Җиңү яулашкан барлык авыл кешеләренә – олысына-кечесенә багышлыйм .
– Тр-р, малкай! Менә шунда туктап торыйк булмаса...
“Кызыл гөл” колхозы рәисе Сөләйман абзый үз көенә генә юырттырган бахбаен туктатты да тарантасыннан сикереп төште. Күзләрен кыса биреп, җылы нурларын мул итеп сипкән кояшка күтәрелеп карады, пинжәгенең төймәләрен ычкындырып җибәрде, кулларын артка куеп, алдында диңгездәй җәелеп яткан бодай басуына таба атлады. Эчкәрәк кергән саен шатлыгы артканнан-арта барды, күкрәгенә сыймыйча, күз яшьләре булып, ике як яңагыннан агып, җиргә, сабакларга, берән-сәрән үсеп утырган күкчәчәкләрнең таҗларына тамды. Ул иелә биреп, әле бер, әле икенче ягындагы сары алтын башакларны сыйпап иркәләде, кинәнеп, тәмле башак исен, туклык, муллык, әйтеп аңлаталмаслык рәхәтлек исен иснәде. Иреннәре, рәхмәт сиңа, бер Аллаһым, рәхмәт сиңа, туган җир, кояш, күк, дип пышылдады. Тулышкан бөртекләр авырлыгыннан башларын игән башаклар гүя аны ишеткәндәй шыбыр-шыбыр нидер пышылдаштылар.
...Бер көне елга тиң сугыш чорында да, аннан соңгы елларда да туйганчы икмәк ашый алмады авылдашлары. Башта мең газап белән үстерелгән, җыеп алынган уңыш, азык-төлек фронтка озатылды. Яу кырында, тылда 1418 көн-төн зарыгып көтеп алган, яулар өчен миллионнарча корбан таләп иткән Җиңү дә тиз генә җиңеллек китермәде. Инде сугыш тәмамланганга унбер еллап булыр. “Кызыл гөл” колхозы колхозчылары ал-ял белми, ат кебек эшләсәләр дә икмәккә тиенмәделәр. Әле елы коры килде дә арыш, бодай басу-басуы белән саргаеп катты. Әле урак чоры җитсә, бертуктамый яңгыр коеп, булачак икмәк тезмәләрдә ятып череде. Ниһаять... Ниһаять... Олыгаеп барган председатель Сөләйман абзагызның хыялы тормышка ашачак: авылдашлары туйганчы ипекәй ашаячак! Әлбәттә, иген ничек эшләүләренә карап бүленәчәк, әмма бер генә хуҗалык та өлешсез калмаячак! Теге, 21нче елда ачлыктан интегеп үлгән авылдашларын, бәләкәй балаларны күзләрен йомганчы, мәңге онытасы юк җитәкченең. Сугыш чорында басудан кайтып кермәгән батыр хатыннарның һәркайсының ишегалдына машинасы белән ашлык кайтарып аударырлык. Ниһаять...
Адәм баласы гомер буе нәрсә ул бәхет дигән сорауга җавап эзли. Эзли торгач, кайберәүләр бәхетле мизгелләренең узуын да сизми, тоймый кала. Гомер көзенә кереп барган Сөләйман абзый исә тапты ул сорауга җавапны. Ул – тынычлык, ул менә шулай иксез-чиксез иген басуында басып торып, инде ачлык дигән фаҗиганең җантәслим кылуын тою, кадерләп ашъяулыкка төреп куелган ипекәйне күкрәгеңә кысып, телем-телем итеп кисеп, өстәл уртасына кую.
Әнә ич, кул астына үзләре кереп барган тук башаклар җир кадерен белгән ир узаманының уч төпләрен кытыклый, без инде өлгердек, без инде өлгердек дигән шикелле, әкрен искән җил көенә тибрәлеп-тибрәлеп куялар. Белә, ничек кенә белә әле җир улы бу хакта. Аның бар борчылганы да шул бит инде – үстерелгәнне түкми-чәчми җыеп алу, бирелгән заданиене үтәү, ягъни дәүләткә тапшыру һәм, ниһаять, колхозчыларын икмәкле итү. Тегермән авылларында гына. Он тарттыру, анысы, чишелмәстәй мәсьәлә булмас. Тарттырганга кадәр, су буенда бодайларын юып, киптереп, җилдә җилгәреп, шатлык диңгезендә колачлап йөзсеннәр авылдашлары. Яннарында бала-чага кычкырып шаулашып, яңгыратып көлеп уйнасын, җиргә ятып әүмәкләшсен. Аннан инде әниләр, киленнәр рәхәтләнсеннәр әле, пешерсеннәр әле хуҗабикәләр уңдырып кояштай ипиләр, майда йөздереп коймак-тәбикмәкләр, телеңне йотарлык кабартмалар, сыйласыннар әле якыннарын, ирләрен, балаларын таба ашлары белән. Керсен әле бәхет һәр өйгә. Керсен әле бәхет...
Шундый күтәренке күңел белән, матур уйларга бирелеп, Сөләйман абзый басудан чыгып, атына якынлашты.
* * *
Быел “Кызыл гөл” колхозы басуларының мул уңыш бирәчәген райкомда да әйбәт беләләр. Беренче, Сибгат Нуриевич, үзе килеп, Сөләйман председатель белән күкрәп утырган иген кырларын карап, башын чайкап, сокланып йөрде.
Аның килүенә җире-күге белән сөенгән рәис, форсаттан файдаланып, ашыкмый-кабаланмый гына үтенечен җиткерде.
– Кем, Сибгат Нуриевич, боргаланып-сыргаланып тормыйм, бездәге ике комбайн белән генә эшне әлләни ыратып булмас, җибәрегез, рәхим итеп, комбайнчылары белән бер өч комбайн. Әле көннәр аяз тора да ул торулыкка. Әмма һава торышы – хатын-кыз белән бер, бер карасаң, кояш, икенче карасаң, болыт, аның алдагысын кем белгән. Тиз арада җыеп аласы иде бит бу алтыннан кыйммәт икмәкне.
Иген игүдә булсынмы, сөт тапшырумы, яшелчә үстерү дисеңме, кызылгөлләрнең район күләмендә алда баруы, кемгә-кемгә, Беренчегә яхшы мәгълүм. Кирәк икән, авылдашлары өчен Урал тауны да күчерергә әзер Сөләйман-председательне дә якын күрә. Хәер, кешелеклелеге белән даны тирә-якка таралган аны кем генә ихтирам итми икән. Аннары ул үзе дә әлләкем түгел, сугыш яланыннан исән-имин әйләнеп кайтып, җигелеп эшләүче авыл баласы, аяз көннең бер генә сәгатен дә әрәм итмәскә кирәклеге аңа көн кебек ачык.
– Ярдәм кирәк дисең инде. Ярый, Сөләйман абый, болай да авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау предприятесенә керәсем бар, кайтышлый ук сугылырмын, бер-бер чарасын күреп булыр дип уйлыйм.
– Ай, маладис, туган, рәхмәт яхшы сүзеңә! Болай булгач, була дек була... Председатель, алдында зур җитәкче басып торуын онытып, дусларча Сибгат Нуриевичның иңеннән үк кочып алды.
Кичке якта кәнсәләрдә телефон чылтырады. Сөләйман абзый кәгазьләрен тәртипкә китереп утыра, шактый соң булса да кайтып китмәгән иде әле.
Әлү, тыңлыйм, кем әле бу?
– Бу мин, Сөләймән абый, Сибгат Нуриевич, сине шатландырыйм дип шалтыратам. Вәгъдә иткәнчә, сиңа өч комбайн булачак, каршы алырга әзерлән. Ә комбайнчылары ниндиләр, көннәр әйбәт торса, эшне тиз тотачаклар.
– Шатландырдың, кем, Сибгат Нуриевич, шатландырдың.
– Эшкә шәп булган шикелле, ашауга да таза егетләр. Син, Сөләйман абый, аларның тамак ягын кайгырт инде, кем әйтмешли, ашаган малда өмет бар. Ач булсаң, күзгә берни дә күренми.
– Борчылмагыз, Сибгат Нуриевич, бер җаен табарбыз, гел әлбә белән сыйламасак та, катыгыннан, сөтеннән өзмәбез.
(Дәвамы бар)
Фото: Фото: pix.com.ua