Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 сентябрь 2021, 10:13

Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (3)

...Ике көннән тагын шул мәшәкатьле дә, тавышлы да дөньяларына чумды Таһир белән Зөһрә. Кайчакта хатынының битәреннән гаҗиз булып, ир кабинасына чыгып та кунгалады.  Юк, җырларда җырланган, киноларда күрсәтелгән, китапларда тасвирланган Таһир-Зөһрә мәхәббәте булмады аларда. Сөюгә Таһир ышанмый да хәзер...

Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (3)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (3)

(Дәвамы.)

Таһир бу сөйләшүнең файдасыз икәнен аңлап, ихатага чыгып, тәмәкесен кабызды. Зөһрәнең сүзе аның үзенә дә  кагыла түгелме соң? Нигә генә очраштырды соң безне язмыш? Нигә матур мәхәббәтләр китап белән кинода гына соң ул? Чегән карчыгы кайлардан белгән соң кара күзле кызның аны бәхетсез итәсен?.. Эх, әнкәсе янына кайтып китәргә, барысын да яңадан башларга... Терсәк якын булса да, тешләп булмый шул. Инде биш елдан артты, кайтып урарга да форсат чыкмый. Зөһрә дә кайту турында авыз да ачмый.

Туасы җан булгач, өченче бала да туды. Аңа Зөфәр дип исем куштылар. Ул туган җәйне авылга да кайтып урадылар. Боегып, канатлары киселгәндәй йөргән Таһирының үзе генә чагын туры китерә алмады әнкәсе. Кырку да, һавалы да булган килененең усал карашы ана белән улны күз уңыннан ычкындырмады.

 Мал-туарны кешегә калдырып, озак йөреп булмый шул, ике кич кунып, ай күрде кояш алды кебек кенә борылып чыгып киткән балалары артыннан Мәрхәбә апа, оныкларын күрсәтә алганнарына рәхмәт укып, исәнлек-саулык теләп, дымлы күзләрен күрсәтмәскә тырышып, озатып калды. Берни сөйләшә алмаганына үкенеп, күргәндәй дә булмыйча калганына ачынып, капка төбендә сөялеп басып калган Мәрхәбә апа өенә кермичә, алар утырып киткән машинаның тузаны тынганчы басып торды.

Ә икенче көнне аларга малаен күтәреп, Илүзә килеп керде. Күпме генә бәхет теләсә дә Мәрхәбә апасы, ул хыял булып кына калган икән... Этле-мәчеле яшәүдән тәмам туеп, ул әтисе йортына кире кайткан. Таһирының да бәхет канатларлары сынганын, өметләре акланмаганын Мәрхәбә апасыннан ишеткәч, үзе өчен дә, беренче мәхәббәте өчен дә ачынып, Илүзә елап җибәрде.

Ике көннән тагын шул мәшәкатьле дә, тавышлы да дөньяларына чумды Таһир белән Зөһрә. Кайчакта хатынының битәреннән гаҗиз булып, ир кабинасына чыгып та кунгалады.  Юк, җырларда җырланган, киноларда күрсәтелгән, китапларда тасвирланган Таһир-Зөһрә мәхәббәте булмады аларда. Сөюгә Таһир ышанмый да хәзер. Авылын ташлаганына да бер түгел, мең үкенде ул. Үзен ялгыз үстергән әнкәсенә игелек тә күрсәтә алмаганына әрнеп яши бирде, тик тормышны үзгәртерлек көчләр генә таба алмады. Бу җәһәннәм читендә яшәү дә яшәү түгел, тик балаларны ташлап, аларны үзе кебек ятим итәсе килмәде.

Зөфәр үсә төшкәч, Зөһрә янә кибеткә эшкә урнашты. Ә Таһир буш вакыты килеп чыкса, кешегә эш эшләшеп тә бераз акча алып кайтырга тырышты, тик хатыны һаман саен хәерчелекләрен сөйләп, ярага тоз сибеп тик торды. Күршеләр шуны алган, теге танышлар моны алган, кемнәрдер чит илгә ял итәргә барган... Бар белгәне Зөһрәнең байлык тикшерү иде.

– Безнең байлык -- балалар, тазалык,  – дигән иренә ул:

– 70 яшьлек бабайлар сүзе сөйләмә, андый байлык бөтен кешедә дә бар, тик ни өчендер аларда башкасы да җитәрлек, – дип кычкырып кына куйды. Үскәндә үк юаш табигатле булган Таһир сүзсез генә урыныннан торып китә, чөнки аның хатыны белән сүз көрәштерү яңгыр явып киткән күлләвектән чуртан эзләү белән бер. Балалары бик ярата әтиләрен. Әнә, күршедәге Самат абыйлары көн дә исерек, ә аларның әтисе аракыны авызына да алмый. Әтиләре аларга агачтан ишек алдына атынгычларның да өч төрлесен ясап куйды. Аларга башка балалар да кереп атына.

Беркөнне хатыны эштән елап кайтып керде. Бик зур сумма өстенә чыкканын белгәч, Таһир малларын тиз-тиз генә эш  итеп, Зөһрәне хөкемнән йолып алып калды.

– Балаларны карап өйдә тор, ачка үлмәбез, мин эшләп торам бит әле, – диде ул.

Бу вакыйгадан соң бер атна тавыш-тынсыз гына яшәделәр. Хәер, унбер ел яшәү дәверендә андый атналар булды булуын, тик аның кайчан икәнен Таһир хәтерләми.

Менә бүген дә кайтып керүгә, Зөһрә кер машинасы ватылу сәбәпле, тавыш чыгарды. Ашыйсы килү теләге кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты. Ул ярты чүмеч суны күтәреп эчте дә кире басуына эшкә китте.

Юл буе ул чегән карчыгын уйлап барды. Каян белде икән ул бу кара күзләрнең аны бәхетсез итәсен? Шушы уй аңа тынгылык бирмәде...

Ул баруга  ашарга иртәрәк кайтып киткән ике машина килгән, хуҗалары  көлешә-көлешә кәрт сугып җирдә утыралар иде. Таһирны да үзләренең янына чакырдылар. Бераз черем итеп алу нияте белән, ул  юк әле дигән сыман, кул гына селтәде.

– Учётчик килгәч, уятырсыз, -- дип, башын тәрәзәдән тыгып эндәште дә, кабинада аунап караеп беткән мендәренә башын терәү белән, әллә нинди саташулы йокыга талды.

Менә аның каршысына зәңгәр яулыклы әнисе килә, ул кулларын болгый, нәрсәдер әйтәсе килә, тик аңлашылмый. Зөһрә дә чалынып кала, ул аңа, гадәттәгечә, ачуланган. Каяндыр Илүзә дә килеп чыкты. Ул елаган, шундый моңсу, шундый кайгылы. Теге чегән карчыгы да кабинада утыра, имеш. Аның әйткән сүзе аермачык ишетелә:

– Мә, тәкъдир каләмен ал, инде үзең яз!

Тирләп-пешеп уянып китте Таһир, үрелеп карады да, иптәшләре күренмәгәч, машинасын кабызып,  башкаларныкы белән тигезләп кую нияте белән артка чигенде. Кабинадан сикереп төшүенә аның алдына камаз астында калып, көчкә мүкәләп чыккан, шашкан кыяфәтле Мадис килеп басты:

– Зәбирне таптадың, нәрсә күреп артка чиктең? – дип аның ямьсез итеп акырганыннан ул берни аңламады. Ул бит бары ике метр артка гына чигенде. Зәбир белән Мадис кәрт уйнап калганнар иде бит..

Мадисның җиһан яңгыратып акырган, тиргәшкән сүзләреннән Таһир шуны аңлады, ул яткач, иптәшләре дә, әзрәк черем итеп алырга ниятләп, кояштан качып, "Камаз" тәгәрмәче янына бишмәтләрен җәеп йоклаганнар икән. Ике тәгәрмәч арасында калган Мадис исән, ә Зәбирнең гәүдәсен чак җыеп алдылар.

Таһирны басуда ук кулга алдылар.

– Ул аны үтерергә әзерләнеп килгән, тик торган машинаны артка чигерүен нәрсә белән аңлатасыз? – дип, Зәбирнең  хатыны ачынып елаганда да ул үзен яклап берни әйтә алмады. Судья да аның ни өчен артка чиккәненә анык җавап ала алмады. Аны алдан уйлап үтергән дип хөкем иттеләр  һәм  тугыз елга төрмәгә утырттылар.

 Зөһрә судка да килмәде. Таһир барысын да аңлатып хатынына хат язды. 

– Бәхетсез булуымның сәбәбе син икәнен бер ел эчендә аңлаган идем, мин хәзер кеше үтерүче бичәсе, балаларың – җинаятьче баласы. Аларны тапканыма да үкенәм,  – дигән хатыннан гайре башкача хәбәре булмады Зөһрәнең.

Таһир үзенең аянычлы язмышына бары үзен гаепләп, көннәр, айлар санап яши бирде. Ятим үсәсе балаларын өзелеп сагынды. Әнисенә бер генә яхшылык та эшләргә өлгермәгәнен, аны кайгыларга салганын уйлап, йөрәге сыкрады.

Ә бу вакытта үзен иреккә чыккан кош кебек хис итеп, Зөһрә яшь гомерен заяга үткәрмәскә булды...

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (3)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Тәкъдир каләме. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: