(Дәвамы.)
Таңга кадәр керфек тә какмый сөйләштеләр ана белән ул.
Икенче көнне ихатага чыккач, Таһир бар каралтыны күздән кичерде. Ирләр кулы кирәклеге күзгә бәрелеп торган киртә-кура, абзар, мунчаларга күпме карап торсаң да, акчасыз берни эшләп булмасы көн кебек ачык иде. Шуңа ул озын-озак ял итмәскә дигән карага килде. Бу хакта әнисе белән киңәшләшергә булып, аның сепарат аертып бетергәнен көтәргә янына килеп утырды. Әнкәсенә үзенең район үзәгенә барып, юл төзү оешмасына шофёр булып урнашырга уйлавын, аннан ипләп кенә каралтыларны яңартырга җыенуын сөйләп күрсәткән иде Мәрхәбә апа каршы төште:
– Өч ел буе өйдә булмадың, кайтып өч көн дә тормыйча, нинди чыгып китү, ди, ул? Әзрәк ял ит, күргәндәй дә булмадым бит әле... Аннан, кеше дә ни әйтер... Ач утырмыйбыз, Ходайга шөкер, бар да бар: бакча тулы бәрәңге, сөтле сыер, тавыклар да быел артты, синең бәхеттән, бер оя чебешне урлап та чыгарган чобаркаем.
– Юк инде, әнкәй, дөньяны яңартырга кирәк! Утының да әзәйгән, печән-салам да китерергә техника кирәк. Гел кешегә ялынып яшәмәбез бит инде.
– Алай булгач, әнә, никах укытып, Илүзәне дә алып кит, күңелем тыныч булыр, ичмаса, – дип, Мәрхәбә апа күз яшьләрен сөртте.
– Өйләнү кайгысы юк әле миңарда. Алмаш ыштан алырлык та акча эшләмәгән көемә, солдат чалбары киеп, кияү егете булып утыра алмыйм, өлгерермен, анысы гына качмас, – дигәч, әнкәсе килешмичә булдыра алмады.
Юл ремонтлау идарәсенә барып керү белән, аны гына көткән кебек, йөк ташу машинасына утыртып та куйдылар. Өстәвенә, районның иң төпкел авылы Зиреклегә өч айга командировкага җибәрделәр. Ярый әле авылдашы Рәфит абыйсын очрап, әнкәсенә кереп әйтергә кушты.
Ул инде төш авышканда машинасына утырып, тузанлы юлдан Зиреклегә китеп бара иде. Юл төзүчеләр анда инде җәй буе төзелеш эшләре алып бара, диделәр. Тик юлда бер техника, бер адәм заты күренми, өстәвенә район үзәгеннән чыгу белән ява башлаган яңгыр туктарга да уйламады. Бераз баргач, юл басуга табан борылды һәм кулларына туфлиларын салып тоткан, сумкасын иңбашына аскан кызның җәяү атлаганын күреп, янына ук барып туктады. Шактый чыланырга өлгергән кыз ашыга-ашыга менеп утырды. Егеткә ул шундый итеп елмайды, Таһир телен чак әйләндереп:
– Зиреклегәме? –дип сораган иде, бу баш әйләндергеч кыз шаркылдап көлеп җибәрде.
– Юк, туп-туры Парижга, – диде ул, көлүеннән чак туктап. Аннан өстәп куйды:– Бу тарафта, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, башка авылның әсәре дә юк. Әзрәк баргач, бик биек тау булачак, болай яңгыр яугач, менеп булмавы көн кебек ачык!
Ап-ак йөзле, чем-кара куе чәчле, кыйгач кашлы һәм кара карлыганнан да карарак күзле бу чибәркәйнең карашы егетне әсир итте. Ул ни өчендер машинасын сүндерде, аннан тагын кабызды, тагын сүндерде. Кыз аптырап, аның кыланмышын шым гына күзәтеп торды да тагын үзенең матур тавышы белән көлеп җибәрде:
– Әллә әтиеңнең машинасын урлап, кыз ярәшергә китеп барасыңмы? Йөртә белмәсәң, мин җәяү генә китәм, аякларым минем бу юлны ятлап беткән, хәзер кайтарып җиткерәләр! – диде ул. Аның бу сүзләре Таһирны айнытып җибәрде.
– Юк, мин гомер буе машина йөгәнлим, – дип, үзе дә ышанмаслык сүзләр ычкындырды да кузгалып та китте. – Кыз ярәшергә барам, эзләп йөрисем дә булмады, үзе яныма менеп утырды, – дип өстәде.– Таһир минем исемем, – дип әйтүе булды, кызның күз карашыннан меңләгән йолдызлар кабинага сибелде:
– Мин, ни, син эзләп килгән Зөһрә булам инде, – диде кыз, матур итеп елмаеп.
Мәҗнүн Ләйләсен кайда ничек очраткандыр, Таһир Зөһрәсен менә Зирекле юлында тапты. Машиналар аркылыга килеп батып ята торган тауны да яңа гына кабынган мәхәббәт канатында менде егет.
Ай буена йөкне дә җырлый-җырлый ташыды Таһир. Баштанаяк гашыйк булган егетнең башка бернәрсә турында да уйларга теләге юк иде. Кыз да аңа ихласлык күрсәтте. Авылына кайтып урарлык вакыты килеп чыкса да, ул район үзәгенә – Зөһрәсе янына ашыкты. Аның аягын җиргә дә тидертми Зиреклегә алып кайтып китте. Кибеттә сатучы булып эшләгән кызның егетне әнисе янына җибәрергә исәбе дә юк, ул инде алдагы көннәргә дә планны сызып куя.
Зирекледә эшли башлаганнан бирле бары ике тапкыр кайтты Таһир авылга. Анда да куна кала алмады, Зөһрәсен көттерәсе килмәде. Ярый карлар яуганчы печәннәрен китерә алды һәм утын сатучылардан ярылмаган каен пүләннәре кайтарып аударды. Ихатада бер кадак та кагылмады, хәтта утын ярырга да вакыт таба алмыйча, ял көннәрендә дә гел Зирекледә ятты Таһир. Мәрхәбә апа, гадәттәгечә, кеше яллап ул утыннарны ярдырды, ә инде аларны өяргә дип чыкса, Илүзәсе йөгереп кереп, аның кулына да тидерми, ике көн эчендә өеп тә куйды. Үги ана белән үсеп, үзләрендә дә гел эш белән мәшгуль Илүзәне Мәрхәбә апа бар йөрәге белән жәлли, тик ярдәмчел кыз, аның ай-ваена карап тормый, эшнең уртасына керә дә баса. Өч ел буе сәгатьләренә хәтле санап көтеп алган улыннан бер файда да юк шул.
Соңгы кайтуында Таһир Зөһрәне утыртып алып кайтты. Авыл кызы булса да, тырнакларын кып-кызылга буяган, аякларына сылашып торган чалбар киеп кайткан кызны күргәч, Мәрхәбә апаның нигәдер йөрәге "жу" итте. Кызы кебек күргән Илүзәне мәңгелеккә югалту хисен кичерү белән бергә, улының киләчәге дә томанлы кебек тоелуы аның йөрәген әрнетте, әллә нинди хис күкрәге турысында утлы төергә әйләнде. Ул кемнеңдер киңәшен ишетүдән узган баласына, бары бәхет кенә теләде дә, яулык читенә яшен сөртеп озатып калды.
Таһир-Зөһрә инде бер-берсеннән башка бер көн торалмасларын аңлап, танышуларына өч ай дигәндә никах та укыттылар. Мәрхәбә апага улы һәм килене рәхәтендә яшәргә насыйп булмаган икән, никахтан соң бер атна үтүгә, Зөһрә, Таһирны ияртеп, Казахстанга чыгып китте.
– Без монда мәңге өй дә салып керәлмәячәкбез, минем кешечә яшисем килә, ул яклардан гел кеше баеп кайта, – дигәч, Таһирның икеләнеп торуы юып алгандай юкка чыкты. Хәер, ул сөйгәне белән җир читенә китәргә дә әзер иде...
– Бардым Казахстанга, баедым күлмәк-ыштанга, – дигән җыр теленә килгән иде, Зөһрәсен үпкәләтүдән шүрләп, эндәшмәде. Сөйгәненең аңа бер-ике тапкыр үпкәләп күрсәткәне булды моңа кадәр, Таһирның ак көннәре кара төнгә әйләнгән иде ул чакта. Ярый, сөйләр-сөйләр дә ташлар бу байлык сөйләү гадәтен!..
Юлда да ул алтын-көмеш, затлы кием темасына сөйләп теңкәсенә тиде тиюен, кемнеңдер алкасын күрсәтергә тырышты, кемнеңдер тунын...Тик Таһир моңа әлләни әһәмият бирмәде.
Ә Мәрхәбә апага тагын хатлар көтеп яшәргә калды. Аның юанычы да, сердәше дә булган Илүзә дә, димләү буенча, башка авылга тормышка чыгып китте. Иртәгә никах дигән көнне, ул Мәрхәбә апасына кереп, елый-елый серен чиште:
– Мин гомерем буе Таһирны гына яраттым, тик ул гына миңа әйләнеп тә карамады. Ул Зөһрә барыбер минем хатле ярата алмаячак аны. Тик көчләп яраттырып булмый шул... Бәхетле булыйк инде: ул да, мин дә! Син миңа ятимлек җиле тидертмәдең, әнием кебек булдың, рәхмәт инде сиңа! Бик сагынырмын инде мин сине, – дип, килеп иңнәреннән кочып алды. Аның артыннан догаларын укып, бәхетләр теләп калды Мәрхәбә апа.
Таһирдан килгән сирәк-мирәк хатларга юанып, кыш артыннан яз, яздан соң тагын көзләр җитә торды. Карлар ява торды, эреп суга әйләнеп, яңадан җиргә яңгыр һәм карлар булып кайта тордылар. Мәрхәбә апа язмышына буйсынып, әкрен генә яшәвен дәвам итте.
Тик Таһир гына үзенең Казахстанында әлләни бәхет тапмады. Ул "КамАЗ" машинасында йөк ташып, арып кайтса да, бер-бер артлы туган өч баласын карашып, совхоз биргән квартирда мал караудан бушамады. Зөһрә совхоз кибетенә эшкә урнашкач, озак эшли алмады, кызлары Зәринә туды. Аңа бер яшь дигәндә уллары Зарифны алып кайттылар. Ә Зөфәргә авырга калгач, Зөһрә, аны тапмыйм дип, больницага барган иде, җан кергән балаңа, дип, аны кире бордылар. Өйгә кайтып, ул Таһирны бар нәрсәдә гаепләп, еларга кереште. Ире аны үзенчә юатмакчы булып:
– Ходай баланы бүләк итеп җибәрә, күп кеше әни-әти сүзен дә ишетә алмый китә бу дөньядан, – дип сүз башлап ята иде, Зөһрә аңа:
– Үзеңә җитмәгән акылны кешегә сатмакчы буласыңмыни? Хәерче арттырып, кем бәхетле булган? Сиңа чыкканнан башлап өстемә бер юньле кием түгел, оек ала алганым да юк. Минем бәхетсезлегемә генә очрагансың икән Зирекле юлында...
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.