, печән өеп тамак туйдырды. Ә Зәринә кайткан көнне кайтты,  кайтмаган көнне юк. Исерек кыз әтисенең әйткәнен тыңламады. Таһир аны үгетли, тирги башласа, Зәринә:

– Әнием дөрес әйткән, син -- кеше үтерүче! Мине дә үтермәкче буласың! – дип үкереп еларга тотына. Айныгач:

– Әтием, терелт мине, җиләдем болай яшәп! – дип, тагын әрнеп-әрнеп елап, Таһирның йөрәген телгәли. Әтисе аңа:

– Тагын ике көн утын ярам да акча алам. Табибка барырбыз. Терелерсең, иншалла! Зариф кайткач, дәүәниегез янына кайтып китәбез. Анда бик бәхетле яшәрбез, син миңа ышан, кызым!

Тик өйгә алып кайткан акчалар белән табибка барып җитә алмадылар, Зәринә аларны урлап, кунарга да кайтмады. Шундый ачы суыкта кайдан эзләргә дә белмәде аны Таһир. Өзгәләнүләре хак булган: кызының үле гәүдәсен  таң аткач, амбар яныннан табып алды әтисе...

– Бавыры таркалган, – диделәр, яргач. Аны әнисе һәм Зөфәр янына куйдылар. Кеше зираттан таралгач та, бик озак кайтып китмичә басып торды Таһир.

Табигатьтә яз сулышы башланган мәлне Зариф кайтып керде. Аны да әтисе язмышы көтә иде, эшкә урнашып булмый, гомерлеккә исем тагылган, ул төрмәдән кайткан.

Таһир үзенең чегән карчыгы сөйләгән язмышының энәсеннән җебенә кадәр туры килгән фаҗигале битен ябу теләге белән ныклы карарга килеп, идарәгә өйнең документларын тапшырды да, Зарифны да үзе белән алып, туган авылына кайтырга чыкты.

Кайтасы юл берничә тәүлек, ул кино караган кебек  үзенең тормыш юлын барлады.

Чегән карчыгының әйткәннәрен тотып, зәңгәр күзле Илүзәсен алса, бу кадәр интегүләр булмас иде. Алар бик бәхетле яшәрләр иде. Ул Таһирын алып, бергә тәгәрәп үскән болыннарга алып чыгып китәр иде, ярларында аунап үскән буа буйларында йөртер иде, бала чактагы кебек шаярыша-шаярыша Чия тау  итәгеннән җиләк җыярга да  алып китәр иде. Эх, бар да “иде“ генә шул... Кара күзләргә гашыйк булып, менә нинди көннәргә төште бит ул... Бәхетен, Илүзәсен күрмәмешкә генә салышып узып китте шул... Их, тормыш арбасын кирегә – гомер башына илтеп куярга!

Авылга кайткач, тауларны, елга буйларын йөреп чыгар әле!.. Карчыга чокырындагы алар казып уйнаган окоп та исәндер...

Район үзәгеннән авылларына  кайтырга машина көткәндә дә аны авыр уйлары һаман ташламады.  Әнкәсе ничек икән? Аның алларында акланырлык нинди сүзләр табасы?.. Берүк исән генә булсын, әнкәй йөрәге аңлар аны. Моннан нәкъ егерме дүрт  ел элек әнкәсе янына таулар күчерерлек өметләр белән кайтып барганы исенә төште. Шуларның берсен генә дә тормышка ашыра алмаганына бүген гафу үтенер, картлыгыңа терәк булырга кайттым, дияр. Тик әнкәсе генә исән-имин булсын. Өйне дә яңартыр,  мунча салыр, утын-печән әзерләр, каралты-кураларны ялт итеп куяр. Үземә булышчым – Зарифым да бар, дип уйлады ул. Татлы хыялларга чумып, эченнән генә эшлисе эшләрен кат-кат барлады Таһир. Кырык биш яше сабантуй чорында була. Әнкәсе гел көлеп: “Син, якты дөньяга туам, дип, мине сабантуйга җибәрмәгән идең”, –ди иде.

Авыл урамыннан атлаганда ару гына таушалган бу ирне беркем дә танымады. Улын да авылга алып кайтканы булмагач,  аны да кеше танымый. Хәер, чордашлары күренми, сөенче алырлык малай-шалайлар да юк, ахры, авылда.

Менә таныш капка, таныш өй, ихата, кура. Бар да  Таһирның үзе кебек ару гына таушалган. 

Таһирның йөрәгенең тибешен Зариф та ишетә бугай, ул ике-өч тапкыр әтисенең йөзенә сәер генә күтәрелеп карап алды.

Аяк тавышлары ишетеп алгы якта дисбе тартып утырган Мәрхәбә апа:

– Өлфәт улым, әниеңне эзләп кердеңме? Ул аяк очындагы чирәмгә бөтнек җыям дип төшеп китте, – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып барган җиреннән Таһирына килеп юлыккач, өнсез калды. Аның, улы армиядән кайткан чактагы кебек, аяк буыннары йомшарды, күзләреннән атылып чыккан тозлы кайнар яшьләре битен, иреннәрен пешерде.

– Балакаем, сине дә күрер көннәрем бар икән! Зарифым да шулай үстемени? Зәринәм белән Зөфәремне ишетеп, елый-елый күзләрем бетте. Әллә нәрсәләр такмаклый-такмаклый әнисе бер чоланга, бер өйгә керә-чыга табын әзерләргә кереште. Ул бары тик Зөһрәнең исемен генә телгә алмады. Хатларында аңа Таһир барысын да язып торды, кешедән ишеткәнче, әнкәсенә дөресен сөйләүне хуп күрде.

Үткән ел җитмеш яшен тутырган, үз гомерендә бик күп кайгылар күргән Мәрхәбә апаның болай да  бәләкәй гәүдәсе тагын да кечерәеп калган.

И елаштылар, и аңлаштылар алар бу кичне... Бөтнекләрен күтәреп килеп кергән Илүзәнең дә, аны озаткандагыча, яшь бөртекләре  зәңгәр күзләрен томалады. 

Ул юкта,  Мәрхәбә апаны әнисе кебек күреп, игелек күрсәтеп торганы өчен рәхмәтләрен җиткерде Таһир аңа.

Ул чыгып киткәч әнисе әйтеп куйды:

– Шулкадәр кешелекле Илүзәнең бәхете генә булмаганына йөрәгем әрни, кул баласы белән иреннән аерылып кайтып, улын ялгызы үстерде. Шакир абыең да былтыр вафат булды. Ә хатыны үзенең малаена игез балаларын карашырга китте. Ә Илүзәмнең Өлфәткәе бигрәкләр дә игелекле булып үсте. Инде үзенең пилорамасы бар авылда, бик булдыклы бала.

Кемне сөйләсәң, шул алдыңа килеп басар, ди. Ишек төбендә кыр чәчәге кебек зәңгәр күзле мәһабәт гәүдәле егет:

– Мәрхәбә әби, онны кая куярга? – дип килеп баскач, Таһир аның Өлфәт икәнен бик тиз аңлады. Кыр чәчәге кебек зәңгәр күзләре  әнисе Илүзәнеке иде. Ул ике куллап кунаклар белән килеп күреште дә ашыгып чыгып китте.

Ә иртән ул ихатада йөреп торган Таһир абыйсы янына кереп басты да:

– Зариф белән икегез дә пилорамага эшкә урнашырга килең, соңламаң, минем район үзәгенә барасым бар, аныңчы мин сезнең документларны тутырам, – диде.

Кичке аштан соң Мәрхәбә әби Таһирын бакчадагы алмагач төбендәге эскәмиягә чакырып алды:

– Балам, миңа тыныч күңел белән үләр өчен, Илүзә кызым белән икегезне кавыштырып никах укытырга кирәк.

– Әнкәй, үлем турында сөйләргә әле сиңа иртәрәк. Минем сиңа булган бурычым түләнмәгән. Ә Илүзәгә килгәндә, мин аңа тиң түгел. Заманында хисләреннән көлеп кенә караган кеше мин. Бу көнгә төшкәч, мин исеңә төштемме, дисә? Син минем төрмәдә утырганны да онытма, әнкәй. Кемнең шундый кеше белән язмышын бәйлисе килсен инде?..

– Төрмәдә ун кешенең тугызы бинахакка утыра, диләр, син дә үз гомереңдә чыпчыкны да рәнҗеткән кеше түгел. Без Илүзә кызым белән аның шулай икәнен беләбез. Ул гомер буе сине генә яратып яши, – дигәч, Таһир укучы малайлар кебек кып-кызыл булды.

Бераз исәнкерәп утырды да тәвәкәл адымнар белән күрше Шакир абыйларының йортына карап атлады. Тәкъдир каләмен кулына алып, яңа бәхетле битен язар өчен, адымнарын кызулатып, капкадан кереп барганда, Мәрхәбә апа үзе белән бергә картайган, ләкин бер елны да алма бирмичә калмаган карт алмагачына сөялеп:

– Я, Ходай! Бу көннәрне дә күрергә насыйп булды бит!.. Догаларымны, теләкләремне ишеттең, Аллаһым, рәхмәт! – дип, күз яшьләренә ирек бирде.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (4)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: